Логотип Казан Утлары
Новелла

МАДРИД ШОФЕРЛАРЫ

 Без Мадридта чакта бездә бик күп һәм төрле характердагы шюферлар булып үттеләр. Беренче шофер Томас исемле иде. Аның буе дүрт футта унбер дюйм булып, ул Веласкес картинасындагы карт сыман, гарип кәрләне хәтерләтә һәм өстенә зәнгәр костюм киеп йөри. Аның алдагы берничә теше төшкән һәм ул үзе бик көчле патриот иде. Аннан соң ул тагын Шотландия аракысын бик яратып эчә торган иде.

Без Томас белән Валенсиядән Мадридка барырга чыктык. Алькала де Энарес яланы өстендә, биек ак крепость булып, калкып тора торган Мадрид күренү белән, Томас:

 — Яшәсен минем җанымның башкаласы Мадрид! дип куйды.

Бер стакан аракы артык эчкәнгә күрә, мин дә:

— Минем йөрәгемнең дә башкаласы! дип өстәдем. Салкын иде, без озак кына килгән идек инде. Томас:

Ура! — дип акырып җибәрде һәм минем аркамнан кагар өчен аз гына вакытка рульне кулыннан ычкындырды. Без солдатлар белән шыгырым тулган йөк машинасына һәм аның артыннан килә торган штаб машинасына чак-чак кына бәрелми калдык. Мин тойгылар кешесе, — диде Томас. Мин дә шундый ук кеше, — дидем мин, — ләкин сез рульне ычкындырмагыз. Томас: Иң бөек тойгылар кешесе мин, — диде. Иптәш, сезнең шулай булуыгызда берәү дә шикләнми, — дидем мин.

— Ләкин сез шулай да үзегезнең кая барганыгызны күзәтергә тырышыгыз. Томас:

— Сез миңа тулысыңча ышана аласыз, — диде. Икенче көнне без Бриуэги янындагы сазлыклы юлда тукталып калдык. Чөнки бер танк чаттан кинәт кенә борылган чагында тормоз ясарга өлгермәгән дә, тагын алты танкның юлын бүлгән иде. Мятежникларның өч самолеты танкларны күрделәр һәм бомбалар ташлый башладылар. Бомбалар безнең каршыбызда басып тора торган калкулыкның юеш итәгенә төшәләр һәм җир астыннан еш-еш бәреп торган болганчык фонтаннар касил итәләр иде. Бомбаларның берсе дә безгә тимәде, самолетлар кире очып киттеләр. Мин, машина янына баскан килеш, кыр бинокле аша, бомбовозлар белән очып килгән һәм кояшлы күктә ялтырап әйләнә торган бәләкәй фиатларны күзәтә идем. Без бомбовозлар тагын килерләр дип уйлый идек, шуңар күрә барыбыз да бу җирдән китәргә ашыктык. Ләкин самолетлар яңадан килмәделәр. Икенче көнне Томас моторны ходка җибәрә алмады. Берәр хәлдән соң шулай була, машина кичтән нинди генә (яхшы барган булмасын, иртә белән Томас моторны ходка җибәрә алмыйча азаплана иде. Аның .шундый озын буйлы, һәм шундый көчле патриот булып та безгә бик үк ярап бетмәве безнең күңелдә аңарга карата кызгану тойгысы уята башлады һәм без, Матбугат идарәсенә язылган хатны тоттырып, аны Валенсиягә кире җибәрдек. Без ип бөек тойгыларга ия булган һәм иң яхшьп теләкләр белән янган бу Томас өчен рәхмәтебезне белдердек һәм аның урынына бераз батырырак кеше җибәрүләрен үтендек...

Аннан соң безгә Иполито дигән бер кеше килде. Менә шул Иполито бу хикәянең төп үзәге була инде. Иполито буйга Томастан чак кына озын, ләкин ул граниттан кисеп ясалган төсле иде. Ул аягының бөтен табанына нык итеп басып, як-якка авыша төшеп, салмак кына атлый, үзе тезенә кадәр диярлек салынып төшә торган бик зур автомат пистолет тагып йөри иде. Ул «салюд» дигән сүзне үзенә бер төрле тавыш белән әйтә. Ул моторны бик шәп белә, машинаны оста йөртә, үзенә иртәнге алтыда килергә кушсаң, билгеләнгән вакыттан ун минут алдан килә иде. Ул мятежның беренче көннәрендә Монтаньядагы фашистлар казармасын алуга катнашкан, һәм һичбер вакытта да бер нинди политик партиядә дә тормаган иде. Соңгы егерме ел эчендә ул социалистик профсоюз берләшмәсе В.Р.С. члены булып торган иде. Мин аңардан, син нәрсә яклы, дип соралгач, ул миңа, мин республика яклы, дип җавап бирде. Ул фронтта да шулай ук, унтугыз көн буенча рәттән бомбага тотылган вакытта Мадридта да безнең шоферыбыз булып хезмәт итте. Бу бомбардировка шундый ерткычларча  булды аның турында язуы да мөмкин түгел. Иполито гранит кебек нык, үгез кебек таза һәм тимер юлчы сәгате кебек дөрес кеше иде. Аңарга карагач, Франковый Мадридны алырга бөтен мөмкинлекләре булган хәлендә дә аны тиз генә ала алмый азаплануының сәбәбе аңлашыла иде инде. Иполито һәм аңарга ошаган кешеләр ялгыз үзләре генә калганчыга кадәр һәрбер урам өчен, һәрбер өй өчен сугышачаклар; ә исән калган соигы кешеләр шәһәргә ут төртәчәкләр иде. Бу кешеләр нык һәм алар сугыша беләләр. Алар кайчандыр Төньяк дөньяны буйсындырган испанецлар. Алар анархистлар шикелле романтикага бирелмиләр, үлемнән дә курыкмыйлар. Ләкин алар бу турыда һич кайчан да сөйләмиләр. Анархистлар, итальянигә төсле үк, бу турыда артык күп лыгырдыйлар. Мадридка өч йөздән артык снаряд атылган һәм шәһәрнең зур урамнары снаряд китекләре, кирпеч тузаннары белән күмелгән, төтен асылынып торган сугым җиренә әйләнгән ул көнне Иполито машинаны гына тыкырыктагы биек бер бина ышыгына, отель янына илтеп куйды. Бу урын бик ышанычлы булып күренә иде, бүлмәмдә эшләгәнемне карап утыра-утыра эче пошып беткәч, ул, аска төшеп, машинада утырып торачагын әйтте дә, чыгып китте. Ун минут та үтмәде, отель стенасы белән тротуар арасындагы почмакка алты дюймлы снаряд килеп төште. Снаряд җиргә тирән уеп керде һәм ярылмады. Әгәр дә ул снаряд ярылган булса, Иполито белән машинадан калган калдык-постык рәсемгә алырга да җитмәс иде. Иполито белән машина снаряд төшкән җирдән унбиш фут читтә иде. Мин тәрәзәдән карап, барысы да исән-сау икәнен күрдем дә түбәнгә төштем.

