Логотип Казан Утлары
Хикәя

САГЫНЫЛГАН МӘХӘББӘТ

I
Разводка ротасы командиры
өлкән лейтенант Павло Сабиров үзенең землянкасында ярдәмчесе лейтенант Сидоренко Павло белән иртәгә уздырылачак операция турында сөйләшеп утырганда, землянка ишеге ачылды да, китек, пыялалы лампаның сыек яктылыгында, землянкага кергән кызылармеецның җыйнак фигурасы күренде.
Офицерлар, бердә
й кузгалып, бу билгесез сугышчыга текәлделәр. Хәзер аларның йөзләреннән әле генә сөйләнгән сүзләрнең эзе — җитди уйчанлык һәм, шул ук вакытта, бу кызылармеецның вакытсыз керүеннән туган борчу билгеләрен күрергә булыр иде. Землянкага кергән сугышчы урталыкта тукталып, офицерларны сәламләгәннән соң, үзенең тавышы белән бер дә көтелмәгәндә кыз икәнлеген белдереп:

— Иптәш өлкән лейтенант, сезгә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез! — диде.
Ильясның борчылуы гаҗәпсенүгә әйләнде, ә Павло күзләре белән генә елмаеп куйды.

— Сез якынрак кплегез, — диде Ильяс. — Сез кем?

Кыз тагып бор адым атлады, һәм, Павлоның землянканың яртысып каплаган күләгәсеннән чыгып, матур һәм бераз гына уйчан йөзен Ильяска текәде. Аның күзләре зур, кара, керфекләре озын һәм, гомумән, йөз сызыклары дөрес иде. Ильяс ирексез: «Бу чибәр кыз ни сәбәптәй монда килеп чыкты икән?» — дип уйланды. Ләкин бу фикер аның башыннан үтеп өлгермәде, кызның йөзен тагы да матурлатып, аңарда шаян кыюлык билгеләре балкыды.
— Ми
н рядовой Ихсанова, — диде кыз, үзенең яңгыравык тавышы белән. — Мине сезнең ротага хезмәтемне дәвам итү очеп дивизия штабы җибәрде.
Моңа кадәр бу разведка ротасында кызларның булганы
юк иде һәм кызларның ротага эләгүе, офицерларның ышануынча, мөмкин хәл дә түгел иде.
Кызның бу сүзләреннән соң
, офицерлар урыннарыннан тордылар. Аларның йөзләрендә хәзер тирән гаҗәпсенү һәм шул ук вакытта

— Әйтегез әле, — дпде Ильяс, кыз биргән кәгазьне таркау рәвештә карап, — сезнең монда килүегез турында разведка начальнигы беләме соң?
— Белә, билгеле, — диде кыз, елмая төшеп.
Ильяс кызга ышанычсыз карады да, үзе дә аңламый, бераз кызарып,
— Документларыгызны күрсәтегез, — диде. Гомумән мондый вакытны Ильяс, дивизия штабыннан бирелгән кәгазьгә канәгатьләнеп, берәүдән дә башка документ таләп итми
иде.
Бу хәлне ул үзе дә аңлады һәм комачтай җайсыз кызарды. Хәзер аңа ничек булса да үзенең оялуын яшерергә кирәк иде, шуңа күрә ул, кызның кызылармеец кенәгәсен карады да, ясалма коры то
н белән кызга:
— Бездән чыккач та сул яктагы беренче землянкага урнашыгыз, — д
иде, — ә калганын иртәгә...
Кыз тыныч кына, күзгә чак кыла күренерлек елмаю белән, өлкән лейтенантның сүзләрен тыңлаганнан соң, хәрб
и мөгамәләнең һәрбер кагыйдәсен җиренә җиткереп, җитез борылды да чыгып китте. Аның зыйфа буе ишеккә җиткәндә, офицерлар тагын өстәлдәге картага иелгәннәр иде инде. Ләкин Ильяс элеккечә, булачак операцияне йотылып тикшерә алмады. Аның күз карашында ниндидер таркаулык туды. Ул үзенең фикерен туплый алмый, кирәксез уйларны куарга теләгәндәй, чәчләрен еш-еш артка сыпыра иде. Ниһаять, ул авыр көрсенеп, авыз эченнән генә сүгенде дә, кискен хәрәкәт белән карандашын картага ташлады. Бераздан ул Павлоны тирән аптырауда калдырып, тар землянка буенча йөрергә тотынды. Ләкин ярдәмчесенә аңардан бу хәлнең серен сорашырга туры килмәде, күп тә үтмәде, ул Ильясның батыр адымнар белән өстәлгә таба килүен күрде. Димәк, Ильяс үзенең кирәксез уйларын ишек янында ташлаган. Сидоренкога бу күптән таныш хәл. Ильяс калып, кара кашларын җыерып картага текәлде. Карандашын тешләренә суккалап, тагын бер чәчен сыйпагач, башына килгән уңышлы фикердән кинәт балкып,
— Менә ничек булачак, — диде. Ул хәзер эш белән генә мәшгуль иде, гадәттәгечә, операция плапын анык һәм акыллы рәвештә хәл итеп бирде.

Яңадан ярты сәгатьтән соң, офицерлар, карталарын кыр сумкаларына яшереп, зур эш төгәлләгәннән соң гына туа торган көр күңел белән шахмат уйный башладылар.
Алар икесе дә бер дәрәҗәдә оста уйныйлар,
шуңа күрә, гадәттә, уен әле берсенең, әле икенчесенең отуы белән бетә идс.

Уен көндәгечә башта кызу рәвештә башланып, фигуралар тактада буталып, уен катлаулы, чуалчык бер хәлгә кергәч кенә, алар тынып, күзләрен шахмат өстәленә текәделәр. Бу вакытны, гадәттә, Ильяс башып бер тактка чайкап, чәчләрен сыпыра, ә Сидоренко авыз эченнән җиңел фокстрот көйләп, бармакларын өстәлдә тыпырдата башлый. Уенның җитдиләшкәнен хәзер дә шундый күренештән белергә булыр иде.
Ләкин бу бер төрлелек бүген озакка бармады. Ильяс үзенең чираттагы йөрешен ясады да кинәт елмаеп,
— Беләсеңме, Павло, — диде, — м
ин бит мәхәббәт мәсьәләсендә моңа кадәр бик уңмаган кеше булдым.
Павло уе
н белән мәшгуль иде әле, ул Ильясның сүзләрен колак яныннан уздырып, озак уйланганнан соң гына башын күтәрә алды.
— Нинди мәхәббәт?—диде ул, таркау рәвештә. Күптәнге дуслар булганга күрә аларның һ
әркайсының шәхси тормышы үзара билгеле иде. Ләкин Павлоның әһәмият бирүенчә, математика Факультетын сугыш алдыннан гына бетергән бу егетнең моңа кадәр мәхәббәт турында сүз кузгатканы юк иде әле.
Павло бу хәлне үзенчә
Ильясның мәхәббәткә өстән генә каравыннан тапты һәм моны егетлек санап, үзе дә тәкълит итә башлады.
Хәзер аның акылына Ильясның әйтелгән сүзләре җитү белән, ул шахматны онытып, колакларына ышамагандай:
— Си
н мәхәббәт турында сүз кузгаттың шикелле, — диде. — Син үзеңне бу мәсьәләдә уңмаган саныйсың.
— Мин заводта эшләгәндә бер тапкыр гашыйк булдым.—диде Ильяс, елмаеп, — анна
н рабфакта соңгы мәртәбә — университетта бер гашыйк булдым, ләкин аларның һәммәсе да минем өчен күңелсез бетте.
Ильяс үзенең бу сүзләрен әйткәндә, бер дә әһәмияткә лаек булмаган нәрсә турында сөйләгәндәй
, кыйлана иде. Ләкин Павло аның беренче сүзләреннән үк чынбарлыкны тапты: Ильяс мәхәббәт мәсьәләсенә бик җитди карый һәм үзен бу мәсьәләдә чын-чынлап бәхетсез санын.
Ильяс үзенең мәхәббәт уңышсызлыкларын үзеннән көлеп, ирония аша сөйләгәндә, Павло үзенчә бик тирән йомгак ясап: егет мәхәббәтне сагынган дип уйланды.
Шахмат онытылды. Ярсыткыч яу, кочле сугыш тукталып, өстәлдә бары агач фигуралар гына торып калдылар. Әңгәмә җанланып, күңелле истәлекләргә күчте. Ниһаять, Павло түзмәде, сүз башыннан бирле күңелен кытыклап торган сорауны Ильяска ташлады:
— Өлкән лейтенант, — диде ул, күзләрен хәйләкәр кысып, — синең бүгенге әңгәмәңә нп сәбәп булды?
Бу сораудан соң
Ильясның йөзе бераз кызарынды, ләкин ул сорауны аңламаганга сабышты.
— Бәлки бүген килгән туташның күзләре сиңа шулай тәэир иткәндер? — диде Павло сүзен дәвам итеп. — Әйе, аның күзләре кап-кара, кап
-кара, ә үзе, каһәр, чыннан да матур кыз.
— Ул кыз минем якташ, татар кызы,— диде Ильяс, үзе дә сизмичә ачыктан-ачык мактанып. — Ләкин аның кара күзләре мине әз генә дә кызыксындырмадылар.
— Шаярма!—диде Павло, апарга, хәйләкәр елмаеп, бармак янады.
— Кит әле, зинһар бәйләнмә, — диде
Ильяс уңышсыз ачуланырга тырышып, — син мине әллә беренче күрүдә гашыйк була торган үсмер бала дип беләсеңме?
Бу сүзләрдән соң Павло фикеренең дөреслеген Ильясның ялтыр күзләреннән укып, рәхәтләнеп шаркылдады да, «Мәхәббәт сизелмәгәндә килә» дигән җырны башлады.
— Мин бу кызга әз генә дә гашыйк түгелмен, — диде
Ильяс.
— Минем хыялымдагы м
ин гашыйк буласы кыз бер дә мондый түгел. Ул кызның башта матур булуы, син уйлаганча, бер дә шарт түгел, тик шунсы шарт: ул сөйкемле булсын. Минем үземне яраткан кебек, эшемә дә ихтирам белән карасын (Ильяс уйланып кулын күтәрде). Ул кирәк вакытны уйный-көлә белә, кирәк вакытны җитди рәвештә Энгельсның «Табигать диалектикасы» укый белә. Ул эшен ярата; ул тормышын әз генә дә юкка уздырырга җыенмый, ул үзенең апа булачагын да белә, балаларны ярата һәм аларны тәрбияли белә. Минем хыялымда мин гашыйк булачак кыз шундый, ә бүтән төрле уйларга мин үсмер яшьтән узган инде.

