Логотип Казан Утлары
Роман

РӨСТӘМ МАҖАРАЛАРЫ

 (Хыялый роман)
ЮГАЛУ
Бу озын хикәядә тасвир ителәчәк искиткеч вакыйгаларның төп каһарманы Рөстәм Асадуллинга 1942 нче елның язында 13 яшь тә тулмаган иде әле. Аның кинәт югалуы әтисе — химия укытучысы Һашим абыйны да, әнисе — география укытучысы Гайшә апаны да тирән кайгыга төшерде.
Рөстәм, гадәттәгечә, иртә белән дәрескә чыгып китте һәм шул китүеннән кайтмады.
Әбисе, аны көтеп, аш-су хәзерләде. Сәгать арты сәгать узды, ә Рөстәм һаман күренмәде дә күренмәде. Моңарчы, рөхсәт сорамыйча, һичберкая китеп йөрмәгән акыллы баланың болай озак кайтмый торуы әбине бик тә борчыды. Ул, телефон аша, улы Һашимга шалтыратты.
— Һашим улым, Рөст
әм юк ич, —диде ул.
Ничек юк?
Ни дип әйтергә дә белмим инде, улым. Сәгать 4 не сукты, ә Рөстәм...
— Юкка борчылма, әнкәй, кайтыр... Берәр түгәрәк утырышында калгандыр...
Һашим абый әнисен әнә шулай тынычландырды. Ләкин үзе шул ук минутта Рөстәм укый торган мәктәпкә шалтыратты. Директор аңа Рөстәмнең бүген дәрестә бөтенләй булмавын әйтте.
— Аңламыйм, — дип карады ата, — аның бит бер генә тапкыр да дәрес калдырганы юк иде...
— Әйе шул,—диде директор
, — үзебез дә шуңа гаҗәпләнәбез. Рөстәм Асадуллин безнең иң яхшы, иң тәртипле укучыларыбыздап санала. Сырхаулады күрәсең, дип уйладык.
Директорның борчылулы сүзләр әйтүе Һашим абыйны чы
н-чынлап пошындырды. Ул, Үз-үзен алдарга тырышып, Рөстәм өйдәдер инде, дин уйлады. Шулай да өйгә кайтышлый милиция бүлекләренә һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктларына керде. Ләкин Рөстәм турында бер төрле дә хәбәр ала алмады. Ашыгыч ярдәм пунктыннан чыгып китәргә торгапда гына, кемдер берәү телефон шалтыратты. Телефон трубкасын куйганнан соң, врач шоферга:
— Трамвай астында бала калган
, киттек, — дип кычкырды.
Һашим абыйның йөрәге «жу!» итте. Аның күз алдына ка
н эчендә сыкрап яткан Рөстәм килеп басты.
— Зинһар ми
не дә алып барыгыз! — дип врачка ялварды ул. — Рөстәмдер... үтенәм!
Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы бик кызу барса да
, Һашим абыйга акрын бара кебек тоелды. Ниһаять, алар Тукай урамына килеп җиттеләр. Һашим абый, җыелган халык төркемен ера-ера, яраланган бала янына йөгерде. Әмма бер кулы яньчелгән бала Рөстәм булып чыкмады. Һашим абый врачка булышты да, авыр уйларга чумып, өйгә юнәлде...
Бердән-бер улының кинәт юкка чыгуын кич белән Гайшә апа да белде. Ул, күз яше агызып, күршеләргә йөгерде, мәктәпкә чапты. Рөстәмнең дус-иптәшләренә барып кайтты, ләкин хәсрәтле ана «юк», «белмим», «күрмәдем» сүзләреннән башка сүз ишетмәде.
Тө
н тынычсыз узды. Ана, шылт иткән саен, ишеккә йөгерде, улым менә хәзер кайтыр инде, дип тәрәзәдән күзләрен алмады. Ата, «Рөстәм югала торган бала түгел, кайтыр»,— дип, хатынын һәм әнисен тынычландырырга тырышты. Гайшә апа «пүни булды минем алтыныма? үзе кайтып керерме? Әллә, менә улыгыз, дип аның үле гәүдәсен күтәреп керерләрме? Нишләргә? Кайдан эзләргә үзен?» дип, төн буе газапланды. Әле ары чапты, әле монда телефон шалтыратты.
Рөстәм беренче көнне дә, икенче көнне дә
кайтмады. Аның югалуы турында газеталарда белдерүләр басылды
, радио аша хәбәр бирелде. Рөстәмне табучыларга, яки аның кайда икәнлеген әйтүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, кайнар рәхмәтләр ышандырылды. Әмма юкка гына: Рөстәм үзе дә, аның турында куанычлы хәбәр алып килүче дә булмады.
Әйтергә генә ансат: күз алдында йөгереп йөргән бал
а кинәт, көпә-көндез, суга чумгандай, юкка чыксын имеш. Телләре кычыткан гайбәтче хатыннар бу турыда кеше ышанмаслык хәбәрләр дә таратып өлгергәннәр иде инде.


СЕРЛЕ БУКЧА
Бала югалуның өченче көнендә Гайшә апа, эштән кайтып керүгә
, өстәлдә Рөстәмнең китаплар букчасын күрде һәм шатлана-шатлана:
— Ул исән! Кайтты! — дип кычкырып җибәрде һәм букчаны күкрәгенә кысты.
— Кайда
иде? үзе нишләп юк соң? — дпп әби ана сораулар бирде.
Гайшә апа аптырап калды. Аның төсләре үзгәрде, аяк-куллары калтырый башладылар.
— Кайда иде д
ип мин үзем синнән сорамакчы идем, әнкәй. Менә сумкасы өстәлдә ята ич...
Гайшә апа букча эче
н актарырга кереште һәм:
— Кем китерде? — дпп әб
игә эндәште.
Әби кызының соравын әллә аңламады, әллә шаярта дпп уйлады, «берәү дә китермәде» дип җавап кайтарды.
Ничек инде «берәү дә»? Һашим кайткан идеме әллә?
— Юк, кызым, кайтмады, — диде әби — Сумканы мин яңа күрәм. С
ин керер алдыннан гына өстәл хәзерләп йөрдем ләбаса, нишләп күрмәдем соң?! Кереп чыккан кеше дә булмады... Үзең алып кайтып, әйтмичә торасыңмы әллә, кызым?
— Шаяртма инде, әнкәй, тизрәк әйт: кая качты?
Рөстәмнең ата-а
насын качып каршы ала торган гадәте бар иде. Гайшә апа шуны искә төшерде һәм, бүлмәдән-бүлмәгә йөреп, өстәл-кровать асларын, шкаф-комод эчләрен карады, хәтта ишек алдына да чыкты. Кызының «Улым! Улым! Рөстәм!» дип кычкырып йөрүен ишеткәч, әби түзмәде — елап җибәрде.
Нишләп шаяртыйм, кызым? — диде ул. — Кайтса, әйтмичә түзәр идеммени?
— Ә сумка... сумка кайдан килде соң?
Гайшә апа, бик мөһим әйберне исенә төшергәндәй, өйгә йөгереп керде, өстәл я
нына килде, букчадан нидер алырга теләп, кулын сузды. Әмма гаҗәп хәл: букча өстәлдә юк иде.
— Әнкәй, сумканы кая куйдың?
— Мин аңа тигәнем юк, кызым. Теге бүлмәгә алып кермәдеңме? Хәзер табарбыз...

Икәве дә букча эзләргә керештеләр. Байтак вакыт эзләгәннән соң, Гайшә апа үз-үзен тиргәргә тотынды. Бая букчаны карап бетерә алмавына ачуланды. Аның уепча, букчада Рөстәмнең кая киткәнлеген аңлаткан язу булырга тиеш иде.
— Кулымда тотып тордым ләбаса...
Ни хәл бу? Кая куйдым соң?...
Гайшә апа шу
ндый сораулар белән борчылып йөргән чакта, өйгә Һашим абый кайтып керде. Ул да букча эзләргә кереште. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, хатыны янына килеп утырды, аның йөзенә карады. Гайшә ханым шушы икн-өч көн эчендә аңа гаять ябыккан булып күренде.
— Бу кадәр өзгәләнмәс идең, сөеклем! — д
иде ул.—Рөстәмнең югалуына күңелем ышанмый. Елама! Интекмә! Нервларың какшаган синең. Рөстәмнең букча күтәреп дәрескә чыгып китүен мин үз күзем белән күрдем. Шул китүеннән ул кайтмады. Димәк, букча аңарда. Ә син кулыма тотып тордым, күкрәгемә кыстым дисең... мөмкинме бу? Гел шуны уйлап йөргәнгә күзеңә генә күренгәндер...
Һашим абый сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, Гайшә апа диваннан сикереп торды һәм: «Менә ул! Менә!» дип, өстәлгә ташланды. Гаҗәп хәл: букча өстәлдә иде.
— С
ин генә түгел, мин үзем дә акылдан язам ахырсы!—диде гаҗәпкә калган ата. — Кайдан бу? Әллә юкса без үзебез өстәлде яткан әйберне күрми тордыкмы?
Гайшә апа иренең сорауларын да ишетмәде, аның хәйран калуын да күрмәде. Ул, бөтен дөньясын онытып, букча эчен актарырга тотынды. Гүя, букча эченнән Рөстәм үзе килеп чыгачак иде. Дер-дер калтыраган куллар астында өстәлгә китаплар, дәфтәрләр, карандашлар төштеләр.


