Логотип Казан Утлары
Роман

РӨСТӘМ МАҖАРАЛАРЫ


(Хыялый роман)
— ҺАВА!..
Эшелон Ч. станциясенә килеп туктады. Солдатлар вагоннарны бушатырга керештеләр. Алар, янгыннан ке­шеләр коткарган шикелле, кызу эшләделәр. Эшелон килеп туктауга егерме-утыз минут үткәндерме, полк юлда тузан күтәреп китеп тә барды.

Кояш баеган чак иде. Күк, өсте алынган сөт төсле, зәңгәрсу. Бәрәңге бакчалары һәм котырып үскән арыш­лар өстеннән кичке җил искәләп куя. Бу күренеш, бер караганда, диңгез дулкыннарын хәтерләтә. Җиләс дул­кыннар, гүяки берсен-берсе куып җитәргә тырышып, ашыгып-ашыгып йөгерәләр, йөгереп җитеп берсе өстен­нән икенчесе сикереп үтәләр.

Фронтмы бу? Анда-санда борын очлары күренеп куйган зениткаларны, юл буенда очраган «щель» күр­сәткечләрен һәм тузанлы юлдан күтәрелеп, тирә-якка чәчрәгән, туфрагы корымдай кап-кара күренгән яңа воронкаларны искә алмаганда, фронт монда түгел, әле еракта бугай дип уйларга мөмкин. Монда хәзергә туп түгел, мылтык аткан тавыш та ишетелми.

Ләкин бу шикле тынлык һәм тынычлык озакка түгел иде. Тузанга күмелеп барган гаскәр арасында кемдер: «Һава! Һава!» — дип кычкырды,     кайсыдыр     берсе:

 «В рожь!»—дип боерык бирде. Солдатлар: «Һава!» — дип кычкыруга, башларын югары күтәреп, күккә кара­дылар; «В рожь!» — диюгә, абына-сөртенә арыш арасы­на чаптылар. Юлда яфрак, агачлар белән күмелгән автомашиналар гына калдылар.

Безнең нәни каһарманыбыз Рөстәм дә арыш арасы­на чапты. Аның җанын бер үк вакыт курку да, кызык­сыну да биләде. Ул алда нәрсә буласын ачык белмәсә дә, ниндидер бер дәһшәтле хәл көтте. Аның белән янәшә ике солдат поскан иде, ялгызына гына күңелсез булганга күрә, ул шулар янына шуышты һәм, күккә караган хәлдә, аларның сүзләренә колак салды.

Ике солдатның берсе — типсә тимер өзәрлек таза, әкиятләрдәге батырлар шикелле эре сөякле, түгәрәк тыныч йөзле, карт солдат иде. Ул иң элек, һава ничег­рәк икән дигәндәй, күкне күзәтеп алды, аннары өсте­нә кунган тузаннарны кагып төшерде, кесәсеннән көз­ге кисәге чыгарып, пөхтә үскән сары мыекларын һәйбәтләп төзәтте һәм, ике-өч сәгатькә ялга тукталган ке­ше шикелле, ипләп ятты. Икенчесе урта буйлы, озын­ча ач яңаклы, кара тутлы яшь солдат иде. Карт сол­дат рәхәтләнеп ял итеп ятканда, бу, әле тез өстендә торган хәлдә, һавадан нидер эзләп маташа иде.

—  Таптыңмы? — дип сорады карт солдат.

—  Нәрсәне?

—  Белмим. Нәрсә эзли идең соң? Ашыкма, эзләмәсәң дә, «менә мин» дип килеп чыгар әле! — Карт солдат яшь солдатка борылып карады һәм аның тез­ләнеп утыруын күргәч, ятарга киңәш бирде: — Бүген төнлә поход зур һәм ашыгыч булачак. Аякларыңа ял бир.

—  Походның шундый зур буласын кайдан беләсең?

—  Син нәрсә, сугышка беренче тапкыр баруыңмы әллә?

—  Әйе, беренче.

Карт солдат бөтен гәүдәсе белән иптәшенә борыл­ды һәм баягы сорауга ашыкмыйча гына җавап бирде:

—  Белергә мин генерал түгел, белмим. Шулай бу­лырга тиеш дип кенә уйладым. Ни карыйсың, карама. Ята бир. Немец «рамасы» оча...

Бу вакыт зениткалар ата башладылар, һавада лып та лып ядрәләр ярылып, өзелеп калган болыт кисәк­ләре сыман төтеннәр күренде.

—  Мылтыклардан ату катгый рәвештә тыела!

Бу приказ яшен тизлеге белән солдаттан солдатка күчте. Ләкин шулай да, күрәсең, кайсыдыр түзмәде, автоматтан берничә тапкыр аткан тавыш ишетелде.

—  Менә юләр!—дип, карт солдат икенче ягына борылып ятты.— Зениткалар бәреп төшерә алмаган­ны автоматтан атып төшермәкче була. Янәсе, батыр. Ахмак!

—  Атса ни була соң?

—  Ул да менә синең шикелле «атсам ни була» ди­юче бер ахмактыр әле. «Рама» — бик хәтәр самолет ул. Менә ул һавада шулай очып-очып йөри дә үзләре­нең бомбардировщикларына, фәлән станциядә эшелон тора, фәлән юлдан бара, фәлән төштәге арыш арасын­да гаскәр ята, бер ахмагы автоматтан атып сигнал яса­ды, дип радио аша хәбәр бирә... Ычкынды каһәрең. Шуны да бәреп төшерә алмадылар. Тәпи-тәпи йөгер инде менә хәзер... Юл кичәр өчен иң яхшы вакыт төн шул, төн.

Карт солдат ялгышмады:

—  Выходи, стройся!—дигән приказ яңгырады. Полк тагын юлга чыкты. Рөстәмнең тәҗрибәле карт солдаттан аерыласы килмәде — ул аның белән янәшә барды.

—  Кайсы якныкы? — дип сорады карт солдат. Рөстәм  сискәнеп куйды.  Ул, солдат аны күрде һәм аңа сорау бирде, дип уйлады. Инде нишләргә? Җавап кайтарыргамы, юкмы? Рөстәмнең үзенең дә кем белән булса да сөйләшәсе, тәҗрибәле солдатка сораулар би­рәсе килә иде. Ялгызына күңелсез ич. Күрәсең, күзләр­дән шикләнде һәм юри сорау бирде. Хәйләкәр солдат ул! Рөстәм, Казаннан, дип әйтер өчен иреннәрен кый­мылдата гына башлаган иде, яшь солдат:

—  Казан. Казаннан мин,— дип җавап бирде. Рөстәм күңелсезләнеп башын салды. Күңеленә оша­ган солдатка сүз кушудан да курыксын, имеш!

—  Татар, алайса? — дип карт солдат тагын сорау бирде.

—  Әйе, татар.

—  Ә мин рус... Сибиряк. Себердә булганың бармы?

—  Юк.

—  Алайса, син дөнья күрмәгән әле. Себерме? Се­бер ул — ярты Россия. Татарлар да күп анда.

Бераз дәшми торганнан соң, сүз тагын ялганды.

—  Хәсән Гумеровны ишетә белмисенме?

—   Юк.

—  Менә бит син  нинди. Синең белән сөйләшүе дә кыек. Себердә булмагансың. Хәсән Гумеровны да бел­мисең. Син нәрсә генә беләсең соң?

Яшь солдат үпкәләде булса кирәк, «бәйләнмәсәнә, зинһар!» дигән шикелле:

—  Мин бернәрсә дә белмим!—дип кырт кисте.

—  Ачуланма! Солдат салкын канлы булырга тиеш. Синең Себердә булмавыңа мин гаеплемени? Тайганы күрү — үзе ни тора... Ә Хәсән, Хәсән Гумеров — дус­тым, иптәшем иде ул минем. Без аның белән бергә су­гыштык. Менә бу медальне дә бергә алдык.— Карт солдатның күкрәгенә «Батырлык өчен» медале тагыл­ган иде.— Гумеров та Казаннан иде, ләкин ул сиңа охшамаган. Карап торырга менә мондый гына, кәрлә диярсең, ә үзе дөрләп янган ут инде. Госпитальдән гос­питальгә күчеп йөри-йөри адресын югалттым. Үлмәгән булса ярар иде. Ә синең исемең ничек?

—  Фатих Уразаев.

