Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ ПРИКАЗЫ


1 Maй 1944 № 70.
Иптәшләр! Кызылармеецлар һәм кызыл Флотчылар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар, партизаннар һәм партизанкалар! Советлар Союзының хезмәт
ияләре! Вакытлыча немец изүчеләр табаны астына эләккән һәм көчләп Германиягә фашистлар каторгасына куып алын кителгән туганнарыбыз!
Совет хөкүмәте һәм безне
ң большевиклар партиясе исеменнән сезне 1 нче Май көне белән сәламлим һәм котлыйм!
Илебезнең халыклары 1 нче Май көнен Кызыл Армиянең күренекле уңышлары шартларында каршылыйлар.
Сталинград я
нында немец дивизияләре тар-мар ителгәннән бирле Кызыл Армия бер өзлексез диярлек һөҗүм алып бара. Бу вакыт эчендә Кызыл Армия сугыша-сугыша, мордар дошманны кырып һәм совет җиреннән себереп, Волгадан Серстка кадәр. Кавказ таулары Карпатка кадәр үтте.
1943—41 нче елгы кышкы кампания барышында Кызыл Армия Днепр һәм Унъяк Украина өчен булгa
н тарихи сугышта отып чыкты, Ленинград янында һәм Кырымда немецларның куәтле оборона ныгытмаларын җимерде, оста һәм омтылышлы хәрәкәтләр белән Коньяк Буг, Днестр, Прут, Серет елгаларында немецлар оборонасын җиңеп үтте. Украина-, Молдавия. Кырым, Ленинград һәм Калинин өлкәләре, бөтенләй диярлек, Белоруссиянең шактый өлеше немец илбасарлардан чистартылды. Коньяк металлургиясе, Кривой Рог, Керчь һәм Никополь рудасы, Днепр белән Прут арасындагы уңдырышлы җирләр Ватаныбызга кайтарылды.
Москва шәһәре
Уннарча миллион совет кешеләре Фашизм коллыгыннан коткарылды.
Кызыл Армия, туган җиребезне фашист илбасарлардан азат итүнең бөек эшен үти барып, Румыния һәм Чехословакия белән безнең дәүләт чикләренә барып чыкты һәм хәзер Румыния территориясендә дошмап гаскәрләрен тар-мар итүне дәвам иттерә.
Кызыл Армиянең уңышлары совет командованиесенең стратегиясе һәм тактикасы дөрес булу аркасында, сугышчыларыбызныц һәм коман
дирларыбызның мораль* рухы һәм һөҗүм дәрте югары булу аркасында, безнец гаскәрләребезнең беренче класслы совет хәрби техникасы белән яхшы коралландырылуы аркасында, артиллеристларыбызның, минометчыларыбызның, танкистларыбызның, очучыларыбызның, элемтәчеләребезнең, саперларыбызның, пехотачыларыбызның, кавалеристларыбызның, разведчикларыбызның осталыгы һәм өйрәнгәнлеге үсү аркасында мөмкин булды.
Бу уңышларга ирешүгә безнец бөек союзникларыбыз — Америка Кушма Штатлары һәм Бөек Британия шактый дәрәҗәдә булышлык итте. Алар Италиядә немецларга каршы фронт тоталар һәм немец гаскәрләренең шактый өлешен бездән шунда тарталар, безне бик кыйммәтле стратегик чимал һәм кораллар белән тәэмин итәләр, Германиянең хәрби объектларын системалы рәвештә бомбага тоталар һәм шулай итеп аның хәрби куәтен какшаталар.
