Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯЗЫЛАЧАК ХИКӘЯЛӘР

Ике көн дәвам иткән сәяхәттән соң безгә урманда тукталып, яңгырлы төнне немец блиндажларында уздырырга мөмкинлек туды.

Иртәгесен, кояш күтәрелә башлау белән, мине лазарет начальнигы чакыртып алды да, карта биреп, җайлы дислокация урыны эзләргә чыгарып җибәрде. Көн аяз булырга вәгъдә итә иде.

Мин, хәзер инде яралары тәмам төзәлгән кара айгырга менеп, урман сукмаклары аша, без урнашырга тиеш булган янган авылны читләтеп уздым да, зур юлга төштем.
Тө
не буе яуган сентябрь яңгыры юлны тәмам тозәткәп пде. Яңгырга кадәр үтә алмаслык комлы юл гадәттә яңгырдан соң яхшыра.

Ат, иркен һәм такыр юлга чыгу белән, мппе элдертеп алып китте. Айдан артык ияр күрмәгән атым, шомырттан кара йөгерек аргамак, өстендә ияр һәм кеше сизгәч, шул кадәр кызу юырта пде ки, мин аны зур авырлык белән генә тота алдым.
Көннең әле яңа башлапуыпа карамастан, фронт юлыпда
, йөк автомобильләре туктаусыз хәрәкәт птә. Паптоп күперләр төягән автомашиналар, брезент белән капланган «Катюшалар» бер-бер артлы көнбатышка ашыгалар, юл буендагы күрсәткечләр минем кая юл тотуымны, юлларның ничә метр киңлегендә тазартылуын хәбәр итеп торалар; связистлар, баганалар утыртып, телеграф чыбыклары тарталар. Немец, авылларны яндырып, юлларга чиксез күп миналар күмеп, көнбатышка чигенә. Безнең армия шул кадәр кызу бара, безгә, ветеринария законнарына сыймаслык яңа ысуллар табып, яраны һәм авыру атларны юл өстән дә генә карап, аларга ярдәм күрсәтергә һәм күпчелеген тыл лазаретларына калдырып, алга китәргә туры килә.
Ипләр генә күрергә һәм нинди генә вакыйгалар ишетергә туры килмәде миңа, ләкин һөҗүм башланганнан бирле кулыма каләм алып хикәя яза башлаганым юк. Бу хәл минем өчен күңелсез хәл иде. Мин төрле юллар эзләп карадым, ниһаять, таптым шикелле, хикәяләремне күңелдән генә хәзерләргә өйрәнеп киттем.

Әле юлда кара айгыр белән ялгыз калгач, иртәнге салкын чыкта саф баш белән мин, гадәтемчә, язылачак хикәя турында уйлана башладым. Атымны бераз тынычландырып бер көйгә салдым да, хикәягә «кирпечләр» хәзерләргә тотындым.
Ләкин нәрсә турында сөйләргә бу хикәядә?

«Тукта — дпп уйландым мпп, — ничек булыр, әгәр моппап бер атна элек очраган сакау егет турында язсам?»

Вакыйга шуннан гыйбарәт иде:

Моннан бер атна элек, үтеп барышлый, бер авылда тукталырга туры килде. Әле авылга җитмәгән идек, ләкпн авылның урман артында гыпа булуыбыз һәм озакламый төне буе юл килеп арыган атларның һәм үзебезнең ял итәргә тукталачагыбыз, безне байтак өметләндереп, бездә ял итү тынычлыгы тудырган иде инде. Ләкин көтелмәгән хәл безне юлыбыздан туктатты.

Урман куелыгына керү белән, агачлар арасыннан каршыбызга ниндидер кеше чыкты. Иске чикмәннән, ялан баш, ялан аяклы, яшь чырайлы, ләкин ияген сары сирәк сакал каплаган бу кеше, юл уртасына чыкты да, кулларын күтәреп, безнең юлны бүлде. Атлар туктап калдылар, без арбалардан төшеп, билгесез кеше япйпа ашыктык.
Нәрсә булды? Һичнәрсә аңлар хәл юк иде. Тик шуны гына әйтә алам, мин төркем янына килгәндә, урманнан чыккан кеше, юлга күрсәтеп, нидер сөйләнә иде. Мин апың сакау икәнлеген шунда ук аңладым. Сакау, ифрат дәрәҗәдә җитдилек белән, иякләрен еш хәрәкәтләндереп, әле юлга борылып, әле безпец начальникка карап, нидер аңлатырга тели пде. Без аның өзек авазларыннан бернәрсә дә аңламый, аның кыйланышын карап тордык.
Ниһаять, аңладык, сакау юлда миңа ятканын аңлатырга тели.
— Картагызга карагыз әле
, иптәш майор, — диде капитан начальникка, — бәлки без бүтән юлга кереп киткәнбездер.
— Карап торасы да юк
, — диде майор, — күрмисезмени, юлда өр яңа эзләр ята. Димәк, күптәй түгел генә бу юлдан узганнар инде.

Чыннан да, юлда тәгәрмәч эзләре бар иде. Без бу хәлне күргәч, сакауның кыйланышыннан көлештек тә арбаларыбызга таба юнәлдек.

Атларның кузгалуы булды, сакау кинәт алдагы атларның тезгененә килеп ябышты. Ул хәзер бик ачы кычкыра, аның йөзе үтенү һәм елау билгеләре чыгарган иде.

Без бу хәлгә тәмам аптырашта калдык. Бәлки эш минада түгелдер, — дип уйладык, арбаларыбыздан төшеп, сакауны тагы сырып алдык. Ул исә һаман юлда миңа ятуын аңлата, төрле ишарәләр белән үзенең Фәкыйрь телен дә безгә эшнең бик хәвефле икәнлеген сөйли иде.
— Юлда эзләр бар ич
, — диде апа кычкырып, — җенем кирәкмени сиңа? Әнә! Әнә эз. Яңа гына үткәннәр.