—  Уразаев — начар түгел. Мин — Федор Громов. Шәпме? — Карт солдат, нәрсәдер исенә төшереп, мы­екларын селкетеп елмайды.— Бервакыт шулай Мәскәү юлында атакага керергә туры килде. Атакага, Фа­тих дус, исән калам дип кермисең, бетте баш дип ке­рәсең һәм шуңа күрә дошманны мөмкин хәтле күбрәк турарга тырышасың. Ләкин үләсе килми, батырланыр­га тырышасың. Атакага да кердем, куркып калтырана да башладым. Ничек курыкмыйсың ди: уңнан аталар, сулдан приклад белән кизәнәләр, алдан штык белән чәнчергә торалар. Куркуымны басар өчен, мин үземә каршы килгән немецка: «Их ист сибиряк Федор Гро­мов!»— дип бөтен көчемә акырып ташландым. Күрми дә калдым, немец әллә куркудан, әллә минем сугудан авып төште. Шайтан белсен, кайдан миңа шундый көч, шундый гайрәт керде — немецлар миннән кача башладылар. Миңа карап дус та: «Их ист татар Хасан Гумеров!» — дип гайрәт чәчте. Немецлар татар сү­зеннән бик куркалар... Аска карап барма, башыңны югары тот! Менә шулай. Аякка җиңел була. Хәсән тү­земле егет иде. Борчылма, син дә күнегерсең...

Безнең нәни каһарманыбыз карт солдаттан күзлә­рен алмады. Аңа Федор Громов янында рәхәт иде. Лә­кин Рөстәмнең аяклары талдылар. Аның ял да итәсе, солдатларны да тыңлыйсы килә иде. Шулай да ары­ганлык җиңде: карт солдат сөйләп бетергәч, Рөстәм, соңынтын  куып  җитү уе  белән,  хәл  җыярга  туктады.

Аның  күз  алдыннан  кояшта  янган,  җилдә  чыныккан, өсләренә тузан кунган кара-кучкыллы солдатлар уздылар. Соңгы кояш нурлары астында алар бик мә­һабәт күренделәр. Солдатлар узып бетүгә, йөзеп бар­ган яшел агачлардан яфракларга күмелгән машиналар килеп чыктылар. Рөстәм, моңа куанып, шуларның бер­сенә менеп утырды.

Ләкин машинада озак барырга туры килмәде. Ул, аякларын салындырып, биш-ун минут ятып торырга өлгергәндерме, юкмы, тагын: «һава!» — дип, «Арыш арасына!» — дип бик каты кычкырган тавышлар яң­гырады. Юл, күз ачып йомганчы, бушап калды. Хәзер инде яфракка күмелгән атлар белән машиналар да читкә, юл кырыена борылып тын калдылар.

Иләмсез улау колакларны рәнҗеткәндә, Рөстәм, ялкаулыкка бирелеп, машинада утыра иде әле. Ул күккә карады. Анда бирегә таба, кыр казларыдай те­зелешеп, немец самолетлары очып киләләр иде. Берәү, өчәү, бишәү, унау... Рөстәм санап бетерә алмады. Зе­ниткалар ата башладылар. Самолетлар, тигез сафла­рын бүлеп, төрле якка таралыштылар. Менә берсе тү­бән төшеп китеп нидер ташлады һәм яңадан югары күтәрелде. Ул ташлаган әйберләр эре кыярларга ох­шасалар да, яшен ташлары шикелле «жж-е-жж-е» итеп дәһшәтле чинау белән чиный-чиный, җиргә төшеп коточкыч шартлау хасил иттеләр. Бомбаларның күбе­се эшелон туктаган станция тирәсендә һәм баягы арыш кырында ярылды. Ләкин бер-ике самолет Рөстәмнәр тукталган урынга да борылды. Рөстәмгә самолет аның баш өстеннән үк очып узган шикелле тоелды. Шартлаулы «кыярлар» ява башлагач, Рөстәм машинадан тәгәрәп төште һәм каты шартлау дулкыны аны башы белән тәгәрмәчкә бәрде. Кайдадыр якында гына кем­неңдер «әнкәй!» дип илерүе, кемнеңдер әрнүле ыңгы­рашуы ишетелде.

Биш-ун минутка тынлык урнашкан кебек булды, ләкин озакламый тагын шул ук хәл кабатланды. Рөс­тәм, бәрелгән ярасын тотып, солдатлар янына чапты. Ул ялгыз качарга хәзер курка иде инде. «Громовны табасы иде. Аның янында куркыныч булмас иде»,— дип уйлады.

Нәкъ шул вакыт:

— Безнекеләр! — дип кычкырган шатлыклы тавыш яңгырады.

Совет  самолетлары   күренү   белән,   немец   машиналары   койрыкларын   бордылар.   Ләкин   Рөстәм   көткән һава сугышы булмады.

Полк тагын юлга чыкты. Машиналарга яралылар­ны утырттылар. Рөстәм утырырга урын эзләгән арада, берьюлы берничә мылтыктан аткан тавыш ишетелде. Ул шунда атыш барган урынга йөгерде. Ара шактый ерак иде. Рөстәм килеп җиткәндә, солдатлар винтов­каларын күтәреп, башларын түбән салып китеп бара­лар иде инде. Алар кемнедер күмгәннәр, ахры, сау­буллашу залпы да шуңа ясалган булса кирәк: телеграмм баганасы янында яңа кабер тора иде. Рөстәм телеграмм баганасына кадакланган йолдызлы фанер тактасына карады. Анда «Фатих Уразаев» дип языл­ган иде.


КЫЕНЛЫКЛАР АША
Полк төн буе маршта булды. Озын юл кичәргә өй­рәнмәгән Рөстәм генә түгел, аннан зурраклар да хәл­дән тайдылар. Маршларның күңеллеләре, оркестрлар белән ясала торганнары була, ә бу төнге маршта —тә­мәке тарту да, җырлау да, хәтта кычкырып сөйләшү дә тыела иде. Шулай да солдатлар сынатмаска ты­рыштылар, авыр атлаганда да җиңел атлаган булып кыландылар, ә Громов кебегрәкләре:

— Аяклар кешегә йөрер өчен бирелгәннәр, арыр­га хаклары юк,— дип шаяртып та алалар иде.

Һәр ике сәгать саен ясала торган приваллар ва­кытында сугышчылар тамак ялгадылар, плащ-палаткалар белән капланып тәмәке тарттылар, ә кайберлә­ре, кайда тукталсалар да, шунда сузылып ятып, тат­лы йокыга талдылар. Бары тик командирларга гына рәтле ял юк иде. Алар солдатлар янында булырга, урыны белән каты, урыны белән җылы сүз әйтеп, ки­ңәш  биреп,  авыр  походны җиңеләйтергә тиеш  иделәр.

Шушындый привалларның берсендә Рөстәм, җиргә сузылып ятып, бер генә минутка дип күзләрен йомган иде — изрәп йокыга киткәнен сизми дә калды. Ул уян­ганда, дөнья яктырган иде инде. Әйләнә-тирә буш, полк киткән иде. Бәлки, куып җитәрмен дип, Рөстәм, сике­реп торып, юлга чыкты. Ләкин аяклар кургаш сыман авыр күтәрелделәр, теләккә буйсынмадылар. Рөстәм юл кырыена чыгып утырды. Аның авызы кипкән иде. «Су, бер генә йотым су булсын иде хәзер»,—дип уй­лады. Бер йотым су никадәр шифа булыр иде аңа.

Аның күз алдына Идел һәм Кабан күле килеп бас­ты. «Өйдә хәзер чәй эчә торганнардыр», дип уйлады ул... Борынга өй исе килеп бәрелгәндәй булгач, Рөстәм­нең ачуы кабарды.

— Син дә солдат исемен, фронтовик исемен күтәреп йөргән буласың шунда,— дип, ул үз-үзен тиргәргә ке­реште.— Шуңа да түзмәгәч, өйдән чыкмыйлар аны...

Аның каршыннан әле фронтка, әле тылга таба авто­машиналар узып тордылар. Башта ул аларга игътибар итмәде, соңра кайсын булса да туктатып, менеп утырырга теләде, хәтта: «Утыртыгыз!» дип тә кычкырып карады. Ләкин бер генә машина да туктамады, алар, Рөстәмгә үч иткәндәй, аның яныннан мөмкин хәтле кызу узган кебек тоелдылар.

Шул арада әллә каян болытлар чыкты, һәм алар берсе-берсенә кушылып бөтен күк йөзен каплап алды­лар. Озак та үтмәде, коеп яңгыр ява башлады.