«ЭЗЛӘМӘГЕЗ МИНЕ!»
Букча эченнән игътибарга алырлык бер язу да чыкмады. Шулай да Гайшә апа, үз гомерендә очраган иң кыйммәтле әйберләрне караган кебек, улының китапларын, дәфтәрләрен бик җентеклә
п карап утырды. Рөстәмнең каләме дә хәзер аңа шундый кадерле, ул аны күкрәгенә кысып сөйде.
— Эх, бала, бала...
Эчтән уфтанса да, тыштан тыныч булырга тырышкан Һашим абый да китап, дәфтәр битләрен актарды. Химия китабын карап, уйга калды:
— Юк, булмас!—диде.
Гайшә апа а
ңа сорау бирде:
— Нәрсә «булмас», Һашим?
Ни турында сойлисең син?
— Бу кадәр тәртипле бала болай кинәт югалмаска тиеш, дим. Кара си
н алын китапларына, кара син аның дәфтәрләренә... берсендә бер кер-тап күрмәссең... Тукта, тукта... монда ниндидер язу бар.
Һашим абый химия китабы эче
ннән хат сыман бер язу алды. Гайшә апа «тиз бул!» дип язуны, үзе дә сизмичә, иренең кулыннан тартып алды һәм укый башлады.
Аерым кәгазьгә зәңгәр кара белә
н түбәндәге сүзләр язылган иде:
«Ми
н үземнең теләгемә ирештем. Хыял барлыкка килде. Яшәсен әби! Миндә хәзер кеше ышанмаслык искиткеч корал бар. Көчле мин, көчле! Кодрәтле мин! Кодрәтле!
Бары тик кечкенә булуым гы
на борчый. Ник мин дәү түгел? Нигә өч-дүрт ел элек тумаганмын? Эх, күрсәтер дә идем соң бу ерткыч фашистларга совет кешесенең көчен!
Әтинием мине югалганга хисапларлар. Елыйлар булыр һәм еларлар... Бичара ана! Миңа дип ул иртә белән сөт өсте хәзерләр, әмма мин булмам. Өсте ачылгандыр дип төнлә белән минем кровать янына килер, әмма мин булмам. «Елама, әнкәй, мин исән дип кычкырасым килә минем. «Эзләмәгез мине — барыбер таба алмассыз!» диясем килә минем.
Кызык шул: ми
н бар да, юк та.
Туга
н йорттан аерылуы авыр. Ләкин нишлисең?.. шулай инде».
Ата-апа бу сүзләрне кабат-кабат укыдылар, һәрбер сүзнең серенә төшәргә тырыштылар.
Ни өчен монда «яшәсен әби!» дип язылган? «Мин бар да, юк та» сүзләрен ничек аңларга? Нигә үзеп мин көчле, кодрәтле дигән? Нишләп «эзләмәгез мине — барыбер таба алмассыз» дип язган? Сораулар күп, тик җавап табуы гына кыен иде.
Гайшә апа иренә ялварды:
— Аңлат,
Һашим, ни бу? Нинди язу? Әллә юкса... Сорарга да куркам инде... Акылдан яздымы? Бигрәк күп укый иде шул. Русча, немецча, татарча сөйләшә иде. — Гайшә апа күз яшен сөртә-сөртә тагын әлеге язуны укырга кереште.
Һичнәрсә аңламыйм, — диде ата, — башым эшләми башлады. Ләкин йөрәгем сизә: ул кайтачак, исән кайтачак.
— Си
н гел шулай дисең, ә ул бәлкем хәзер газап чигә торгандыр. Тамагы ачтыр... Өстен-башын чишендергәннәрдер... Үзен хур итеп ташлаганнардыр... Я, ник дәшмисең? Тик торып булмый бит... Нишлик?
Бу сорауларлы тыңлаганда ата «балалар үстерүе никадәр читен» дип уйлый иде. Баласын югалткан ананы тынычландырырга сүз тапмады ул. Чөнки үзе тынычсыз иде. Рөстәм югалганнан бирле Һашим абый үзе дә бик ябыкты. Болай да озын буйлы кеше ул тагы
н да озынайгандай булды. Яңаклары суырылды.

Гайшә, Хәзер мин милиция идарәсенә барам. Анда ярдәм итәрләр. Менә бу язуны да күрсәтермен. Эзләү, эзләтү чараларың күрерләр. Бәлки...
— Нәрсә «бәлки»?
— Бәлки Фронтка киткәндер.
— Рөстәмме? Унөч яшьлек баламы?
— Әйе, Гайшә, си
н моңа гаҗәпләнмә. Бер көн мин аны Гали абый докладына алып барган идем. Ул анда балалардан оешкан партизаннар отряды турында тыңлады. — Аннары үзең дә беләсең: сугыш белән бик кызыксына иде.
Илаһым! Кайсы пәри хатыны тудырды бу Гитлерны? Бөтен кайгы-хәсрәтләребезгә шул немецлар сәбәп.

— Ана күзләре яңадай язуга төштеләр:

— Соң нишләп фронтка киттем дин язмаган? Юк, фронтка түгел. Фронтка булса, күптән тотып кайтарган булырлар иде инде...
Һашим абый милиция идарәсенә китте. Ул анда
иң авыр, иң чуалчык эшләрне дә ерып чыга ала торган зур начальникны күрде. Аңа Рөстәмнең язуын күрсәтте, серле букча турында сөйләде, ата-ананың кайгы-хәсрәтен аңлатты.
— Әйе
, — диде начальник, язуны укып, — серле! Кайчан югалды?
— 29 нчы майда.
— Димәк, бүген дүртенче көне икән инде. Ә бу язуны кайчан таптыгыз?
— Бүген.
Начальник өстәл кырыендагы кнопкаларның берсенә басты. Кабинетка күзлек кигән икенче бер
начальниксыман милиционер керде.
— Иван Петрович
, диде аңа «икән начальник,— ашыгыч эш бар. Менә шушы язуның кайчан һәм нинди хәлдә язылуын белергә кирәк. Аны менә бу иптәшнең юкка чыккан унике-унөч яшьлек улы яза. Эчтәлеге авырайдылар. Өч-дүрт көн инде, кырынганы юк — картаеп китте. — Я, ник дәшмисең? Гайшә апаныңсоравы аны сискәндереп җибәрде. — Кеше югала торган ил түгел бу
турында үзегезнең Фикерегезне язарсыз. Бүген кич унда миңа тапшырырсыз.
— Тыңлыйм, ИПТӘШ начальник!
Күзлекле милиционер чыгын китүгә, өлкән начальник Һашим абыйга борылды:
— Бу эш белән мин үзем шөгыльләнәчәкмен. Балачак пр
иключениеләре дисәм, хата булыр төсле. Шунсы ачык мәгълүм ки, улыгыз исән, тап-таза һәм табылыр.
Начальник, нидер уйлагандай.
Бераз дәшми торды. Урыныннан кузгалды һәм тагын сүз кушты:
— Рөхсәт итсәгез, мин үзем сезгә барып чыгар идем.
— Рәхим итегез! — диде Һашим абый.
Начальник аңлатырга ашыкты:
— Зинһар: тентү-фәлән дип уйлый күрмәгез...
Һич юк! Мине Рөстәмнең өстәле, китаплары кызыксындыра. Бер уңайдан әлеге серле букча белән дә танышырмын. Иртәгә иртә белән сигездә мөмкинме?
— Иртәгә якшәмбе бит? Әйе
, якшәмбе. Мөмкин, керегез. Үзем дә, хатыным да өйдә булырбыз.


