Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭЗЛӘР ДАСТАНГА ИЛТӘ


у есәр фольклор фәнебезде шектыйдан бирле мәгълүм Аның кыскама текстын беренче мәртәбә 1913 елны Казанда нәшер ителгән «Халык әдәбияты. Бәетләр» китабымда Хуҗа Бәдигый бастырып чыгарган. Шуннан соң ул башка җыентыкларга да бәет үрнәге буларак кертелә килә. X Ярми гарафыннан тупланган «Бәетләр» китабында /1960 ел/ аның ике варианты китерелә. Моннан соң да «Хан кызы» әсәре фольклорчыларыбызиың игътибарын җәлеп ите килде. Мисал рәвешендә X Ярми, И Надиров Ф Урманчеев, М Мәһдиев һәм Р. Мехәммәтҗаноа хезмәтләрен күрсәтергә мамкин
Егет белән кызның кара-каршы сейләшүе. дересрәге. «әйтеш» алымы белән иҗат ителгән бу әсәрнең едәбн-эстетик сыйфаты, эчтәлеге һем социаль-иҗтимагый функциясе хакында фольклор белгечләребез моңарчы беркадәре яздылар инде. Әсәрнең мәгънәсен артык «социальләштереп» җибәрү, «хан кызы» дигән тешемчәме бик беркатлы аңлау рәвешендәге фаразларга карата да гадел тәнкыйть фикере әйтелде. (М. Мәһдиев, «Казан утлары», 1968, II нче сан).
Чыннан да, моңарчы мәгълүм текстлар, ал арның эчтәлекләре буенча хекем йерткәндә, әсәрде бернинди феодаль иерархия башында торган хән-падишаһ кына сурәтләнми, бәлки феодализм чорындагы гадәти патриархаль гаиләдән чыккан татар кызының күркәм сыйфатлары, тыйнак холкы, шул ук вакытта беркадәре хисси- эчке омтылышы да шигъри формада тасвир ителә. Әсәрнең нигезендә дә «хокук» мәсьәләсеннән бигрәк чоры эчен характерлы әхлак нормаларын тасвирлау булса кирәк. Шуның естенә кыз белен егет менәсәбәтләренең күркәм һәм келкелерәк ситуацияләре дә гәүдәләнгән дип әйтергә мамкин.
Әсәр үзенең тезелеше, әдәби-сурәтлеү алымнары белән бәетләрдән бәтенләи үзгә, терки халыклардагы «әйтеш» жанрына якынрак Моның шулай икәнлеген күрү ечен әсәрнең үзене, аның иң тулы һәм сыйфатлы вариантына морәҗәгать итик Тәкъдим ителә торган текстка күчкәнче, мондый вариантларның экспедицияләр вакытында шактый кул /15—20 ләп дәфтер/ табылуын да әйтергә кирәк Мәсәлән. 1968 елны Буа районында табылган бер кулъязмада /ул хәзер Н. И Лобачевский исемендәге гыйльми китапханәдә саклана —Т 2382 Алга таба саклау берәмлегенең саны гына күрсәтелә/ 28 Юл теркәлеп калган. Чәчкап асылында табылган Бмбн- эеһре Мехәмметзакнр кызы дәфтәрендә 20 юллык фрагмент бар Т 23 74/ Ә Кай- бычтагы Зариф Идрисов кулъязмасында исә 32 юл теркәлгән /Т. 2384/ Тетеш районындагы Кече Әтрәч авылыннан Шәйхелислам Зиннур улы китапчыгында $8 юллы текст /1. 2364/, шул ук районның Олы Торма авылында яшәүче Бибинур На- сыйбуллинаның җырлар дәфтәрендә /Т 2362/ 46 юл сакланган..
Барлык вариантлар ечен де уртак нәрсә — егет белен кызның ябык ишәк аркылы «әйтешүе» Гомумән, алар арасында артык принципиаль аәрма юк та кебек Ченки әсәрнең беренче елешенде шул ук буй-сын, йез-кыәфәтне мактау икенче елешенде исә, ата-ана, ana-сеңел һәм җиңгәләргә сылтап, егетне ейгә кертмәскә тырышу
Ләкин терле несхәләрне үзара чагыштырыл карый башласаң, әлеге тасвирлауның, әлеге акланулар Һем шунда ук вларны кире кагуларның үзене күре эчке
Б
эзлеклелеге. хетте закончалыгы бар икәнен беләсең. Мәсәлән, егет кызны теләсә ничек мактамый бәлки иң элек буй-сынын, бармакларын тасвирлый, аннары чәчкә күчә, кэш-күэне телгә ала, шуннан соң аеыз һәм тешләрне мактый. Ягъни, зурдан, гомумидан кечкенәгә, конкретлыкка таба күчеш эзлеклелеге саклана. Шул юл белән кульминацион югарылыкка ирешелә, чөнки гүзәллек сыйфатын мактал сурәтләгәндә иң оста һәм иң үтемле чара иң вак әгъзаларның да күркәм сыйфатларын күрә белүгә кайтып кала. Бу рәвешле соклана алу сыйфаты бары чын чибәрлеккә табынучы гашыйк күзләргә генә хас. Анда гашыйк егет күзенең «сукырлыгыннан», дересрәге, берьяклы гына күрә алуыннан бик нечкә, бик ягымлы итеп келү дә сизелеп тора. Чөнки бөтен җире бердәй килешкән кыз тормышта бик сирәк очрак булса да, әкиятләрдәге «хан-ладишаһларда» гына булыр. Менә ни өчен егетебез гадәти кыз баланы «хан кызы» дип олылый! Чөнки бу төшенчә русча «царевна»дан тыш, Н. Ф. Катанов дөрес тәрҗемә иткәнчә, «царь-девицаины да белдерә Аның чыннан да ил биләүче, дәүләт башында торучы хан кызы булмавын әсәрнең икенче өлешендәге детальләр — чәч тарагы, мунча, челтәрле чана, утын балтасы һ. б. да күрсәтеп тора. Ниһаять егет белән кыз үзләре дә ааылда яшиләр.