Яңгыр Рөстәм өчен бик җай туры килде, ул куанып, юл кырыендагы чокыр янына килеп туктады һәм бу ми­нутта аның өчен балдан да татлырак тоелган яңгыр суын тәмләп эчәргә кереште. Башта комсызланып, соң­ра су җыелганны көтеп ашыкмыйча эчте.

Ләкин кипкән иреннәр сусавын баскан яңгыр озак­ламый Рөстәмнең теңкәсенә дә тия башлады. Аның өс-башы чыланды, әче алма ашагандай тешләре камашты, тәненә каз итләре тибеп чыкты. Өйдә булса, хәзер ул коры күлмәк-ыштан киеп, әнкәсе кочагында назланып ятар иде. Ә монда назланып яту түгел, ышыкланыр урын да юк. Тәнгә сыланган күлмәктән һәм чалбардан шы­бырдап су ага, тешләр бер-берсенә бәрелешеп биешәләр. Мондый вакытта тик торырга ярамаганлыкны Рөс­тәм аз-маз аңлый иде инде. Ул, таеп егыла-егыла, һаман алга, ут сызыгына таба юл алды. Ә машиналар, пычрак су чәчрәтеп, янгынга чапкан шикелле, оча бирделәр.

Д. авылына Рөстәм бөтенләй хәлдән таеп керде. Ул килеп кергән Д. авылы сугышка хәтле, бәлки, зур да булгандыр. Җимерек өйләр, шәп-шәрә утырып кал­ган мичләр, көл һәм кисәү мәйданнары шуны күрсәтә­ләр. Хәзер исә авыл бик кечкенә булып күренә, анда бары биш-алты гына йорт сакланып калган. Йортлар тирәсендә Рөстәм кызыл хач билгесе ясалган палатка­лар күрде һәм адымнарын кызулатты.

Кыздырылган суган исләре борынны кытыклап, Рөс­тәмне ашханәгә китерде. Ул кухняга узды һәм мич янына утырып чыланган өс-башын киптерергә тотынды. Тәнгә җылы кергәч тә түзмәде — өстәлдән икмәк алып, плита өстендәге котлет һәм бәрәңгеләрне ашый баш­лады.

Аш пешерүче:

—  Нишләттегез инде, нишләттегез?.. Котлетларны кая куйдыгыз? Тиз булыгыз, начальник көтә,—дип бу­ран куптара башлаганда, Рөстәм печәнлектә ял итеп ята иде инде.

Урамга ул икенче көнне иртә белән генә чыкты. Төн­не саташып, төшләр күреп уздырды. Әбисе ишетсә, әл­бәттә, юрарга керешер иде. Төшендә, имеш, Германия җиңелеп, сугыш беткән. Гитлер качкан булган, ләкин аны эзләп тапканнар һәм үтергәннәр. Үтерүче Расад дигән кушаматлы бер кеше икән. Әмма кешеләр Расадның кем булуын белмичә аптырыйлар икән.

Рөстәм, онытылган төшен хәтерли-хәтерли, яралы­ларны кабул итә торган палатка янына килде. Палатка янында авырулардан бушап калган кечкенә автобус сыман машина тора иде. Палаткадан бер лейтенант ки­леп чыкты һәм шоферга:

—  Киттек! — дип кычкырды.

Рөстәм, моны ишетүгә, ашыгып машина эченә кереп утырды.

Яңгыр күптән туктап, аяк асты кибәргә дә өлгергән иде инде. Юл һәйбәт, матур, көн аяз. Машина җилдәй кызу оча. Ике сәгать чамасы баргач, туплардан аткан һәм ядрәләр ярылган саңгырау тавышлар ишетелә баш­лады.

Безнең нәни каһарманыбыз пыяласы ватык тәрәзәгә башын тыкты һәм кызу хәрәкәттән бәрелә-сугыла күзә­теп барды. Алар рәт-рәт тезелгән блиндажлар яныннан үттеләр, чокырлы юллар һәм траншеяләр аша кичтеләр.

Бабайлар: «Эзләгән табар»,— дигәннәр. Рөстәм дә эзли торгач тапты. Дөрес, ул байтак михнәт чикте, аңа ач та йөрергә, дер-дер калтыранып йокысыз төннәр дә уздырырга туры килде. Ни булса, шул булды, әмма Рөстәм үзенекен итте: Дон елгасы буеннан Иделгә, та­рихи көннәр кичергән Сталинград шәһәренә килеп чыкты.

«РАСАД»
Сталинградчылар үлемнең нәрсә икәнен белмичә, дөресе — үлемне белергә дә теләмичә, аннан курыкмыйча сугыштылар, дошман уты өзлексез рәвештә явып торса да, совет баһадирлары постларын ташламадылар. Билләренә гранатлар аскан хәлдә, танк астына таш­ланып, танк белән бергә һәлак булдылар, әмма дошман гаскәрләрен алга җибәрмәделәр.

Сталинградчылар белән бергә Рөстәм дә сугышка катнашты, ләкин сугыштан ул, җиңелчә яраланып, бик тиз чыкты. Аның сул аягын шаян пуля чеметеп узды, ләкин ул узе бер генә немецны да үтерә алмады.

Ул аксый-аксый читкә китеп утырды. Яралану аны нык уйланырга мәҗбүр итте. Докторларга күренә ал­мау, ярасын үзенә бәйләргә туры килү, аксау һәм сыз­лаулар аны бик аз пошындырдылар. Ул ялгызлыктан сызланды, сугышка кереп тә, анда үзенә эш таба ал­мауга борчылды. Болай бит бер дә юкка үлүең мөмкин. Бу шаян пулясы каян килеп эләкте тагын... Әрнетүенә түзәр хәл юк. Кычкырып еласаң, җиңелрәк тә булыр иде, бәлки, ләкин ярамый. Түзәргә кирәк. Аягы өзелгән командир акыру түгел, ыңгырашмады да, тешләрен ге­нә шыгырдатты.

Ике-өч көн уйланып йөри торгач, Рөстәм разведчик­лар блиндажына килеп эләкте һәм шунда тыңлаган сүзләр йогынтысында немецларга каршы немецлар ягына чыгып көрәшергә карар итте.

Бу куркынычлы сәфәргә ул кич белән кузгалды. Аның бәхетенә каршы, сугыш тынган чак иде, бары тик уяулыкны сиздерер өчен генә кемнәрдер сирәк-мирәк аткалап куялар иде. Рөстәм миналаштырылган сукмак­ларга яки кырларга эләкмәс өчен саклана-саклана юлның уртасыннан атлап барды. Пулялар сызгырганда ятып ял итте. Төнлә белән кырларга прожекторлардан якты тас­малар төште, һавага аллы-гөлле гирляндалар асылды һәм ракеталар очты, күккә таба чаткылар сыман утлы пулялар сибелде.

Таң атканда, Рөстәм немецлар тылында иде инде. Ул ике юл чатында блиндаж янында суярга ашатылган чучкадай симез, чиертсәң каны чәчрәп чыгарга әзер торган, бүртенгән йөзле немец офицерын очратты. Рөс­тәм пистолетын чыгарды һәм, моңарчы күргән барлык газап-михнәтләр өчен ачу кайтарырга теләп, офицерга атып җибәрде. Офицер, киселгән агачтай, җиргә ауды. Рөстәм блиндажга керде, анда кәгазь кисәгенә: «Мин үтердем. Партизан Расад»,— дип язды һәм аны үтерел­гән немец офицерының кесәсенә салды.

«Һәрбер кызылармеец берәр немец солдатын үтерсә дә, сугыш күптән беткән булыр иде». Бу җөмләне Рөстәм фронтка килгәч ишетте. Хәзер ул аны яңадан хәтерләде һәм үзендә тирән канәгатьләнү сизде. Ләкин бу канәгатьләнү озакка бармады. Күзгә телеграмм бага­насына кадакланган фанер тактасы чагылды. Ул блин­дажга кайтты һәм: «Монысы Фатих абый өчен!»— дип тагын бер немецны атып үтерде.

Рөстәм Асадуллин ничек эш итәргә кирәклекне хәзер яхшы аңлый иде. Җае чыккан саен ул исәпне арттыра торды, һәм «партизан Расад» сүзләре немецлар арасын­да телгә дә керә башлады инде.