ӘБИ ӘКИЯТЕ
Моннан берничә ай элек, кышкы салкын күннәрнең берсендә
, Казанга Рөстәмнең әбисе килде. Анын килүен Рөстәм түземсезләнеп көтте. Кадерле кунакның кайчан килергә җыелуын ишеткәч тә, Рөстәм календарьда билге ясап куйды, һәм көн саен иртә белән:
— Тагын биш кенә көн калды, тагын дүрт кенә көн калды! —дип әйтә торды.
Әби календарьда билгеләнгән вакыттан бер көн элек килде. Рөстәм моңа шатланды да
, борчылды да. Әбисен ул каршы чыгып алырга теләгән иде. Ә әби Рөстәм югында, Рөстәм кинода чакта килеп төште.
Әби а
ңа ап-ак җылы оеклар, ап-ак җылы киез итекләр, куян тиресеннән тегелгән ап-ак бүрек, ап-ак бияләйләр һәм бик күп итеп чикләвек алып килгән иде.
Шәфкатьле әбисен Рөстәм элек-элек тә күргә
н иде. Үткән елны ул бөтен җәйне аның белән бергә авылда уздырды. Ләкин ул чакта әби дә, Рөстәм үзе дә әллә ничек бер-берсен аңламыйлар, сөйләргә сүз тапмыйлар иде. Ә хәзер... хәзер бөтенләй башка. Рөстәм дәресләрен хәзерләп бетерүгә, әби аңа һәр кич төрле-төрле көйләр җырлап җибәрә. Рөстәм башта әбинең җырлау рәвешен генә ярата иде, хәзер ияләшкәч, аның көйләрен дә ярата. Моңлы итеп җырлый ул!
Шундый күңелле әбиеңне
ничек яратмыйсың ди? Ярата, бик ярата Рөстәм аны! Ашка яки чәйгә утырганда, Гайшә апа беренче тарелканы, беренче чынаякны балага куя иде.
— Әбигә,
әүвәл әбигә! — дип, кычкыра башлады Рөстәм.
Ярата, бик ярата Рөстәм а
ны! Хәтта ул мәктәп буфетыннан алынган конфет, прянник- лардан да аңа өлеш чыгара. Ә әкиятләре ни тора әбинең! Нинди матур сөйли ул аларны... Тыңлап туйгысыз! Андый әкиятләрне Рөстәм китапларда да укыганы юк әле.
Кышкы кичләрнең берсе иде. Гайшә апа белән Һашим абый Академия театрына спектакль карарга киттеләр. Өйдә Рөстәм бел
ән әби генә калдылар. Шул кичне Рөстәм яңа әкият тыңлады. Әби аны бик тәмләп, бик озын итеп сөйләде. Аның кыскача эчтәлеге менә болай иде:
...Абага — карап торырга гап-гадп үсемлек.
Исе дисәң — хуш исе юк, яфрагы дисәң — яфрагы да әллә ни түгел. Ләкин шул абаганың искиткеч бер хикмәте бар. Абага чәчәк атмый, диләр. Ялганлыйлар! Ата икән. Мең вә миллион абагалар арасында бер абага очрый, ди, менә шушы күп абагалардан сирәк очрый торганы яз көне, җиде төн уртасында, ике-өч секундка чәчәк ата, ди. Ул чәчәк атканда яшен яшьни, күк күкри, җен-пәриләр чыга, кара урман яктыра, ди. Бу вакыт абага шундый матур була, ди, аның йолдызлардай янып торган чәчәкләреннән күзләр чагыла, ди, аннан таралган хуш истән башлар әйләнә, ди.
Абага чәчәген өзеп, телләре астына кыстырырга өлгергән кешеләр кеше күзенә күренмәс хәлгә киләләр, ди. Дөньяда тереклек булганнан бирле тылсымлы абага чәчәген
өзеп, кеше күзенә күренмичә йөрергә теләүчеләр бихисап күп булган, ди. Ләкин андый абаганы табуы кыен икән. Кайберәүләр, илдән-илгә йөреп, бөтен гомерләрен әнә шундый абаганы эзләп уздырганнар. Әмма юкка: я таба алмаганнар, я аның чәчәк аткан вакытына туры килмәгәннәр, я чәчәк аткай чакта яшен яшьнәүдән, күк күкрәүдән, җен-пәриләрдән куркып, яктылык нурлары сугудан үлгәннәр.
Менә шуннан соң кешеләр абагадан ваз кичкәннәр, абага чәчәк атмый, дип йөри башлаганнар. Әмма ул чәчәк ата икән. Бары тик аның чәчәк ату вакытын туры китерерлек бәхетле, аның чәчәген курыкмыйча озә алырлык батыр йөрәкле кеше гепә юк дисәм, хата булыр...
Борын-борын заманда андый бәхетле, андый гайрәтле бер кеше булган икән, ди. Ул бихисап вакыт кеше күзенә күренмичә йөргән,
ди. Эх, менә хәзер булсын иде ул кеше! Адәм ашаучы немецларны берәм-берәм тоты
п ярсын иде ул кеше!
Шуннан с
оң әби Рөстәмгә абага чәчәген езә алган батыр турында әкият сөйләде. Ай арты ай узды, әби авылга кайтып китте. Ә абага турындагы әкияте аның мәңге онытылмаслык булып Рөстәмнең хәтерендә калды.


ЯЗ ҖИТКӘЧ
Абага турындагы әкият Рөстәмнең холкы
н да, тормышын да бөтенләй үзгәртеп җибәрде. Әкият аңа шул чаклы нык тәэсир итте ки, ул гел шул хакта гына уйлап йөри башлады. Аның абага чәчәген өзеп алырлык батыр буласы килде. Ул элек тә күп укый иде, хәзер исә, китапка тагын да ныграк ябышты. Көтепханәгә китаплар алмаштырырга барса, аның үтенеп сораганы бер генә була: батырлар турындагы, табигать турындагы китап. Калын-калын романнарны укып чыкты ул. Робинзоннар, Юлбарс тиресе кигән витязьләр, үз йөрәген фәкел иткән Данколар, Әбугалисинәләр, диңгез аслаларында йөзгән капитаннар, айга очкан инженерлар, кеше күзенә күренмичә йөргән химиклар хакында нинди генә романнар укымады ул. Ләкин маҗаралары белән баш әйләндергән иң кызыклы китаплар да абаганы истән чыгара алмадылар. Киресенчә, яхшы әсәр укылган саен, абага тагын да тирәнрәк, тагын да көчлерәк дулкынландырды аны, Хәтта төшенә дә керә башлады ул. Абага чәчәге турында хыялланып йөри-йөри Рөстәм үзен фронтта, сугыш мәйданында итеп хис кылды һәм язны көтте.
Яз җитү белән Рөстәм бакчаларга, урманнарга, рус-татар каберлекләренә йөри башлады. Шул ук вакытта ул үз-үзен курыкмаска да өйрәтте. Ата-анасы элек аны өйдә ялгызын гына калдырмыйлар иде. Театрга, я җыелышка китә калсалар, өй сакларга Рөстәм янына кеше чакыралар иде. Рөстәм үзе дә шуны тели иде. Тора-бара ул бөтенләй курыкмый башлады.
Әти-әнисе кич белән кая да булса китәргә җыенсалар, «берәүне дә чакырмагыз, үзем генә калам!» дияргә өйрәнде.
Ул, өндә япа-ялгыз калып, үзенчә күнегүләр ясады. Утларны сүндереп, сәгатьләр буенча караңгыда утырды, тө
н уртасында ишек алдына чыгып торды.
Май башында әби кунакка килде. Әбине күреп алу белән Рөстәм «бәхетем килде» дип уйлады. Шатлыгына чик юк иде аның.
Май а
е уртасы иде. Рөстәм урманга китте. Ул анда җир астыннан бәреп чыккан ямь- яшел хәтфә үләннәргә сокланып карап йөрде; кыга көне туңып, яз көне яңадан терелә башлаган урманның сулыш алуын тыңлады. Ул икенче көнне дә кич белән урманга барды. Яшел чирәмгә ятып, күкне күзәтте: кояш баюына карап моңланды. Эңгер-менер вакыты җитте. Ләкин Рөстәм кайтмады: үзенең курку-курыкмавын сынарга теләп, тәмам караңгы төшкәнче урманда йөрде һәм, курыкса да, курыкмаска тырышып, бу беренче сынауны яхшы уздырды.
Абага чәчәге турында хыяллану Рөстәмне ялгызлыкка өйрәтте.
Әмма дәресләренә зарар китермәде ул: элеккечә тырышып укыды, алдынгы укучылар рәтендә барды. Бары тик дус-ишләре белән генә сирәк очраша торган булды. Берәрсе урамга уйнарга чакырса, олыларча:
— Уйнауда мени хәзер баш! Күрәсең ич
, сугыш... Муеннан эш. Юк, бара алмыйм,—дип җавап кайтара иде.
Агачлар күптән яфрак ярдылар. Дөньяга хуш ис, яз исе җәелде. Үсемлекләр, кояшка карап, чәчәк атарга хәзерләнделәр. Шәһәрдә кошлар сайравы ешайды.
— Ашыгырга кирәк!
диде Рөстәм үз-үзенә.
Рөстәм төн уздырырга урманга китте. Моңа ул берничә көн алдан хәзерләнде. Аның кесәсендә кайралган үткен пәке, бер сызуда кабына торган чакма ташы, алда
н ук агач төбенә илтеп күмелгән сухарилары һәм кружкасы бар.
Ул, үзен әллә гаепле санаганга, әллә булачак вакыйгаларны сизгәнгә, соңгы көннәрдә үзен авыру баладай, назлы тотты. Китәсе көнне таңда ук уянды. Аяк очларына гына басып тышка чыкты, битен юды
, өс-башын киенеп, дәресләрен карарга утырды.
— Нишләп бик ир
тә тордың, улым?
Ананың ягымлы тавышы аның уйларын бүлде.
Йокым туйды, әнкәй.. Әткәйне уятыйммы? Сәгать 7 инде.
— Уят, улым, уят.
Рөстәм әтисен уятты, электрик плитага чәйник куйды, куанычлы хәбәрләр булмасмы, дип радионы җибәрде. Яңадан әтисе янына кереп, аңа киенергә булышты. Күлмәк якасын рәтләгән булып, әт
исен кочаклады да, әнисе янына йөгереп килде һәм, гаепле баласыман ояла-ояла аны сөяргә кереште.
Гайшә апа:
— Авырыйсыңмы әллә, улым?
Йөзләрең никтер кызарган, — дип аның маңгаеннан үпте, күкрәгенә кысып сөйде.
Рөстәм мәктәпкә әтисе белән бергә чыгып китте. Алар артыннан ишек бикләргә чыккан әбигә ул яңагын сузды һәм:
— Әбекәй, уңыш теләп үп мине! — диде.
Ура
м чатында ул әтисеннән аерылды, ләкин мәктәпкә таба борылмады, эре-эре атлап урман ягына юнәлде.