Ильяс, дәртләнеп, яратачак кызын шулай күз алдына китерде дә, кинәт тукталып:
Ә бу нәрсә? — диде.
Ә нәрсә? — диде Павло, сүз көрәштерергә хәзерләнеп.
— Мин белмим, — диде
Ильяс, җилкәләрен күтәреп.
— Мин дә белмим, — диде Павло, — ләкин шуны күрәм: си
н беренче күрүдән үк кызга гашыйксың.
— Бәлки сиңа шулай тоеладыр, — диде Ильяс хәзер әңгәмәнең кызыгын югалта төшеп. — Ә, минемчә, гашыйк булырга вакыт юк әле.

Ильяс кинәт ачуланып куйды.
— Бүген сугыш, ә ул кыз мин гашыйк булырга тиеш кеше булса да — минем солдатым.
Бу сүзләр шундый тонда әйтелделәр,
Ильяс кинәт бу сүзләрдән соң, дус булудан да бигрәк, командирга әверелде.
Павло, сүзсез чишенеп, сәкесенә ятты. Землянкада Ильясның мышкылдап
итек салуы гына ишетелә иде. Тирә-якны ниндидер уңайсыз тынлык басты. Ләкин бу хәл, һәрвакыттагыча, бу юлы да озакка бармады. Ильяс урынында бераз ятканнан соң тәмам тынычланып, тагын сүзгә кереште.
— Шунсы үкенеч, — диде ул, үз алдына сөйләнгәндәй,—минем тылда бер генә дә сөйгән кызым юк, ә арзанлы ясалма мәхәббәт белән мин яши белмим: я чын мәхәббәт булсын, я бөтенләй булмасын.
— Әйе, — диде Павло, уйланып. Аның бу вакытны үзе турында сөйлисе килә иде. Ләкин бу минутта Ильяска бирергә кирәкле җавапны таба алмагач, аңа тирән мәгънә белән «әйе» диюдән башка бер сүз дә калмады.
Землянкада ут озак япып торды. Дошман янында ара-тирә пулемет тырылдавы гына, дөньяны каплаган төнге тынлыкны бозып, бу Җирнең сугыш мәйданы икәнлеген аңлата иде.
II

