Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИБГАТЬ ХӘКИМ ШИГЫРЛӘРЕ



ГАРӘФИ ДУС
Сиңа әле нәүбәт җитмәгәнме,

Ходага да теләк итмәдем,

Сәламәтлек саклау бүлегеннән

Броня да алып китмәдем.
Сугышып үлү — үзе батырлык ул,

Куркам да соң менә пленнан,

Тере килеш егет башың белән

Аерыл, имеш, туган илеңнән!

Икенче кат барам фронтка мин,

Белеп булмый, иптәш, алдагын,

Үткән җәйне, шулай, фриц миңа

Кидерә язган иде балдагын.
Хәтерләргә шунда тырыштым мин

 Рәсмен-төсен сөйгән улымның,

 Бәлки менә шушы сәгатьләрдер

Чиге, дидем, гомер юлымның.

Гарәфи дус, үлем арасыннан

Алып чыккан — нинди юл икән?

Бер кайда да аны онтып булмый,

Туган илем әллә шул микән?
7. VII. 44. ел. Прут.


КАЗАН АРТЫ
Ел тан артык вакыт узылса да

 Чыкканына хәзер өеннән,

Сугышны ул бары ишетеп белгән.

Ерак йөргән аның җиленнән.

Сөйлим аңа Фронт тормышының

Миңа таныш булган якларын,

Сугыш — сугыш инде, бәйрәм түгел,

Булгалый, дип төрле чакларың.

Бергә булу әйбәт булды, диеп,

Сорауларны ана теленнән

Яудыра ул, имеш, аңлатып бир:
Ничек исән калдың үлемнән?»
— Башта, димен, каска киеп йөрдем,

Интектергән иде башымны.

Бер җүньсезе ярга тәгәрәткән

Кайнап-пешеп торган ашымны.

Шуннан бирле кулга алмадым, дим,

Күреләсе инде күрелгән.

Кешеләрнең үлеп калуына

Гаҗәпләнеп шунда йөрелгән.
Берсе аның Сәгъди күршесеннән,

Өчиледән очрый, Күәмнән,

Күтәрелә халык зур сугышка

Ерак авыллардан — түбәннән.

Сүз башланып китә буш арада

Сагнып язган сәлам хатыннан,

Моңлы җырчы узган урманнардан.

Безнең мәшһүр Казан артыннан...

Кузгалаклар җыйган болыннардан,

Мәктәпләргә йөргән юллардан,

Еглып-елап кайткан урыннардан,

Тальяннарга сеңгән моңнардан,

Әкиятләрдән, безнең мәхәббәтнең

Уелып эзе калган җирләрдән;

 Бабайлардан килгән нигезләрдән,

Җырлап туйлар иткән өйләрдән,
Рус халкыннан безне кем аерыр.

Ирек алдык аның кулыннан,

Без барабыз бергә Көнбатышка

Невскийның данлы юлыннан.

Кәпрәйгән «Бөек Германия»не,

 «Үлек баш»ны, җанлы-тересен,

Исемле һәм исем кушылмаган

Дошманнарның бик күп төрлесен,

Мәскәү астындагы сугышларда,

Белгород һәм Харьков янында —

Дала фронтында, туган илнең

Елгаларын кичкән чагында

Онытмаслык итеп кыйнадык без —

Егетләре Казан артының,

Кер төшмәсен барыр юлларына,

Намусына татар халкының.
3. VII-44.