Яз көне сез урманда булсагыз иде, хозур кылып шунда йөрсәгез иде! Рәсәй урманнарының үзләренә хас хуш исе һәм матурлыклары бар. Авыз тутырып, тулы тавыш белән «һу-һу-һәй!» дип бер кычкыруы ни тора!
Карлар күптән эреп беткәй, агачлар күптән яфрак ярганнар, аяк астын котырып үскән куе үлән каплаган. Җилдә җилфердәгән ефәк шәл чукларыдай, яшь яфраклар арасында иртәнге кояш нурлары уйныйлар. Дөньяга сулап туйгысыз татлы һава, иснәп туйгысыз ямь тарала. Дөнья керен әле күрергә өлгермәгән ямь-яшел яфраклар акрын тирбәлеп баш ияләр, әйтерсең лә алар кояшка җыр җырлыйлар. Табигать җырчылары — сандугачлар сайравы ишетелә. «Яшәү никадәр гүзәл!» дигән сыман, алар илаһи бер моң белән язны каршылыйлар, табигатьне яшәртүче кояшка һәм язга мәхәббәт укыйлар.
Рөстәм башта, ни өчен килгәнен онытып, матурлыкка, сандугачлар сайравына хәйран калып, «һу-һу-һәй!» дип урман яңгыратты. Рус теле укытучысы кичә генә Брянск урманнары турында сөйләгән иде, андагы партизаннарның эшләре, тормышлары белән укучыларны таныштырган иде. Гитлерчылар сугыш ачмасалар, кешеләр табигать кочагында, менә шушындый гүзәллек диңгезендә нихәтле ләззәтләнерләр иде. Рөстәм дә һәр атна саен ата-анасы белән бергә урманда бәйрәм ясап йөрер иде. Ә хәзер нәрсә? Бөтен халык эштә. Урманда, Рөстәмнән башка, һичкемне күрмәссең... Сугыш шул, сугыш!
Сугыш турында уйлау абага чәчәген хәтерләтте. Рөстәм агач ботагына букчасын элде һәм абагалар эзли башлады. Ул бик күп абага тапты. Ләкин кайсысы чәчәк ата аның?.. Менә монысымы, тегесеме, әллә әнә андагысымы? Шулай сайлап, эзләнеп йөри-йөри, Рөстәм кич җиткәнне сизми дә калды. Ул, арып, җиргә ятты — тәнгә салкын йөгерде. Димәк, болай ярамый, урын әзерләргә кирәк. Ул күп итеп үлән йолыкты, ботак-сыныклар җыйды һәм куе итеп үскән агач тармаклары арасында үзенә оя ясады.
— Менә шәп булды! — диде ул, шунда менеп.— Елан да чакмас, бүре дә тимәс, йокыга талып абага чәчәген дә күздән ычкындырмам.
Якында гына салкын чишмә бар иде. Рөстәм шунда барып туйганчы су эчте, сохари ашады һәм яңадан агач башына менеп утырды. Күзләре талганчы абагаларга карап торды. Кырын яткан урыны җайсыз булса да, үзен бишектәгедәй хис итте. Көчәйгән кичке җил аны тирбәлдерде, кошлар аңа бишек җыры көйләделәр. Көне буе йөреп арыды, күрәсең... Чүгез.., Чү, кошлар!.. Тын кал... урман... туктагыз, җилләр, сез дә исмәгез: Рөстәм йокыга талды.
Ләкин ул бик тиз уянды. Соңга калдым, ахры, дип, ачуыннан еларга җитеште. Ашыга-ашыга агач башыннан сикереп төште. Эңгер-меңгер вакыты аңа сызыла-сызыла таң аткан күк тоелды. Урман караңгылыкка чумгач кына, ул бераз тыныч хәл алды.
Нәрсәдер кыштырдаган тавыш ишетелде, кемдер мышнаган төсле булды. Күзләргә, утлы күмердәй, яктылык чагылды, ул бер сүнде, кабынды, яңадан сүнде. Рөстәмне курку басты. Ул, үз-үзен тынычландырырга теләп, курыкмыйм, барыбер курыкмыйм, дип пышылдады, ә үзе, тотып алмасыннар дигәндәй, ашыгып-тырмашып, агач башына үрмәләде.
Рөстәм озак көтте, ләкин абага чәчәк атмады. Таң алдыннан ул яңадан йокыга талды. Кояшка җылынган хәтфә яфраклар аның йөзеннән үптеләр, колак артын кытыкладылар. Рөстәм төш күрде һәм яфраклар шаяруын әнкәсенең иркәләп сөюе дип уйлады.
Уянгач та, өйгә кайтып китәргә теләде. Абагаларны күрү аны бу уеннан туктатты. Алар аңа нидер әйтәләр,   Рөстәмнән   көләләр   кебек   тоелды.   «Куркак  ул, шүрләде,— диләр бугай,— курыксаң, бар кайт, куркаклар безгә кирәкми. Бүген төнлә без чәчәк атачакбыз»,— диләр сыман алар.
Абагаларны күрмәс өчен, Рөстәм аларга арты белән борылды. Күз алдына әнисе килеп басты. «Кайт, улым! Ник кайтмыйсың? Без сине кичә көттек»,—дип эндәшә, чакыра төсле. Рөстәм уйга калды. Ярый, кайтты ди ул. «Ә кайда кундың?» —дип сорасалар, ничек җавап бирергә? Алдаргамы? Иптәшемдә кундым дияргәме? Сөекле әнкәсенә ялган сөйләргәме? Юк. Рөстәм ялганлый алмый. Ялганлый башласа, аның йөзе кызара һәм барыбер тотыла. Ярый, ата-анасына ялганламады— дөресен сөйләде ди... Ә мәктәптә ни дип әйтер? Юк, юк, ни булса — шул булыр: кала ул, тагын бер төнгә урманда кала.
Рөстәм салкын чишмә янында учак якты, чәй кайнатып, тамак ялгарга утырды.
— Эш шәптән түгел!—диде ул, азыгын карап.— Туйганчы ашасам — бер ашауда бетерәм, азлап ашасам — өч ашауга җиткерәм...
Сохариларны ул өчкә бүлде, шуның бер өлеше белән иртәнге ашны уздырды. Аннары дөрес бүлмәдем, артыграк калдырдым бугай дип, теге ике өлештән янә бер өлеш чыгарды. Чәй-шикәре юк иде, кружкага чәй урынына җиләк яфраклары салды, шикәр урынына тагын сохари алды.
Көн аңа гаҗәп озын тоелды. Салкын чишмәдә булу да, абагалар янында утыру да, кошлар сайравын тыңлау да аның күңелен күтәрә алмадылар. Мәктәбен сагынды. Төн тизрәк җитсен иде ичмасам! Инде бүген дә абагалар чәчәк атмаса, ул бу урманга моннан соң мәңге аяк басмаячак.
Төнне тыныч каршылау һәм тизрәк каршылау өчен Рөстәм йокларга ятты. Ләкин йоклыйсы килмәде. Әтисе аңа, йокы алмаганда, күзләреңне йом да ике йөзгә хәтле сака дия иде. Рөстәм күзләрен йомды һәм, сузып-сузып, берәү, икәү, өчәү... дип санарга тотынды.

 

Ул уянганда, кич якынлашкан иде инде. Уяну белән тәнендә ниндидер бер татлы рәхәтлек сизде. Кулларын-аякларын сузып, тәмләп киерелгән иде — дөп итеп җиргә төште. Имгәнү-фәлән булмады, шулай да бераз
җайсыз төште булса кирәк, чишмә янына чатанлап барды. Салкын су йокыны таратты. Ашыйсы килеп китте. Аз-азлап кимерә-кимерә, актык сохарилар да юкка чыктылар.
Урман акрынлап караңгылыкка чумды. Бу вакыт Рөстәм абагалар янында иде инде. Әбисе аңа абага җиде төн уртасында чәчәк ата дигән иде. Яз көне, төннәр кыска чакта, җиде төн уртасы кайвакыт була икән? Теләсә кайчан булсын — барыбер түгелмени? Бу төнне Рөстәм йоклау түгел, күзләрен дә йоммаячак.
Шулай уйланып утырганда, тәнгә салкынча җил бәрде. Кайдадыр күктә каргалар чарылдады. Каты итеп күк күкрәде. Яшен яшьнәп, кара урман аша яп-якты тасма сызылып үтте. Ояларына ашыккан җәнлекләр чинавы ишетелде. Төнге янгын вакытында була торгандай ал яктылык җәелде.
Рөстәмне курку алды. Әмма аның куркуы кызыксыну, хәйран калу белән катнаш иде. Шуңа күрә урманнан качу, кая булса да югалып тору Рөстәмнең башына да кермәде. Моңарчы һичкайда күрмәгән, ишетмәгән дәһшәтле гүзәллекне татудан туган хис иде бу. Агач яфраклары һәм үсемлекләр, алтынга манчылгандай, ялтырап яна башладылар. Бөтен әйләнә-тирә иснәп туйгысыз хуш ис белән тулды. Бер сүнеп, бер кабынып торган яшен яктысы күзләрне чагылдырды. Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант кашларыдай җем-җем итеп торган чәчәкләр күрде. Күз ачып, күз йомганчы, алар шундый үстеләр, чәчәктән яуган нурлар яктылыгында үлән арасына төшкән кечкенә генә инәне дә табарга мөмкин иде. Рөстәм бу тылсымлы чәчәкләрне ашыга-ашыга өзәргә тотынды. Аңарда комсызлык туды: тел астына гына кыстыру түгел, ул аларны учлап-учлап авызына тутырды һәм чәйнәми-нитми йота барды. Хәер, чәйнәргә кирәк тә түгел иде, чәчәкләр авызга эләгү белән, пешеп өлгергән җиләктәй, эределәр һәм үзләреннән-үзләре югала бардылар.
Шуннан соң нәрсә булганын Рөстәм хәтерләми. Аның башы әйләнде: ул,  хәлдән таеп,  җиргә егылды.