Сакау, дикъкать белән эзләргә карады да аңлаешсыз тавышланып, әһәмиятсез рәвештә кулын селкеде. Аннан тагы юлда миңа ятуын һәм без урыныбыздан кузгалсак, һичшиксез, күккә очынагыбызны аңлата башлады.
— Бидә, старшина
, — диде начальник, — туры биягә мен дә алдан уз, ләкин кара аны, эзләр буенча гына бар.

Старшина, иярле байталга менеп, камчысын янады. Ләкин сакау, атның тезгененә килен асылынды да, атны кире борырга тырыша башлады.

— Тиде булырга тиеш бу, — диештек без, эзләр өр яңа ул безгә һаман бәйләнә.
— Кайсыгыз булса да тотыгыз бу сакауны
, — диде начальник, — югыйсә безгә көне буе монда торырга туры киләчәк.

Сакау барлык көченә кычкыра, елый, тезгенне ычкындырмаска тырыша иде. Ул, үзен тотып торырга килгәнне күргәч, кинәт атны ычкындырды да, юл буйлап алга йөгерде. Без, ни уйларга да өлгермәдек, алдыбызда җирне тетрәтеп мина шартлавы гына безгә хәлне ачып салды.

Шартлау шул кадәр көчле иде: ат менгән старшина, сакаудан байтак ераклыкта булса да, атыннан очып төште, безнең колакларыбыз тонды. Соңыннан мина шартлаган җирдән сакауның чикмән кисәген генә эзләп таба алдык.

Ул кем? Кайсы авыл кешесе? Комиең улы?

Моны берничек тә белә алмадык без, ләкин аның тугрылыклы ил улы икәнлегенә без һәммәбез дә ышанган идек инде.

Без ул вакытны юл адашын миналардан тазартылмаган юлга керен киткән идек, ясалма арба эзләре дошман тарафыннан эшләнгән эш булып чыкты. Мин шул сакау егет турында хикәя язарга булдым һәм хәзер исә, ялгызлык һәм тынычлыктан файдаланып, булачак хикәянең кирәкле нәрсәләрен тезә башладым.
II
Мин күрше авылга җ
иткәндә, кояш байтак күтәрелгән иде инде.

Авыл уртасында елгачыкта саперлар җимерек күпер урынына яңа күпер салалар. Тирә ягымдагы кирпеч өйләр һәммәсе дә җимерек, авылда салам шалашларга урнашкан берничә семья гына күренә.

Мин, җимерек өйләр арасыннан атымны атлатып уздым да, картада күрсәтелгән төньяктагы күрше авылга юл тоттым. Чөнки бу авылның кормалары гына түгел, коелары да дошман тарафыннан шартлатылган иде. Юлымда сыерлар җиккән, я үзләре җигелгән йөкләр белән җирле халык очрый. Алар, немецтан качып, урманда ятканнар, хәзер туган авылларына кайталар. Немец үзе чпгепгәпдә авылларны яндырып, җирле халыкны үзе белән куа. Юлымда немецтан качып, безнең якка, үз өйләренә кайтучылар да очрый миңа.
Чая картлар, хәлсез карчыклар, ябык чырайлы хатыннар немецтан исән калган йорт- кирәкләрен, я бала-чагаларын арбаларга төягәннәр, арбага җигелеп, азат ителгә
н авылларына кайталар.

Алар яныннан узганда, мине балалар олавы озата. Ирләр, хатыннар, тукталып, мине сәламлиләр һәм, һәр сүземә ун җавап кайтарып, миңа үзләренең фаҗигале кичерешләрен сөйлиләр.

Алдымда кара юргага менгән хәрби кпемле кеше күренде. Мин атымны кызулата төштем, һәм, күп тә үтмәде, мин инде салмак юырткан ат өстендәге артиллерия капитаны белән рәттән бара идем. Капитан яшь кенә чандыр йөзле бер егет булып чыкты. Аның сул күзе бинт белән бәйләнгән иде, ә үзе кызыл йолдыз ордены кавалеры икән.

Ул минем сәламләвемә ялгыз ялтыраган, кара күзеннән тыныч шатлык белән карады:
— Әйдәгез, бергә барыйк, — диде, — озын юл кыскара төшсен.

Без башта атларыбызны юырттырдык, аннан үр менә башлагач, атлатып сүзгә керештек.
— Минем бүген бик бәхетле көпем, — дип сүз башлады капитан, — мин үземнең күзнең исән калуын белдем.
— Бик авыр хәл бит ул, — диде капитан, — имеш ялгыз күз белән генә кал. Җитмәсә врачлар да башта анык әйтә алмадылар: күзем күрәчәкме, юкмы? Бер атна азан чиктем.
Ә менә бүген иртә белән уянын, күземне ачсам, сизәм: сул күз кабакларым да ачыла, ә күземдә җан әсәре бар кебек. Шул ук минутта сестраларны чакырдым, врач йөгереп килде. Бәйләүне чишсәм, томан аркылы сул күзем белән тирә ягымны күрәм.
— Бүгенге көн минем өчен бик бәхетле көн — диде ул, кабатлан.

Капитан мина госпитальдә ятуның никадәр күңелсез икәнлеген сөйли башлады һәм бераздан, минем теләгемне сизгәндәй, орденына күрсәтеп,
— Менә бу орденны да шул күзем яраланганнан соң алдым әле, — дип куйды.
— Яралануыгыз вакыйгасын сөйли алмассызмы икән, орден алу дәрәҗәсендә булгач, бик зур батырлыкка бәйләнештәдер — дидем мин,
— Юк, — диде капитан, — бер дә ул кадәр зур батырлыкка ошамый. Вакыйга, дөресен генә әйткәндә, бер дә гадәттән тыш булмады.

Капитан, кесәсеннән портсигар чыгарып, тәмәке төрә башлады. Мин дә, үз чиратымда, төреп кабыздым.