Ильяс, уянып күзләрен ачу белән, аның күз алдына килгән беренче күренеш Наилә
булды. Кызның портреты хыялда чиксез матур һәм күңеллелек белән елмаеп,
Ильяс алдына килеп басты. «Шулай ук гашыйк булдым микәнни?» дип уйланды ул елмаеп. «Юк, мөмкин түгел», диде ул, озак уйланганнан соң, «бу гади, вакытлы мавыгу гына».
А
ннан ул кинәт күз алдына Казанны һәм кыз торган урамны китерде. Бу урамда Ильясның күп мәртәбәләр булганы бар иде. «Әйе, бу кыз бездән ерак тормаган икән, — дип уйланды ул, кызның кызылармеец кенәгәсендә язылганнарны хәтерләп, — әгәр сугыш булмаса, кем белә, бәлки бер мәртәбә дә очрашмас идек».
Кыз егерме б
ишенче елны туган, ун еллык мәктәп бетергән иде. Ильяс аларын да хәтерләде.
Ләк
ин ул озак ята алмады, аны ниндидер көч шул ук минутта торырга мәҗбүр итте. Ильяс торып киенә башлады, Павло йоклый иде әле. Ильяс лампа яндырып, сәгатенә карады: сәгать алтынчы ярты иде. Күп тә үтмәде, бер кочак утын күтәреп, землянкага рядовой Захаров керде.
— Эшләр
ничек, Захаров?
Захаров,
Ильясның бүген аерата шат йөзен күреп, шул ук минутта сүзгә кереште.
— Безнең взводка, пптәш өлкән лейтенант, кичә бер кыз к
илде, — диде. — Нинди хикмәт, юбка киеп разведкага йөрү, минемчә, бер дә уставка сыймый.
Ильяс, аның ялтыр күзләренә карады да, җавап урынына:
— А
ны урнаштырдылармы? — диде.
— Ул инде ур
нашты.
Ильяс бер сүз дә дәшмәде, өстенә мех җалетын киде дә, сабын һәм теш порошогы белән коралланып, тышка чыкты.
Көп епшек һәм буранлы иде. Т
ирә-яктагы нарат урманы җилдә шомлы шаулый, иртәнге караңгылыкта зәңгәрсу булып, кар эскертләре генә күренә иде. Ильяс, гадәтенчә, кар белән юынды да, иртәнге ашка кадәр үк рота землянкаларына китте. Анда дежурныйның үзенә билгеле булган нәрсәләр турындагы озын докладын ул борчу аша тыңлады да, эчкә үтте.
Сугышчыларны уятка
ннар иде инде. Алар хәзер киенәләр иде, Ильяс, алар белән исәнләште дә, кайбер кызылармеецларга озак маташулары өчен шелтә ясаганнан соң, старшина Ашына үтте. Старшина беренче взвод землянкасында тора иде. Ильясның аны эзләве исә дөресендә Наиләне күрергә теләүдән туган хәл иде. Ул бу теләгенә тпз иреште. Җир сәке читендә, төркемнән аерым, чәчләрен тарап утырган Наиләне күрү Ильясның ирексез елмаюына сәбәп булды. Наилә бүреген салган, гимнастеркада тагын да матуррак иде. Аның куе кара чәче җилкәләренә төшкән, ак муены, киң маңгае аның йөзенә аерым нәзакәтлек бирәләр.
Ильяс аның янына килде. Кыз, тарагын чәченә кадап, җәһәт аякка басты. Ильяска а
ны күзләреннән гафу итүне сорау билгеләре күренә иде.
— Утырыгыз, утырыгыз. — диде ул, ашыгып.
Кыз
, утырып, тарагын кулына алды.
— Я
, ничек соң, иптәш Ихсапова, яхшы йокладыгызмы? — диде Ильяс һәм ни өчендер, үзе дә сизмәстән, бүтән кеше тыңламады микән дигәндәй, күз караларын йөртеп, тирә ягына каранды.
— Бик яхшы, рәхмәт, иптәш өлкән лейтенант
, — диде Наилә.
Ильясның исәбе — кыз белән тагы бераз сөйләшү
иде. Мәсәлән, ул аның белән Казан турында, кызның апасы турында, хатлар алуы турында сөйләшмәкче иде, ләкин бу мөмкин хәл булып күренмәде аңа, чөнки күңелендә әле хәзергә әз генә чаткылар сибеп янган мәхәббәт һәм аннан курку сәбәп булды. Ильяс, елмаеп, итек кунычына кулындагы чыбык кисәге белән суккалаганнан соң:
— Ярар, — дпп сузды һәм, үзе дә аңламастан, читкә китеп барды.
Бер кызылармеец үзенең каешын таба алмый гаҗиз иде. Ильяс аның, дөньясын онытып, сәкедәге саламда казынуы белә
н кызыксынды.
— Кая киткән сезнең каеш? — диде ул ачуланып, бераз күзәткәннән соң. — Үзегез разведчик, халык күптән уянды, ә сез һаман ятагыгыздан китә алмыйсыз, һич булмаса
, әнә теге кыздан үрнәк алыгыз, сез бит әле юынмаган да.
Ләкин бу сүзләрдән соң кызылармеец Ильяска шундый итеп карады, Ильяс эченнән моннан со
ң кыз турында мондый сүзләр сөйләмәскә сүз бирде.
Ильяс иртәнге аштан со
ң тагын беренче взвод землянкасына керде. Аны һаман ниндидер билгесез көч шунда тарта иде.
Ул землянкага кергәч, топография өйрәнүче взводта берникадәр ыгы-зыгы туды. Взвод командиры каршында мо
ңа кадәр кыю рәвештә сөйләгән кызылармеец та Ильясны күрен, ык-мык килеп, төртелеп калды, бүтән сугышчылар арасында да хәрәкәт булып алды.
— Сөйләгез, сөйләгез, — диде Ильяс елмаеп. —
Нигә, мин шул кадәр куркыныч кешемени?
Ләкин бу ыгы-зыгы
ның сәбәбе әз генә Ильястан куркудан түгел, бары аңа булган хөрмәт йөзеннән иде. Кызылармеец, бу хәлне аңлатырга теләгәндәй елмаеп, башын кашыды да, бик җитди рәвештә сүзгә кереште. Хәзер ул читтә тыңлап торган Ильяска әһәмият та бирми, үзенең сөйләве белән мавыккан иде.
— Сез яхшы беләсез, иптәш Степанов, — диде Ильяс. — Сез бит б
езнең беренче егетләрдәй, сез мине моңа кадәр бер мәртәбә дә кызарырга мәҗбүр итмәдегез.
Разведчиклар өйрәнергә тиешле
нәрсәнең һәммәсен дә яхшы беләләр иде. Моңа Ильяс тагын бер мәртәбә ышанганнан соң, үзен мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышып,
— Ягез әле, сез,
иптәш Ихсанова, — диде. — Әйтегез әле, мәсәлән, сез болытлы төндә ачык яланда ялгыз калдыгыз, ди. Сезнең кулыгызда компас та юк, бары чәчегездә компасның стрелкасы гына яшерелгән, ди. Барырга тиешле урын, мәсәлән, 90 нчы азимут, ди. Сез мәсьәләне ничек хәл итәрсез?
Землянка эчен тирән тынлык басты.
Наилә, кашларын җыерып, уйга калды.
Бу хәл Ильяс
өчен дә җайсыз иде. Ул үзе дә бу сорауны бирүенә үкенде.
Ләкин кыз кинәт елмайды һәм, шундый кечкенә мәсьәләне озак хәл итүе
нә кызарып, үзеннән көлде дә, дөрес җавап бирде. Ильяс иркен сулыш алды.
— Менә күрәсезме, — дпде ул, шатланып, — әле беренче көне, шулай да белә.
Ул хәзер, Наиләнең дөрес җавап б
ирүенә бер дә шикләнмәстән, бер-бер артлы сораулар яудыра башлады.
Аңа Наиләнең тавышын тыңлау рәхәт
иде. Ләкин ул бу эшнең җайсыз ягын да исәпкә алын өлгерде һәм кинәт:
— Яхшы, дәвам итегез, — диде дә, землянкада
н чыгып китте.
Ильяс үз
енең землянкасына кергәч: «Бу эш ярамый» дип уйланды. Фронтта мәхәббәт белән шөгыльләнеп булмый. Аның күз алдына төрле вариантларда бу хәлнең никадәр авыр нәрсә икәнлеге килде. Наилә белән якын дусларча сөйләшүләр, бер-берсен яраткан яшь кешеләр, шатлыгы аны никадәр кызыктырса да, ул асылда бу эшнең хезмәткә хыянәт булуыннан курыкты. Аның ышануынча, мәхәббәт аерым шәхесләрнең коллективтан бераз читкәрәк китеп, интим тормыш белән яшәвенә бәйләнештә иде. Ул озак уйланды һәм, мәхәббәткә кул селтәп, үзенең вөҗданын тынычландыру өчен, бернинди дә шик белән жәфаланмаган, бары үзенең теләгенә ирешеп хәзер чиксез шатланган Наиләнең кимчелекләрен эзли башлады. Ләкин бу эш файдасыз, ул Наиләгә салкын карый алмый иде инде. Ниһаять, Ильяс барсын да онытырга тырышын, бу вакытсыз һәм шул кадәр урынсыз хәлне бәхетсезлек санап, үзен сүккәннән соң, атын иярләтте дә, бер дә ул кадәр кирәкле булмаса да, алгы сызыкка, үзенең якын дусты капитан Герасимов янына китте.
Ләкин ярты юлда аның башына кызыклы бер фикер килде. Ул фикер, аның философик нәтиҗәсснчә, дөньяда мәхәббәттән дә көчле нәрсә юк, дигән фикер иде. Аның башыннан моңа кадәр укылган китаплар үттеләр, ул кинода караган «Чапаев» картинасын күз алдына китерде. Картинада шундый бер күренеш бар иде. Чапаев үзенең адъютантына, «Менә сугыш бетәр, тормыш күңелле һәм шатлыклы булыр, шул вакытны сез өйләнерсез» ди. Аның җанлы йөзенә, бераз хәйләкәр күзләренә яшь егет белән аның сөеклесе — пулеметчы кыз Анна тирән дикъкать белән карыйлар.
Димәк, мәхәббәт сугышта да мөмкин. Пигә Ильяска якташы Наиләгә үзенең мәхәббәтен яки башта хөрмәт белән каравын аңлатмаска?
Ильяс, бу хәлнең бик реаль икәнлегенә ышанды да, шунда ук атын борып, ротага кире кайтты.
Ләкин аның аяклары, беренче взводның землянкасына якынлашу белән, ихтыярына буйсынырга теләмәгәндәй, тукталып калдылар, ул үзенең бу мәсьәләдә көчсез һәм хәлсез булуына сыкранып, землянканы үтте дә, ирексез икенче взводка юл тотты.
Икенче взводта сугышчылар дошман коралын өйрәнәләр иде. Ильяс, аларны имтихан итеп сораулар биргәннән соң, үзенең землянкасына китте.
Барышлый аның күңелендә яңа фикерләр туды. Бу фикерләр бөтен көч белән Ильясның акылсыз эш башлавын сөйлиләр иде. Ильяс, үзенең хәленнән үзе куркынып, тирә-якка каранды, әйтерсең лә аның фикерләрен һәм тәвәккәлсезлеген читтән күрерлек кешеләр бар.
— Бетте!—диде ул кычкырын, землянкага кергәч, — менә балалык, менә акылсызлык!
Землянкада лейтенант Сидоренко аш ашап утыра иде. Ул, Ильясның ачулы йөзе
н күреп, әйткән сүзләрен тыңлагач, зур бер кимчелек табылды ахыры дип уйлады.
— Эш нәрсәдә, нәрсә булды, өлкән лейтенант? — диде аптырап. Ильяс, шунда ук үзен кулга алып, оста рәвештә сүзне икенчегә борды:
— Моннан соң сез минем солдатларыма фрицның коралларын шаблон рәвештә өйрәтмәгез,— диде ул ачуланып. — Алар аңардан кирәк вакытны файдалана да белсеннәр, аңлашылдымы?
Лейтенант, ирексез басып, кулларын балак җөйләренә кысты.
— Аңладым, иптәш өлкән лейтенант.
Павло, бүреген киеп, чыгарга да җыенган иде инде, ләкин Ильяс аңа туктарга кушты.
— Я, группа ничек, — диде ул, — хәзерме?
— Группа хәзер, иптәш өлкән лейтенант.
Иң яхшы сугышчылар сайладым, группа командиры лейтенант Федоров.
— Бурычларын беләләрме?
— Беләләр, үзем аңлаттым, үзем тикшердем.
— Ярар, — диде.
Ильяс, аннан сәгатенә карап. — Бер сәгатьтән разведка начальнигы киләчәк, без бергә тикшерербез , әле, ә алгы сызыкта син үзең булырсың.
Павло, аңлаганлыгын белдереп, «яхшы» диде.
Ильяс, күзләрен йомып чәчен сыпырды да, талчыккан кыяфәт белән борчылып каһәр суккыры, — дип мыгырданды, — кайчаннан бирле инде без синең белән «тел» китергәнебез юк. Хәзерлек бара, ә үзебезнең әллә ни кырганыбыз юк.
Көндезге аштан соң ял булуына карамастан, күпчелек сугышчылар йокламый, кайберсе хат яза, кайберсе китап уку белән мәшг
уль иделәр. Беренче взводка килеп кергән Ильясның күзләре ирексез Наиләгә төштеләр. Ул, әһәмиятсез караш белән генә аңа карады да, аның юбкада булуын күреп, старшинага:
Нигә аңа чалбар бирмисез, әллә аны разведкага юбка киеп йөрер дип уйлыйсызмы? — диде.
Старшина сорау белән
Ильяска текәлде. Аның күзләре «Шулай ук бу чибәр кыз да разведкага йөрер микәнни?» диләр иде. Ильяс, аның күзләреннән шушы ук сүзләрне укыса да, аңа туры җавап бирмәстән:
— Чалбар бирегез аңа, — диде. — Чалбар җылы һәм җайлы була, аңлый торгансыздыр?
— Аңлыйм, — диде старшина, — хәзер үк б
ирәм.
Ильяска артыннан, гаҗәп сөйкемле булып, Наиләнең тавышы ишетелде:
Иптәш өлкән лейтенант, — диде ул, — мине кайчан разведкага җибәрергә уйлыйсыз?
Нигә, сезнең барасыгыз килмимени?
— Киресенчә, — диде
Наилә, фикеремне ачык әйтмәдем ахыры дип кызарып, — киресенчә, әгәр сез минем разведротага эләгү өчен ничек ашкынуымны белсәгез иде. Минем барлык хыялым разведкага бару.
Ильяс, Наиләнең башыннан аягына кадәр дикъкать белән караганнан соң, тирән сулан, Ашыкмагыз,— диде. — аңлашыламы, ашыкмагыз. Әле сезгә байтак өйрәнергә кирәк.
Разведкага йөрү, ул сез уйлаганча ансат эш түгел.
— Мин беләм
, — диде кыз, — минем полк, разведкасына йөргәнем бар.
— Сез бернәрсә дә белмисез әле, — диде
Ильяс, бераз ачулана төшеп, — ә вакыт җиткәч, мин үзем әйтермен.
Бер атна вакыт үтте. Ильясның Наиләгә булган мәхәббәте, теләгенә буйсынмастан, көннән-көн үсте һәм үскән саен Ильяс аны ераграк яшерергә омтылды. Аның кыз белән мөгамәләсе коры һәм җансыз иде. Ләкин, шу
ңа карамастан, аны һәркөн иртәдән кичкә кадәр кызны күрергә ниндидер көч һаман этә. Ильясның бу кызны кочаклыйсы, аңа җылы сүзләр әйтәсе, аның йөзенә үзенең иреннәрен тидерәсе, чәчләреннән сыйпыйсы килә иде. Ләкин аның катгый рәвештә: мәхәббәт фронтта булырга мөмкин түгел, дигән фикере үскәннән-үсә барды.
Аның ышануы буенча, әгәр алар арасында мәхәббәт романы башланса, бу, иң кимендә, ротадагы дисциплинаның йомшавына сәбәп булачак. Шуңа күрә ул мәхәббәтен тирән сер итеп берәүгә дә сиздермәскә тырышты һәм бу сагынылган мәхәббәт нинди генә диңгездәй көчле һәм иркен булмасын, ул бу теләгенә иреште.
III

