Логотип Казан Утлары
Хикәя

МАТРОС БИРЕЛМИ


Диңгездән шәһәргә сузылган шоссе юлының бер өлешен бер төркем диңгезчеләр саклап торалар иде. Оборонаны озак тотарга туры килде, немецлар кат-кат атакага ташландылар, диңгезчеләр төркеме кимегәннәп-кими барып, ахырында өч кенә кеше калдылар, һәм бу өч кеше оборона өчен уңайлы бер биеклеккә окоплар казып урнашты. Урын җайлы сайланды, немецларны яңадан берничә сәгатькә тотып торырга мөмкинлек туды. Диңгезчеләр, дошман пуляларыннан тишелгәләп беткән байракны ташлар арасына утыртып куйдылар да, үзләре егылып бетмичә торып, аны екмаска ант бирделәр. Ләкин фашистлар, үз үлекләрен таптый-таптый, бу соңгы биеклеккә дә якынайганнан-якыная киләләр иде.
Якында гына снаряд төшеп, ком-ташларны актарып ташлады, һава, кара сөремгә төренеп, караңгыланып торды, шуннан файдаланып, өч совет морягының берсе — пулеметка ленталар б
иреп торучы Миша Смирнов дигәне:
— Фашистлар яңадан атакага хәзерләнәләр,— дип кычкырып җибәрде.
— Тагы
н каршыларбыз, — дип тыныч кына итеп әйтеп кунды пулеметчик Галимҗан Сәлимҗанов һәм, янындагы иптәшләренә сүзсез генә карап, тынып калды.
Фашистлар позициясендә хәрәкәт көчәя төште. Менә алар, ташлар арасыннан чыгып, биеклеккә күтәрелә башладылар. Немец автоматчылары, ташларда
н-ташларга поса-поса, көлтә еланнар төсле, шуышалар иде. Килеп Җиттеләр дигәндә генә, безнең диңгезчеләр дәррәү рәвештә ут ачып каршы алдылар. Килүчеләрнең кайберләре ташлар арасына башларын яшереп өлгерделәр, өлгерә алмаганнары мәңгелеккә капланып төштеләр. Бераз тынып торганнан соң таш аралары тагын хәрәкәткә килде, исән калганнары үрмәләүләрен тагын да дәвам иттерә башладылар.
Галимҗан, пулеметын окопның түбәнге өлешенә җайлап урнаштырды да, терсәге белән җиргә таянып, фашистлар өстенә өзлексез ут си
gтерергә кереште. Фашистлар, бу уттаy кача-кача юлга килеп җиткәндә, Галимҗан:
— Гранаталар!—дип кычкырып җибәрде. Шунда ук гранаталар очтылар. Фашистлар өере, стенага бәрелгән кебек, артка сөрлегеп китте.
Бу — берн
ичә совет диңгезчесе өстенә ясалган җиденче атаканың кире кайтарылуы иде.
Фашистлар нишләргә дә белмәделәр, алар бу өч кешенең зур тырышлык белән каршы торуларын күреп, тәмам ярсыдылар.
— Соңгы сулышыбызга кадәр торачакбыз, — дип иптәшләрен рухландырып кычкырын җибәрде Галимҗан. Кысу һәм ана каршылык күрсәтү көчәйгән
нән-көчәйде. Пулеметка ленталар биреп торучы Миша өстенә үрмәләп килүче немецлар төркеменә соңгы гранатасын ыргытты. Немецлар, үрмәләүләреннән туктап, ташларга сыендылар.
Хәзер инде чолгап алу куркынычы өскә үк килеп җиткән
иде. Галимҗан, моны алдан күреп һич тә кичекмәстән тылга кеше җибәрергә, дигән карарга килде. Ләкин кемне җибәрергә? Өч кенә кеше бит алар. Ничек кенә булмасын, безнең яктан өстәмә көч килгәнче биеклекне тотып торырга кирәк иде. Ул, хәлнең кискенлеген иптәшләренә аңлатып биргәннән соң, Мишага карап:
— Сиңа барырга туры килер
,—дип куйды, һәм бераз тынып торганнан соң өстәде:
— Анда баргач безнең турыда әйт
, соңгы тамчы каннарына кадәр торырга булдылар, диген.
