Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР КАТЛЫ КЕШЕ

Татарларның күбесенә хас булганча, ачык чырайлы, үзенә дусларча якты йөз күрсәткән һәркем белән җәелеп сөйләшергә яратучан бу егет белән гомеремдә беренче очрашуым иде. Шулай да, мине очраткач, әллә кайчангы якын танышын күргән төсле, ачылып, чишелеп китте ул.

— Синнән яшереп булмый инде,— дип башлап җибәрде ул сүзен, — үзең беләсең, якташларны очратсам, бигрәк тә татар малайларын, әллә ничек җанга рәхәт булып китә, эреп китәм валлаһи. Үзең беләсең инде...

— Тукта әле, —дидем мин, — белеп үк бетермим шул, башта яхшылабырак танышыйк. Якташ, дисең, кайсы якныкы соң син? Исем-фамилияңне дә җүнләп белеп бетермим...

Дөрес, аның исеме Харис булып, фамилиясе Мөхәммәтвәлиев икәнлеген һәм яхшы сугышчы булуын белә идем белүен. Тик, ныклабырак танышасым килгәнгә күрә, ашыгуын теләмәдем.

— Ә, аны әйтәсеңме? — диде Харис. — Башкортстаннан бит мин үзем. Ярмәки районы, “Турай колхозы малае. Үзең беләсең, әти бар, әни бар, сеңелләр бар. Синнән яшереп булмый. Хатын да бар, нигә? Үзем шушылай, малай-шалай гына булсам да, 32 яшьтә бит инде мин, бала да бар. Әйткәндәй булмасын, хәлебез яхшы дип язалар. Былтыр 1200 труда эшләгәннәр. Трудасына 4 кило алганнар...

Харис, әлегә сугыш кырында аерып әйтерлек геройлык күрсәткән кеше түгел. Ләкин, нинди дә булса бер геройлык эшләп, ата-аналары, якыннары, дус-ишләре каршында гына булса да, мактанырлык исем алу теләге һәрвакыт күңелендә аның. Харис үзенең бу теләген телдән әйтүне дә гаеп санамый, һәм гаепләргә урны да юк. Дөрес, без, гадәттә, геройларны артык тыйнак итеп, үзләре эшләгән геройлык турында әйтергә дә ояла торган итеп күрсәтергә яратабыз. Дөресерәге, шундый геройларны артыграк ярата төшәбез. Ләкин, Харис әйтмешли, яшерен-батырын түгел, теге яки бу дәрәҗәдә генә булса да; герой булып, танылуны кем яратмый! Үзен мактаганда эчке бер канәгатьләнү, җан рәхәтләнүе хис итү кемдә генә булмый икән ул? Тик, андый тойгыны телдән әйтергә күп кеше уңайсызлана: тыйнаксызлык дип саный. Ә Харис алай түгел. Аның эчендәге тышында. Андый кешене бездә бер катлы диләр. Бер катлы кешенең эчке йөзе дә кешедән яшерен булмый. Үз теле белән үзе ачып бирә торган була ул аны. Шуңа күрә дә Харис турында Харисның үзеннән сөйләтү яхшырак булыр, дип уйлыйм. Үзенә сүз бирик.

— Сугыш башланганнан бирле фронтта инде мин, — ди ул.

— Иллә күргән чаклар булды инде. Синнән яшереп булмый, утырып-утырып җы- лаган чаклар да булды, малай. Бер тиенлек тә геройлык күрсәткән юк югын, ну командирлар ярата үземне. Бәхет бар, күрәсең. Миңа гел яхшы командир туры килеп тора. Әллә инде үзем яхшы булганга шулай. Әйткәннәрен тыңлыйм инде, малай. Ни кушсалар, шуны ялт итеп эшләп куярга яратам. Әти дә әйтеп җибәргән иде шул, командирларың кушканны тыңлап кына йөрсәң, бер вакытта да хур булмассың, дигән иде. Үзең беләсең, минем әти үзе дә теге вакытта 4 ел сугышта булды бит. Немецта пленда булган, малай. Немецны күберәк кырыгыз, дип һаман язып тора...

Әйе, командирдан бәхет бар. Тик менә бергөрле зуррак эш кушканнары юк. Бик шәп итеп башкарырга ният бар югыйсә. Медаль-мазар эләктерсәң, ярап куяр иде бит, әй.

— Шулай да, нинди эшләр башкарганың бар соң?—дип сорыйм мин.

 — Күп инде алар, — ди Харис.

— Менә, әйтик, без вакыт... күптән булган эш инде ул күптәнлеген, әле яңарак килгән чак иде минем. Связь начальнигы, — фамилиясе Тревога иде, старший лейтенант, — Дивизия штабына пакет илгергә кушты. Срочный. Секретный, малай.

12 километр барасы бар. Атка атланып чыгып киттем. Зур гына юл. Барам. Күп тә китмәдем, өскә фриц самолетлары килеп чыкты бит. Сиптерәләр генә, малай. Юл буенда машиналар йөреп ята, туктап торганнары да бар инде. Бомбить итәргә тотындылар, әй.