Наилә ротага килүенең беренче көннәрен зур шатлык белән уздырса да, соңгы көннәрдә хыял зәңгәрсу томандай эреде дә, аның тирә-ягында бары чынбарлык кына калды. Хәер, ул беренче көнне үк кайбер яшь кызылармеецларның үзенә ирония белән каравын, кайбер карт кызылармеецларның шәфкатьле атадай кызганын каравын сизгән иде. Ләкин бу хәл башта ул кадәр күңелне басарлык дәрәҗәдә зур булып күренмәде, бары соңгы көннәрдә генә үзенең көчен күрсәтте. Наилә үзен кинәт ялгызлыкта сизде. Чөнки бу ике төрле капма-каршы карашның икесе дә Наиләне кимсетәләр иде. Ул үзен, башка кызылармеецлар кебек, җиңел, бәйсез сизәсе килде. Аны кызгану да, аңа ирония белән карау да, аның үз-үзен сөю тойгыларын җәберлиләр иде. Аның күңел түрендә, җиңелмәслек ашкыну булып, разведкага бару күренде. Аның, әгәр бер генә мәртәбә разведкага барса да, үзенең башкалардан ким түгел икәнлеген күрсәтәчәк икәнлеге күңелендә зур ышаныч булып саклана иде.
Көннәр бер-бер артлы үттеләр, ләкин аңа беркем, бервакыт разведкага бару турында сүз кузгатмады. Документларын калдырып, ак халатлар киеп, һәр көн сугышчылар разведкага китәләр, һәр көн иртәнге караңгылыкта, я көндез алар шаулашып разведкада
н кайталар. Булган вакыйгаларны сөйлиләр, уңышларга шатланалар, уңышсыз операцияләрне, үз эшләренә хуҗа булып, уйланып тикшерәләр, гомумән, үзләрен иркен сизәләр.
Наилә бу кызылармеецлардан читтән генә көнли һәм, үзе дә сизмәстән, аларга ничектер эченнән ачулапа иде. Үзе белән һәрвакыт коры, ниндидер аңлаешсыз мөгамәләдәге Ильясны ул берничек тә аңлый алмады. Аның, якташ булуына карамастан, һәрвакыт үзен артык, рәсми тотуын ул берничек тә ацлый алмады. Аңа командирлар арасында иң ошаган кешесе, башта, түгәрәк йөзле, аксыл чәчле, Украина акценты белән, күңелле итеп сөйләшүче лейтенант Сидоренко булды. Чөнки ул, нәкъ бүтән кызылармеецларга карагандай, Наилә белән гади, күптәнге дусларча сөйләшә иде. Ләкин Наилә ничә мәртәбә аңарга мөрәҗәгать итмәсен, лейтенант Наиләнең разведкага бару-бармавын хәл итә алмады.
Со
ңгы мәртәбә сөйләшүдә:
— Бераз гына көтегез, — диде ул, — ә хәзер чаңгыда шуарга өйрә
негез, атарга өйрәнегез. Ата беләсезме?
Бу сорау
Наиләнең ачуын китерде һәм шул көннән башлап аның лейтенантка карап та ничектер ихтирамы кимеде.
Ул барлык тпрә-яктагы кешеләрне үзенә ышанмый карыйлар дип сыкра
на иде. Ул, үзенең язмышыннан зарланып, госпитальдә яткан яралы абыйсына да хат язды, әнисенә язылган хатны да элеккечә күтәренке рух белән шатланып язмады. Ләкин бу күңелне тынычландырырлык эш түгел иде. Киресенчә, аның күңелендә, фикерен бу мәсьәләгә беркетү аркасында, авыруы тагын да арта төште. Наилә үзенең элек хезмәт иткән йолыгын сагына башлады. Ләкин, землянкада писарь һәм старшина тирәсендә йөрүләр никадәр күңелсез булса да, үзенең ирекле рәвештә Кызыл Армия сафына керүе, ялварып, үтенеп разведка ротасына эләгүе, аңарга, армия кагыйдәләрен җимерек, шашкын бер эш эшләргә ирек бирмиләр иде.
Көннәрдән бер көнне
Наиләнең күргәннәрен ялгыш аңлавы бөтен тулылыгы белән ачылды, — төен бер дә уйламаганча ансат чишелде.
Бу хәлгә беренче сәбәпче — Захаров аркасында туган очраклы бер вакыйга булды.
Захаров кыскарак буйлы, зур башлы, шук күзле бер сугышчы иде. Аның землянканың әле бер почмагында, әле икенче почмагында яңгыраган к
өр, калын тавышын Наилә беренче көнне үк ишетте, ләкин бу егетнең соңыннан якын дус булуын аның бер дә уйлаганы юк иде әле. Наиләнең ротага килүенә сигезенче кон киткәндә, аның эче пошуы аерата көчәнде. Группа яңа гына разведкадан кайтты. Сугышчылар, арып-талып кайтуларына карамастан, көлешеп сөйләшәләр, төнлә булыш вакыйгаларны хәтерлиләр иде. Наилә, үзен кая куярга белмәстән, землянкадан чыкты.
Көн аяз, кар аерата ак булып күренә, каршыдагы наратлар, җилдә чайкалып, моңлы шаулашалар, алардан кар сибелә иде. Ләкин тирә яктагы табигатьнең матурлыгы Наиләгә әз генә дә күңел юаткыч булып күренмәде. Ул, землянка янында үскән ялгыз ак каенны кочаклады да, моңлы уйларга чумды.
Наилә бу вакытны үзенең бәхстссзлеге белән шул кадәр мәшгуль иде — артыннан, мәкерле ният белән, күзләрен тасрайтып килгән Захаровны да сизмәде. Захаров Ильяс янына барырга җыенган иде. Землянкадан чыгу белән Наиләне күргәч, бер кызык ясарга булды. Ул, сак адымнар белән Наиләгә якынлашты да, җитез хәрәкәт белән аның бүреген салдырып алды.
Наиләнең үз кайгысы зур иде, ул бу мәгьнәсез шаярган егеткә зәһәрле күзләрен текәгәч, Захаровның гамьсез рәвештә авыз, еруын күреп, шул кадәр ачуланды, бу эше өчен аны шул минутта өзгәләп ташларга да әзер иде. Ләкин Наилә сүз дә табып өлгермәде, Захаров, «һоп» дип кычкырды да, бүрекне чөен җибәрде, бүрек чайкалып агач ботагында калды.
— Тидер менә наганнан шуңа! — диде Захаров. — М
ин разведчик дип бик мактанасың, тидер! Тидерсәң, минем бүрек синеке булачак.
Наилә, һаман ачуын йота алмый, Захаровның бүрегенә карап алды. Бүрек чыннан да яхшы, офицерлар бүреге иде. Наилә күп уйланмадыр мәче җитезлеге б
елән Захаровның кобурасыннан наганын суырып алды да, бер-бер артлы бүреккә атты. Өченче мәртәбә атканда «мәҗрух» бүрек карга мәтәлде. Захаров дикъкать белән карады: бүреккә өч пуля тигән иде. Ләкин ул йөзенә әз генә дә аптырау билгеләре чыгармады, кечкенә «мәҗрух» бүрекне башына утыртып, китеп тә барды. Берничә адым атлагач кына ул телгә килде.
— Молод
ец! — диде ул, — сине разведкага алып барабыз, өлкән лейтенантка үзем әйтермен, — дип өстәде.
Захаров бу сүзләре белән Палләнс чиксез шатландырырмын дип бер дә уйламаган иде. Наилә
өчен хәзер моңлы шаулашкан наратлар да күңелле җырлыйлар кебек тоелды, кар эскертләрендә җемелдәгән вак йолдызлар да аның күзләрен шатландырдылар. Салмак кына, егетләрчә гамьсез, бер аягыннан икенче аягына авып атлаган, бүселеп чыккан сырган чалбарлы, фасонын китереп кунычлары кайтарылган киез итекле Захаров Наиләгә бу минутта шулкадәр сөйкемле булып күренде, — шул минуттан соң ул аны иң якын кешесе саный башлады. Ул көннән башлап алар арасында үз-үзеңне сөю сырхауларыннан азат булган күңелле фронт дуслыгы урнашты.
Захаровның сугыш үзенең колоритын салган кызыклы табигате бар иде. Аның каршында хәл ителмәслек бернәрсә дә юк. Ул барлык кыенлыкларны ансат кына, шаяры п кына кичерә. Ул бер вакытта да зарланмый. Аны беренче күрүче кеше бу тормышка да үзенең «мәҗрух» бүрегенә карагандай карыйдыр дип уйлар иде.
Ул шук һәм бераз дорфа, ләкин ул бозык, табигатьле түгел. Наиләнең ышануынча, ул иц беренче булып, аңа гади бер иптәшенә карагандай карады. Моны сизенү Наиләне чиксез шатландыра иде. Захаров аркасында аңа бөтен тирә-як үзгәреп, күңелле булып күренде, Наилә Захаровның разведкадан кайтуын һәрвакыт түземсезлек белән көтә иде һәм аңа һәрвакыт яхшылык эшлисе килә иде. Захаров кайвакыт үзенең тупас бармакларына инә кыстырып мышкылдый башласа, аңа беренче ярдәмче Наилә иде инде. Көннәрдән бер көнне Наилә аңа бер җыр да язып бирде. Ләкин бу яңа җырга Захаровның бер дә ул кадәр исе китмәде, аны дикъкать белән укып чыккач, кая куярга белми аптыраганнан соң, кесәсенә салын куйды.
— Ярый, яхшы
, — диде ул, бер дә көтелмәгән җитди төп белән, — бу җырың миңа истәлек булыр.
Наилә истәлек өчен Захаровның бердәнбер чиста (документлар төрү өчен кулланылган) кулъяулыгына парашюттан йолкынган ефәк белән чәчәк бизәге чигеп биргәч, ул шул кадәр шатланды, моңа кадәр бер дә күрелмәгән мәзәк күрсәтеп. Наиләнең муеныннан кочты.

