Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ КӘРИМ ҺӘМ АНЫҢ СОҢГЫ ХИКӘЯСЕ

* Разведчиклар группасына, дошман гаскәрләре урнашкан җиргә үтеп, тере немец ЯЕЙ <т‘М» алып кайтырга приказ бирелә. Группа, лейтенант Цветков җитәкчелегендә, бу приказны яхшы итен үтәп чыга: разведчиклар тере немецны, гадине- генә дә түгел, ат чаклы гәүдәле офицер немецны капчыкка тыгын алын кайталар. 8ик кыска гына итеп әйткәндә. «Язгы төндә» хикәясенең сюжеты әнә шуннан гыйбарәт. Менә шушы бик гади, хәтта безпец әдәбият өчен инде яна да булмаган сюжет чын тормыш вакыйгалары белән, җанлы кешеләр һәм табигать күренешләре белән шул кадәр баетылып, тулыландырып бирелгән ки, аны укып чыккач, язучының талантына, аның тормышны, кешеләрне ни кадәр нечкә итеп күрә белүенә һәм белгәннәрен үткел акыл белән, кайнар йөрәк хисләре белән сугарып, ләззәтле итеп укучыга йоттыра белүенә сокланып туя алмыйсың. Китапта үзәк урынга куелган оч образ: Фәттах Исламов, Иван Бугаев һәм Торсынбай, гомер буена онытылмый торган якын дусларың кебек булып, күңелдә калалар. Алар яшәгән әйләнә-тирә дә. алар үткән авыр — сазлы, четерекле, утлы юллар да, синең үзең күргән җирләр, үзең үткән юллар кебек, күз алдыңда торалар. Бу әле һәрбер укучы өчен, ягъни бу китапны язучы кешенең кем икәнлеген, аның үз язмышы ничек булганлыгын белмәгән кешеләр өчен шулай. 0 инде ул безгә — китапны язучы кешенең Фатих Кәрим икәнлеген һәм Фатих Кәримнең үз юлы да шул үзе тасвирлаган сугышчы lap белән бергә узганлыгын, ниһаять аның шул юлда үз тормышын корбан итүгә кадәр барганлыгын белгән кешегә — «Язгы гөидә» хикәясе тагын да көчлерәк тәэсир итә. Әйе, без Фәгтәхлзр, Иваннар, Торсынбайлар арасында Фатихның үзен дә күрәбез... Блиндаж! Блиндаж — еллар буе сузылган дәһшәтле сугышның бөтен газабын үз җилкәсендә кичерг.ш солдатның алтын сарае ул. Солдат, төннәр буе үзәккә үтен сызгырган буранлы җилдә кул-аяклары бозга әйләнгәнче караңгы билгесезлектән күзен дә алкый сакта тора да, блиндажга кайтып, аныц кечкенә мичеянында махорка тарта- тарта җылына. Көзге. язгы пычракларда муеннан суга батып, траншеяларда, сугыш кырларында йөри дә, блиндажга кантын, өсбашын киптерә. Солдат шушы блиндажның тычкан уты чаклы гына коптилкасы яктысында шинеленең өзелгән төймәләрен гага; бөтен дөнья кабгысгш татлы хыял дулкыннары белән күчеп, йөрәгендәге иң җылы сүзләр белән, еракта калган сөйгәнен.? сагынычлы хатлар я а. Солдат бу блиндажда, яшертен генә тавыш белән, үз йөрәгенә иц якын булган җырларын җырлый. Бөек Ватан өчен дәһшәтле сугыш мәйданында ‘ канып-җаньш кызганмыйча сугышып, бөтен киләчәк буыннар сокланырлык дан калдырып корбан булган пц батыр егетләр шушы блиндажда иң якын иптәшләре белән соңгы тапкыр исәпләшеп, аларпың кулларын кысып, көрәшкә чыгып кптәләр. Саф күңелле яшь егетләрнең күңелендә үлем белән яшәү көрәше тудырган иц нечкә хпе- мәрне бөтен тирәнлеге белән шушы блиндажда, траншеяларда гына аңларга була, Ионда дуслар бер-берсепә үзләренең йөрәкләрен мөмкин кадәр кпцерәк ачарга тырышалар*. буш минутларда, үткән матур көннәр, алар калдырган истәлекләр аеруча бер ләззәт белән искә алына. Сагыш хисләре канатланып, хыялый югарылыкка күтәрелә, бигрәк тә яз көне, язгы кояш үзепең йомшак нурларын бөркегәндә, яшел куакларда * <Язгы төндә», хикәя, Ф. Кәрим әсәре, Тат- госнэдат басмасы. 