Чыдарлык түгел. Урман эченә тондырып кер дә кит мин. Качып торам. Фрицларның киткәнен көтәм инде. Күңел ашыга.

Пакет срочный бит! Үлеп калырга да куркам. Пакет бөтенләй тапшырылмый калырга может бит. Ул арада самолетлар китте бу тирәдән. Чыгып чаптым. Ачык юлга гына чыккан идем, тагын килеп чыкты берсе. Пулеметтан сиптерә. Пряме миңа. Ни булса булыр, мин әйтәм, тондырам гына. Срочный бит. Атым мәтәлде китте бер заман. Үзем дә очып төштем. Ат янына яттым. Әллә ничә пуля тигән, мескенгә. Үлде бит ат. Җөгер мин жәяү. Срочный бит. Әйткән вакытына илтеп җиткердем. Күңел басылган кебек булган иде. Кире кайтырга чыккач, ат искә төште бит, малай. Атка атланып чыгып Киттем, җәяү кайтып киләм. Нишләрмен, мин әйтәм. Ничек җавап бирермен? Ат бит ул, уен түгел, ат чаклы үтереп калдыр әле син! Беттем инде мин әйтәм. Синнән яшереп булмый, юл буе җылап кайттым, малай. Валлаһи җыладым. Командир күзенә ничек күренермен, дим. Ә командир, малай, шуңа бер сүз әйтмәде бит. Даже көлеп тора. Үзең исән калгач, бик яхшы инде, ди. Берни булмады.

Шаккакаттым, малай. Ат бит ул, җүләр. Соңыннан иләшеп киттем инде. Сугышта аннан зуррак казалар да җитәрлек, үзең беләсең. Ә ул чакта мин әле, яңарак кына фермадан килгән кеше. Үзең беләсең, колхозда чакта терлек фермасы мөдире булып эшләдем бит мин. Бер сарык бәрәне дә үлмәде. Менә дигән итеп эшләдем бит әй шунда. Башта мине ферма мөдире итеп куюга каршы килүчеләр булды. Үзең беләсең, шырлатан гына малай бит инде мин, читтә дә йөреп кайткан бар. Синнән яшереп булмый, эчкәли дә торган идек, гармонь тарткан чаклар да булды. Эшли алмас бу, малларыбызны хәрап иттермик тагын, диләр бит. Минем чәм килеп китте, малай. Хәтта берәү белән сугыштым шуның өчен. Үч итеп эшләдем. Үзләре дә шак каттылар соң. Рәтен белгәч, эшләп була ул. Үзең беләсең, колхозда бит төрле кеше бар. һәр кайсының көен белергә кирәк. Кайсы ачуланыбырак әйтсәң тынлый. Кайсы яхшылап әйгкәнне ярата. Кыз-кыркынны сылап-сыйпабырак жибәрсәң яхшы була. Үзең беләсең инде...

Боларны сөйләп торуның кирәге дә юк инде монда. Шулай инде мин, берәр якташны очратсам, авызга ни килсә шуны такылдыйм да китәм...

Монда күргәннәрне искә төшерә башласаң, күп инде алар. Берсендә чак кына хәрап булмый калдым, малай. Шулай бер көнне тагын дивизия штабына пакет илтергә җибәрделәр. Илтеп тапшырдым. Аны тапшыргач, батальонга җибәрделәр. Анысын да илтеп тапшырдым. Эш беткән инде. Үз урныма кайтырга да китәргә. Күңел тынмый бит. Шундый сугыш, әйтеп бетәрлек кенә түгел инде. Шунда йөрим: алып кайтасы әйберләр, катушка- мазарлар юкмы дип, тагын берәр әйбер кирәкмиме дип, һаман шунда уралам. Үзең беләсең инде, сугыш бит. Кеше кирәк анда. Андый чакта благодарность-мазар эләгеп куюы да бик мөмкин, синнән яшереп булмый. Бардым начальник связь янына... күп тә үтмәде, ул арада безнекеләр авылдан чыгып та киткән. Өчәү торганбыз да калганбыз. Авылда калган бер хатынны очраттык. Ул әйтә, я тизерәк китегез, я качыгыз, монда хәзер немецлар, ди. Бер чокырга төшеп, сүс көлтәләре белән капланып яттык. Хәтәр бит инде. Немецларны ишетеп ятабыз. Начальник әйтә: безнекеләр биредән болай тиз чигенергә тиеш түгел, монда бер хәйлә бар, ди. Чынлап та шулай булып чыкты ахырысы: күп тә үтмәде, безнең өстә: За родину!, За Сталина! дигән тавышлар ишетелә башлады. Сикерешеп чыктык. Ул арада безгә кусок та калмаган. Кырып кына салган безнекеләр тегеләрне. Әйләндереп алганнар икән... Ә менә бер көнне дивизия штабыннан кайтып килгәндә, бомбеж- кага ләктем. Таки яралады бит. Хәзер төзәлеп чыктым инде төзәлүен. Тик передовойга җибәрмиләр әле. Монда да эш ничава.