Ә көннәрдән бер көнне алар, икәүләп, Захаровның авылында ут йотып яшәгән «Марфушка»сына хат яздылар. Хатны озын итеп, озак уйлашып, землянканың почмагында язып утырдылар. Хат язылып беткәч, Захаров үзенең фикерен бик туры итеп болай әйтте:
— Күпме җир үтмәдем. Леночка кебек яхшы кыз очратканым юк әле.
Аның Леночкасы нәрсәсе белә
н шул кадәр яхшыдыр, ул анысына җавап бирә белмәде. Ләкин шунсы ачык — Леночкадан яхшы кыз булуы аныңча мөмкин түгел иде. Бу хәл, яшереп булмый, безнең чибәр якташыбызны әз генә көнләштерде дә, әлбәттә. Захаровның дус булып әверелүенә иң беренче сәбәп шул иде — аның аркасында Наилә разведкага йөри башлады. Шулай, бүрек вакыйгасыннан соң, икенче көнне, алар старшинадан качып кына бүрек ямаганда, Наиләне өлкән лейтенант чакырып алды.
Наилә землянкага кергәндә,
Ильяс нидер яза иде. Наиләне күрү белән, аның күзләре бер генә секундка кабындылар.
— Сезне мактыйлар, — диде
Ильяс, — хәтта Захаров та сезне мактый башлады. Сез ничек уйлыйсыз, разведкага йөри башласагыз сезгә авыр булмасмы, әллә бераз көтикме?
Наилә шатланып елмайды да,
— Кайчан барырга? — дпде. — Рөхсәт итсәгез, мин бүген үк барыр идем.
Ильяс, янында утырган Павлога текәлде.
— Группа командиры Самойлов, — дпде ул, уйланып.
— Яхшы, — дпде ул, озак уйланганнан соң,
Наиләгә күтәрелеп. — Барырсыз.
Наилә чиксез шатлык белән, командирының борчылып калуына әз генә дә шикләнмәстән, землянкадан чыкты.
Ильяс группаны үзе инструкцияләде, белемнәрен үзе тикшерде. Кичке караңгылыкта, разведка алгы сызыкка юнәлгәч, ул ат менеп капитан Герасимовка китте. Иртәгесен иртәнге сигездә аңа доклад ясаган кече лейтенант Самойлов Ильясның аерата талчыккан йөзен күрде. Разведка уңышсыз иде, чөнки дошман соңгы көннәрдә сак, бөтен сизгерлеген «тел» югалтмаска юнәлткән иде, разведчикларга, төне буе ут астында ятканнан соң, кире кайтырга туры килде.
Ә Ихсанова ничек? — диде Ильяс, сүз арасында.
— Ул яхшы разведчик, — диде Самойлов.
— Әйтегез, ул бик әтәчләнмәсен, аны гомумән эләктерү группасына кертмәгез, — диде Ильяс.