— Карачев янында булды бу эш, — дпде ул, сүзен башлап. — Мин үзем эре калибрлы туйлар батарсясыпда хезмәт итәм. Шул, Карачев янында безгә ачык позициядән атарга туры килде. Безнең егетләр шул кадәр кызып эшләделәр, без кырык биш минут эчендә немец оборона системасын күккә очырдык. Дошман бит ул техникасына гына ышана, һаман безне «Тигр» да «Фердинанд» белән куркытмакчы була. Шулай, бу юлы да үзенең эше бик хөртиләшкәч, ул безгә каршы торпеда системасындагы алты танкетка җибәрде. Уйлап карагыз, бер батареяга каршы алты танкетка.

— Ярар, дидек без, алай бик каушап калмадык, син безгә шундый закуска тәкъдим итәсең икән, без сиңа аннан да яхшырагын бирик. Танкеткалар, куаклык арасыннан чыгын, безгә якынлаша башлау белән, без атуыбызны туктаттык, сабыр тынычлык белән аларныц якынлашуын көттек тә, һәммәсен дә исән-сау килеш үз кулыбызга төшердек. Менә бөтен вакыйга шуннан тора, — диде капитан, сүзен төгәлләп.

— Шул танкеткаларның берсен миңа алырга туры килде, һәм шуның ичси
орден алу бәхетенә ирештем, — диде ул өстәп, әһәмиятсез генә.

— Гаҗәп, — дидем мин, аның саран сөйләвенә ризасызлыгымны белдереп, — немецның хәзер бөтенләй рәте китте. Ничек соң ул танкеткаларның экипажлары, сезгә әз генә дә каршылык күрсәтмәделәрменп шулай?

Капитан гаҗәпсенеп миңа карады.
Нинди экипаж?
— Теге алты танкетканың экипажы?

Капитан елмайды да:
— Ах, сезнең гомумән ул танкеткалар турында мәгълүматыгыз юк икән, — диде. — Ул танкеткалар торпеда системасында. Аның, нәкъ гади танкетканыкы кебек, ике гусеницасы була, ә эчендә ике электромотор. Теге сез уйлаган экипаж урынына, аның эчендәге буш урын шартлагыч белән тутырылган. Танкетка билгеле урынга җитә дә, шартлый. Аның шартлавы шул кадәр көчле ки, әгәр а
ңардан утыз метр ераклыкта торсаң да, якын атарга нәкъ кул күренми. Ә танкетканы йөртү, бору һәм шартлату Вазыйфасын артта, окопта ятучы солдат үти. Танкетка йөргәндә, анардан өч тимер чыбык сүтелә бара, бу тимер чыбыкларның очы окоптагы солдат янында була. Менә шундый пәрсә ул, — диде капитан, немецның миңа бплгессз булган соңгы «могҗизасын» аңлатып.
— Хәзер хәл ачыкланды, — дидем мин,— андый танкеткаларны кулга төшерү җпңел нәрсә түгелдер шул.

Капитан, озак итен тәмәкесен суырды да, авыз читеннән төтен алкалары чыгарып — Мәсьәлә өлгерү-өлгермәүгә бәйләнгән, — диде, — чөнки танкетканы кулга төшерү өчен, кайчы белән коралланып, аны каршы алырга һәм солдат спзен өлгергәнче, апың тимер чыбыкларын клеен ташларга кирәк.
— М
инем үз эшемдә дә бераз ялгышу булды, — диде капитан, — шуның аркасында менә күзсез кала яздым.

— Безгә ул танкеткалар таныш пәрсә иде инде. Гомумән, аның солдаты бер ярым километрда ята. Мин бу юлы да шулайдыр дип уйлап, үземә таба килгән танкетканың тимер чыбыкларын кистем дә, сакланмый гына башымны күтәрдем. Ә солдат бер ярым километрда түгел, күп булса миннән ярты километрда ята булып чыкты. Шул ялгышуым аркасында немец солдатының автомат пулясы сул күз кабагымны яралап узды.
— Эле хәзер кая барасыз сез? — дидем мин.
— Хәзер частька кайтам инде, — дпде ул, шатланып.
Без сөзәк үргә менеп җиткәч, көнбатыштан безгә көчле туплар канонадасы ишетелде. Алар бездән ерак түгел пде инде.

Капитан иркен елмайды да:
— Әнә безнең егетләр!.. — диде.

Без үрдән төшеп, атларыбызны юырттырып, сүзсез бардык. Туплар канонадасы көчәйгәннән көчәя пде, аларга кушылып күк күкрәвен хәтерләткән мәшһүр «Катюшамның җыры ишетелде. Без, яңа гына салынган күпердән нарат бүрәнәләрен яңгыратып уздык та, саубуллаштык. Ул көнбатышка юнәлде, мин — төньякка.
III
Бу якларга җиткәч, мине аерата кызыксындырган нәрсә мондагы якын авылларның берсендә туып үскән бер дустымның авылы һәм ул авылның язмышы иде.
Майор миңа боерыгын биргәч тә млн картадан шул дустымның авылын эзли башладым, һәм төрле юллар белән ул авылны үземнсп маршрутыма кертергә тырыштым.

Хәер, әгәр майорга хәлне аңлатсам да, ул каршы килмәс иде, билгеле, ләкин ни өчендер аның турында сүз кузгатмыйча гына бару, минемчә, урынлырак тоелды. Ничек булса булды, мин янып, көл һәм кирпеч ватыкларына әйләнгән биш-алты авыл үткәч, шул дус-тымның авылына якынлаштым.
Күрсәткечтә таныш авыл исемен уку белән минем күз алдыма дустым килеп басты.
Алдымда гүзәл Ресета елгасы ята. Ефимычны
ң (аның исеме Илларион, ләкин без аны атасының исеме белән Ефимыч дип йөртә идек) балык тоткан җирләре шулдыр инде. Авылның тирә ягы урманлык белән әйләндереп алынган. Ефимыч ауга шул урманнарга йөргәндер.