Ләкин әгәр Кызыл Армиягә тылдан безнең бөте
н совет халкы, безнең бөтен илебез булышлык итмәгән булса иде, Кызыл Армиянең
уңышлары ныклы булмас иде һәм алар дошманның беренче җитди контрудары
ннан соң ук юкка чыккан булырлар иде. Ватан өчен сугышларда Кызыл Армия тиңдәшсез геройлык күрсәтте. Ләкин совет халкы Кызыл Армия каршында бурычлы булып калмады. Сугышның кыен шартларында совет халкы коралларны, ут припасларын, кием-салымны, азыкны күпләп җитештерү һәм аларпы Кызыл Армия Фронтларына вакытында илтеп җиткерү эшендә хәлиткеч уңышларга иреште. Үткән ел эчендә совет промышленностеның куәте бик нык үсте. Йөзләрчә яңа заводлар, шахталар, уннарча электр станцияләре, тимер юллар, күперләр стройга керде. Яңадан миллионнарча совет кешеләре станоклар янына бастылар, гаять катлаулы профессияләрне үзләштерделәр, үз эшләренең мастерлары булып әверелделәр. Безнең колхоз һәм совхозларыбыз сугыш сынауларыннан намус белән үттеләр. Сугыш вакытында кыеп шартларда совет крестьяннары, җиң сызганып кырларда эшләп, армиябезне һәм халыкны азык беләп тәэмин итәләр, промышленностебызга чимал бирәләр. Ә безнең интеллигенциябез совет фәнсп һәм техникасын, культураны һәм сәнгатьне күренекле яңа казанышлар һәм ачышлар беләп баетты. Совет хатын-кызлары Ватанны саклау эшендә бәяләп бетергесез хезмәт күрсәттеләр. Алар фронт өчен үз-үзләрен аямыйча эшлиләр, сугыш вакытындагы барлык кыенлыкларны нык торып кичерәләр, Кызыл Армия сугышчыларын — Ватаныбызны азат итүчеләрне сугыш батырлыкларына рухландыралар.
Ватан сугышы совет халкының могҗизалар эшли алуын һәм иң авыр сынаулардан да җпңеп чыга алуын күрсәтте. Эшчеләр, колхозчылар, совет интеллигенциясе, бөтен совет халкы дошмапны тар-мар итүне тизләтергә, фашистлар җимергән хуҗалыкны тулысынча торгызырга, илебезне тагын да көчлерәк һәм таза тормышлы итәргә дигән теләк белән тулганнар.
Кызыл Армия ударлары астында фашистик дәүләтләр блогы шартлый һәм җимерелә. Хәзер Гитлерның румын, венгр, фин һәм болгар союзниклары арасында курку һәм каушау хөкем сорә. Үзләренең илләре немецлар тарафыннан оккупа
цияләнгән һәм оккупацияләнә торган бу Гитлер иярченнәре хәзер инде Германиянең сугышны оттырганлыгын күрми кала алмыйлар. Румыниянең, Венгриянең, Финляндиянең һәм Болгариянең һәлакәттән котылып калу өчен бер генә мөмкинлекләре бар немецлар беләп араны өзү һәм сугыштан чыгу. Ләкин бу илләрнең хәзерге хөкүмәтләре немецлар белән араны өзәргә булдыра алырлар дпп көтү кыеп. Бу илләрнең халыкларына үзләрен немецлар изүеннән азат итү эшен үз кулларына алырга туры килер дип уйларга кирәк, һәм бу илләрнең халыклары гитлерчыларның аларны нинди тупикка китереп керткәнлеген никадәр тизрәк аңласалар, үзләрен кол итүче немецларга һәм үз илләрендәге немец ярдәмчеләренә — квиелингларга һәртөрле булышлыкны никадәр тизрәк туктатсалар, бу илләр сугышта шул кадәр азрак корбаннарга һәм җимерелүләргә дучар булачаклар, демократик илләрпең аларпы аңлауларына шул кадәр күбрәк исәп тота алачаклар.
Уңышлы һөҗүм нәтиҗәсендә Кызыл Армия 400 километрдан артык фронт буена үзебезнең дәүләт чикләренә барып чыкты һәм оккупацияләнгән совет җ
иренең 8/ә өлешеннән артыграгын немец фашистлары изүеннән азат итте. Хәзер эш бөтен җиребезне фашист илбасарлардан чистартуда һәм Кара диңгездән алып Баренц дпңгезенә кадәр бөтен линиядә Советлар Союзының дәүләт чикләрен яңадан кайтаруда.