 

КЕМ СОРЫЙ?
Абага чәчәкләрен ашаганнан соң Рөстәм белә
н ул үзе дә аңлый алмаган хәл булды, һәрбер үсемлекнең, һәрбер гөл-чәчәкнең кеше әле өйрәнеп җитмәгән хосусияте бар. Әгәр дә фән, гыйлем табигать биргән барлык әйберләрнең дә серләренә төшенсә иде, электрик утлар, радио аша рәсемнәр тапшырулар, диңгез асларында корабларда йөзүләр генә түгел, хәзергә хыял җитмәслек могҗизалар туар иде. Шундый заман килер, зур-зур шәһәрне ел буена җылытырга бер каен агачындагы көч җитәчәк, хәзергә фән күзе төшмәгән нинди дә булса гап-гади үлән кешене картлык үлеменнән коткарачак, кешене үлемгә алып барган ютәл авыруыннан азат итәчәк...
Рөстәм белми калды: төн буе яңгыр яуды. Ләкин яңгырның да, яшен яшьнәүләрнең дә абагага һичбер бәйләнешләре юк иде. Абага чәчәкләренең тәэсире аш казаны аша Рөстәмнең бөтен тәненә таралды, яшь тәнгә үзгәреш кертеп аны
изрәтте, йокыга талдырды. Рөстәм бер тәүлектән артыграк йоклады. Уяну белән ул үзен шундый рәхәт, шундый җиңеләеп киткәндәй хис итте ки, урманнан ничек чыкканын да сизми калды. Ләкин күтәренке кәеф озакка бармады. Инде өйгә ничек кайтып керергә? Тамак ач, өс-баш чыланган. Шул абага артыннан җенләнеп йөреп, нихәтле дәрес калдырылды. Укытучы абыйларга нәрсә әйтергә? Пионер була торып ялганларгамы? Әбиләр әкиятен тыңлап, могҗиза эзләргә урманга бардым, урманда яшәдем дияргәме? Шуны сөйлән кеше
көлдерергәме? «Б» классындагы Өтер Вәли бигрәк тә рәхәтләнер инде: «ышанмагыз, малайлар шуның сүзенә. Вечно мактана ул! Урманда кундым дип ялганлый. Әбисе кочагында чикләвек ашап яткан ул!» — дип көләр. Хурлыгы ни тора! «Чынлап та
, үзең абага чәчәкләрен ашадым дисең, ә үзен күренәсең... Ничек инде ул алай?» — дип бүтән малайлар да тенкәгә тиеп бетәрләр. «Эх, әби, әби, сине тыңлап юләргә калдым!» Бу сүзләрне Рөстәм чын-чынлап әрнеп әйтте. Өйгә кайтып кергәч тә, ул иң элек әбине күрер, җен-пәриләреңне күрмәдем, абага чәчәгеңне учлап-учлап ашадым... ашасам да үзгәрмәдем: күрәм дә. күренәм дә», — дип ачынып сөйләр.
Бу вакыт Рөстәм трамвайлар туктала торган урынга килеп җиткән иде
инде. Жәяү байтак киленде, килә-килә өс-башы да кибәргә өлгерде. Почмакта портфельле бер иптәш басын тора иде. Рөстәм аның янына килде һәм:
— Абый, сәгать ничә?—дип сорады.
— Рөстәмнең соравы портфелле иптәш
не сискәндереп җибәрде. Ул як-якка борылып карады, күзләрен уды, кул сәгатенә күз салды һәм сөйләнә-сөйләнә китеп барды:
— Сәгать сигез... Ә кем сорый — белмим... Колагыма шулай чагылды, күрәсе
ң...
Рөстәм шатлыгыннан нишләргә белмәде. Сикерәсе, би
исе килде. Димәк, әби ялганламаган, хыял чынга әйләнде. Димәк, Рөстәм чынлап та күзгә күренмәс кеше булды. «Мөгаен шулай микән? Теге иптәш сукыр түгел идеме?— дип Рөстәм трамвай вагонына асылынган ике малай янына йөгереп барып, дәверәк күренгәненең борынына чиертте. Чиертү яхшы ук каты булды күрәсең, малай:
— Нишләп с
ин, Кылый, тик торганда борынга чиертәсең? Кутырым барын оныттың- мени? — дип юлдашына акырды һәм чалт итеп аның яңагына сукты.
Рөстәмгә бу кызык тоелды. Башланган кыйнашта ул әтәчләнгән шук малайны җиңәргә булышты. Борын эчендәге кутырмы шакшылыктан күреп, янә бер тапкыр авырткан борынга чиертте.
Димәк, дөрес! Малайлар да аның күрелмәс кеше булуын расладылар. Ул өйгә кайтырга ашыкты. Ләкин өй эчтән бикле иде. Гәрәзәдә
н карап әбисен күрде. Рөстәм башта тәрәзә чиертергә дә, «әби, ач!»—дип кычкырырга уйлаган иде, ләкин бу фикереннән тиз кайтты, бик ашыйсы килсә дә, ишек ачылганны көтәргә булды. Озак торып та көтә алмагач, ишек дөбердәтте.
— Кем бар?
Рестәм тиз таныды: әби тавышы иде бу.