Әйе, без аның белән күптәнге дуслар. Ул миннән күп олы яшьтә булса да, без чын дуслар идек. Әгәр мин аны шушы юлларда хәтерлим икән, чын сагыну белән хәтерлим.

Илларион Ефимыч безнең полкка кырык икенче елның башында килде. Без әле ул вакытны сугыштан формировкага яңа чыккан бер полк идек. Шуңа күрә хәзер инде фронттан байтак эчтә калган, безнең дивизия тарафыннан азат ителгән район шәһәрчегендә тора идек. Безнең көннәребез полкка килгән яңа атлар белән маташып, яралы атларны дәвалау белән үтә иде. Көн караңгылангач кына без — полк ветеринарлары — салкын өебезгә җыелып, ярым җимерек ветеринар лечебницасының исән калган бердән-бер мичен ягып җибәрә идек.

Мич авызы каршында, чытырдан ялган утыннарны күзәтеп, әңгәмә сату иң кызыклы минутлар иде безнең өчен.

Бу вакытлардагы әңгәмә күбрәк һәркемнең авыр чигенүнең көннәрендәге кичереше иде. Чөнки без төрлебез төрле полклардан килгән кешеләр, яңа танышып, яңа дуслашып кына килә идек әле.

Бу вакытларда без башка нәрсәләр турында да сөйләшә идек, фронт хәлләре, халыкара хәлләр шулай ук беренче урында торалар иде.

Безнең армия тоткан фронттан көн саен яңа хәбәрләр ишетелә, әгәр ул хәбәрләр армиябезнең уңышлары турында булса, бездә бәйрәмдәгечә күңел күтәренкелеге сизелә иде.

Кайвакыт без җыйналышып, мичебездәге чуенда быкырдап, пешкән бәрәңгеләрдән күзләребезне алмый, моңлы рус җырлары җырлый пдек, һәм, безнең бу онытылып җырлауларыбызны бәрәңгенең буларын бөркеп, пешеп өлгерүе генә бүлә иде.

Хәзер, шанлы армиябез дошманны тар-мар итеп алга барганда, мин шул көннәрне хәтерлим дә, үзем дә сизмәстән, күз яшьләрем аша елмаям.

Беренче авыр яралардан йөрәгеңдә дошманга каршы ялкынлы нәфрәт уты кабызган Москва, Ростов һәм Тихвин янындагы данлыклы вакыйгалардан соң, үзенең көченә тәмам ышанган, яшь сугышчан армиябез иде бу.

Безнең әле ул вакыт корал да кирәгенчә юк иде, ашау-эчү мәсьәләсе дә җайланмаган иде, обмундирование дә хәзерге кебек түгел иде, ләкин моңа карамастан, еш кына тәмсез арпа шулпасы һәм өшегән бәрәңге белән туклансак та, без һаман яшь күңелле дәртле егетләр булып калдык. Без бер генә минутка да үзебезнең җиңүебезгә шикләнми идек. Әгәр арабызда кайвакыт бәхәсләр булса, ул да бары сугышның кайчан безнең җиңү белән бетүенә бәйләнгән була иде. Кышкы озын төннәрнең берсендә без гадәттәгечә мичебез каршында утырганда, безгә Ефимыч килде.

Аның өстендә кыска тире туп, аязларында калошлы чесиикалар, башында күн белән тышланган колакчын иде. Ул безнең яныбызга килде дә, бераз каушап, «начальник кирәк иде миңа», диде. Без дикъкать белән бу ят кешегә текәлдек.
Ут яктысында аның яңак сөякләре, калку, ябык, йөзе, зур сары мыегы, кечкенә борыны, зәңгәр күзләре ачык күренәләр иде. Начальнигыбыз, аның штабтан бирелгән кәгазен алын карады да:

— Әйберләрегезне почмакка куегыз, үзегез ут янынарак урнашыгыз, — диде. Без бары шул вакытны гына аның безгә килүче кеше икәнлеген белдек. Шуп көппәп башлап без аны үз семьябызга алдык. Ул шул ук көйне безгә үзенең кайдан һәм ипчек килүен сөйләде. Аныц тугай авылы һәм семьясы исмен кулында калган пкәп, ә үзе сыерлар куу аркасында гына котылган. Көтүне куып ике көнлек юл китмәгәннәр, аныц авылын немец басын алган.

Тора-бара Ефимыч безнең якын дустыбыз һәм атаклы кешебез булын китте. Килүенә өч-дүрт көн үтмәде, ул пидә мич янындагы әңгәмәләрдә иң кызыклы вакыйгалар сөйләүче иде.

Без аны бер атнага якын Ефимыч дип йөрттек, аннан ул кинәт «Ефимыч» булын китте. Чөнки без аныңц белән бик тиз үзләштек һәм аны бик тиз якын күрә башладык. Күп тә үтмәде, без аның турында байтак нәрсә белеп алдык. Мәсәлән, ул үзе гражданнар сугышыннан бирле байтарлык белән шөгыльләнә икән. Бу һөнәрне гражданнар сугышы вакытында курста алган. Аның бик эшлекле Анна Ивановна исемле хатыны булган, унҗиде яшьлек Сергей исемле, биш яшьлек Баня исемле уллары булган, Галя исемле сигез яшьлек бер кызы да булган. Булган дип бары шуңа күрә генә әйтәм, чөнки аларныц исәнлеген, барлыгын хәзер Ефимыч үзе дә белми иде.
Ефимыч безгә шул кадәресен дә сөйләде: моннан өч ел элек ул биш стеналы агач өй салдырган булган, көненә 20 литр сөт бирә торган симменталь токымында сыер алган.
Ул һәр елны оч дуңгыз симертеп суя торган булган, һәр язын инкубатор станциясеннән йоз баш чебеш сатып алган. Аның яшелчә бакчасында аларга ел әйләнәсенә җитәрлек булып бәрәңге, кишер, кәбестә, чөгендер, кызыл борыч өлгерә торган булган. Ефимыч бакчасына алмагачлары да утырткан, ләкин әле алар яшь алма бирмиләр икән. Тора-бара без Ефимычның бөтен тормыш ваклыкларыннан да хәбәрдар булдык. Хәтта шул кадәресен дә белдек: Ефимыч аш алдыннан йөз грамм аракыны шкаф ишеге артына яшеренеп кенә «җибәрә» икән.

