Логотип Казан Утлары
Хикәя

КОРЫЧ ДАВЫЛ

ИДРИС ТУКТАРОВ

Батарея командиры лейтенант Шипко, көдрә, кара чәчле башын телефон трубкасыннан күтәрә төшеп, җитди тавыш һәм күтәренке рух белән:
— Ут ачарга хәзер торырга!
диде.
Без, расчет номерлары, бу команданы түземсезлек белән күптән к
өтә идек инде. Лейтенант бу хәлне үзе дә яхшы белә иде һәм, шуңа күрә, орудие номерларының , бердәм һәм матур җитезлек белән хәрәкәт итүләрен күреп, күзләрен горурлык катнаш шатлык утларында яндырып алды; аның зур һәм матур кара күзләре илһамланып, безнең барыбызны да сокландырдылар. Ул, күзәтү пунктыннан телефон буйлап бирелгән тиешле командаларны кабатлап үткәч, ике йодрыгын да югары күтәреп,
— Ут! — дип, кулларын селкеп алды.
Пушка җа
нланды:
— У-ах!—дип, авыр, корыч снарядны дошманнарга ыргытты, гайрәтләнеп, сикереп куйды. Аның өстендә һәм як-яклары
нда тузан күтәрелде, көпшәсеннән дары төтене күренде.
Шәйдулл
ин — снарядларны китереп, биреп торучы. Ул инде изүләрен ычкындырып, беләкләрен сызганып өлгергән. Аның ап-ак беләк мускуллары, үзе күтәргән авыр снарядлар кебек, нык. Ул, миңа карап, елмая төшкән күзләрен кысып алды да:
— Күчтәнәчләр китә башлады... һава почтасы белән... Адресы күптә
н язылган!—дип сөйләнеп алды.
Орудиенең йөрәге — Ламптадзе — моңа кадәр үтә кызу кеше булуы белән танылган иде, хәзер ул бөтенләй үзгәреп калды: үзе
нә караган командаларны салкын кан белән, ашыкмый гына үтәп,
— Готово, — дип куя һәм пушка менә хәзер сикерә дигәндә генә уры
ныннан кузгалып, нечкә, кара янган иреннәрен кыскан килеш, керфекләрен какмый, снарядлар очкан якка карап кала.
Замковый Ефимов, бавын тарткан — аткан саен:
— Дөмбәслибез! Дөмбәслибез! — ди.
Пушка:
— У-ах! Аз әле! У-ах! Аз әле!—дигән сыман, артка чигенә т
өшеп, алга һәм бераз югарыга ыргый — снарядлар артыннан очып китәргә тели диярсең.
Т
өрле яктагы — арттагы һәм алдагы, уңдагы һәм сулдагы — йөзләгән пушкаларга да сүз бирелде. Ут көчәйгәннән көчәя барды. Тузан һәм дары төтене куерды. Күктә — Сталин лачыннары, җирдә — «сугыш аллалары», күкне җиргә, җирне күккә якынлаштырдылар, тетрәттеләр, дер селкеттеләр. Тора-бара безгә фәкать бер генә команда ишетелә һәм ул команда аның саен көчәя барды:
— Ут!
— Ут!..
Шәйдулл
ин үзенең дусларының моңа кадәр сизелмәгән яңа, матур, сугыш өчен иң кадерле якларын сизүенә шатлана-шатлана һәм шул ук вакытта үзендә үсә, көчәя барган хисенә гаҗәпсенә-гаҗәпсенә:
— Тыгы
ныгыз, бирәннәр, безнең күчтәнәчләргә!— дип кычкыра-кычкыра эшли иде.
Дошманның ныгытмалары җимерелде. Суынып та өлгермәгән пушкалар бер-бер артлы алга күчт
еләр. Без, шулай итеп, ерткычларның, оясына бәреп кердек.
Шәйдулл
ин, тирләрен сөртә-сөртә изүләрен каптырганда, болай уйлап алды:
«Аз булды әле бу», Сугыштагы гаҗәп хәлем
не илгә нинди сүзләр белән язып белдерим икән
Лейтенант Шипко аны уен
нан аерды:
— Ә си
н, Шәйдуллин, молодчина: әйбәт сугыштың...
Шәйдулл
ин, үзе дә сизмәстән, яңа һәм матур сүзләр белән җавап бирде:
Иптәш лейтенант, безнең нәфрәт корыч давылга әверелеп, дошманнарны бөтенләй яндырып бетерәчәк!..
Изге нәфрәт хисе тудырган шатлык аның эченә сыймый, сугышчан дусларына да йога, тарала торды.
— Син үзгәреп, матураеп киттең, Ш
әйдуллин, дисәләр, ул хәзер, һаман диярлек, бер үк төсле итеп:
Сез үзегез, дусларым, м
иннән нык һәм миннән матур булмасагыз, мин үзем генә ничек итеп инде ныгып һәм ничек птеи кенә матурая алыр идем соң, — дпп җавап кайтара торган булды.
Көнчыгыш Пруссия.