— Я, эшләр ничек?

— Сулуым капканга күрә мин бик авыр тын ала идем.

— Бик шәп, — диде Иполито.

 — Машинаны тыкырык эченәрәк кертегез.

— Җүләрләнмәгез, — диде ул.

— Моннан соң мең ел өчендә дә монда бер генә снаряд та төшмәс инде. Ә аннан соң снаряд ярылмады бит.

 — Машинаны тыкырык эченерәк кертегез.

— Сезгә ни булды? — дип сорады Иполито, — куркасызмы әллә?

— Саклана белергә кирәк.

— Барыгыз, эшегезне эшләгез,— диде ул.

— Минем өчен борчылмагыз.

Соңыннан ничегрәк булганын мин ачык хәтерләмим. Чөнки унтугыз көн буенча бер өзлексез бомба явып торганна соң вакыйгалар бер-берсе белән аралашып буталышалар иде, ләкин сәгать бергә таба бомбардировка тукталды һәм без үзебездән алты кварталлар ераклыктагы Гран Виа отеленә көндезге ашны ашарга барырга булдык. Мин анда куркынычсызрак чатларны сайлап, бик борылмалы һәм бик ышанычлы юл белән бармакчы булган идем, Иполито кинәт:

 — Сез кая барасыз? дип сорады.

 Ашап килмәкче булам:

— Машинага утырыгыз.

— Сез акылдан яздыгызмы?

— Утырыгыз дим, без Гран Виага барырбыз.

Бомбардировка тукталды. Алар да аш ашыйлар ич. Без дүртәү машинага утырдык та, Гран Виага киттек. Ул бөтенләе белән снаряд китекләренә күмелеп беткән. Тротуарлар тирәсендә тирән-тирән снаряд чокырлары җәелеп яталар, йортларның бик күбесе җимерелгән иде. Безгә ресторанга керер өчен кирпеч, таш ватыклары өемен һәм ишелеп төшкән таш карнизны әйләнеп узарга туры килде, һәрвакытта да Мадридның Бишенче звеносы һәм Бродвее дә булган бу урамда бер генә дә җан иясе юк. Урамда бик күп үлекләр ята. Безнекеннән башка монда бер генә машина да юк иде. Иполито машинаны тыкырыкка куйды һәм без аның белән бергәләп аш ашадык. Без ашап та бетермәдек, Иполито өстәл артыннан торды да, машина янына китте. Яңадан шартлаган тавышлар ишетелде, алар монда, подвалга урнашкан оесторан эчендә, тонык ишетеләләр иде, һәм без борчак шулпасы, кәгазь кебек нәзек кенә итеп теленгән колбаса кисәкләрен һәм апельсин ашап, подвалдан менгәндә урамнар төтен һәм тузан болытына күмелгәннәр, бөтен тротуар буйлап әле генә ватылган, җимерелгән әйберләр аунап яталар аде. Мин машинабыз торган чатка борылып карадым. Бөтен тыкырык ватык таш кисәкләре белән тулган, машинаның нәкъ өстендә генә стенаны снаряд тишеп үткән иде. Мин тузан һәм вак ташлар белән капланган машинаны» күрдем.

— Я ходаем, — дидем мин, — Иполито үлгән. Иполито шофер утыргычында башын артка салып ята иде. Мин, үземне үтә начар сизгән хәлемдә, аның янына килдем. Мин Иполитоны бик ярата идем. Иполито йоклый иде.

Мин: — Мин сезне үлгәнсез дип уйладым,—дидем. Иполито уянды һәм исни-исни авызын учы белән каплап куйды.

— Que va, һотве ,—диде ул.

— Мин вакыт булса, көндезге анттан соң һәркайчан да бераз черем итеп алырга тырышам.

Мин:

— Без Чикотестагы барга барабыз, — дидем.

— Ә анда кофе яхшымы?

 — Гаҗәп шәп.

Ягез алайсаң, утырыгыз, киттек. Мадридтан киткән чакта, мин аңарга акча бирмәкче булдым.

— Мин сездән бернәрсә дә алмыйм, — диде ул.

— Юк, — дидем мин. — Алыгыз. Ягез, алыгыз инде. Семьягыз өчен нәрсә дә булса алырсыз.

— Юк, — диде ул. — Тыңлагыз әле, без чынлап та бик шәп яшәдек бит, шулай түгелме? Теләгән кеше Франкога, яки Муссолини, яки Гитлерга табына бирсен. Ә мин Иполито яклы.

1937