Наилә өчен аның күңеле тынычланса да, көннән-көн үсеп, хәзер дәһшәтле рәвештә алга баскан хезмәт уңышсызлыклары аны борчыды.
Бурыч —
ничек кенә булса да «тел» китерү, ничек кенә булса да дошманның яшереп серен белү иде. Байтак вакыт үтте инде, рота бер генә дә «тел» китерә алмады.
IV

Ильяс, ат менеп, дивизия штабы урнашкан авылдан чыкканда, сәгать төнге унике иде инде. Штабта ашыкмадылар, мәсьәләне һәр яклап тикшерә торгач, төн уртасы да килеп җитте. Төп айлы һәм тыл иде. Ләкин Ильясның башындагы уйлары, төрлечә корылган планнары аңа бу төннән ямь табарга ирек бирмәделәр.
Ул, атын салмак кына юыртып, авылдан чыкканда һаман бернәрсә турында баш ватты. Аның берничек тә «т
ел»не яу белән аласы килмәде, бүтән бер чара күреп, ротаны югалтуларга дучар итмичә, дивизия штабына, генерал каршына «тел» китерүенә ышана иде.
«Бары бер унтер, я ефрейторны өстерәп чыгару кирәк бит» ди
п уйланды ул, «бары бер фрицны, һәм ул зур хәл иткеч эш булачак».
Бу арада моңа кадәр «шыптым»га йөрүләр («тел» алырга кечкенә группа беләп йөрүне ротада шулай атыйлар) уңышсыз нәтиҗә бирделәр. Качып безнең якка чыгучы поляк кирәкле нәрсәләр турында мәгълүматсыз булып чыкты. Хәзерге вакытны
иң кирәкле нәрсә — «саф ариең токымындагы» тынкыш немец иде.
«Иртәгә үк үзем барам, операцияне үземә башкарырга кирәк» д
ип уйланды Ильяс. Һәм шул фикер беләп килешеп, бу эшне, яу белән башкаруга караганда, күн акыллы санап, ул үзен тынычландырды да, шнораларын җирән алашаның кабыргаларына кысты. Төн матур һәм күңелле иде. Ильяс ирексез үзенең бала чакларын, шундый айлы төннәрне таудан чана шуып уйнауларын хәтерләде. Ат, пошкырын башын чайкый-чайкый, кар тузаннарын туздырып юырта. Ерактан көндезгедәй ачык булып урман күренә, сыек-зәңгәр күк йөзендәге аксыл болытлар шул урман артына шуышалар. Фронт тын, һәр як, бер-берсенә һөҗүмгә хәзерләнгән капландай, тынып күзәтә.
Урманга барып керү белән, Ильясны часовой туктатты. Ильяс про
пускасын әйтте дә, отзыв та сорамастан, куе нарат урманына үтте.

«Болай ятып булмый, — дип уйланды ул, яңадан шул ук мәсьәләгә кайтып,—хәлиткеч чара күрергә кирәк».
Рота урнашкан җирдә Ильяс, атын җирдә казылган абзарда калдырып, часовойларның сакта уяу торуларына ышангач, үзенең землянкасына керде.
Павло йоклый иде. Ильяс лампа көнләп маташканда, ул уянып, папирос кабызды.
— Я нәрсә булды? — дпде ул, йокысыннан айный алмый балаларча күзләрен уы
п.
— «Тел» кирәк, — диде Ильяс, — берсе көннән дә калмый «тел» генерал каршында торырга тиеш.
Ильяс, «менә эшләр ничек кыенлашты» дигән мәгънәне аңлатып, кашларын күтәреп телеп шартлатты да:
— Аңлашыла торгандыр, иптәш офицер?— дпде.