Инде кем дип җавап кайтарырга? Ул аптырач калды. Бераз дәшми торганнан соң, тавышын үзгәртеп эндәште:
— Бу мин, мәктәптән килгән идем... Рөстәм кайтмадымы?
— Юк
, бәбкәм, юк. Кайтмады. Кем буласың? Атың ничек?
Әби ишек ачты. Шул арада Рөстәм өйгә кереп китте.
— Ай алла
, — диде әби, — кай арада күздән югалды...
Ишек ачып та, сораучыны күрмәгәнгә гаҗәпләнеп
, сөйләнә-сөйләнә, Рөстәм басып торган бүлмәгә әйләнеп керде. Нәрсәдер карады да, яңадан чыкты, тагын керде. Ул йомышын — эшлисе эшен онытты. Рөстәм, әби чыгып китүгә, шкаф тирәсендә актарына башлады. Икмәккә май якканда, кулыннан пычагы зыңгылдап идәнгә төшеп китте. Тавышка Әби керде һәм идәндә яткан пычакны алып куйды.
— Күселәр ияләшә башлады ахырысы. Мәче алып кайтырга кирәк.
Рөстәм әбинең бу сүзләреннән чак кына кычкырып көлеп җибәрмәде. «Мин ашаган майны да күсегә сылтарлар микән»,
дип ул туйганчы ашады. Кухняга чыгып, әбинең күз алдында йотлыга-йотлыга су эчте. Чүмечне куйганда янә тавыш чыгарды. Әби табагач алды һәм өстәл астына иелде:
— Ышыту ышыт, нәләт суккырлары!
Рөстәм, кычкыры
п көлмәс өчеи, телен тешләде. Өстәл артына утырып, әлеге мәгълүм язуны язды. Аны китап эченә салды да, дәресләрен карарга кереште.
Гайшә апа кайтып кергәндә букча өстәлдә я
та иде. Ул шуңа ташланды. Рөстәм утырган урыныннан сикереп торды, әнкәсенең муенына сарылырга, йөгереп барып әнкәсен кочарга, күп-күп итеп үбәргә теләде. Ләкин аяклар тыңламадылар. Ул баскан урынында катып калды. Рөстәм үзенең нинди авыр хәлдә калуын хәзер генә аңлады: димәк, әнисе алы күрми һәм күрмәячәк. Рөстәм аның кайгы-хәсрәтеп тыңлар, аның елап утыруын күрер, ул йоклаган чакта аның янына барыр, үбәр дә бәлки. Әтисе белән дә, әбисе белән дә шул ук хәл булыр. Ә алар Рөстәмлне юк дип йөрерләр...
Гайшә апа ишек алдына чыгып «улым, улым» ди
п Рөстәмне эзләп йөргән чакта, Рөстәм үзенчә бер карарга килде: китәргә булды. Өйдә калса, аңарда әти-әнисен кызгану хисе өстенлек алачак. Аны фронт көтә, башлары киселми калган немецларның башларын кискәләргә кирәк. Ул букчасын алды һәм ишеккә таба атлады. Нәкъ шул чакта
әнисе кайтып керде, букчага дип өстәлгә кулын сузды. Мәгълүм ки, букча озак табылмый торды. Рөстәм, ата-ананың тирән хәсрәтләнүләренә түзә алмыйча, букчаны өстәлгә китереп куйды. Баягы язу килеп чыккач, Рөстәм аны ник язганына үкенде. Аны букчада онытып калдыруына ачуланды. Инде эзләү башланачак, кирәкмәгәнгә йөрүләр китәчәк, бик ихтимал, Рөстәмгә дә комачаулык ясарлар. Ә эзләүдән ни файда? Барыбер таба алмаячаклар ич... Тапсалар ни? Менә бит ул аларның яннарында басып тора... Күрмиләр генә! Әйе, ата-ана өчен, бүтәннәр өчен хәзер ул бар да, юк та.
Бу хәл Рөстәмне ки
нәт олыландырып җибәрде. Болай да акыллы иде ул, зурлар сүзенә колак салырга ярата торган иде. Хәзер исә, тагы да үсте, җитдиләнде, искиткеч вакыйга аның үзенең дә искиткеч булуын таләп итте. Рөстәм үз язмышын үзе хәл итәргә тиеш икәнлекне анлады һәм зурларча акыл йөртә башлады.
Рөстәм дә әтисе белән бергә милиция идарәсенә барды. Ул анда Һашим абый белән өлкән начальникның сөйләшүен тынлап утырганда, табигать алдында кешенең никадәр көчсез җан икәнлегенә гаҗәпләнде. Ул менә үсмер бала гына әле, әмма табигатьнең юмартлыгы нинди көчле итте аны. Инде нишләргә? Хәзер үк эшкә керешергәме? Рөстәм бит гитлерчылар тарафыннан җәберләнгән Ватаны турында, таш диварларга бәрелеп үтерелгән балалар турында уйлап йөреп шушындый зур көчкә ия булды. Димәк, китәргә, кичекмәстән фронтка китәргә кирәк. Аның бурычы хәзер — дошман тылына күчү, эләккән бер фашистны кисү, үтерү, кыру. Шулай эш иткәндә, көн саен ничә фашист солдатын үтереп була икән. Йөзне, ике йөзне... Ә аның болай күренми йөрүе озаккамы барыр? Бәлки, ул иртәгә үк элекке хәленә кайтыр? Фронтка да барып җитәр, күренә дә башлар, дошман аны бер минут эчендә юк итеп ташлар һәм ул, Рөстәм, үч ала алмыйча калыр. Сөйләшәсе иде, берәр галим белән киңәш итешәсе иде. Ләкин ул галимне кайдан табарга?
Әтисе белән Рөстәм дә өлкән начальник яныннан чыкты. Инде кая барырга? Өйгә кайтса, ата-анага карап торып эч пошачак. Кызгану аның көчен, дәртен басачак, ә аңа хәзер нык ихтыярлы, батыр булырга кирәк.
Шулай уйланып кайтканда, ул әтисеннән бераз артта калды. Унике-унөч яшьләр чамасындагы ике малайның чатта тәмәке тартып басып торуларын күрде. Рөстәм якынлашканда, алар нәрсә турындадыр-бик әшәке сүзләр кушып сөйләшәләр иде. Ике малайның берсе Рөстәмгә таныш Өтер Вәли, бозыклыгы белән укытучыларның теңкәләренә тигән гаять хәйләкәр, хулиган Вәли иде. Аны күрүгә, Рөстәмнең ачуы килде. Ул, як-ягына каранып, бүтәннәрне күрмәгәч, Өтер Вәлинең авызыннан тәмәкесен алып ташлады һәм: «Тәмәке тартма! Тартма... Сүгенмә! Сүгенмә!» — дип, чалт та чолт итеп яңаклады. Малай абына-сөртенә качты, бу, аның артыннан куып җитеп, тагын өстәде.
Ул, үзендә бераз канәгатьләнү сизгәч, Ленин бакчасына кереп утырды. Мәктәбен, иптәшләрен, укытучыларын сагынды. Аларны күрәсе килү тойгысы шулхәтле көчле булды ки, ул, караңгы булуга да карамастан, мәктәпкә   барып   чыкты.   Аннан   өенә   кайтты.   Һашим абый ишек янында күрше карчык белән сөйләшеп тора иде. Рөстәмгә бу бик уңай булды — ул өйгә керде.
Әнисе һәм әбисе йокларга ятканнар иде инде. Әтисе кайтып кергәнче, Рөстәм ашап алды, диванга күз салды, шунда ятып йокларга булды. Һашим абый ишекләрне бикләде, кулын юды һәм өстәлдә ачык яткан китапны укырга тотынды. Рөстәм аңа сагынып карап торды. Түзмәде — янына ук килеп басты. Әтисе аңа бик җитди укыган булып күренде, ләкин ни өчендер хәрәкәтсез ята, күзләр менә ярты сәгать инде һаман бер биткә текәлгәннәр. Димәк, атаның уе китапта түгел. Нәрсә турында уйлый икән ул? Рөстәм, кагылыр-кагылмас кына, әтисенең чәченнән сыйпады. Һашим абый башын күтәрде, артка борылып карады. Рөстәм яшен тизлегендә читкә ташланды. Әтисенең, нидер эзләгән сыман, пошынып йөрүен күзәтте. «Юк, болай ярамый,— дип уйлады Рөстәм,— адым саен саклык кирәк».
Иртәгесен Рөстәм бөтенесеннән дә элек уянды. Ләкин ишек ачып чыгып китәргә, бит юарга уңайсызланды. Нәрсә эшләсә дә ишетелер кебек тоелды, яратып йөргән әбисен күселәр куудан азат итәсе килде. Озакламады, бүтәннәр дә уяндылар. Әйтелгәнчә, сәгать сигездә өлкән начальник күренде. Өйдәгеләр Рөстәм турында сөйләшәләр, начальник та сүзгә катнашты. Үзе турында мактау сүзләре ишетүгә, Рөстәм куанды да, борчылды да. Әбисе дә аны мактады:
—  Әкиятләр тыңларга бик ярата иде,— диде. Начальник моны эләктереп алды:
—  Әкиятләр? Нинди әкиятләр?
Рөстәм әбигә карады. Абага хакында әйтеп ташлар дип курыкты. Ул хәтта әбисе янына ук килеп басты, әйтә башласа, ничек булса да сүзен бүлмәкче иде. Ләкин әби әйтмәде. Рус телен ватып-сындырып, «рудной сказка» дию белән генә канәгатьләнде.
Начальник Рөстәмнең өстәлен, китапларын карады һәм:
—  Букчасы кайда? — дип сорады.
Букча Рөстәмнең кулында иде, шуңа аны күрми тордылар. Тагын ары сугылып, бире кагылып, букча эзләү китте. Рөстәмдә балалык шуклыгы кузгалды, шаярып аласы килде. Әмма бу теләген ул тиз басты, чөнки аңлый иде инде: аның юк кына шаяруы да хәзер могҗиза булып тоелачак. Букчаны начальник алдына өстәлгә китереп куйды.
—  Менә шушы мәллә? — дип, начальник аны кулына алды  һәм  серле   итеп: — Әйе! — диде.   Әйе  диюе   аның: «Нишләп соң мин аны күрми тордым», диюе иде.
Тагын ярты сәгать чамасы сөйләшеп утырганнан соң начальник кайтып китәргә җыенды һәм Һашим абыйны үзен озата чыгарга үтенде. Рөстәм дә алар белән бергә чыкты.
—  Улыгызның   югалу   вакыйгасы   мине   бик   кызыксындырды,— дип начальник сүз  башлады.— Монда  без аңлап җитмәгән ниндидер бер хикмәт бар.  Беләсезме, нинди нәтиҗәгә килдем мин?
—   Юк, белмим,— диде, Һашим абый.
Рөстәм   ишетми   калмыйм   дип   адымын   кызулатты.
—  Улыгыз  монда,  Казанда, кичә ул өйдә булган...
Һашим абый шатлану катыш гаҗәпләнде. Шатлыгыннан начальникны култыклап алды, гаҗәпләнүеннән аңа сорау бирде: 

–  Кем булса күргән мәллә?
—  Бөтен бәла дә шунда шул: күрүче юк. Теге хикмәтле язуны ул кичә язган һәм өйдә язган. Ә букча...— Начальник сүзен әйтеп бетермәде, туктады. Әйтим микән, әйтмим микән дигән сыман, аз гына уйланып торды һәм дәвам итте: — Бер югала, бер килеп чыга торган  букча  сер  пәрдәсен  ача  ачуын,  ләкин... хәер,  соңыннан...  без  кабат очрашырбыз  әле.  Менә  нәрсә:  ул букчаны мин язу өстәле янындагы кадакка элеп калдырдым.  Әйтегез,  аңа  берәү дә кагылмасын.  Ара-тирә күзәтсеннәр   генә.   Сезнең  йорт   тирәсенә   мин   үземнең бер кешемне куйдым. Улыгыз сез күрмәгәндә өйгә кайта һәм букча белән нидер эшли. Хатын-кызга бу турыда сөйләми торырга мөмкин.
—  Аңлыйм, аңлыйм,— диде Һашим абый. Начальник Һашим абыйның кулын кысты.
—  Хәзергә  хушыгыз.  Кирәк  булса, телефон  номерларымны язып алыгыз: 0-35-46.
—  0-35-46. Рәхмәт!