Төннәрдән бер төнне безнең каһарманыбыз снаряд­лар төягән һәм юлга чыгарга әзер торган немец маши­наларын очратты. Ул ике-өч сәгать буена шул колонна тирәсендә чуалды һәм, кулларын авырттыра-авырттыра, баллоннарның кайсын кисеп, кайсын тишеп, колон­наны сафтан чыгарды. Алгы машинаның бозык тәгәр­мәченә гадәтенчә «Партизан Расад» дип язу тыгып кал­дырды.

Бу искиткеч вакыйганы тикшерергә ниндидер усал полковник килде. Ул кемнедер тиргәде, кемнедер кулга алырга кушты, кемнедер тотып яңаклады. Немецларны үзара кыйнаштыру Рөстәмгә кызык тоелды, аның кәе­фе килде. Ул «партизан Расад» дигән язу кисәген әлеге полковникның кесәсенә салды һәм аңа атып җибәрде.

—  Тотыгыз! Бәйләгез!

—  Атыгыз! — дип акыру-бакыру китте, шау-шу кузгалды. Ләкин кемне тотарга, кемне бәйләргә, кемне атарга белмәделәр. Берсе икенчесеннән шикләнде. Җә­рәхәтләнгән полковник кесәсеннән дәһшәтле язу килеп чыккач, берәм-берәм сыздырта башладылар.

Полковникка бүтән пуля кирәк түгел иде инде. Ул «партизан» сүзен ишетүгә йөрәк ярылуыннан үлде.
Немецлар арасында йөрүдән, алар белән бер өйдә, бер блиндажда бергә кунып, юк-бар сүзләрне тыңлап ятудан Рөстәм тиз туйды. Ул үз ана телен, үз ана теле кебек үк якын тоелган рус телен сагынды. Аның бу якын телләрдә җыр, музыка, сүз ишетәсе килде. Сагы­ну, юксыну көн саен көчәйде. Хәзер инде мәктәп, андагы шау-шулы тәнәфес  вакытлары,   күмәк  уеннар,   ай саен  ясала  торган  кичәләр  көн  кебек  Рөстәмнен  күз алдында   торалар,   Рөстәмнең   күңеле  Казанга тартыла иде. Ул, төннәрен йоклый алмыйча, торып утырып, шуларны  уйлый,  әти-әнисен  күргән,  әбисе  янында   әкият тыңлаган кебек була, Яков Михайловичны искә төшерә иде. Немец солдатлары үзләренең немецча лыгырдаула­ры белән аның татлы уйларын бозганда, ул чын-чынлап ачулана һәм кулына нәрсә эләксә, шуның белән фриц­ларның башларына кундыра иде.

Хискә, хыялга бирелгән шушындый төннәрнең бе­рендә Рөстәм түзмәде:

Шауласын, гөрләсен безнең җыр...—

дип кычкырып җырлап җибәрде.

Немец офицеры Ганс йокламый иде әле — аны курку алды. Башта ул юрганын башыннан ук каплап, гүяки җырның иясен күрүдән куркып, томаланып ятты, колак­ларын учы белән каплады, ләкин җыр тынмады, кире­сенчә, тагы да куәтлерәк яңгыраган кебек тоелды. Ганс ачык хәтерли: өйдә ул бүген иң соңгы кеше булып ятты, ишекне дә үзе бикләде. Бу ят җыр кайдан соң? Ул юр­ган читен күтәреп, күз кырые белән генә карап алды. Ләкин өй эче караңгы иде. Гансны бизгәк тота башлады; ул, калтыранган кулы белән мендәр астына сузылып, пистолет алды һәм «немец офицерының ышанычлы дусты фәкать пистолет кына» дигән үгет-нәсихәтне хә­терләп, җыр ишетелгән якка атып җибәрде.

Мылтык тавышына бүтәннәр дә уяндылар һәм, акыл­дан шашкан кешеләр шикелле, ярым ялангач хәлдә ишек алдына йөгереп чыктылар. Ганс эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып биргәч, яңадай өйгә кереп яттылар, җырдан курыккан офицердан көлешеп алдылар.

— Партизаннар синең төшеңә дә керә башладылар инде,— диделәр.

Пуля Рөстәмнең җиңен тишеп үтте, ә үзе ул бу көтел­мәгән кинәт атудан әллә сакланганга, идәнгә мәтәлеп төште. Җыр бүленеп калды, һәм бу хәл Рөстәмнең ачуын кабартты. «Җырга атасыз, җырны атып үтермәкче була­сыз...»— дип, ул өйдән чыкты, көндез баскыч астына яшереп куйган гранаталарны капшап эзләргә кереште. Бүген ул иртә белән немец солдатларының граната ыргытуларын карап торган иде, шуннан кайтышлый ике гранатаны баскыч астына куеп, миңа да бу коралны өйрәнергә кирәк дип уйлаган иде. Менә алар хәзер кирәк тә булып чыктылар. Ул өй ишеген киң итеп ачып куйды да:

Шауласын, гөрләсен безнең җыр...—

дип җырлый-җырлый, гранаталарны өй эченә ыргытты. Каты шартлау һаваны тетрәтте.

ӘҖӘЛ
Ләкин Рөстәмгә болай эш итүе кыен иде. Авылда ул немецларның халыкны җәберләүләрен, ач-ялангач кал­дыруларын, кыйнап эшләтүләрен, үтерелгән бер немец солдаты өчен дистәләрчә кешеләрнең, гөнаһсыз бала-чагаларның үтерелүен күрде, шулар өчен әрнеде. Не­мецлар өйдә гранаталар шартлау вакыйгасыннан соң байтак кешене кулга алып, канлы допрослар ясадылар. Партизаннар башлыгы Расадны (немецлар аны шулай дип уйлыйлар иде) тотып китерүчегә яки аның кайда икәнлеген күрсәтүчегә ат, сыер һәм күп итеп акча вәгъдә иттеләр һәм, киресенчә, Расад иректә калса, авылның асты өскә киләчәк, бөтен авыл көлгә әйлән­дереләчәк, ә кешеләре үтереләчәк, диделәр.

Теге ләгънәт Ганс беркөн шартламый калган икән, авылның астын өскә китереп тентүләр ясатучы, кеше­ләрне кыйнатучы, «аттырам, астырам, яндырам» дип дәһшәтле әмерләр чыгаручы җәллад та шул икән.

Аны үтереп кенә авылны бәладән коткара алмавын Рөстәм аңлый иде. Бу авыр хәлдән котылу өчен ул ни­ләр генә уйламады. Ләкин уйлап һичнәрсә таба алма­ды. Ахыр чиктә, Гансны үтерергә булды.

Теге шартлау вакыйгасыннан соң Ганс вакытын өйдә уздырырга өйрәнде, өйдән чыгып йөрмәде, ишек янына коралланган сакчылар куйды. Рөстәм килеп кер­гәндә, ул, нәрсәдер язарга уйлап та, яза алмыйча, тыр­нагын чәйнәп утыра иде. Рөстәм түргә узып утырды һәм чирканып Гансның йөзенә карап торды. Ганс аңа бу ике-өч көн эчендә бик нык ябыккан, суырылган һәм шуңа күрә тагын да зәһәррәк, усалрак булып тоелды.

Рөстәм баш ватты. Нишләргә? Рус өенә хуҗаларча кереп утырган бу шакшы немецны атып үтерергәме? Аны үтергән өчен соңыннан авыл халкының кырылуын карап торыргамы? Нишләргә? Бүтән юл юкмыни соң? Ялгыз гына эш итеп булмый. Рөстәмгә партизаннарны эзләп табарга, алар белән бергәләп эшләргә кирәк.

Ул шулай уйланып утырганда, Ганс янына кулга алынган бер рус солдатын керттеләр. Солдат кыйнал­ган, куллары артка каерылып бәйләнгән, маңгаеннан кан ага иде.

Ганс, тырнак чәйнәвен ташлап, солдатка карады һәм конвоирларга сорау бирде:

—  Кайда тоттыгыз? Ни сөйли? Партизан? — һәм, конвоирларның җавап бирүен дә көтмичә, утырган урыныннан сикереп торып, идән уртасына чыгып бас­ты.— Күрсәтермен мин сиңа партизанны!

—  Мин партизан түгел,— диде рус солдаты.

Бу тавыш Рөстәмгә таныш кебек тоелды, ул аны кайдадыр ишеткән иде инде. Ләкин кайда — һич хәтер­ләми. Рөстәм солдатның алдына килеп басты һәм чак кына кычкырып җибәрмәде.