Мишаның иптәшләрен калдырып китәсе килми иде. Ләкин приказ — приказ. Аны үтәмичә ярамый.
M
иша саубуллашты да, саклык белән генә окоптан чыгып, ташлар арасыннан кача- поса, шәһәргә таба үрмәләде.
Галимҗан юлга күз төшереп алды. Ул
, маңгаендагы тирен сөртеп, тирән генә сулап куйды һәм үрмәләүче немецларга карап, бар көченә сүгенеп алды:
— ... Б…
Фашист солдатлары, аягүрә басып килүче Гал
имҗанны күреп, кинәт тукталып калдылар. Алар аны пленга бирелә дип уйладылар булса кирәк. Ләкин нәфрәт белән янган диңгезченең күзләрен, ачулы чыраен күргәч, аның башында бу уй юк икәнлекне шунда ук төшенеп алдылар.
— Совет матрослары бер кайчан да бирелми
, — дип, кычкыра-кычкыра немецлар төркеменә ташланды Галимҗан.
...Аның йөзе
ннән юл-юл булып кан ага, ләкин ул, уңлы-суллы селтәнә-селтәнә, алга атлавын дәвам итә иде. Читкә тайпылып калган бер немец, якыннан торып, револьвердан атып җибәрде. Үзенең минуттан-минутка хәлсезләнә барган гәүдәсен төз тотарга тырышып алга таба сөрлеккән Галимҗан, револьвердан икенче кат атып маташкан немецның өстенә кизәнде һәм шунда үзе дә чайкалып китте.
Бер
ничә яра алган гәүдәгә әллә ни күп кирәк түгел иде ул, аяк астындагы фашист үләксәсенә абынып, гөрселдәп аяктан егылды. Аның төне берничә җирдән җәрәхәтләнгән, яралардан гөрләп кан ага иде. Ул, торырга омтылып караса да, кузгала алмады.
Башта фашистлар аны
ң янына килергә батырчылык итә алмый тордылар. Кулына винтовкасын тоткан килеш канга батып яткан татар егетенең гәүдәсе фашистларга дәһшәтле бернәрсә булып күренә иде.
Шул вакыт шәһәр юлы
ннан көчле яңгыраган ура тавышлары ишетелеп китте. Галиядан янына батырланып килә башлаган:
— Матрозеп шварцо вольке, — дип, коточкыч ачы тавыш белән чырылдап, кирегә чаба башлады.
... Кара чалбарлар, буй-буй юллар төшкән телняшкалар кигән, кулларына автоматлар тотка
н бик күп диңгезчеләр күренделәр. Алар якынайган саен, йөрәккә ягымлы ура тавышлары һаман да куәтлерәк булып ишетелә бара иде.
Дәһшәтле кара болыт өем
нәренә ошап килгән диңгезчеләрне күргән фашистлар биеклектән түбәнгә таба тәртипсез рәвештә сөрлегә башладылар;
Галимҗа
нның иптәше Миша беренче булып атылып килеп җитте. Ул, моннан берничә сәгать кенә элек, фашистларны шәһәргә үткәрмәскә байрак үбеп ант биргән иптәшләрен эзли иде. Таныш окопларга килеп җитте, культа атропсыз винтовкасын кыскан килеш, хәрәкәтсез яткан Галимҗан янына килеп туктады:
— Дустым, си
нең приказны үтәдем. Я килдек! — диде Миша, Галимҗанның Гәүдәсен кочаклап. Ләкин Галпмҗан аны ишетми иде инде.
Кораб, 1943 ел.