Ләкин барыннан да кызыграк итеп ул үзенең ауга йөрү һәм балык тоту вакыйгаларын сөйли иде. Аның аюга, бүрегә, бурсыкка ауга йөрүләре турындагы хикәяләрен тыңлаганнан соң, без һәммәбез дә сугыш беткәч, аучы булырга сүз биреп куйдык.
Ефимычның миңа кыш көне ничек балык тотарга кирәклеген сөйләве әле дә исемдә. Моның өчен елганың бозын пычкы белән аркылы кисеп чыгарга кирәк икән. Бу эш башкарылгач, шул ярыкка чыбыклар төртеп елганы бөяргә дә, чыбык коймадагы «тәрәзәләр» каршына бәкеләр казып, «тәрәзәләргә» җәтмә куярга кирәк икән. Әгәр уңышлы чыкса, һәр төндә икешәр йөк балык тотылуы турында ул миңа бик ышандырырлык итеп сөйләде.

Бу олы яшьтәге кешенең җайлы корылган тормыш учагын югалтуы аңа никадәр авыр икәнлеге безгә ачык иде. Ләкин шуңа карамастан, ул безнең арага килеп хәрби форма кигәч, бөтенләй яшәреп китте. Без аның семьясы һәм моңа кадәр көнкүреше турында юмор аша гына, я булмаса әһәмиятсез генә сөйләвенә тәмам аптырашта идек. Ул чын мәгънәсе белән штат халкына һәм йорт хуҗалыгына өстән генә карый торган хәрби кешегә әйләнеп китте. Хәер, моның шактый зур сәбәбе дә бар иде шикелле. Чөнки Ефимыч шинельне моннан 18 ел элек кенә салган. Ул беренче бөтен дөнья сугышына унбишенче елдан алып катнашкан. Егет солдат, артиллерист булган, өч тәре белән бүләкләнгән, соңгы вакытны өлкән унтер офицер чины алган. Гражданнар сугышында немецларны Украинадан куган, Себердән Колчакны куган. Сугышу дәверендә дүрт мәртәбә яраланган. Тугыз ел сугышкан, ниһаять, егерме дүртенче елда гына авылына кайтып өйләнгән һәм хосуси тормышын корып җибәргән.
Еф
имыч өстенә шинель кигәч, гәүдәсен турырак тотып йөри башлады. Погоннар чыгып, безнең җилкәләргә ямь-яшел ногопнар менеп утыргач, ул мыек очларын тагы да нечкәрәк итеп бөтерә башлады.

Ефимыч бер вакытта да кеше белән артык бәхәсләшми иде. Без яшь-җилбәзәкләр үзебезгә хас кабынучанлык белән һәрбер мәсьәләдә бәхәскә керешергә ярата идек. Бу бәхәсләр күбрәк политика, халыкара хәлләр, тарих, әдәбият һ. б. бик күп темаларга бәйләнештә була иде. Без күбрәк китаплардан алынган белемнәребезгә таянып сүз йөртә идек. Әгәр Ефимыч үзенең күргәннәреннән берәр нәтиҗә чыгарып, шул хәлне гомумиләштерә башласа, без төрлебез төрле яктан ташланып, аны субъективизмда, тар фикерлелектә гаепләп, уклар ата башлый идек. Ул бу вакытларда, сары мыек очларын тырпайтып, зур ачылган күзләрен әле беребезгә, әле икенчебезгә ташлый иде. Аның сүзсез утыруы гадәттә шуның белән бетә: без — аңа каршы чыгучылар — бер-беребезне төгәлләп сөйләнә торгач, үзара бәхәсләшә башлый идек. Соңыннан Ефимычның дөрес фикер йөртүенә үз логикабыз аша килеп, шыптым гына әңгәмәне икенче-якка борып җибәрә идек.

Халык арасында бары үз тәҗрибәләреннән чыгып, хәлне диалектик дөрес аңлаучы кешеләр еш очрый. Алар мине элек тә кызыксындырдылар, әле дә кызыксындырудан туктамыйлар.

Ефимычның безгә ошамаган ягы шул иде. Ул кайвакыт вак кына нәрсәләр белән чуалып, аны озак чәйнәргә ярата иде.

Мәсәлән, ул хатын-кызларның ирен буяуларына бер дә түзә алмый иде. Ничектер, Фронтка барышлый без бер авылга килен төшкәч, белмим, безнең килү сәбәп булдымы, хуҗа кызы шул ук көнне иреннәрен буян, битенә пудра ягынып куйды.
Табигый хәл
, әгәр хатын-кыз яхшы юынып, йөзенә туалет ясаса, матурая, аңа карау да күңеллерәк була. Ләкин, бу хәл Ефимычның ачуын шул кадәр кузгатты, ул бөтен әдәп законнарын читкә ташлап, кызга бәйләнә башлады. Туташ безнең алдыбызда купшылану гына түгел, күзебезгә дә күренмәс булды. Ефимьгч кыздан, без алардан киткәнче, көлде, безнең сүзләребезгә ул игътибарсыз пде.

Ничектер, кышкы көннәрнең берсендә, безгә дислокация урынын алыштырырга туры килде. Шул вакытны безнең начальник үзенең чанасына бернәрсә дә салдырмады. Бу хәл Ефимычның кәефен юл буена кырып барды. Начальникның буш чанада утырып баруын, ә йөк атларының көч-хәл белән баруын күреп, ул туктаусыз мыгырдана иде.