1945 ел, 110 бит, бәясе 2 сум. Мирсәй Әмир тирбәлә-тпрбәлә кошлар сайраганда, солдат йөрәгендә нинди генә тойгылар уянмый!». Хикәядәге бу лирик чигенешне, гадәткә каршы буларак, тулы килеш күчереп мәкаләгә кертүем өчен, укучы иптәшләр гаепләмәс дни белом. Чөнки мондый лирик чигенешләр хәзер безнең өчен, бүгенге көндә үзебезнең арада булмаган шагыйребезнең — язучыбызның үз кулы белән язын калдырган тәрҗемәи хәле урынын тоталар. Бу өзекләрдә без аның тормыш юлы ниндп шартларда үткәнен һәм, барыннан да бигрәк, аның җан хәрәкәтен кү- Г -без. Аларны белү безгә язучының иҗатын •ре' аңларга, ул тудырган образларны һәм алар га салынган идеяне дөрес ачарга ярдәм нтә. Чөнки әдәби иҗат язучының үз характерыннан. апың үзеиец дөньяга карашыннан аерым яшәми. Әйе, без югарыда китерелгән өземтәдә Фатихның үз хисләре, үз кичерешләре гәүдәләнгәнлеген беләбез. «Язгы төндә» хикәясенең Һәр укучыга җиңел барын җитәрлек итен. Һәркемнең аңына да, йөрәгенә дә кереп калырлык җитди итеп, җылы итеп язылган булуының сере дә шунда. Хикәянең идеясе дә яца түгел. Ул — Кызыл Армия сугышчыларының үз ватаннарына, совет хөкүмәтенә, Леннп-Сталин партиясенә җаннары-тәнпәре белән бирелгән кешеләр булуын, алар арасында, милли аерымлыкларга да карамастан, чын дуслык яшәвен һәм Кызыл Армиянең җтщелү белмәс көчкә ия булуының серемдә шунда икәнлеген күрсәтеп бирүдән гыйбарәт. Әйе. бу безнең әдәбиятта яца идея түгел. Бөек Ватан сугышы чорында төрле авторлар тарафыннан язылган бик. күп хикәяләр өчен уртак булган идея бу. Ләкин, шулай булуга карамастан, хикәя яңа булып чыккан. Моның сере, билгеле, барыннан да элек Ф. Кәримпеп талантлы язучы булуында һәм, шуның өстенә тагын, язган материалларының күп өлешен үз башьгппан кичереп, ә кешеләрен үзе күреп белгән булуында. Тагын да ачыграк итеп әйтсәк, тормышны, көрәшне, сугышпы читтән торып, пассив күзәтү аркылы гына түгел, бәлки аларны акт» катлашучы сыйфатында өйрәнгән, үзләштергән, аларпы аңына-йөрәгспә сеңдергән булуында. Шуңа күрә дә аның геройларының суга гына да түгел, сазга кереп батмый чыгуларына да, утка кереп, япмый котылуларына да ышанасың. Чынлап та бит, безнең Кызыл Армиянең бу Боек Ватан сугышында күрсәткән геройлыклары, совет иленең совет кешеләренең характерын белмәүчеле очен, кеше ышанмаслык хәл булып күренделәр. Инде, ул могьҗиза булып күренгән эшләрнең факт икәнлеге ачык булгач, аларга һәркем ышана. Әйе, хәзер инде бөтен дөнья кешеләрен ул геройлыкларның конкрет формалары, детальләре һәм аларны тудыруга сәбәп булган серләр кызыксындыралар, һәм «Язгы төндә» хикәясе бу сорауларга, өлешчә булса да, туры җавапны