Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЖҮЛӘРЕҢ КӨТӘ СИНЕ!

Гөл яфракларым кояшта

Көмештәй ялтырап тора,

Җил иссә, күләгәләре

Идәндә калтырап тора.

Песи җүләр. Бик күп уздым

Мин җүләрлеген аның;

— Өч ел инде, юанам тик

Күләгәң белән, җаным!

Шул гына кирәк песигә,

Ул сикереп, ул аунап

Уйный, гөл яфракларының

Күләгәләрен аулап.

Сагынудан күз алдымда,

Син кочагымда минем,

Тик күләгә бу иреннәр,

Күләгә — бөтен җирең...

Чигенә дә, берәр нәрсә

Артына посып тора,

Сикерә дә, күләгәне

Идәндә кысып тора.

Күләгәңне миңа биргән

Өмет кояшым ерак.

Җиңү җилләрендә уйнап

Озак торасың, озак...

Шаян, дим аңар, җүләр, дим,

Я, тоттыңмы? дип сорыйм.

Шаяруын дәвам итә,

Мин көләм,

Шундук елыйм.

Тагын ай үтәр, песи дә

Акыллыланыр, үсәр,

Күләгә тотмас ул, ә мин...

Мин кеше шул,

Мин җүләр...