Ул да ярлы крестьян малае, имеш, укыган пеше, җитмәсә ат докторы, йөк атларына җиңеллек китереп, чанасына бер-ике ящик салса ни булган?
— Сине
ң, Ефимыч, начальникны җәяү йөртәсең килә. Бары аңа көнләшеп кенә сөйлисең син, — диде бер иптәшебез. — Чөнки аның чанасына бары бер ящик кенә сыя, ә ул ящиккә карап йөк атларына артык җиңеллек килмәячәк.
— Ә синеңчә, начальник булдым дигәч та җәяү йөрергә ярамыймени?—диде Еф
имыч.
— Ми
немчә, начальникның яхшылыгы аның җәяү йөрүенә бәйләнмәгән. Ул үзенең хокукы беләп тулы файдаланырга тиеш. Әгәр аңа дөрес бәя бирәсең килсә, син аның үз Вазыйфаларын ничек башкаруына карап хөкем ит, — дпде иптәш.
— Яхшы начальник һәрвакытта да авырлыкны уртаклашырга тиеш, — диде Еф
имыч, үзенең бәхәскә керешүе беләп безне шаккатырып.
— Яхшы, — диде иптәш, әз генә дә каушамастан, — алайса ми
н сиңа ачыграк мисал китерим. Кайчандыр, сугышка кадәр, мин «Правда» да бер шахта пачальнпгы турында укыган идем. Ул начальник синең фикереңдәге кеше булган ахыры, һәм авырлыкны җиңеләйтәм дип һәрбер эшкә үзе тыгыла башлаган. Эш шул кадәргә җиткән: теге начальник, эҗ яхшы барсын, дип шахтадан башлаган. Үзе забой казыша, креплснисләр куярга булыша икән. Ләкин ул кеше пикадор генә тырышмасын, шахта берничек тә өзеклектәй котыла алмаган. Бары яңа начальникның кплүе генә хәлне үзгәрткән.

Ефимыч түземле рәвештә сүзнең ахырын көтте дә:
— Куй әле, зинһар, — д
иде — епп бөтенләй пкепче нәрсә турыңда сөйлисең.
— Әйдә алайса, мисалны тагы да ачыкла- та төшик, — дпде иптәш, һаман Ефпмычка бәйләнүен дәвам итеп, — Начальник төшсен дә, дп, чанасына йөк төятсен, ди, ә үзе җәяү барсын, дп. Мип, менә сүзләрем дөрес булмаса, башымны кисәргә бирәм, спи һаман начальниктан рпза булмассың. Начальник яшь кеше, атны тотып баручы олы яшьтә, авырлыкны уртаклашын, начальник атны үзе тотып барса, булмаган мпкәпнп диярсең. Ниһаять, бүтән әйтерең калмаса,
нигә ул — начальник, мин түгел, диярсең әле син. Беләсеңме, бу нәрсәдән килә? — диде иптәш, Ефпмычка туп-туры карап.
— Бу синең арзанлы үз-үзеңне союдә
н килә, черегән анархизм, җәмгыять кешесенең хәзерлегенә һәм үзенчәлегенә карап тоткан урынын белмәүдән килә.
Еф
имыч аңа өметсез рәвештә карады да:
— Әнә син теге
җирән бияне кара, «анархизм», — диде — аның табанына кар каткан, нәкъ биек үкчәле туфля, әгәр биянең иреннәрен буяп җибәрсәң, син гашыйк булган Тамарочкадан бер дә аера алмассың.
Еф
имыч, шул сүзләрне әйтте дә, атларны куып җитәр өчен алга ашыкты.
Кич беләп, без авылга кунарга тукталгач, начальник кечкенә «кашовка» чапаны гади үрәчәле чанага алыштырырга приказ бирде.
— Атларны сакларга кирәк, — диде ул, — йөкне атларга тигез бүлегез.

Мин шул ук минутта Ефимычка карадым. Ул начальникның хәрби корылык белән сугарылган җитди йөзепә күзләрен ялтыратып мәхәббәт белән карый иде.

Ефимычны, бүтән сәбәпләрдәй тыш, без яхшы ветеринар булганы өчен дә ярата идек. Ул үз эшендә бик бай тәҗрибәле кеше иде, без аңардан күл нәрсәгә өйрәндек, шуңа күрә начальник соңгы вакытны дәвалау эшен зур ышаныч белән аңа тапшырды, ләкин, кызганычка каршы, аңа лазаретта озак эшләргә туры килмәде. Безгә Ефимычны үзебезнең арадан озатырга туры килде.

Мин алдынгы пунктта идем ул вакыт.