бирә. Моның өчен язучы совет кешеләренең характерын күрсәтү юлы белән бара. Кызыл Армия сугышчысын һәм апың командирын Фатих гади мәгънәдәге солдат якп хәрби хезмәт кешесе итеп кепә күрмп. Аларны ул барыннан да элек, совет кешесе итеп — тулы мәгънәсендә халык яклы, азатлык сөюче һәм шуңа күрә хезмәтле дә яратучы кеше итен күрә. Аның геройлары төсләре белән дә, характерлары белән дә, телдәре белән дә бер-берсенә ошамаганнар. Алар төр- лесе-төрле милләттән. Тормышта булганча, аларның һәр кайсының ярылып ята торган индивидуаль сыйфатлары, үзенчәлекләре бар. Менә Фәттәх Исламов. Ул «уртача буйлы, көч аңкып тор ran киң күкрәкле», кара чәчле татар егете. Җитди, шуның белән бергә уйчан табигатьле, дошман минасының кайда килен төшәссн алдап белеп ала торган җитез, сизгер акыллы булуы белән үзен до, иптәшләрен дә очраклы үлемнәрдән коткарып килүче тәҗрибәле солдат. Менә Бугаев Иван. Ул зур гәүдәле, нинди куркыныч минутлар килгәндә дә паяплытьш югалтмый торган оптимист характерлы, шаян телле, шук егет. Дусларына карата гаять киң күңелле, олы җанлы рус кешесе. Менә Торсынбай. «Җайранга гыпа хас җитезлеге белән башкалардай нык аерылып торган», кечкенә гәүдәле казах егете. Автор Торсынбайның кәефе түгәрәкләнгән чагын болан тасвирлый: «...авыз читләре колагына җитте, күзләре елмаю дулкыны астына күмелеп, бөтенләй югалдылар, күз билгеләре булып сирәк, кара керфек очлары гына торып калды». Менә ул икенче бор урында, җитди куркыныч бар җирдә, «кысылган керфекләр арасыннан кара кыл кебек кепә булып елтыраган очкынлы күзләре белән күзәтә». Бу күзләрнең үткен угыннан котылу кыеп. Алар- пың төи караңгылыгында агачлар арасыннан сузылган телефон чыбыкларын күрә алуына да ышанасын. Торсынбай әле башка иптәшләренә караганда яшьрәк тә. Аңарда әле балалык самимнлсте көчле. Культура дәрәҗәсе белән дә башка иптәшләреннән, түбәнрәк тора. Ләкин җаиыйорәгс белән, батырлыгы Ьәм 6S Фатих Кәрим һәм аның соңгы хикәясе 69 патриотлыгы белән берәүдән дә ким түгел. Иптәшләре, бигрәк тә Бугаев, аны баларак итеп шаяртырга яраталар. Торсынбай моны ацльгй. Шаяртуга шаяру белән җавап бирә. Чөнки иптәшләре алы җитди минутларда кыйммәтле кеше итеп, якын дуслары итеп сөяләр. Иптәшләре белән бергә булганда ул үзен ышанычлы, көчле хис птә. Әйе, бу кешеләр һәркайсының үзләренә генә хас булган үзенчәлекләре беләп бер-бер- ссшрн бик нык аерылалар. Ләкин аларның барысы өчен дә уртак булган төп сыйфатлары бар. Ул уртак сыйфатлар аларның барып бер бөтен коллектив итеп, берпппди авырлык каршында да чигенү белмәс көч итеп күрсәтәләр. Алар бар ы да бер дәрәҗәдә патриот. Алар барысы да иң элек изге бурычларын намус белән үтәүне генә кайгырталар. Менә алар, һәр кайсы үз урынында, тормышлары өчен мен төрле куркыныч янап торган җирләрдә дә, батырларча хәрәкәт итү нәтиҗәсендә. дошман гаскәрләре урнашкан җиргә үтеп керделәр. Менә немец часовое. Батыр егетләр өчен аны тотып капчыкка салу бик җиңел булыр иде. Бу катлаулы, хәвефле