Ләкин безнең бурычларыбыз дошман гаскәрләрен Ватаныбыз җиреннән куу белән генә чикләнә алмыйлар. Хәзер немец гаскәрләре үзенең яраларын төзәтү өчен үз оясы — Германия чикләренә үрмәләп китәргә мәҗбүр булган яраланган ерткычны хәтерләтәләр. Ләкин яраланып үз оясына киткән ерткыч һаман да куркынычлы ерткыч булып кала. Илебезне һәм безнең белән союздаш илләрне коллык куркынычыннан коткару өчен, яраланган немец ерткычны эзеннән куып барырга һәм аны оясында кыйнап үтерергә кирәк. Шулай ук дошмапны куын барын, без үзебезнең туганнарыбызны — полякларны, чехословакларны
Гитлер Германиясе табаны астындагы Көнбатыш Европаның безнең белән союзда булган башка халыкларын немецлар коллыгыннан коткарырга тиешбез.
Аңлашыла ки, бу бурыч немец гаскәрләрен Советлар Союзыннан кууга караганда кыенрак эш. Бу бурычны бары тик Советлар Союзының, Боек Британиянең һәм Төньяк Америка Кушма Штатларының бергәләп көч куюы нигезендә, Көнчыгыштан безнең гаскәрләребез көчләренең һәм Көнбатыштан союзпикларыбыз гаскәрләре көчләренең бергәләп удар ясаулары белән генә хәл итәргә мөмкин. Тик шундый берләштерелгән удар гына Гитлер Германиясен тулысынча җимерә алачагына шик булуы мөмкин түгел.
Иптәшләр! Кызылармеецлар һәм кызыл флотчылар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар, партизаннар һәм партизанкалар. Советлар Союзынып, хезмәт ияләре! Вакытлыча немец изүчеләр табаны астына эләккән һәм көчләп Германиягә фашистлар каторгасына куын алып кителгән туганнарыбыз!

СЕЗНЕ 1 НЧЕ МАЙ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН СӘЛАМЛИМ ҺӘМ КОТЛЫЙМ!
ПРИКАЗ БИРӘМ:
Кызыл Армиянең фронттагы тарихи җиңүләре хөрмәтенә һәм Советлар Союзы эшчеләренең, колхозчыларның һәм интеллигенциянең тылдагы зур уңышларын истә калдыру өчен, бүген, бөтен дөнья хезмәт ияләренең бәйрәме көнендә, 20 сәгатьтә, Москвада, Ленинградта, Гомельдә, Киевта, Харьковта, Ростовта, Тбилисидә, Симферопольдә, Одессада егерме артиллерия залпы белән салют бирергә.
ЯШӘСЕН БЕЗНЕҢ СОВЕТ ВАТАНЫ!
ЯШӘСЕН БЕЗНЕҢ КЫЗЫЛ АРМИЯ ҺӘМ ХӘРБИ ДИҢГЕЗ ФЛОТЫ!
ЯШӘСЕН Б
ӨЕК СОВЕТ ХАЛКЫ!
ЯШӘСЕН СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ХАЛЫКЛАРЫНЫҢ ДУСЛЫГЫ!
ЯШӘСЕН СОВЕТ ПАРТИЗАННАРЫ ҺӘМ ПАРТИЗАНКАЛАРЫ!
ВАТАНЫБЫЗНЫҢ АЗАТЛЫГЫ ҺӘМ БӘЙСЕЗЛЕГЕ ӨЧЕН СУГЫШЛАРДА ҺӘЛАК БУЛГАН ГЕРОЙЛАРГА МӘҢГЕЛЕК ДАН!
ҮЛЕМ НЕМЕЦ ИЛБАСАРЛАРГА!
Верховный Баш Командующий Советлар Союзы Маршалы И. СТАЛИН.