Логотип Казан Утлары
Шигърият

ФАТИХ КӘРИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ

I
ДНЕПР ДУЛКЫННАРЫ
ДНЕПР ЯРЫНДА
КАЯ МИНЕМ МЫЛТЫК?
Гүя мине бәхет дулкынында

Тирбәлдерде туган Иделем;

Миңрәү бетте, көч уянды канда:

Кая минем мылтык? дидем мин.
Мылтык төзәп каршыдагы

Кара күләгәләргә,

Җил-яңгырлы көзге төндә

Утырдык көймәләргә.
Биргән антыбыз ай булды

Кара төнле юлларда;
Канат жилпеде ишкәкләр,

Кузгалып киттек ярдан.
Немецны бугазлар өчен,

Көймәләргә утырып,

Без Днепрны чыгабыз

Снаряд утын ерып.
Ярышып килгән дулкыннар,

Сулыштан беләләрме,

 Әче сагыш хисе белән

Үбәләр көймәләрне.
Днепрның уң як ярына
Көзге таңда томан сарыла...
Чыктык ярга иртә таң белән,

Ярның яфрак койган таллары,

Ташкын өйгән ак ком таулары

Кызардылар таңда кан белән.
Бер солдат та антын бозмады

Хыянәткә тартым эш белән;

Кулсыз калган кеше теш белән

Өзгәләде немец бугазын.
Чирканмыйча әйтәм булганны:

Кара канга тузып суештык;

Ватан хакын даулап сугыштык,

Азат иттек изге елганы.
Эчтем Днепрның изге суын

Кушылсын, дип кайнар каныма,

Һәм үрмәләп, шуып бардым тагын

Траншейдагы дуслар янына.
Килеп төште бомба, сыкранды җир,

Югалдык без, калдык түбәндә,

Ком ишелде өскә. Менә үлем:

Фани дөнья, сау бул!—дигәндә,
Санитарлар чокып алды безне,

Күз текәдем шул чак кояшка...

Мин эндәштем. Кемгә эндәштем мин,

Нинди шатлык яуды бу башка?
Кемне күрәм... таныш татар кызы,

Күздә шатлык яше ташыды;
Ул яралы, жылы кулы белән

 Күкрәгенә кысты башымны.



КЕЧКЕНӘ ХАТ
ПАРТИЗАН ЕГЕТ
... Мин бик сусадым,

Кызлар, берегез

Салкын чишмәдән

Су эчерегез;
Тотып торыгыз

Ярсу атымны,

Тазартып алыйм

Автоматымны.
Эх, кызлар, кызлар,

Сагындым сезне...

Кызлар, нәрсә бар,

Немец, дисезме?
Кызлар, мин киттем,

Атым, коштай оч;
Дошман башына
Яшен бул кылыч.
Хәрәкәттәге Армия.

АЧУ ДАВЫЛЫ
Купты бездә ачу давылы,

Әйләндереп алдык авылны.
Ап-ак карда кара таплы эз,

Шул эз белән аны таптык без.
Тик бер немец качып өлгергән,

Ялан аяк, фетнә, йөгергән.
Юлын булгән
Туңып үлгән,
Ноябрьның сонгы көнендә,

Кырдагы бер кибән төбендә,
җилле кыш көне, нәләт төшкере.
Никтер бүген кайгы басты мине,

Искә төште бер көн үләсем;
Син, билгеле, минем бу сүзләрдән

Юатмакчы булып көләсең.
Кайгырам мин, гаять кыска гомер

Ялкынланып янсын иде, дип,

Үзем үлгәчтен дә, хезмәтләрем

Җанлы булып калсын иде, дип.
Бик ашыгып үттең минем яннан,

Хисләремнең нурын көтмәдең;

Бер-бер артлы сүнгән йолдызларга

Мине тиңләп син күз текәдең.
Күктә бары соңгы йолдыз кала,

Ул да сүнә таңгы тынлыкта,

Йолдыз сүнә, ләкин кояш балкый

Соңгы йолдыз сүнгән офыктан.
XI-XM3.