Павло сүзсез идәпгә карады.
— Нигә исең киткән, — дпде ул, бераз уйланганнан соң, — китерәбез.
— Китерәбез, китерәбез, — дпде Ильяс, аны үртәп, — моннан өч көн элек кенә син үзең бардың, китердеңме соң?
— Кирәк икән, без яу белән разведка ясап алабыз ич.
— Әйе, ми
нем үземнең башым мондый Америка ачуга җитми иде шул, — диде Ильяс, шинелен чөйгә элеп, — син һич аңламыйсың, яу белән разведка шыптым разведка белән бер түгел, — беренчедән, икенчедән — югалтулар булачак.
— Бүредән курыксак, урманга кермик.
— Юк,
син теләсәң нәрсә сөйлә, мин шыптым гына «тел» китерүемә ышанам. Мин аңа ышанам да, сизенсәм дә, ләкин кулымда хәзер ачык план гына юк, — диде Ильяс.
Алар, икесе дә тынып, уйга калдылар. Землянка эчен Павлоны
ң иреннәре хәрәкәтләндерми тәмәке төтене өрүе генә җанландыра иде.
— Кара әле, өлкән лейтенант. — дпде
Павло,ничек булыр, әгәр без бу эшне безнең кызга тапшырсак?
Ильяс аны шаяра дип уйлады.
— Шаярмыйча мөмкин түгелмени бер д
ә?
— Син мине тыңла әле, — дпде
Павло, үзенең башына килгән фикердән җанланып. — 17 нче полк, участогында һәркөн кичкырын һәм төнлә немецлар ягыннан хатын-кызлар тавышы ишетелә, һәр көн кич авыл кызларын куып блиндажга кертәләр, һәр көн таң алдыннан аларны куып чыгаралар.
— Я, шуннан?
— диде Ильяс, Павлога һаман ышанычсыз карап.
— Шуннан шул, — диде
Павло, — без Ихсанова ярдәме аркылы «тел»не бик ансат эләктерә алабыз.
— Пла
ның ничек? —диде Ильяс, коры гына.
Ильяс, Павлоны
ң сүзләрен агарынып тыңлады да, кинәт кулларын өметсез болгап,
— Юк, юк, бу мөмкин хәл түгел, — диде,— бу планда әз генә дә реальлек юк; бу — риск, аңлашыламы? — бу риск. Әгәр Ихсанова синең планың буенча хәрәкәт итсә, бездә фри
ц та булачак түгел, ул үзе дә.
— Минемчә, өлкән лейтенант, бу бик реаль нәрсә, Ихсанова моны булдыра ала.
— Ә булдыра алмаса?
— Булдыра алмаса? — Павло аптырап кулларын аерды да. — Булдыра алмаса, үлә,— диде, — безгә кире кайта алмый.
— Үлә шул,—диде Ильяс, сызланып.
— Ул үлмәячәк, — диде Павло, бераз уйланганнан со
ң. — Чөнки ул үзен яхшы разведчик итеп күрсәтте, ә яхшы разведчик үләргә тиеш түгел.
— Мондый планнарыңны ташла
, — диде Ильяс, ачуланып.
— Ихтыяр үзеңдә, — д
иде Павло, — әйдә полк разведкалары белән берлектә яу ясыйбыз алайса.
— Яу? — диде Ильяс уйланып, — яу?
— Ләкин минем планым бпк реаль нәрсә,— дпде
Павло, озак тынлыктан соң, — син яхшырак уйлан әле?
Бу сүзләрдән со
ң Ильясның йөзендә кинәт моңа кадәр күренмәгән ачу чыкты, ул, көтелмәгәндә, кулларын чалбар кесәләренә кысты да, аякка басты.
— Иптәш лейтенант, мин си
ңа артык сөйләшмәскә әмер итәм.
Павло Ильясның ел ярым бергә хезмәт итү чорында мондый дорфа кыйла
нганын күргәне юк иде әле. Ул, аның ачу белән янган күзләренә аптырап карады да, сүзсез урынына ятты. Ильясның туктаусыз калтыранган бармаклары белән чәчен сыпыруын, аның бербер артлы тәмәке тартуын ул ачык күрә иде. Авыр сулап кәгазьләр кыштырдаткан Ильясны шул килеш калдырып, ул, ниһаять, йокыга талды, ә уянып күзләрен ачканда, Ильясның һаман шул ук хәлдә утыруын күрде. Ләкин Ильяс, хәзер тыныч күренә, ул алдында яткан буяулы карандашларын тырышып очлый иде. Землянка ишеге шыгырдап ачылды да, бер кочак утын күтәреп, бүлмәгә кызылармеец керде. Ул утыннарын тимер мич янына ташлаганда, Павло урыныннан торган иде инде.
Ильяс, башын күтәрмичә генә, кызылармеецка:
— Уяндылармы әл
е? — диде, һәм аңардан уңай җавап алгач, — хәзер үк Ихсанованы чакырыгыз — диде.
Наилә землянкага кереп офицерларны сәламләгәч, Ильяс үз алдына сөйләнгәндәй:
— Сезгә зур задание бар
, пптәш Ихсанова,диде. Наилә моңа шат иде. Ул, һәрвакыттагыча, ачык күңел белән елмаеп,
— Мин сезне тыңлыйм,
иптәш өлкән лейтенант, — диде һәм Ильясның сөйләвен көтеп, аның йөзенә текәлде.
Ильясның йөзе талчыккан, йокысызлыктан күзләре кызарган
иде. Ул, ашыкмыйча гына, Наиләгә үзе тарафыннан җентекләп эшләнгән планны сөйли башлады.
— Булдыра аласызмы? — дпде ул, ниһаять, сүзен чикләп. Аның йөзе хәрәкәтсез
иде: Ул җитди коңгыр күзләрен Наиләгә текәде.
— Бәлки сезгә авыр булыр? — диде ул, ки
нәт нәрсәдер өмет иткәндәй, — әйтегез, без бүтән чара күрербез.
Наилә, кашларын җыерып уйланганнан соң, Ильясның күзләренә туп-туры карады да, сабыр тавыш белән,
— Булдырам!—дпде.
Наиләнең ышанычлы карашы һәм кискен җавабы Ильяска шундый тәэсир
иттеләр, аның күңелендә нидер шартлап өзелгәндәй булды. Ул, бераз чайкалып аякка басты да, Наиләнең тавышына ошатырга теләгәндәй, сабыр тавыш белән:
— Яхшы, иртәнге ашыгызны ашагыз, — дпде. Наилә, җптез борылып, ишек артында югалды.
Ильяс, өстәл артыннан котелок һәм кашыкларны шалтыратып чыкты да, идән уртасында туктады.
— Күрдеңме, Павло, — дпде ул, зур авырлык белән елмаерга тырышып, — синең планың минемчә дә дөрес табылды. Бүген тө
нлә кызны бергә озата барабыз, бу эшне эшләргә миңа ул куша.
Ильяс хәзер кичерешнең
иң авыр урынын узган иде, аңа хәзер ни булса да барыбер кебек тоелды. Бу котылгысызлыктан тугай гамьсезлек аңа байтак җиңеллек бирде.
V
Күк йөзен сыек болыт каплаганга күрә, ай үзе күренмәсә дә, төн караңгы түгел иде. Ләкин бу хәл разведчикларны тыя алмады. Төнге сәгать уникедә, 17
нче полкның алгы сызыгында, дүрт кеше дошманның тимерчыбыклы киртәсендә юл ясарга, шул ук вакытта юлдагы миналарны зарарсызландырырга җибәрелгән саперның кире кайтуын көтәләр иде.
Ниһаять, кар арасыннан саклык белән, окопларга таба шуышкан ак халатлы кеше күренде. Күп тә үтмәде, окоптагылар саперный сак кына тавышын ишеттеләр.
— Бары да хәзер, — диде ул,
әйдәгез!
Окоплардан бер-бер артлы дүрт кеше, брустверга елышып,
өскә менделәр. Аларның өчесе ак халатлар киенгәннәр, ә дүртенчесе — гади авыл кызы киемендә иде. Ильяс, Павло, Захаров алдан, алар артыннан Наилә саклык белән алга шуыша башладылар. Тирә-як тирән тынлык эчендә, әйтерсең лә бөтеп дөнья бу вакытны разведчикларны, тын алырга да кыймыйча, озата.
Разведчиклар юлларын дәвам иттерделәр. Бу авыр һәм озак юл иде. Ниһаять, сапер тимер чыбыкларга барып җитте булса кирәк, тимер чыбыкның калтыравы ишетелде. Ильясның йөрәге ашыгып типте, ул күзләре беләп генә саперны сүгә иде. Ләкин ул-бу булмады, тирә-якны тагын тирән тынлык басты. Ильяс, тимер чыбык янына тукталып, артына борылды. Павло
ның кайнар сулышы аның битенә бәрелде, күп тә үтмәде, мышнап Захаров килеп җитте. Аның мышнавы һәрвакыт Ильясны ачуландыра иде. Ул Захаровның сорау галәмәте беләп текәлгән йөзенә ачулы карады. Захаров, моны күрүдән бигрәк сизенеп, авызын бияли белән каплады. Ильяс, яннарына килен җиткән Наиләгә текәлеп һәм аңа «ял итегез» дигән мәгънәне аңлатып, сак кына кул изәде. Дошман борын төбендә генә иде. Разведчиклар дикъкать белән дошман ягын күзәтә башладылар.
Бу урыннар күптән өйрәнелгән урыннар иде инде, бүге
н һәм кичәге тикшерүләр чыннан да мондагы блиндажларда авыл хатын-кызлары булуын исбат иттеләр. Ләкин нигә хәзер тавыш ишетелми? Ильяс тирә-ягын күзәтте. Уң якта, моннан утыз метр ераклыкта, пулеметчы псмец бар. Тимер чыбыкның теге ягында, унбиш метр ераклыкта, траншея үтә, ул сул яктагы блиндажга алын бара. Шул блиндаждан бүген дә кычкырып хатын-кыз тавышы ишетелде, ләкин нигә хәзер ишетелми?
Ильяс, колакларын ачып, барлык игътибарын бирде. Юк, алар шунда, шунда билгеле, аларның чыгуын берәү дә күрмәде дә, ишетмәде дә бит.
«Кузгалырга вакыт» дип уйланды Ильяс, ләкин, күзләре
Наиләгә төшкәч, ул бераз китүне урынлы тапты, Наилә аз ял иткән иде әле. Ләкин иң җайлы момент хәзер иде, чөнки пулеметчы немец, салам арасында бантак кыштырдаганнан соң, озак тавышланып иснәде дә, биялиләрне шапылдатып, тынды. Димәк — ул тыныч, ул бер дә шикләнми. Сакчының мондый гамьсез вакыты иң кирәкле нәрсә. Ильяс янында яткан Наиләгә, ишарә белән, эчкә үтәргә кушты. Наилә шул ук минутта җитез шуышын алга китте. Тимер чыбыкның бу ягында калган разведчиклар, автоматларын hәp секунд атыш башларга хәзер тотын, аны күзәттеләр. Күп тә үтмәде, Наилә траншея аркылы үтте дә, кар арасында бөтенләй күздән югалды.
Наилә күздән югалгач,
Ильяска кинәт күңелсез һәм куркыныч тоелды, ул бу кирәксез тойгыны юкка чыгару өчен, әле иртәрәк булса да, Захаровка кире китәргә кушты, Захаров, кире шуышып, эрегәндәй, юкка чыкты. Ильяс белән Павло, тимерчыбык аркылы үтеп, алга шуыштылар, аларныц урынына, байтак вакыт үткәч, кече лейтенант Самойлов белой алты кызылармеец урнашты. Офицерлар, траншеяга җитәрәк, сулга борылдылар да, аларга блиндаж күренә башлагач кына, кар арасына кереп тындылар. Артык барырга ярамый иде, чөнки, алардан ерак түгел, үзенең куышыннан сакчының башы күренә иде. Ильяс Наиләнең хәзер кая булырга тиешлеген күз алдына китерергә тырышты. «Әгәр Наилә ялгышса? Әгәр әйтелгән җирдән китмәсә?» — дин уйланды ул. Ул, үзенә җавап эзләгәндәй, Павлога текәлде, аның тыныч йөзен күрү генә аны тынычландырды. Алар разведкада бер-берсенең фикерен сүзсез дә аңларга өйрәнгәннәр иде инде.
Күп тә үтмәде, күк йөзендә болытлар куера башлады һәм җепшек кар разведчикларның йөзләрен чылатты. Моңа кадәр булган һәрнәрсә хәерлегә иде әле,
Ильяс моңа шатланып куйды.
Офицерлар дикъкать белән каршыларындагы сакчыны күзәтә башладылар. Сакчы ялгыз иде, аның белән берәү дә сөйләшми.
«Кызык, — дип уйланды Ильяс, — арабыз унбиш метр. Яңадан унбиш адым җир барын булса, ул безнең кулда булачак». Ләкин артык бер адым да барырга ярамаганлыгын алар икесе дә сизәләр һәм бу ара шул кадәр ерак иде, аңарга шуның аркасында гына шундый шашкын һәм һәр төрле ихтималлар белән тулгап план корырга туры килде.
«Бик озаклады, — дип уйлады Ильяс, — тизрәк, тизрәк чишелсен иде инде».
Павлоны
ң башында бер генә фикер иде — ничек булса да үзенең бурычын тулы үтәү. Ул һәртөрле рәвештә булачак хәлләрне күз алдына китерде. «Әйе, бу бурычны өлкән лейтенант үзенә алмакчы иде, — дип уйланды, ул кинәт, землянкада булган бәхәсне хәтерләп, — юк инде, монсы минем һөнәрем, миңа бары ун секунд кирәк. Әгәр ун секунд буена сакчының дикъкате йомшавына ышансам, шул җитә миңа».
Офицерлар шулай уйлашын, хәзер генә яуган кар астында бер-берен күрмичә яткан арада, Наилә ерак киткән иде инде.
Ул, траншеяны үткәч, сулга борылып, блиндажга таба юнәлде. Шуышкан саен яңагын карга салын, кар аркылы гына алга карый иде. Алда һәрнәрсә тыныч икәнлегенә ышангач, тагын шуыша иде.
Блиндажга якынлашкач, Наилә, елан кебек, үзенең тире тунын салды һәм аны өст
енә каплап, шуышуын дәвам итте.
Төн җылы булуга карамастан, кар өстендә күлмәкчән яту байтак салкын. Наиләнең изү һәм җиң эчләренә кар тулды. Аның беләкләре, ялангач тезләре әрнеп сызлыйлар иде.
Наилә, тукталды да, тагы алдына карады. Нәкъ шушы җирдә сакчы булырга тиеш, ә арырак тагын бер сакчы бар. Хәзер ничек кенә булса да блиндажга якын торган сакчыга сиздермичә траншеяга төшәргә кирәк, ә аннан җиңел булачак. Аһ, әгәр үтәп булса иде. «Була, була. — дип юатты үзен Наилә — барыбер булачак. Мин моны юлга чыкканда ук сизендем». Наилә эзләгән сакчы күренми иде. «Бәлки ул траншея буйлап йөридер» ди
п уйланды Наилә. Ул кар өстендә озак тыңлап ятты. Аннан, кинәт килгән фикердән соң зур тәвәккәллек белән траншеяга якынлашты. Шыбырдап траншеяга балчык я кар кисәкләре төшсә, операция юкка чыгачак иде. Бу вакытны Наилә үзе турында уйланмады, үзен саклау аңарда инстинкт кына иде. Наилә, тирә-ягын озак күзәткәннән соң, аякларын сак кына траншея читенә китерде. Сынап, бер аягын алга сузды, ләкин хәвефле берни дә юк. Димәк, җир каткан, ә кар коелса да ишетелми. Наилә аска шуыша башлады. Траншеяга төшү белән, аныц төбендә чүгәләп тыңлый башлады. Колакка аяк тавышлары ишетелгәндәй булды. Порок шул кадәр шаулап тибә иде, Наилә чын күңеленнән аныц тышка ишетелүеннән курыкты. Ләкин һәммәсе дә яхшы үтте. Бер генә сакчы да аны сизмәде. Наилә, торып үзенең күлмәген һәм яулыгын төзәткәләгәннән соң, иң соңгы хәл иткеч бурычны үтәргә кереште. Ул, кыю адымнар белән, тавышына гамьсезлек чыгарып, әкрен генә җырлый-җырлый, траншея буйлап часовойга таба китте. Ничек кенә булса да хәзер сакчының дикъкатен җәлеп итәргә кирәк, ләкин ул шикләнмәсен. Сакчы кемнеңдер траншея буйлап килүенә шунда ук әһәмият бирде. Ул «Тукта!» дин кычкырмакчы иде, ләкин килүченең хатын-кыз икәнлеген аңлап, ниятен үзгәртте. «Офицерларга рәхәт, — дип уйланды ул, — ә син монда, бүре өнендә, русларны көтеп утыр». Сакчы бу кызның офицерлар блиндажыннан хезмәтен үтәргә чыгучы булуына шикләнми иде.
«Менә нинди үкенечле хәл, — дип уйланды ул, — ефрейтор була торып миңа рядовойлар хезмәтен үтәргә туры килә. Имеш, рядовойларга ышаныч юк, ә үзләре блиндажга да хатын-кыз китертәләр».
Немец кызга тамак кырды. Кыз, үзен күргән кешедән оялу билгеләре чыгарып, чырылдады да ашыгып урыннан торды.
— Монда кил, — диде немец, сак кына тавыш белән. Наилә траншея буйлап аның янына барды.

