Логотип Казан Утлары
Шигърият

САЛИХ БАТТАЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Туган илемә
Җирдә йөрсәм, һәр адымда

Синең язмышың күзлим.

Миннән башка инде синдә

Яшь буып үсте туып.

Чәчемә чал керде инде

Ерак постыңда торып.

Ныграк тарта барасың

Мин ерак киткән саен,

Яратуым да яшәя

Гомерем үткән саен.
Адашмый, юлбашчым биргән

Гадел компасым белән,

Синең изге туфрагыңа,

Илем, кайтасым килә!
 

Нинди хәлдә син?
Тиздән бер ай була.

Синнән хат юк,

Сугыш чоры — көне елга тиң.

Гашыйк булган төсле, сине уйлыйм,

Энекәш! Туган! Нинди хәлдә син?
Һәркөн иртән соңгы хәбәрләрне —

Җиңү хәбәрләрен тыңлыйбыз,

Шатланабыз, шундук каннар коеп

Җиңгән туганнарны уйлыйбыз.
«Н. пунктын алган П. нче часть» —

 Ул сезнең часть түгел микән, дим,

Җиңү бит ул җиңел генә булмый,

Саумы туган, нинди хәлдә син?
Көн озая, җылылана бара,

Нурын сибә февраль кояшы.
Сәлам хатлар җитештереп очыра

Минем башым — сагыну оясы.

Картлык билгесеме? — мин сабырсыз,

Һәр хатыма җавап көтәм мин.

Башка туганнардан хатлар килә

Ә синнән юк... нинди хәлдә син?

Үзем нинди хәлдә — күренеп тора,

Лирик хатлар язам мәлҗерәп,

Масаюым килеп әрли мине:

 «Оят кирәк иде әзерәк!»

Берни түгел, оялуны гына

Аны булдырырбыз әле, дим,

Хәзер тик бер сорау били мине:

— Син ни хәлдә? Нинди хәлдә син?


Акса инеш чылтырап, я

Буылып, дулкынланып,

Ничек үтсә дә гомерем

Шатланып, я моңланып;

Барып инеш суы көмеш

Иделгә кушылып китә.

Гомер дә минем гөрелдәп

Илемә кушылып китә.

Көнең-төнең җир-күгеңне

Мин сөям, илем, синең.

Яшьлегемдә кызларыңн

Болай ук сөйми идем.

Күктә ичсам, һәр болытта

Идел тамчысын эзлим,


Исемлекләр
Газета битендә көн аралаш

Зур-зур исемлекләр басыла,

Кемнең нәрсә өчен һәм ни белән

Бүләкләүләре языла.
Иван һәм Ладолар арасында

Килеп чыга Шамиль, Җәүдәт тә.

Минем күзләр мондый исемнәргә

Озаграк туктый, әлбәттә.
Безнең татар егете дигән булам

Әйтерсең лә башка милләттә,

Әйтик, үзбәкләрдә, я башкыртта

Шамиль дә юк, яисә Җәүдәт тә.

Әлбәттә бар. Бәлки мин туктаган

Бүләкләнгәннәрнең күбеседер...
Әйдә, димен, булсын, барыбер бит алар

Батырлыкта татар төследер:

Исемлекне мин яңадан укыйм

Тукталамын тагын күпләргә,

Бабакаев, Тухватуллиннарга

Һәм, гомумән, шуның күкләргә.
Күрәм фамилиясе сабантуй күк —

Татарлыкта шигең калмаса —

Иң татарчыл Бәлешев тә

Павел Арсентьевич икән ләбаса.
Тик Кисляков, Лукин булсалар да

Киметәме безнең көчне? — Һич!

Татары да, үзбәге дә, бары

Батырлыкта руслар төсле ич.
 


Печән чаптым
Печән чаптым. Погон һәм наганлы

Киемнәрне салып куйдым да

Брустверга, аэродром читендә,

Баеп барган кояш нурында

Печән чаптым. Өченче ел инде

Кулга чалгы тоткан юк иде,

Шундый сагынылгаy. Әйтерсең лә,

Тәннең һәр мускулы, һәр җире

Әлегәчә богауланып торып

Хәзер кинәт ирек алдылар.
Ә үләннәр, түшәк җәеп көткән
Кәләш төсле, ята бардылар...
Онытылмаган. Эш соң о
нытыламы

Күзне йомып чабып карадым,

Нипди үләннәрнең киселүен

Хуш исләрдән сизә барамын.
Пырхылдады, чалгы асты
ннап ул,

Очып китте куркып бер тургай,

Аны аулап килеп кергән елан

Ялтырады киселеп урталай,
Россиядә фро
нт озын, — дөрес,

О Гитлер да ялган тел озын,

«Чигенәбез» дими, әйтә бары:

«Кыскартабыз фронт сызыгын...»

Кыскарт, кыскарт. Тик бел:
Бер кө
н фронт
Якаң төсле булып кыскарыр;
«Пых» иттерер сине, кыскарып ул

Тәмам бетәр — сугыш тукталыр.