эш тә артык шау-шусыз гына башкарылыр иде һәм шуның белән тере немец тотып кбайту бурычы да группа өстеппәп төшкән исәпләнер иде. Юк. разведчиклар аның белән генә канәгать түгел. Ул туң солдатның тере немец икәнен белсәләр дә, аның яхшы тел була алуына ышанмыйлар. Нәрсә генә белә соң ул — үзенең бөтен уйлау аппаратын ’фюрер»ыпа тапшырган автомат немец солдаты! Өнә анда блиндаж бар. блиндаж эчендә немец офицеры дежурить итә. Аны тере килеш тотын капчыкка салып китү күп тапкыр читенрәк, үз тормышың өчен дә куркыныч. Аның каравы ул инде яхшырак «тел». Ул безгә кирәкле мәгълүматларны солдатка караганда күбрәк бирә алачак. Разведчиклар башларын тәвәккәлгә салып, офицерны тоталар, аны канчыкка салып, ут сызыгы аша үзебезнең якка алып чыгалар. Төп бурыч үтәлде. Инде капчыкны күтәрергә до. тизрәк бу куркыныч җирдән китәргә генә кирәк. Ләкин разведчиклар тизрәк китәргә ашыкмыйлар әле. Чөнки Бугаев белән Торсынбай юк. Бугаев Торсынбайны көтеп, ут астыннан чыкмыйча, чәнечкеле чыбыклар өст<Шә егылган. Аның янына бару чөмкпн түгел. Т-Юме ул, тереме анысын да белер хәл юк. Иена Торсынбай табылды. Разведчиклар дус- *Фы өчен тормышларын яңадан куркыныч агтына куен. Бугасвны коткаралар. Сугышчылар арасындагы бу дуслыкның ныклыгына, аның гүзәллегенә сокланасың, һәм бу дуслык өч иптәш арасында булган гади дуслык кына булып түгел, бәлки СССР халыклары арасындагы какшамас бердәмлекнең конкрет формаларда ничек чагылышып күрсәткән символ булып гәүдәләнә. Ф. Кәрим төрле вакыйгаларга, кайсысы бик куркынычлы, кайсысы кызыклы-көлксле булган эпизодларга иксез-чиксез дәрәҗәдә бай булган Фронт тормышыннан характерлы моментларны сайлап ала һәм аларньг җитди идея беләп сугарып, художество югарылыгына күтәреп бирә белә. Тормышта бик гади генә итеп әйтелә торган сүзләр дә талантлы язучы каләме астында тирән мәгънә аккорды беләп көчәйтелеп биреләләр. — «Я, Бугаев, ышанычның зурысын синең җилкәгә салам, не подкачай, выручай!» Бу сүзләр безгә, булып үткән Ватан сугышында бөек рус халкының нинди урын тотканлыгын хәтерләтә торган сүзләр булып, тирәпәйтелгән мәгънә беләп яңгырыйлар. Чөнки Бугаев образы әсәрдә үзенчәлекле бер характер булганы хәлдә дә, рус халкының лаеклы вәкиле булып гәүдәләнә. Бу.аев үзенең госпитальдән иптәшләренә ‘ язын җибәргән хатында мондый сүзләр әйтә: «Сез инде мине үлгәнгә хисаплап, опыта да язгансыздыр. Ләкин Иван тормышта каты буынлы булып чыкты. Үлем сөлеге аның канып суырып бетерә язса да Иван бирешмәде...» Бу юлларда да без: — Ие, рус халкы нык буынлы булып чыкты, нинди авыр хәлләргә калганда да. ул бирешмәде,—дигән мәп.пә аккорды яңравып ишетәбез. СССР халыклары арасындагы с.