Куллары бәйләнгән солдат Федор Громов иде.

—  Партизан булмагач, кем соң син? — дип, Ганс тагын сорау бирде.

—  Мин сугышчы, Кызыл Армия сугышчысы...

—  Ә ник монда йөрисең?

—  Үз җирем, үз иркем — теләсә кайда йөрим. Ә ме­нә син ник монда?

—  Коммунистмы?

—  Коммунист.

—  Кайсы часть?

—  Анысын әйтмим!

—  Әйтерсең! — дип, Ганс Громовның яңагына сук­ты һәм, үз кизәнүеннән үзе куркып, өстәл артына кереп утырды.

—  Үтерсәң дә әйтмим,— диде солдат.

Ганс тагын берничә сорау бирде, ләкин бер генә со­равына да җавап ала алмагач, пистолетын селки-селки, аягүрә басты. Рөстәм аны җиңеннән тартты һәм не­мецча:

—  Зитсен зи зих — Утырыгыз!—дип колагына пы­шылдады.

Ганс агарынды, күгәренде, лышт итеп урындыкка утырды. Бүлмәдә тынлык урнашты. Ганс күзләрен уды, төшемме-өнемме дип тәнен чеметеп карады: ул өстәлдә ручка күрде, каләм кыштырдавын ишетте. Бераздан аның алдына кайдандыр югарыдан кәгазь очып төште. Анда немецча түбәндәге сүзләр язылган иде:

«Ганс. Мин синең әҗәлең. Мин бөтенесен дә беләм. Синең каршында Федор Громов басып тора. Ышанмасаң сорап кара. Мин синең белән иртәгә нәрсә буласын да яхшы беләм. Аңладыңмы?

Әмер итәм: авылда бер генә кешегә дә тимәскә, кул­га алынганнарны чыгарып җибәрергә, Федор Громовны авыл капкасына хәтле озатырга да азат итәргә. Моны үзеңә эшләргә.

Онытма, мин синең әҗәлең! Расад».

Бу юлларны укыганнан соң, Ганс, яшен суккан ши­келле,   акылын   югалтты.   Күзләрен   акайтып   «әҗәлең» эзләде, конвоирларны күргәч:

—  Нәрсә катып торасыз? Югалыгыз!—дип кыч­кырды, аннары солдатка карады: — Исемең ничек, Фе­дормы?

—  Әйе, Федор.

— Фамилияң?

—  Громов...

Ганс, ватып-сындырып булса да, русча бераз белә иде. Ул, куркуын югалтырга һәм гадәттәге хәленә кай­тырга теләп, Громовка тагын берничә сорау бирде, ан­нары авызына папирос кабып, шырпы яндырды. Ләкин шырпы кабынуы белән сүнде, тагын кабызды — тагын сүнде. «Әҗәлем сүндерә»,— дип уйлады Ганс.

Ул, әлбәттә, Рөстәм таләп иткән әйберләрнең бөте­несен дә эшләде. Кич утырып өенә хат язды:

«Мин үземне хәзер кем дип тә әйтә алмыйм. Миндә хәзер акыл да юк, ихтыяр да юк. Бөтенесен дә парти­заннар алдылар. Алар адым саен безне сагалап йөри­ләр, үләм дип йокларга ятам, үләм дип көнемне баш­лыйм. Әҗәлем янымда йөри. Күрәсең, күрешү юк инде безгә...»

Ә Рөстәм шул арада, Федор Громовны озатып һәм аның кесәсенә Казанга дигән хатларны салып, урман­га таба китеп бара иде. Аның уенча, анда партизаннар булырга тиешләр иде.


СЕРЛЕ ЙОРТТА
Безнең кечкенә каһарманыбыз урманга партизан­нарны күрү өчен генә китмәде. Аның өс-башы керлән­гән, күптән алмаштырмаган күлмәк-ыштан тәмам каеш­ланып беткән һәм шуңа күрә тәне кычыта иде. Аннары көзге суыклар килү белән туңдыра да башлаган иде. Көннәрдән бер көнне, бик туңгач, Рөстәм өстенә пиджак киеп урамга чыккан иде. Пиджакның күренү ихтималын ул оныткан иде. Ярый әле, балалар күрделәр.

—  Пиджак ишектән чыгып бара!

—  Пиджак урамга чыкты,—дип, алар гаҗәпкә кал­ганнар иде.

Рөстәм шул ук минутта пиджакны өстеннән салып ыргытты.

Урманга барудан төп максат та — әнә шул өс-баш­ны кайгырту, кеше күзенә күренми торган җылы кием хәзерләү иде. Партизаннарны күрү теләге дә көчле иде. Хәтта җылы кием барлау эше дә шуңа бәйләнешле иде.

Әмма партизаннарны табу җиңел эш түгел икән. Урманда ул байтак йөрде, ләкин һичкемне очратма­ды. Төнне шунда очраган блиндажларның берсендә уздырды. Иртәгесен иртүк күл янына барып күлмәк-ыштанын юды һәм аларны ботакка кибәргә элде һәм суга кермичә генә үзе дә юынып алды.

Нәкъ шул вакыт аның яныннан үзенә яшьтәш бер малай үтеп китте. Рөстәм кибәргә өлгермәгән керлә­рен кулга эләктерде дә малай артыннан чапты.

Бу ир бала ап-ак чырайлы, озын керфекле, зур зәң­гәр күзле, авыр йөрешле малай иде. Хәзер дә ул туры бармый, гел уңга борылырга теләгән сыман атлый, ә үзе шулай да, уңга-сулга борылмыйча, туп-туры бара. Рөстәм, аннан калышмаска тырышып, күлмәген башы­на каплап, юртып барды, чөнки теге малай күп йөрер­гә гадәтләнгән һәм, бер караганда салмак барган ке­бек тоелса да, кызу атлый иде.

Алар байтак җир уздылар, хәтта Рөстәмнең керлә­ре кибеп тә өлгерделәр инде. Ләкин малай, сәфәргә яңа гына чыккан кеше шикелле, һаман атлый да ат­лый, туктап хәл җыярга уйламый да. Кем ул? Кая ба­ра? Сугыш вакытында япа-ялгызына шундый сукмак­лардан йөрергә нәрсә куша аңа? Әлбәттә, партизан­нар янына бара торгандыр, партизаннарның берәр разведчигыдыр.

Рөстәм шулай дип уйлады. Теге малай ара-тирә уң­га-сулга һәм артына борылып күз төшереп алгалады һәм, бару темпын үзгәртмичә, юлын дәвам итте. Ул чокырлар аша сикерде, тауларга менде, яланлыкка чыкты, куе-куе агачлар арасыннан үтте. Адашу-фәлән гүяки аның исенә дә кереп чыкмый.

Өч-дүрт сәгать чамасы барганнан соң, алар урман уртасында ике тау арасына килеп чыктылар. Малай тирә-ягына карап алды да мәгарә сыман күренгән ку­ышка  керегг күздән  югалды.  Рөстәм  дә  шунда  керде.

Озын караңгы коридор буйлап үтәргә туры килде, һәм кинәт күзгә яктылык бәрелде. Бу —әлеге малай ишек ачып, зур, якты, җыйнак бүлмәгә килеп керде.

Рөстәмнең исе китте: аның алдында урта яшьләр чамасында гаҗәп чибәр һәм сөйкемле хатын кулларын җәеп басып тора иде. Ул теге авыр йөрешле малайны (улы булса кирәк): «Нишләп озак, Җенечка?»— дип кочаклап һәм үбеп каршы алды.

Малай:

— Хәзер сөйләрмен,— дип түргә узды. Анда койкада, мендәрләрдән башларын калкыта төшеп, егет ята иде.

—   Я, эшләр ничек? — дип, Җеня өч егетнең өчесенә берьюлы сорау бирде.

—  Эшләр яхшы, Женя, сөйлә тизрәк, дөньяда бар? —дип, егетләр аны елмаеп каршы алдылар.

—  Кемнәрне күрдең? Кемнәр белән сөйләштең?

—  Фрицлар нишли, чигенәләрме?

Җеня бер-бер артлы явып торган сорауларның кайсына җавап бирә башларга да белмәде.