Шуңа күрә полк лазаретына атнага ике мәртәбә генә кайтырга туры килә иде.
Көннәрдән бер көнне, миңа шулай медикаментлар һәм бәйләү материаллары алырга ветлазаретка кайтырга туры килде. Гадәттә ветлазарет урнашкан өйгә якынлашу белән, алдынгы сызыктагы яңалыклар белән чиксез кызыксынып, торучы Ефимыч, шатланып миңа каршы чыга иде һәм минем килүем лазаретта әңгәмәләр, көлешүләр, истәлекләр белән тулы үзенә бер күңелле вакыйга булып кала иде. Бу юлы кайтуымда мине беркем дә каршыламады, миңа таныш кызыл кирпеч өй алды күңелсез тынлыкта иде. Өйгә кергәч, иптәшләремнең кушеткада, яткан Ефимыч белән маташуын күрдем.
Әле моннан өч көн элек кепә миңа үзенең өйләнү вакыйгасын юмор аша сөйләп, мине көлдергән Ефимыч, хәзер хәл эчендә түшәктә ята иде.
Ни булды? — дидем мин.
Ефимыч мине тавышымнан танып шунда ук миңа үз кайгысын ачып салды.
— Анатолий (рус иптәшләрем мине шулай атыйлар)! Егетләр мине санчастька җибәрергә телиләр, һич булмаса син әйтер идең, анда баруның миңа әз г
енә дә кирәге юк. Анда барсаң шул инде, тоталар да сине госпитальгә озаталар. Ә мин озак булса ике көн ятачакмын.
Ефимыч бизгәк беләп җафалана
иде.
— Акрихиным бар, — диде ул, үзен аклагандай, — аның бит бөтен даруы хинин да, акрихин.
— Синең температураң бик югары булса кирәк, Ефимыч, — дидем мин, — врачка күренү зыянлы булмас иде.
— Кирәкми, кирәкми, — диде ул, кулларын болгап, — әйтәм ич, күп булса ике көн. Ефимыч бармакларын бөгеп санап та күрсәтте.
— Бер көн, ике көн, аннан бетте-китте, — диде ул хәлсез рәвештә елмаеп, — мин атлар янына чыгам.
Ул бераз уйланып ятканнан соң:
— Я, нинди хәбәрләр алып килдең? — диде.
— Ул-бу яңалык юк, —дидем мин, аның янына утырып. — Көтәләр, зарыгып һөҗүмне көтәләр, оборонада яту һәммәсен дә туйдырды инде.
— Бирсеннәр иде миңа туплар, очкычлар,— диде Ефимыч,—мин тупларны бөтен Фронт буена тезәр идем дә, бердән ут ачар идем. Очкычларга бомбалар төяп немецның барлык җиренә җибәрер идем. Ләкин миңа туплар, очкычлар күп кирәк, хәзерге саныннан ун мәртәбә артык кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, фронт буена тезгәч туплар янәшә торсыннар, ә очкычлар бер
ьюлы Германиянең шәһәрләрен бомбага тотсыннар. Көле күккә очсын.

Ул тынып бу күренешне күз алдына китерде дә — ооо, — дип сузды, — менә кызык булыр иде, ә?

— Кермәсен, — диде ул, кинәт ачуланып, — кем чакырган аны, без бит бик тыныч яши идек.

Ул бераз тынып торгач, — һөҗүмгә! һөҗүмгә! Корыч койма булып алга. Дошманны изәргә, сытарга, СССР га моннан соң мәңге берәү дә нәфесен сузмасын! — диде.

Ул кинәт исенә төшкәндәй, — ә, Гитлерны юл өстендә генә атып үтерергә ярамый, — диде. Аннан бик җитди рәвештә, — Аны тереләй килеш кулга төшерергә кирәк, — диде,— ләкин нинди җәза беләп җәзаларга икәнен мин үзем дә белмим инде, чөнки, минемчә, аның кебек зур җинаять ясаучыны кеше белмәгән әле.

Ефимыч, авызына кереп аңа сөйләргә комачаулаган мыек очларын өреп чыгарды да:
— Син әллә, Анатолий, бу сузләрнс мин, минем
Нина Ивановна, Сергеем, Галинам һәм Ванюшам анда калганга сөйли дип беләсеңме? Юк, һич юк.
— Аңлыйм, — дидем мин.
— Күп калмады инде, — диде ул сүзен дәвам итеп, — күр дә тор, безнең гаскәрләр, озакламый аны куа к
итәчәкләр. Безнең хәзер техника да, корал да җитәрлек, ә барсыннан битәр үзебез өлгердек.

Мин аңа үземнең күргән, ишеткәннәремне сөйли башладым.
Ефимыч, мине дикъкать белән тыңлаганнан соң, үз чиратында:
— Мин кичә төш күрдем. — дпде. — Шулай яр буенда торам имеш. Елганың теге ягында Сергей. Мине күрде дә «Оти! Оти! Син исәнмени әле» ди теге... Мин сүз дәшәргә дә өлгермәдем, Сергеем суга сикерде. Минем якка чыктымы-юкмы, күрми калдым. Хуҗа хатынының әтәче шул кадәр ямьсез кычкыра башлады, мин уянып, күзләремне ачтым.
Ул балаларча өметләнеп миңа карады да:
— Син ничек уйлыйсың, Анатолий, нәрсә булыр икән, — дпде, — әллә Сергей безнең якка чыктымы икән?
Мин ирексез көлеп җибәрдем.
— Син, Ефимыч, авырып киткәч төшләргә дә ышана башлагансың икән.
Ул
, балаларча өметләнеп, миңа карады да, бик зур сер әйткәндәй:
— Бик сагындым, — диде. — Ох, сагындым, сиңа гына әйтәм, Анатолий.
Ефимыч шул сүзләрне әйтте дә, күзләрен йомып тынып калды. Ул еш сулы
й, аныц йөзе акрихшшаи саргайган, күзләре эчкә баткан иде. Мин, аны борчымау өчен әкрен генә кузгалдым да, үземә кирәкле нәрсәләр алырга эчке бүлмәгә кердем. Ләкин, китәргә җыенып, аның яныннан үткәндә, ул шунда ук миңа борылды.
— Сергейга өченче көн 18 яшь тулды,— диде ул. — Ул быел көз институтка китәргә тиеш иде.

Эшем ашыгыч булса да, аны ташлап китү минем өчен уңайсыз тоелды, шуңа күрә, апың күңеле өчен, бераз вакытымны аның Сергей турындагы хикәясен тыңлап уздырдым.

Яңадан өч көннән соц мин лазаретта аны очратмадым.

Ул госпитальгә озатылган иде. Без никадәр генә аның савыгып кайтуын көтсәк тә, ул кайтмады. Соңыннан ул үлгән булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.

Ниһаять, минем үземә дә ул полктан китәргә туры килде.

Шулай итеп, зарыгып көтелгән данлыклы Орел сугышлары башланган вакытларда без Ефимыч белән бергә була алмадык. Хәзер исә аның туган авылы,

соекле Ресетасы, аңа якын таныш очсыз-кырыйсыз кара урманнар алдында торганда, аның белән булмау минем өчен аерата күңелсез бер хәл иде.
Мин тирә-ягыма каранып авылга килеп кердем.