талинчыл дуслык, алар арасында рус халкыпыц әйдәүчелек ролен алып баруы һәм төрле милләттән булган совет кешеләренең барында да бер тигез дәрәҗәдә булган патриотлык «Язгы төндә» хикәясендә сәнгать югарылыгына күтәреп бирелгәннәр. Хикәянең төп кыйммәте дә шунда. Татар совет поэзиясе өлкәсендә күренекле шагыйрь булып тапылизн Фатих К-әрпчнец оста хикәяче дә икәнлеген без аның «Разведчик язмалары» исемле китабы аша да күргән идек инде. Бу әсәрендә исә без моны тагып • ;а ачыграк күрәбез. Ул кешеләрнең тышкы күренешләрен дә, аларның харктерларын һәм эчке кичерешләрен дә. шулай ук табигать күренешләрен дә пассивлык беләп тасвирлау аша түгел, бәлки алариы хәрәкәт өстендә тотын алып, җанлы хәлләрендә күрсәтә. Шуңа күрә дә «Язгы төндә» хикәясе, күләме ягыннан зур булмавына карамастан, бик күп мәгънәне эченә ала. Андагы һәр эпизодны 70 Мирсәй Әмир публицистика теленә күчереп шәрехли башласаң. бик озын, бик күп язарга туры килер иле. Мондый шәрехләрнең кирәге дә юк. Чөнки әсәр болан да укучыга бик җиңел, бик тиз барып җитәрлек ачык, аңлаешлы тел белән язылган. Дөрес, хикәядә аның художество чынлыгына бераз зарар китерә торган кайбер кимчелекләр дә юк түгел. Мәсәлән. Фәттахның очраклы рәвештә кулына эләккән журналдагы бер мәкалә буенча сүз алып барган чакта, бүре, төлке кебек хайваннарны мәче- токымыннан булган хайваннар белән бутавы аның бераз дәрәҗәсен төшерә. Фәтгах үзенең белем дәрәҗәсе белән алар- ны б лергә тиеш иде. Икепче бер урында Торсынбайның иягенәчә су эчендә торган чагы тасвирлана һәм шул хәлдә аның җиң эченнән кереп култык астына аккан салкын судан чиркануы әйтелә. Бил геле,су эчендә булган тән кетенә татын су агып кереп чиркандыру табигый түгел. Бу характердагы кимчелекләр бик аз. Булганнары да авторның әсәр өстендә авыр, ашыгыч шартларда эшләвеннән, аның өстендә җитәрлек утырып эшләргә мөмкинлек таба алмавыннан килгәннәр. Фатих үзе исән булган булса, ал арны бәлки төзәткән дә булыр иде. һәр хәлдә, алар әсәрнси идея тирәнлегенә, аның политик әһәмиятенә начар йогынты ясый алмыйлар. Аларны Ф. Кәримгә карата бик җиңен гафу итәргә була. Әйе, «Язгы төндә» хикәясендәге бик күн. яклары белән Фатих Кәримнең үзен хәтерләтә торган Фәттах Исламов та бер ялгышлык эшли бит. Ул зур җаваплы эшне башкарган вакытта, кызулык белән үзенең дусы Торсынбайны да, немец дин белеп, канчыкка сала. Ләкин аның башкарган эшенең зурлыгы каршында бу ялгышуы бпк кечкенә урын тота. Шуңа күрә & аны аклавы бик җиңел. Ф. Кәримнең үзенең дә башкарып чыккан эшенең зурлыгы каршында, булган кимчелекләре күзгә дә күренерлек түгел. «Язгы төндә» китабы һәрбер совет укучысы әчеп яхшы, файдалы җан азыгы. Аны укыган саен тәм табасың һәм, авторның үзе язган авыр юлларны үткәндә корбан булып калган кеше икәнлеген искә төшергәч: — Нинди зур талантлы язучыбыздан, нинди яхшы иптәшебездән аерылдык бит! — дин көрсенеп куясың. Каһәр суккан Гитлер токымы! Кемнәргә каршы кул күтәрдең енн! Үз илеңдә үзеңнең сал астында җавап бирәчәгеңне, нәтиҗәдә үз илеңдә үк хурлык баганасына асылачагыңны әйтмәдек мени без сиңа! Безнең кешеләрнең исән калганнары гына түгел, корбан булганнары да сиңа каршы көрәшне дәвам иттерәләр. Өзлексез рәвештә синең нәселеңне корытырга өндәп, әидән торалар алар. Көчле яңгырый аларның авазлары!