—   Күрергә   тиешле   кешеләрнең   барысын   да   күр­дем,— диде   әлеге   малай,—барысын   да   күрдем.   Да­рулар   һәм   марлялар   китердем.   Фрицлар   чигенмиләр ләкин бик куркып  яшиләр.  Бу тирәгә  партизан Расад отряды   килеп  чыккан,  халык  шул  турыда   күп  сөйли.

Рөстәм, мондый сүзләрне ишеткәч, елмаеп куйды. Җеня үзенең кайда нишләп йөрүе турында хисап бир­де, әнкәсе аңа ашарга хәзерләде.

Күзәтүдән һәм сөйләшүләрне тыңлап утырудан Рөстәм түбәндәгеләрне аңлады. Монда, бу җыйнак мәга­рәдә, немецлардан качып, Җеня, Җеняның апасы һәм әнисе урнашканнар икән. Ана, балаларының намусы саклап, урманга качкан, яңгырдан һәм суыктан, биг­рәк немецлардан куркып, менә шушы куышны ясаган Надя белән ана (Надя — Җеняның апасы булырга ки­рәк) җир казыганнар, ә Җеня күзәтүче хезмәтен үтә­гән. Быел яз көне аларга пленнан качкан совет яра­лылары очраганнар, икесе төзәлеп кайтып киткән, өче­се— койкадагылары—төзәлү алдында торалар.

Җеня ашап бетерим дигәндә, Надя да кайтып кер­де. Ул энекәше белән үпкәләшкән сыман күреште.

—  Минем пошынуымны белмисеңмени,— диде ул,— нишләп яныма килмәдең?

—  Хәзер чыгарга тора идем.

Надя уналты-унҗиде яшьләр чамасында, ярлы, лә­кин кызларча пакь киенгән, Женя шикелле үк сөйкем­ле, зәңгәр күзле кыз иде.

—  Манечка ничек? — дип сорады Женя.

—  Сине сагына!—диде Надя.

—  Әнкәй, мин Манечканы карап кайтыйм әле,— дип, Женя чыгарга хәзерләнде.

Рөстәм дә аның белән бергә чыкты. Маня дигәннә­ре мәгарәдән якын бер тыныч урында үлән ашап йөр­гән сыер икән. Женя:

—  «Манечкам», «Манечкам»,— дип йөгереп барып аны сөйде.

Рөстәмгә монда күңелле дә, күңелсез дә иде. Күңел­ле — чөнки биредә ул үз туганнарыдай яхшы кешеләр күрде. Фашистлар арасында йөреп ул туйган иде ин­де. Аннары мәгарәдәге бу серле тормыш үзе дә аны бик кызыксындырды. Күңелсез — чөнки эшсез ятасы килмәде. Аңа партизаннар кирәк иде, монда бит ул партизаннар эзләп килде. Кием һәм ашау-эчү мәсьәлә­се дә биредә кыен булырга кирәк. Ә Рөстәмнең менә хәзер үк инде ашыйсы килә.

Безнең каһарманыбызның башына кайгы төште. Нишләргә? Кая барырга? Кайтып китәргәме? Әллә, юкса, Женечка белән сөйләшеп караргамы? Бу тирәне ул яхшы белә булыр. Бәлки, партизаннарның кай ти­рәдә йөрүләрен аңлатыр. Ләкин ничек итеп сөйләшер­гә? Күзгә күренмәү серен ачаргамы?

 «КОШ» БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
Женя күп йөреп арыган, ахры: башын җиргә куй­ган гына иде — йокыга да китте. Рөстәмнең башына кызыклы бер уй килде, ул көчәнә-көчәнә агач башына менеп утырды һәм аннан нечкә тавыш белән, сузып-сузып:

—  Женя, Же-неч-ка!—дип кычкырды.

Женя күзләрен ачты, башын күтәреп як-якка ка­ранды һәм, күрәсең, төш бугай дип уйлап, тагын ят­ты. Рөстәм дәвам итте:

—  Женя, син курыкма, ята бир, мин синең белән сөйләшергә телим...

Бу юлы инде Женя, аягүрә торып, тавыш килгән агач башларына карады, йөгереп кайтып китмәкче булды.

—  Нигә куркасың? — диде Рөстәм.—Курыкма дип әйтеп торам ич. Сөйләш минем белән. Минем сиңа йомышым бар.

—  Кем син? —Бу сорауны Женя куркып һәм кы­зыксынып, калтыравыклы тавыш белән бирде.

Рөстәм аптырап калды, кем дип тә җавап бирергә белмәде.

—  Мин серле кош,— диде ул һәм, үз җавабына үзе гаҗәпләнеп, көлеп җибәрде.— Син мине күрми­сең. Мин бик ерактан, Идел буеннан очып килдем. Мәскәүдә дә булдым мин.

—  Мәскәүдә дә?

—  Әйе, Мәскәүдә дә, Женечка. Фашистларның җи­ңелүе турында сиңа хәбәр алып килдем.

—  Йомышың шул идеме?

—  Бу гына түгел. Тагын бар. Партизаннар кайда? Миңа партизаннар кирәк.

—  Партизаннар?

—  Әйе, Женечка...

—  Белмим, үзең эзләп тап.— Женя монда ниндидер хәйлә бар дип уйлады һәм чын-чынлап курыкты. Торып китәргә уңайсызланды, янәсе кош аны куркакка санар. Утырган  урынында  калды,  ләкин  сөйләшмәскә  булды.

—  Шикләнәсең? — дип, Рөстәм тагын сүз башла­ды.— Бу эшең өчен мин сине мактыйм. Ләкин миннән шикләнмә. Партизаннар — минем дусларым. Мин пар­тизан Расад бабайны да яхшы беләм. Мин сине дә бик яхшы беләм. Син үзең дә бит нәни партизан,— монысын Рөстәм Женяны сынар өчен юри әйтте. Же­ня исә, бу сүзләрне ишетүгә, бу кайдан белә дип га­җәпләнде, башын күтәреп, Рөстәмгә таба карады.— Синең Надя исемле акыллы апаң бар, шәфкатьле әни­ең бар. Сездә хәзер яралы өч егет ята.

Жеияның гаҗәпләнүе хәттән ашты. Ул, утырган урыныннан сикереп торып, серле кошны эзләргә ке­реште.

—  Эзләмә,— диде Рөстәм,—таба алмассың, менә монда, агачлар башында бик күп кошлар бар, мин — шуларның берсе.

—  Кем соң син: кешеме, кошмы? Рөстәм бераз уйлап торды һәм:

—  Мин кош,— диде.

—  Кеше телен ничек өйрәндең соң?

—  Ул турыда сөйләргә хәзер вакытым юк. Әгәр дә син миңа  яхшылык эшләсәң,  сугыш беткәч,  мин сиңа очып килермен һәм синдә кунак булырмын. Шунда мин сина бөтен тарихымны сөйләп бирермен. Мин русча да, татарча да, немецча да сөйләшә беләм, инглизчә дә өйрәнергә исәплим.

Женя Рөстәмгә кәгазь күрсәтте һәм немецча:

—  Вас ист дас? — дип сорады.

—  Дас ист дас папиер.

—  Чынлап та беләсең икән,— диде Женя.

—  Исең киткән икән,— диде тавыш.— Мин укый-яза да беләм. Хәзер мин сиңа язу төшерәм.

Агач башыннан кәгазь очып төште. Женя аның очуын түземсезләнеп көтеп алды һәм хәйран калып тү­бәндәге сүзләрне укыды:

«Женечка, мин сине акыллы бала дип уйлый идем. Ахмак икәнсең. Минем ашыйсым килә ич, сөт һәм ипи китер миңа. Ләкин минем белән сөйләшүеңне берәүгә дә әйтмә. Яме.

Дустың — серле кош».

Язуны  укыганда  Женяның бит алмалары  кызарды.

—  Ахмак дип язуыма үпкәләмә,— диде Рөстәм,— шаярып әйтелгән сүз ул. Ашарга син миңа үзең ашый алган кадәр китер. Икмәгегез бармы соң?

—  Бар, бар,— диде Женя һәм мәгарәгә таба йөге­реп китте.

Озакламый сөт тә, икмәк тә килеп җитте.

—  Син аларны, Женечка, шунда үлән өстенә куй,— диде тавыш.—Мин үзем очып төшеп ашармын. Ләкин син сөткә артың белән борылып ят, кеше алдында ашар­га оялам мин.