Авыл урамнарыннан атымны атлатып озак йөрдем. Тирә ягымда көл һәм көйрәгән кисәү агачлары гына иде.

«Бу хәл мөмкин түгел, — дип уйладым мин, — һич булмаса, бер өй булса да калырга тиеш». Мин зур авылны, бу юлы атымны кызулата төшеп, тагы бер айкадым. Зур таш чиркәүнең харабаларып маяк итеп, авылның һәр ягына уздым; ләкин авылда кормалар түгел, кеше заты да күренми иде.

Урамнан тузан өермәләре күтәрелеп автомобильләр узды. Тузан басылгач, юл өстендә, ачы мияулаган мәче күренде. Ул миңа карап моңлы кычкыра иде. Мин, атымнан төшеп, мәчене кулыма алдым.

«Бары бер мәче генә калды микәнни»,— дип уйладым мин, кулымда тыныч кына мырлаган мәчене сыйпап. Шомлы иде бу каберлек. Мин, мәчене саклык белән җиргә куйдым да, атымны ашыктырып зур урамга чыктым, һәм кемне булса да очратырга өметләнеп, юлны күзәтә башладым.

Атым ашкынып, туктаусыз башын чайкый, көл тузаннары туздырып, аяклары белән җир тырный иде.

Тирә ягымда әле моннан ике ел элек кенә гөрләгән авыл. Нинди җәфалар чиктең спн? Дошман турында нинди шомлы хикәяләр сөйлисең син, авыл?

Мин, Ефимычның семьясы турында анык берәр нәрсә белүдән өметемне өзеп, алга киттем.
Авылдан чыгар алдыннан гына кемдер мине чакырган кебек тоелды. Мин, бу хәлгә ышаныр-ыша
нмас, артыма борылдым. Җимерек таш өй янында ниндидер кеше миңа кул изи иде. Мин, ашыгып атымны кире бордым да, кешегә таба киттем. Кеше хәрби формада иде. «Берәр кызылармеецтыр, юл сорашмакчыдыр» дип уйладым мин.
Якынрак килгәч, м
ине сары мыеклы кешенең елмаеп торуы хәйранга калдырды. Алдымда Ефимыч тора иде.

Мин, үз-үземне сизмәстән, атымнан сикереп төштем дә, аңа ташландым.

— Ашыкма, — диде ул, елмаюын дәвам итеп,— атың китә ич, бәйләп куыйк башта.

Ул атны яфраклары көйгән агачка бәйләде дә, без сүзсез кочаклаштык.

— Ефимыч, сип исән икәнсең, нинди зур шатлык, — дидем мин, кинәт очрашудан тугай каушау аркасында тотлыга төшеп.

— Мин исән, Анатолий, — диде ул, — мин частька савыгып, кире кайттым, ә син китеп куйгансың.
— Менә әле отпуска алып авылыма кунакка кайттым, — диде ул, ничектер мәсхәрә аша елмаеп.
— Әйе, — дпдей мин уйланып, нәрсә әйтергә белмәгәч.
— Бөтен авыл халкын немец үзе белән куган. Качып кайткан берничә семья бар, алар авыл читендә шалашларда урнашканнар. Минем семьядан бары Сергей гына исәп булса кирәк. Ул партизаннар отрядында икән, хәзер алга немец тылына киткәннәр.
Нина Ивановнаны атканнар, Вашошапы кыйнап үтергәннәр, ә Галина тифтан үлгән. Менә сиңа бөтен хикәя шуннан тора, — диде ул.

Ефимыч авырудан яңа терелгән. Аның минем өчен бик сөйкемле йөзе ак, зәңгәр күзләре зур ачылган, гадәттәгедән дә матуррак һәм моңлырак күренәләр идс.
— Ярар, юлыңда бул, — диде ул кинәт,— син бит үтеп барышлый гынадыр.
Бу сүзләр минем йөрәгемә уктай кадалдылар. Мин Ефимычны хәраб
әләр арасында ялгыз калдырасым килми иде.
— Ашыгыч түгел, Ефимыч, — дидем мин, — без моннан ерак түгел урында тукталдык. Әле мин лазаретка урын эзләргә чыккан идем.
Һи, урын, — диде ул — бу тирәдәге авыллар берсе дә исән калмаган. Сез күп булса бер көн торырсыз монда, безнекеләр күп алга киттеләр инде.

Минем Ефимычка нинди дә булса яхшылык эшлисем килә иде. Аның фаҗигале хәлен җиңеләйтү әчеп җылы сүзләр табасым килә иде. Ләкин ни дә уйлап таба алмадым, ниһаять:
— Си
не, Ефимыч, исән-сау күрүемә бик шатмын, — дидем, — синең кайгың мине дә чиксез борчый.
— Әйе, ми
нем турдагы хикәянең ахырын күңелле итеп бетереп булмый шул, —диде ул, кинәт тирән сулап. — Безнең барыбыз турындагы хикәя күңелле бетәр, ә минем турдагы хикәя бик күңелсез.

Ул бераз тынып торды да — мин картаеп киләм инде — диде, — мин берничек тә Инна Ивановнаны, Галинамны, Ванюшамны таба алмам. Бу хәсрәтне бары бернәрсә генә җиңеләйтә ала: үч, үч, үч алу!
— Аһ, нигә мин яшь түгел, нигә мин артиллерист түгел?—диде Ефимыч.
— Барыбер шатлыгым бар, Анатоли
й, улым партизан.
Без озак сүзсез тордык.
— Әйдә киттек, — диде ул, кинәт нәкъ элеккечә үзенең ягымлы, тыныч тавышы белән — мин кире полкка кайтам.
Мин ияр каешлавын тарттым да:
— Си
н кайсы якка? — дидем.
Безнең юллар бер якка иде.
— Мен атка, — дидем мин, — бераз сөйләшеп барыйк.
Юллар аерылганга кадәр без Ефимыч белән фронт хәлләрен сөйләшеп бардык.
Хәрәкәттәге Армия.