Начальникның дөрес нәтиҗәләр чыгаруы Рөстәмне уйга калдырды. Начальник барын да белә шикелле һәм хәзергә Рөстәм аның белән генә, фәкать аның белән генә киңәш йөртә ала. Әтисе борылып киткәч тә, Рөстәм начальник белән янәшә баруын дәвам итте. Күренмәс кеше булганнан бирле,  аның мие чуалды.  Кем белән дә үзенең хәле турында сөйләшәсе, кемнән булса да киңәш сорыйсы килә иде. Мондый кеше, Рөстәм уенча, һичшиксез, начальник иде. Ул барысын да эшләр, яхшы киңәш тә бирер, эзләүгә керешү чараларын да туктатыр, Рөстәмнең әти-әнисен дә тынычландырыр.
—  Мин сезнең белән сөйләшергә теләр идем...
Начальник тавыш килгән якка борылды, ләкин берәүне дә күрмәде. Шулай да ул бу хәлгә гаҗәпләнмәгән сыман тыныч калырга тырышты.
—  Рөхсәт итсәгез, мин сезнең белән сөйләшергә теләр идем.
Начальникның йөрәге еш тибә башлады, аңарда көчле кызыксыну туды. Әмма үзе, хуҗасы күренмәгән бу ягымлы тавышны куркытып җибәрмим дигәндәй, акрын гына:
—  Кем сез? —дип сорады.
—  Бу мин, Рөстәм Асадуллин.
—  Эш нәрсәдә соң? Сөйләшик. Кайда сөйләшәбез?
—  Урамда   җайсыз.   Кешеләр   йөриләр.   Бу   саташкан кем белән сөйләшә икән дип  көләрләр үзегездән. Бакчага яки...
Начальник аның сүзен бүлде һәм үзенә барырга чакырды. Рөстәм:
—  Ярый,    барыгыз,    мин    сездән    калышмам,— дип ризалык белдерде.
Начальник адымнарын кызулатты, аның кабинетка тизрәк кайтып керәсе һәм бу могҗизаның серенә төшенәсе килде. Рөстәмнең бару-бармавын белергә теләп, ул ара-тирә аңа сораулар бирде:
—  Сезгә ничә яшь?
—  Туган елым белән санасак — көзгә унөч тула.
—  Ә санамасак?
—  Тагын өч-дүрт ел арттырырга туры килер.
—  Нишләп алай?
—  Шушы ике-өч көн эчендә мин өч-дүрт елга үстем. Кешеләр  очрадылар.  Алар  узып  киткәч,  начальник яңадан сүз башлады:
—  Өегездә бик кайгыралар...
—  Беләм.  Сезнең  белән   сөйләшергә дә  мине   шул мәҗбүр итте.
Алар зур таш бинага килеп җиттеләр. Начальник эре-эре атлап баскычтан менде һәм кабинет ишеген ачты. Аннары ашыкмыйчан плащын салды, зур өстәл артына кереп утырды. Звонок биреп, ике чынаяк чәй кертергә кушты, папирос кабызды. Шулар бөтенесе дә эшләнеп беткәч, кабинет ишеген барып бикләде һәм:
—  Рөстәм, сез мондамы? — дип сорады.
—  Монда,     сезнең     каршыгызда     утырам,— диде тавыш.
—  Тартынмагыз, чәй эчегез, бутерброд ашагыз.
—  Рәхмәт!
—  Бәлки, папирос телисездер, менә...
—  Рәхмәт, мин тартмыйм.
Начальник кызыксынып карап торды, ул үзенең күзләренә ышанмады: чынаякларның берсе кинәт күздән югалды, голт-голт итеп чәй эчкән тавыш ишетелде; чынаяк яңадан өстәлдә күренде. Ләкин бу юлы ул буш иде инде. Май яккан икмәк хәрәкәткә килде һәм юкка чыкты.
—  Әйе! — дип,   начальник   сүз   башлады.— Сез   зур көчкә ия булгансыз. Сөйләгез, мин тыңлыйм, нәрсә турында сөйләшмәкче идегез.
—  Миңа,— диде Рөстәм,— берәр галим белән очрашырга  кирәк.  Мин  фронтка   китәргә  телим.   Киткәнче очраша алсам, яхшы булыр иде.
—  Ярый, бу мәсьәләдә мин сезгә ярдәм итә алам. Ләкин башта  шуны әйтегез, сез  ничек күренмәс  кеше булдыгыз?
—  Үзем дә белмим. Мин кызык хәлгә очрадым.
—  Мин шаярмыйча сорыйм.
—  Мин дә шаярмыйча җавап бирәм.
—  Сезнең бу хәлне тагын кем дә булса беләме?
—  Сездән бүтән берәүгә дә ачылганым юк.
—  Күренер хәлгә кайта аласызмы?
—  Хәзергә — юк.   Кайта   алырмынмы — белмим.   Галим белән очрашырга теләвем дә шул турыда иде.
Кабинетта бераз тынлык урнашты. Начальник тагын папирос кабызды, терсәкләрен өстәлгә куеп, җәелебрәк утырды һәм, Рөстәмне күрергә теләгән сыман, гәүдәсен алга ук сузып, сорау бирде:
— Шулай да әйтегез, ничек булды бу?
— Башта   минем   белән   очрашуны,   минем   вакыйгамны берәүгә дә сөйләмәскә сүз бирегез.
—   Бирәм...
—  Ант итегез...
Начальник җылы итеп елмайды һәм уйга калды. Аның хезмәт урыны, эшләү шартлары аны аерчм кешеләргә антлар итүдән азат итә иде. Ул үзенең хезмәте, эшләре хакында  кайбер органнарга докладлар ясарга, аларны таныштырып барырга тиеш иде. Ләкин ул хәзер җинаятьтән ерак торган акыллы бала белән сөйләшә, аның җитди тавышын ишетә. Ул аңа дөрес җавап бирергә тиеш.
—  Ант итүем нигә кирәк?
—  Сез үзегезне мин бала белән сөйләшәм дип уйламагыз. Мин бу эшнең никадәр җитди икәнен яхшы аңлыйм.
—  Бетте, бетте! — Начальник аягүрә басты һәм тантаналы   тавыш   белән   ант   итте: — Сезнең   вакыйганы берәүгә дә сөйләмәскә, сездән ишеткән серне һичкемгә ачмаска сүз бирәм!
—  Рәхмәт, утырыгыз...  Мин  урманда   йөрдем,  анда моңарчы һичкайда күрмәгән бер үлән табып ашадым. Шуны   ашап   күренмәс  хәлгә   килдем.— Рөстәм   саклык өчен дөресен әйтмәде һәм шуңа күрә үзен уңайсыз хис итте.— Соңыннан   бу   үләнне   кабат   эзләсәм   дә,   таба алмадым.  Мин озакмы  шулай йөрермен? Мин  ашаган үлән  нинди  үлән  иде  ул?  Аның  мине  күренмәс  иткән көче  озакка   барырмы?   Менә   нәрсәләр   кызыксындыра мине.
Рөстәм начальник ни әйтер икән дип дәшми торды һәм бераздан дәвам итте:
—  Мин фронтка китәм, партизан булам. Сез минем әти-әниемне тынычландырсагыз иде. Әби дә борчылмасын иде. Рөстәм үзе теләп армиягә киткән, фронтка димәгез, армиягә генә диегез.
—  Тагын ни?
—  Тагынмы? — Рөстәм     ояла-ояла     гына     әйтте: — Авырга алмагыз, серне ачсагыз, мине эзләү башланса, мин  сезне  дошман  күрәчәкмен   һәм,   ышаныгыз,  эзләп табып, үч алачакмын.
—   Ышанам,   ышанам!—дип,   начальник   кычкырып көлде.— Безнең дошман уртак — фашист ул.
Рөстәм китәргә дип урыныннан торды.
—  Мин    күрергә    теләгән    галимнең    фамилиясен, адресын белергә мөмкинме?
Начальник, хәзер дип, каядыр чыгып керде һәм:
—  Рөстәм, сез мондамы? — дип сорады. Җавап алгач, Рөстәмгә кәгазь кисәге сузды.— Менә монда язылган. Иң зур галимнәребездән профессор Богданов. Аңа бөтенесен дә курыкмыйча сөйләргә мөмкин.
—  Рәхмәт! — Рөстәм   кәгазьне   кесәсенә   салды   һәм саубуллашырга дип начальникка кул сузды.— Сизәсезме, мин сезнең кулыгызны кысам.
—  Сизәм, сизәм,— диде начальник.— Без тагын очраша алырбызмы, юкмы? Мин теләр идем.
—   Йомышым төшсә, килеп чыгармын.
Ачкыч борган тавыш ишетелде, әмма ачкыч үзе күренмәде. Ишек ачылып ябылды. Начальник яңадан өстәл артына килеп утырды, бик сәер генә:
—  Рөстәм, сез мондамы? — дип сорады. Җавап бирүче булмады.

