Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИКЕ ШИГЫРЬ

  1. Исә жил, тирбәлә тирәк,

Ул тирбәлә, ә йөрәк?

 Йөрәгем яна минем,

Синең өчен, туган илем,

Яна көндез, яна кичен,

Синең язмышың өчен.

Исә жил, тирбәлә камыш,

Ул тирбәлә, ә сагыш?

Ник бу чаклы сагынам?

Сагынсам да, ничек барыйм?

Карыйм мин. Урал ягына,

Офыклар аша карыйм.

Исә жил, тирбәлә нарат,

Ул тирбәлә, ә Хәят?

Хәятым нишли икән,

Патронны мин аткан санда

Ул ясап өлгерә микән,

Өлгерә микән анда?

Исә жил, тирбәлә тирәк,

Ул тирбәлә, ә йөрәк?

Йөрәгем яна минем,

Яна көндез, яна кичен,

Синең өчен, туган илем,

Синең язмышың өчен.

 

Сөйләр сүзләр бик күп алар

 Иренмичә сөйләсәң;

Озын сүзнең кыскасы шул,

Күп яшәргә теләсәң:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.