НКВД войскасында линияләр карап йөрим. Безнекеләргә дә бик шәп кусоклар килеп эләккән чаклар була. Менә әле күптән түгел генә безнең ике кызылармеец бер шпион тотканнар. Пряме барып чыккан шпион булган. Тик, хата иткәннәр: үзебезнең командирга әйтеп тә тормыйча, особый отделга иткәннәр дә тоттырганнар. Таки белми дә калган булыр идек, особый отделдан шылтыратып, командирга рәхмәт әйткәннәр. Теге кызылармеецларны бик мактаганнар. Шул кызылармеецларны әйтәм. Шунда бит иң элек үзебезнең командирга килеп әйткән булсалар, нәрсә булса да эләгер иде үзләренә. Зур эш бит инде ул. Үзләре грамотный гына малайлар инде, шуны белмәгәннәр. Үзем дә хәзер сизгер йөрим соң. Шикле-шикле кешене бер дә болай гына ычкындырмыйм инде. Эшләр ничава. Командир ярата. Әйтәм бит, нинди командирга гына эләксәм дә, үзләреннән җибәрәселәре килми. Өйдән дә хат алып торам. Әле беркен язып җибәргәннәр: Улым, дигән, без монда күчтәнәчләр җибәрдек, дигән. Май, бал, каз дигән. Алдыңмы? дигән. Үзең беләсең инде, исемгә атап җибәрмәгән бит ул. Күчтәнәч килде безгә, тик бөтенләй икенче җирдән. Күчтәнәчегезне алдым дип язып җибәрдем. Тик, мин әйттем, Киров шәһәреннән килде. Бал юк иде, зато бер бәләкәйне кыстырганнар, дидем. Чиккән яулык белән кисеп да алдым, дидем. Одеколонын да әйттем. Өйдә хатын уйласын, берәр кыздан күчтәнәч алып ята дип белсен, бераз пошынсын, мин әйтәм, базар күтәрелә төшәр. Үзең беләсең инде...

Шаян малай бит мин, хатын үзе дә белә инде аны... Харис өеннән алган хатларын да күрсәтте. Ул аның кайберләрен бастырып чыгарырга да рөхсәт бирүен аңлатты. Бездә андый-мондый секрет юк, — ди ул. Әйдә, бер хатын укып карыйк.

Хат башы сагынычлы, — дип башлана аның әтисеннән килгән хат.

— Сезки Кызыл Армия сафында хезмәт итүче газиз балабызга, безки авылда яшәүче әткәң белән әнкәңнән бик сагынып, бик саргаеп, ашаганда да исебезгә төшереп, күп сәлам. Ул эт немецларны тиз көннән тар-мар китереп, исән-сау гына кайтуыңны теләп калабыз, һәм дә шуның белән бергә хәер-фатиха кылабыз һәм дә үзеңнең хәләл җефетеңнән бик сагынып, бик саргаеп, сагынычлы сәламнәрен җибәреп калабыз, һәм дә үзеңнән аерылып калган күз яше кебек улың Фәнистән аяк атлаулары санынча сәлам. Үзебез исән-сау яшибез. Мал-туарлар барысы да исән. Һәм дә сине дә исән дип беләбез һәм дә исән яшәвеңне теләп калабыз. Улым, ранни булып терелгәч, яңадан хезмәт итәм, дигәнсең. Дөрес кенә, сизгер генә хезмәт итәргә тырыш. Ярыймы улым! Мин дә шул эт немецлар белән көрәштем. Үзең беләсең, алар ягына калганчы үлгәнең лутчы, дип сезгә сөйли идем. Безнең өчен кайгырма. Мшарга күп. Мең дә бер йөз егерме өч трудага икмәк алдык. Без сезгә монда кулдан килгән кадәр ярдәм итеп ятабыз. Улым, сине сагынсам, фермага барып кайтам. Ферма малларының тавышын ишетсәм, сине күргән кебек булам. Әзерәк авыл хәлләрен язам. Нуриман иптәшең ранни булып кайтты...

Хуш, сау бул. Язып сүз бетми. Кайтып күрешергә насыйп итсен, тәмам. Язгучы Әтиең Мөхәммәт Сафа Харис — герой түгел. Ул гади сугышчы. Ләкин намуслы, сугыш таләп иткәндә, үз өстенә йөкләнгән теләсә нинди бурычны тырышып, яхшы итеп үтәргә яратучы сугышчы. Ә бер катлы кеше булуы аңа өстенә йөкләнгән бурычларны намус белән үтәргә уңайсызламый. Шуңа күрә дә командирлары аны яраталар. Нигә яратмаска, яратырлык кеше бит.

Төньяк-Көнбатыш фронт — 1943