Женя борылып ятты. Болай карамыйча түзеп ятуы аңа кыен иде, әлбәттә. Ләкин искиткеч акыллы кош алдында хурланасы һәм «ахмак» сүзен кәгазьгә яза алган серле кош авызыннан үзенә карата «тәрбиясез» сүзен ишетәсе килмәде. Аннары кош үпкәләп очып ки­тәр дип тә курыкты. Ә Женяның аның белән сөйләшә­се килә иде.

—  Рәхмәт, ашадым. Манечканың сөте бик каймак­лы икән,—дип, агач башыннан яңадан тавыш ише­телде.

Женя борылып чынаякка карады. Ул кош озак эчәр дип уйлаган иде. Әмма чынаяк ялт иткән, икмәкнең хәтта валчыгы да калмаган.

Ашап туйгач, Рөстәм Женядан оеклар, чалбар һәм фуфайкамы, пиджакмы — бер әйбер сорады. Женя үзе­нең киемнәрен чыгарып бирмәкче булды.

—  Ләкин, хәзер түгел, кич белән, әнкәй сыер савар­га чыккач,— диде.

—  Үзеңә кияргә каламы соң? — дип сорады Рөстәм.

—   Кала, кала,— диде Женя.— Фашистларга без һич­нәрсә калдырмадык, бөтен әйберләребезне алып чыгып яшердек.

Рөстәм Женяның ышанычын казанды. Женя аңа партизаннарның кайда хәрәкәт итүләрен сөйләде, алар­ны ничек табарга мөмкин икәнлекне дә аңлатып бирде.

Төнне Рөстәм мәгарә янында, урманда уздырды. Ир­тәгесен кояш белән бергә торып, яңа киемнәрен астан, искеләрен өстән киеп, Женя өйрәткән юл белән сәфәргә чыкты.

Ә Женя, серле кош турында хыялланып, тагы да уйчанрак, тагы да акыллырак төс алды. Ул сугышның тизрәк бетүен һәм күп тел белгән серле кошның үзенә ку­накка очып килүен теләде. Ләкин аның эче пошты, серле кош белән ахыргача сөйләшеп бетмәү борчыды. Ул бит, сугыш беткәч, моннан күчеп китәр, сугыш беткәнне дә көтмәс, немецлар җиңелеп куыла башлагач та, Женялар авылга күчәрләр, ә серле кош Женяның кайсы авылдан икәнен белмичә очып китте. Таба алма­вы мөмкин бит!

ПАРТИЗАННАР ЯНЫНДА
Рөстәм килеп кушылган партизаннар отряды илле-алтмыш кешедән гыйбарәт һәм фронттан шактый ерак­та торып, бары тик зур эшләр буенча гына хәрәкәт итә иде. Ул күперләр вата, эшелоннар шартлата һәм юлларны миналаштыра, дошман гаскәрләренең хәрәкәтен өйрәнә һәм мөһим үзгәрешләр булганда — шул турыда Кызыл Армия командованиесенә хәбәр бирә. Отряд, Женялар мәгарәсе шикелле үк, кеше аягы басмаслык җирдә һәм белмәгән кешегә килеп йөрүе кыен һәм кур­кыныч тоелган ике тау арасында урнашкан.

Партизаннар арасында элекке укымышлылар да бар: директорлар, гыйльми эшчеләр һәм укытучылар. Бу нәрсә аларның тормышларында да сизелә. Отряд взводларга бүленгән, һәр взводның нык эшләнгән һәм җыйнак блиндаж-йорты бар, йортлар арасында телефон уздырылган.

Рөстәм баштагы ике көнне танышып, кунак булып йөрде. Отряд мул яши иде, аның хәтта үз көтүе дә бар.

Ләкин безнең каһарманыбыз, кухнядан бигрәк, «Дядя эфир» дип аталган партизан Иван Владимирович блин­дажын яратты. Беренчедән, бүтән блиндажларга кара­ганда, аның блиндажында иркен; икенчедән, монда радио бар. Элекке урта мәктәп директоры Иван Влади­мирович — бүгенге көнне партизан «Дядя эфир» отряд­ның радисты да, аяк киеме тегүчесе дә һәм кирәк чакта пулеметчысы да икән.

Рөстәм иртә-кич радио тыңлады һәм шунда ук бү­тән партизаннар белән дә танышты.

Отряд начальнигын күргәч, Рөстәм аның команда пункты дип аталган блиндажына күчте. Начальникны монда «Батя» дип йөриләр, мин телебезчә булсын өчен «Атакай» дип алам. Элек ул партиянең район комитеты секретаре булып эшләгән һәм, немецлар килә башла­гач, әлеге отрядны оештырып, урманда калган.

Рөстәм «Атакай»ның йөзенә карады һәм анда үз әтисе йөзенә охшаш сызыклар тапты: аның кебек үк озын буйлы, ачык шат йөзле, хәтта каләм очлаганда яки берәр нәрсә язганда тел очын чыгарып күрсәтү гадәтләре дә бар һәм кара күзләре дә, авыр сорауга җа­вап биргәндә, әтисе күзләре кебек үк, аз гына кысылып куялар. Бу, бәлки, Рөстәмгә генә шулай тоелгандыр. Бәлки, ул күрәсе килгән әтисен күңеленә ятышлы ке­шегә охшатырга теләгәндер.

Рөстәм команда пунктына килеп кергәндә, «Ата­кай», взвод командирларын җыеп, эш бүлә иде. һәрбер командир, исеме чыккан саен, Кызыл Армиядәгечә, ая­гүрә торып басты һәм эш-задание тыңлап беткәннән соң: «Есть!» — дип җавап кайтарды. Беренче взводка «тел» табу тапшырылды.

— Ләкин гади «тел» түгел,— дип аңлатты «Ата­кай»,— безгә штабта эшләгән яки штаб тирәсендә әй­ләнгән, командование планнары белән таныш булган офицер дәрәҗәсендәге «тел» кирәк.

Икенче взводка тимер юлына разведка ясау, поезд­ларның килү-китү вакытларын өйрәнү һәм миналар кую урынын төгәлләү эше йөкләнде. Өченче взвод сул як шоссе юлындагы күперне шартлатырга тиеш иде.

Рөстәмгә болар һәммәсе дә кызык тоелдылар. Әгәр өчкә ярылырга мөмкин булса иде, ул өч взводның өче­се белән дә барыр иде. Дошман штабына кереп, менә дигән «тел» дә табар иде, ярдәмгә взвод хәтле взвод булганда, офицер түгел, хәтта полковникны да өстерәп китерер иде, тимер юлы разведкасы белән дә чыгар иде, күпер шартлату эшенә дә катнашыр иде.

Киңәшмә таралганда, Рөстәм кемнәр белән бару мәсьәләсен хәл кылмаган иде әле. Аңа «Тиктормас» ку­шаматы алган тәбәнәк буйлы, ләкин гаять тере яшь партизан ошады. Ул кая барса, мин дә шунда, дип уй­лады Рөстәм һәм аның белән бергә барырга булды.

Ләкин «Тиктормас» икенче взвод сугышчысы булып чыкты, ә икенче взводка тимер юлына бару эше тапшы­рылган иде. Рөстәм борынын салындырды. Ул тынгы­сыз «Тиктормас» батыр мондый вак эшкә бармас, күпер шартлатырга барыр дип көткән иде. Шулай да биргән сүзеннән кайтмады.

Операциягә алар өчәү чыктылар — Рөстәм, «Тиктор­мас» һәм Тимофей Николаевич исемле тагын бер парти­зан. Партизаннар, отрядның кайда урнашуын дошман­га сиздермәс өчен, операциягә караңгыда чыгып китәргә һәм караңгыда кайтып керергә тиешләр иде. Отрядта шундый тәртип куелган иде, Рөстәмнәр дә урманнан төнлә белән чыктылар.

Таң атканда инде алар, тимер юл тирәсендәге куак­лыкка барып җитеп, күзәтергә уңай табылган җиргә посканнар иде.

Томан эреп югала башлады. Алда — еракка китеп югалган көмеш җепләрдәй тимер юлы рельслары ялты­рыйлар, артта — сазлыкта бакалар бакылдавы ишетелә.