Рөстәм, профессор Богдановны эзләп, гыйльми тикшеренү институтына килде. Төрле-төрле кабинетларны, лабораторияләрне карап йөри торгач, начальник биргән кәгазьдә күрсәтелгән бүлмәгә килеп җитте. Ишек ачылганны көтте һәм эчкә керде. Тыштан бәләкәй күренгән бу бүлмә эчендә берсе-берсеннән зур булган тагын биш-алты бүлмә бар иде. Халатлар кигән, борыннарына күкле-яшелле күзлекләр таккан, резин бияләйләр белән коралланган кешеләр озын-озын өстәлләр янында нәрсәдер эшлиләр. Әнә берсе — чыкырдап кайнаган төссез сыекчага ап-ак порошок салды, ялт итеп ут күтәрелде, һәм төссез сыекча күз сокланырлык ямь-яшел төс алды.
—  Боларның    кайсысы    Богданов    икән? — Рөстәм, үз-үзенә  шул   сорауны  биреп,  өстәлдән   өстәлгә  күчеп йөрде, берсеннән-берсе кызыграк тоелган гыйльми тәҗрибәләрне күзәтте.
Ул иң арттагы бүлмәләрнең берсенә керде. Анда өстенә һәйбәт костюм кигән, йөзен җыерчык баскан, чәче коелып беткән, ләкин торышы-кыланышы белән таза күренгән кешене очратты. Рөстәм кергәндә, ул хәтфә пәрдәле тәрәзә янында басып тора иде, аннары каләм-кәгазь алып нәрсәдер язарга утырды.
—  Рөхсәтме? — дип сорады Рөстәм.
—  Юк! — диде чәче коелган кеше. Рөстәмгә ул хәтта борылып та карамады, бары тик эшеннән аерылып, өстәл кырындагы кнопкага басты.
Бүлмәгә хезмәткәр керде. Чәче коелган кеше, шулай ук борылып карамыйча, шелтә ясады:
—  Мин эшләп утырганда, бүлмәгә берәү дә кермәскә тиеш дип мең тапкыр әйттем. Бу хәтле аңгыра булырсыз  икән.   Барыгыз,  хәзер   мин  берәүне  дә  кабул итмим!
Хезмәткәр күңелсезләнеп чыгып китте. Рөстәмнең көләсе килде. «Профессор Богданов шул инде, күрәсең, бигрәк усал кеше икән»,— дип уйлады һәм, берничә минут дәшмичә түзеп торганнан соң, тагын сүз кушты:
—  Рөхсәтме?
Чәче коелган кеше каләмен ыргытып бәрде, «һич эшләргә бирмиләр, шайтан алгырлары!» — дип ачуланды, утырган урыныннан торып, ишеккә таба китте. Рөстәм аны тынычландырырга ашыкты:
—  Кәефсезләнмәгез,  профессор!   Бөтенесенә дә  мин гаепле. Мин рөхсәт сорамыйча кердем.
Чәче коелган кеше, күзләрен уа-уа, артка чигенде.
—   Күзләрегезне умагыз. Файдасыз...
—  Кем   сез?   Сезгә   ни   кирәк?   Күптәнме   монда? — Чәче  коелган  кеше,  курка-курка,  өстәл  янына   килде, яза башлаган әйберен алды һәм аны кесәсенә яшерде.
—  Мин — күренмәс   кеше.    Мин   кеше   куркытырга килмәдем, сездән киңәш сорарга килдем. Сез профессор Богданов бит?
Чәче коелган кеше, әллә курыкканга, әллә бүтән сәбәптән, туры җавап бирмәде, сорау рәвешендә эндәште:
—  Нәрсәгә сезгә профессор Богданов?
—  Ярдәм, гыйльми ярдәм сорарга килдем мин.
—  Мин   сезне   күрмим.    Басып   торсагыз — утырыгыз,— дип, чәче коелган кеше Рөстәмгә урындык күрсәтте, үзе дә утырды. Бераз тынычлана төшкәч: — Сөйләгез, мин тыңлыйм,— диде.
Рөстәм аңа барлык вакыйганы да сөйләп бирде, фронтка китәсе килүен әйтте, иске хәленә кайчан кайту-кайтмавын белергә теләп сораулар бирде. Рөстәм күреп торды: аның вакыйгасы чәче коелган кешене бик кызыксындырды — галимнең чандыр йөзендә гаҗәпләнү сызыклары, эчкә баткан соры күзләрендә хәйран калу сизелде. Рөстәм сүзен сорау белән бетерде:
—  Мин ялгыш  кермәдемме, сез  Богданов буласыздыр бит?
Чәче коелган кеше бу юлы да туры җавап бирмәде:
—   Юк, бик дөрес кергәнсез,— диде ул.— Ярый, мин сезгә кайбер ярдәмне күрсәтә алам. Ләкин башта әйтегез, сезне монда кем җибәрде?
—  Берәү дә җибәрмәде, үзем килдем,— диде Рөстәм. Чәче коелган кеше  аңа  инде ошамый башлады. Аның йөзе чирканыч, сораулары урынсыз  һәм  күңелсез тоела башладылар.  Шуңа күрә моннан соң ул аның бер генә соравына да дөрес  җавап бирмәскә,  аның белән сак булырга карар итте.
—  Сезгә ничә яшь?
—  Аның  ни   әһәмияте   бар? — Рөстәм   чәче   коелган кешенең янына ук килде һәм көтмәгәндә аның колагына    пышылдады: — Миңа    профессор    Богданов   кирәк. Кайда ул?
—  Менә мин ул. Тагын ниткән Богданов кирәк?
Рөстәм ник килгәненә үкенде. Богданов аңа сөйкемсез күренде һәм ярдәм итә алмас кебек тоелды. Ләкин шул вакыт ишек дөбердәттеләр. Чәче коелган кеше моңа кәефе киткәнлекне сиздереп:
—  Кем    анда?    Ярамый...    нәрсә   бар? — дип    кычкырды.
Ишек артында тавыш ишетелде:
—  Матвей  Кузьмич,  сезне  профессор  Богданов чакыра.
—  Ашыгыч  эш  белән  чыгып  киткән  диегез.— Чәче коелган кеше барып ишекне бикләде, ачкычны кесәсенә салды.
Рөстәмнең шулкадәр ачуы килде ки, ул башта ни әйтергә дә белмәде, аннары алдакчы галимнең алдына ук килеп басты һәм кычкырып әйтте:
—  Намуссыз   икәнсез!   Мин   сездән,   сез   профессор Богдановмы, түгелме дип, ничә мәртәбә сорадым. Нигә дөресен әйтмәдегез? Ачыгыз ишекне!
—  Тынычланыгыз,   хәзер   аңлатам.   Мин   профессор Богдановның ярдәмчесе булам.  Мин  аның бөтен  эшен башкарам. Ул үзе карт инде, ул берәүне дә кабул итә алмый.
—  Миңа  кабул  итү  кирәкми.  Ачыгыз...   Мин  үзем барып керәм.
—  Юкка   кызасыз,— диде   чәче   коелган   кеше.   Ул инде  хәзер  тавышын  мөмкин   кадәр   йомшартырга  тырышты:— Сез ярдәм сорап  килдегез.  Ул ярдәмне мин профессордан башка да күрсәтә алам. Шулай булгач, профессорның нигә кирәге бар? Телисез икән, мин аңа бөтенесен дә үзем сөйләп бирермен.
—  Ярдәм итә алсагыз, әйтегез: мин иске хәлемә кайта аламмы?
—  Минемчә, әйе.
—  Кайчан һәм ничек?
—  Анысын тикшерү күрсәтер.-
—  Нинди тикшерү?
—  Мин хәзер синең каныңны алырмын. Бик аз гына. Кан составы бөтенесен дә әйтер. Аннары ул канны икенче берәүгә җибәреп карасак, бәлки ул күренмәс хәлгә килер.
Рөстәм инде хәзер бер тамчы канының да никадәр кыйммәт икәнен аңлады. Ул уйга калды. Чәче коелган кеше шул арада шкафтан инструментлар, пробиркалар чыгарды.
—  Ашыкмагыз,  Матвей  Кузьмич!   Сез  мине  күрмәвегезне онытасыз. Канны ничек алмакчы буласыз?
—  Мин әйтеп, өйрәтеп торырмын... Сез үзегез алырсыз. Бу бик җиңел эш.
—  Җиңел булса да, мин риза түгел. Ачыгыз ишекне!
—  Нишләп риза түгел, куркасызмы әллә?
—  Курыкмыйм.
—   Шунсыз бит сезгә ярдәм итеп булмый. Рөстәм сынау соравы бирергә җөрьәт итте:
—  Шушындый кыйммәт канымны нишләп мин бушка бирим ди...
—  Миңа   бирәсезмени   аны?   Үзегез   өчен   ич...   Фән өчен, ил өчен...
—  Ул канны үзегезгә җибәреп, үзегез күренмәс кеше булырсыз дип уйлыйм. Бушлай бирәсем килми...
—  Юк   нәрсә  турында   кайгыртасыз   икән.   Сез   алтынга күмелерсез.
—  Кем күмәр алай?
—  Мин үзем күмәрмен. Ягез, башладык.
—   Башламый    торыгыз...    Ачыгыз,    мин    фронтка китәм.
—  Ахмак   икәнсез!   Алда   нәрсә   буласын   белмичә, фронтка китәргә ярыймыни?! Я, башладык.
Чәче коелган кеше Рөстәмне тотып алырга теләде, аның кулын, гәүдәсен эзләде. Рөстәм ишек ачуны таләп итте. Чәче коелган кеше йомшак сүзләрнең тәэсирен күрмәгәч, куркытырга кереште. Хәтта үзе чыгып киткәннән соң Рөстәмне тончыктырып үтерер өчен бүлмәгә газ җибәрәчәген дә әйтте.
Рөстәм сердән явыз рәвештә файдаланырга теләгән алдакчы галимнең эшен өзәргә карар итте.

(Дәвамы бар)