Немец вак куаклык артында, үзенең бүрәнәләрдән ясалган түбәсез куышында утыра иде. Ул Наиләнең кинәт торуын күргәч:
— Кил
, кил, — диде, төче елмаеп. Аның нияте — офицерлардан калышмау иде. Ул, автоматын бүрәнә өстенә куйды да, кызның кулыннан эләктерде, ләкин Наиләнең әкрен генә көлүе аны чиксез куркытты, ул ашыгып Наиләнең авызын каплады. Наилә, шаяргандай, аның яңагына сукты. Сакчы, бу хәлдән соң бөтенләй эреп, кулларын Наиләнең күкрәгенә сузды һәм Наиләне үзенә тартты.
Безнең офицерлар бу вакытны
Наиләнең икенче тапкыр тавыш бирүен ишеттеләр. Алар бу хәлне аңлап та өлгермәделәр, Наиләнең сак өченче тапкыр көлүе ишетелде. «Димәк, шундый вариант мөмкин булган икән, дип уйладылар алар — вакыт!»
Павло җитез генә алга шуышты.
Немец кинәт автоматының, җанлангандай, алга шууын сизде, көтелмәгәндә кемнеңдер көчле куллары аның җилкәләреннән эләктерделәр. Немец, авызын ачып кычкырырга теләгәндә, Наиләнең баш яулыгы аның авызында иде инде. Немецны берничә секунд эчендә бәйләделәр дә, өстерәп алга шуыштылар. Операция уңышлы чыкты.
Генерал я
ныннан ротага кайтышлый, Наилә Ильясның хәзер үзенә аерата дикъкать белән каравын, тәмле тел белән сөйләшүен күреп, «Бу фронт шул, монда син кем булсаң да, эш күрсәтсәң генә сине яраталар» дип уйланды. Ә Ильяс «хәзер Наилә белән якынырак мөгамәләдә булсаң да эшкә зыяны булмаячак, чөнки мин мондый эшне башкаручы егетләрне кочаклап үбә дә идем әле» дип уйлый иде.
Белоруссия фронты. 1914 е
л.