Разведчиклар иң элек бер ярты сәгать чамасы әй­ләнә-тирәне өйрәнделәр, күзгә чагылган һәрбер әйберне билгегә алдылар һәм берьюлы икәү күз талдырмас өчен, нәүбәтләшеп-нәүбәтләшеп күзәтергә булдылар. Хәзер «Тиктормас» ял итеп алырга, ә Тимофей Никола­евич күзәтергә тиеш иде. Ләкин «Тиктормас» урын җай­лап ятса да, тынычлык саклый алмады: әле бер ягына, әле икенче ягына борылды һәм еракта күренгән стан­циягә күз текәп пышылдарга тотынды:

— Ике ел элек,— диде ул,— менә шушы юлдан ми­нем кебек совет яшьләре Мәскәүгә, Ленинградка, Киев­ка, Казанга укырга китәләр иде. Шушы юлдан безнең эшчеләр, колхозчылар һәм хезмәткәрләр, илнең хуҗа­лары булып, Кырымга, Кавказга курортларга баралар иде. Шушы юлдан товар төягән составлар узалар иде... Ә бүген немец танклары, немец солдатлары уза... Шу­ны күреп, ничек йоклыйм, ди, Тимофей Николаевич?! Йоклый алмыйм мин. Булмаса, син ят...

Тимофей Николаевич дәшмәде, бары бик тирән итеп сулады гына.

—  Мин инде хәзер, институтны бетереп, мәктәптә укытыр идем. Балалар укытудан да изге нәрсә юк дип беләм мин. Синеңчә ничек, Тимофей Николаевич?

—  Син нәрсә монда эчемне пошырып хыял итәргә килдеңме, әллә разведкагамы? Я үзең йокла, я миңа хәл җыярга бир.

—  Йокла, йокла, кешенең ярты гомере йоклап уза, сиңа шул да аз, күрәсең... Сугыш бетте, дисәләр, син нишләр идең, Тимофей Николаевич, ә? Мөгаен, бер ат­нага йокларга ятар идең...

—  Туктыйсыңмы, юкмы? — Тимофей Николаевич учлары белән колакларын каплады, ләкин үзе сорау биргәнне сизми дә калды: — Ә син нишләр идең?

—  Минме? Мин,— диде «Тиктормас»,— бер атна бу­ена йокламас идем, өйдәгеләргә дә йокы бирмәс идем, әти-әнием белән, сеңелем белән гел сөйләшеп кенә утырыр идем. Минем Эся, Эсенька исемле сеңелем бар, миннән ул алты яшьтә калды, быел мәктәпкә барырга тиеш иде. Беләсеңме, Тимофей Николаевич, алты яшь­лек Эсенька сугыш башланганны ишеткәч: «Кирәкми, сугыш кирәкми!» дип илереп еларга кереште. Әле дә күз алдымда тора. Эх, исән булса, сугыштан соң мин аны уч өстендә йөртер идем...

Тимофей Николаевич ни өчендер борынын тартты һәм инәлде:

— Сөйләнмә, йөрәкне әрнетәсең... Минем балаларым бар. Сөйләшмичә генә искә төшерик...

Рөстәм дә өен сагынды, әти-әнисеи, мәктәбен һәм укытучыларын күргән кебек булды. Үзен дәрескә бар­гандай хис итте. Быел ул җиденче класста булыр иде инде.

Ул, эче пошып, яткан урыныннан торды һәм аз гына йөреп кайту уе белән тимер юлга таба китте, анда барып җиткәч, шпалдан шпалга сикерде, шулай уйный-уйный станциягә якынлашты. Стрелочник будкасы оч­рады. Будка янында күкрәгенә автомат аскан немец солдаты басып тора иде. Рөстәм аңа тимәде, ләкин түзә алмады — битенә төкереп узды.

Менә станция. Биналар кайсы ишелгән, кайсы ян­ган. Рөстәм тирәли сакчылар йөреп торган составларны карап чыкты, анда төялгән туп, танкларны санады һәм куен дәфтәренә ниләрдер язып куйды. Аннары блиндаж сыман подвалга керде. Бу станция комендантының ку­ышы икән.

Рөстәм килеп кергәндә, немец коменданты, алдында яткан дәфтәргә карап, телефон аша сөйләшә иде. Сүз 1431 номерлы эшелонның кайчан килүе турында бара иде. Рөстәм үз дәфтәренә комендант дәфтәреннән кү­чермәләр ясады, бу станциядән узарга тиешле состав­ларның номерларын язып алды.

Аннары ул икенче бер бинага керде һәм анда немец телеграфистының аппарат янында, бармак басып, ни­дер тыкылдатып утыруын күрде. Аның янына килеп карап торды. Түзмәде — телеграфистның аппарат өстен­дәге бармагына басты. Гомерендә беренче тапкыр очра­ган бу хәлгә телеграфист аптырап калды. Рөстәм тагын басты, тагын алды, тагын басты... Немец, күзләрен акайтып, як-ягына карады, бармакларын аппараттан алган иде, аппарат, колакка ят ишетелгән нокталар һәм сызыклар ясап, «тек, тек, тик, тик» тыкылдый бирде. Рөстәм куркынган телеграфистның алдына «Гомерең кыска синең. Шуны беләсеңме, юкмы? Моны сиңа мин — партизан Расад әйтәм» дигән язу куеп чыгып китте.

Чокырлы-чакырлы перронда ул стенага кадаклан­ган немец газетасын күрде. Кайбер мәкаләләрне укып көлде һәм асларына «ялган», «ялган» дип язып куйды. Ишек янында кыңгырау-колокол асылынып тора иде. Нишләргә белмәгән Рөстәм берөзлексез шуны сугарга тотынды. Тавышка халык җыела башлады. Ул да бул­мады, Рөстәм күзенә чалынган паровозга йөгереп мен­де һәм, әтисе алып кайткан уенчык паровозны хәтерләп, бертуктаусыз сызгыртырга кереште. Машинист: «Бу ни хәл?» — дип, сызгыртуны туктатты һәм ишек янына килеп басты. Рөстәм бөтен көченә аны түбәнгә этеп җи­бәрде һәм яңадай сызгырта башлады. Ләкин ул моның белән генә калмады, ни булса шул булыр дип, рычаг­ларның берсенә басты, паровоз көрсенеп куеп урынын­нан кузгалды, ә Рөстәм сикереп төште.

Бу вакыт:

— Тукта, кая барасың? Ник кузгалдың? — дип па­ровозга таба станция начальнигы йөгереп килә иде инде.—Хәзер ашыгыч состав уза...

Рөстәм, бар инде хәзер, туктатып кара дип, эчтән көлде дә икенче якка, «Тиктормас»лар янына кайтып китте. Будкага килеп җитәрәк, ул поезд килгән тавыш ишетте, стрелка янында баягы немец солдатын күрде. Поезд менә күренә дә башлады инде. Рөстәм солдат яны­на килеп басты. Аның поездны якыннан ук күрәсе, нәр­сә алып килгәнен беләсе килде. Ләкин поезд стрелкага килеп җитәргә егерме-утыз метр калганда, Рөстәм солдатның күкрәгенә атты һәм стрелканы борды, һушын югалткан солдат стрелка рычагына асылынып калды, немец автомашиналары белән шыгрым тулган состав кызу узып китте. Эшелон бу станциядә туктамаска тиеш иде, ләкин 5 минут үткәндерме-юкмы — Рөстәм бер составның икенче составка бәрелүен, зыңгылдаган ме­талл, сынган агач тавышлары һәм ыңгырашулар ишетте.

Рөстәм «Тиктормас»лар янына килеп «Атакай»га хат язды, хатка станциядә ясалган күчермәләрне һәм бү­тән мәгълүматларны кушты. Хатның ахырына: «Бүген мин монда кечкенә генә крушение ясадым. «Тиктормас» сөйләр»,— дип өстәде һәм «партизан Расад» дип имзасын кертте. Хатны «Тиктормас» янына куйды.

Икенче көнне станциягә совет бомбардировщиклары очып килделәр һәм анда булган составларны бомбага тоттылар.

«Атакай», күпме генә тырышса да, Расад турында бертөрле дә мәгълүмат ала алмады. Аны күрергә, аның белән бәйләнеш тотарга ул үзенең кешеләрен дә җибәреп карады. «Тиктормас» хәтта район шәһәренә дә барып кайтты. Кешеләр аңа:

—  Ишеткәнебез бар, әмма күргәнебез юк,— диделәр.

—  Үткән атнаны,— диде берәү,— немецлар сводка тапшырганда, кемдер берничә тапкыр: «Ышанмагыз, ялган бу», дип кычкырды. Шул Расад түгел иде микән? Немецлар бик эзлиләр, әмма ул тоттырмый, ди.

Беренче китап тәмам.