Әсәрнең беренче өлешендә егетнең мактавы гомумидан конкретка күчсә, шул юл белен ул кызны чарасыз калдыруга ирешә язган булса, икенче өлештә дә ишек ачарга күнә төшкән кызыбыз сылтау-сәбәлләре эредән ваклануга таба йөз тота: башта ул атасыннан куркуын әйтә: аннары анасыннан, агасыннан, ниһаять... Ялчыколыннан да курка булып чыга. Җыеп әйткәндә, «ачыла ишек» егет алдында, чөнки ул безнең әкиятләрдәге кебек тапкыр, үз дигәнен булдыручан, уңган, типик егет.
Ләкин чынбарлыкта түгел, ә яшьләр җыелып, уен-көлке ясал утырган җирдә ачыла әлеге ишек. Аңлашыла төшсен өчен, Шәйхелислам Зиннур улы дәфтәреннән алынган (Т- 2364) текстны тулысынча китерик. Кулъязма XIX гасырның икенче яртысында төзелгән
ИЛАҺИ МАТУР ХАН КЫЗЫ БӘЕТЕ
1. һавадин очып йөргән кош дәгелме!
Егетнең җан сөйгәне кыз дәгелме!
2. Бер кич бардым кыз катына — күзәттеләр.
Унике чукмар белән озаттылар.
3. Бар әйтеңеэ ярыма: кайгырмасын,
Сул кабыргам кыңгыр иде — төзәттеләр.
4. — Хан кызы, ач ишегең, бән керәем, Сәнең буең зифа дирләр, бән күрәем.
3. — Бәнем буем зифасын сән нидәрсән!
Сазда үскән тал-чыбыклар күрмәймесән!!
6. — Хан кызы, ач ишегең, бән керәем, Сәнең бармакың нечкә дирләр, бән күрәем.
7- — Бәнем бармакым нечкәсен сән нидәрсән! Сазда үскән сары камыш күрмәймесән!!
8. — Хан кызы, ач ишегең бән керәем. Сәнең сачың кара дирләр, бән күрәем.
— Бәнем сачым карасын сән нидәрсән!
Асламчыда кара ефәк күрмәймесең!!
Ю. — Хан кызы, ач ишегең, бән керәем, Сәнең кашың кара дирләр, бән күрәем.
11. — Бәнем кашым карасын сән нидәрсән!
Шәкертләрдә кара каләм күрмәймесән!!
12. — Хан кызы, ач ишегең бән керәем. Сәнең күзең кара дирләр, бән күрәем.
13. — Бәнем күзем карсын сән нидәрсән!!
Шәһәрләрдә кара түмә күрмәймесән!!
14. — Хан кызы, ач ишегең, бан караем, Сәнең агызың кечкенә дирлар, бан кураем.
15. — Ванем агызым иечкенасен сан нидарсан!
Асламчыда алтын уймак курмаймесанН
14- — Хан кызы, ач ишегең, бан кераем, Санец дешең век дирлар, бан кураем.
17. — Банем дәшем ваклыгын сан имдарсан!
Базардагы йенҗү-мәрҗән курмаймесанН
18. — Тәнем егет, җаным егет, керма, егет, Банем атам усал, курса сугар.
19. — Атаңа алтын таяк бан бирәем.
Мәсҗет юлыи курс ату бан йибәрәем!
20. — Тәнем егет, ирным егет, керма егет, Банем анам усал кеше, күрсә сугар.
21. — Анаңа алтын тарак бан бираем. Мунча юлын курсәтүбән иибәрәем!
22. — Та нем егет, ирным егет, керма егет, Банем агам усал кеше, курса сугар.
23. — Агаңны акбүз атка мендераем. Шәһәр юлыи курсәтүбән йибәрәем!
24. — Тәнем егет, ирным егет, керма егет, Бәнем җиңгәм усал кеше, күрсә сүгәр.
2J. — Җиңгәңә челтәрле чана бән бираем. Атасының еенә йибәрәем!
26. — Тәнем егет, ирным егет, кермә егет. Бәнем >нем усал кеше, күрсә сугар.
27. — Энеңә матур кызый бән бираем.
Шәһәр юлын курсәтүбән йибәрәем.
28. — Тәнем егет, нрным егет, кермә егет.
Бәнем тәкәм усал хайван, курсе сезәр.
29. — Тәкәңә олуг чәир бән бирәем
Абзар юлын курсәтүбән йибәрәем
Әсәрнең гомум тезелешенә, композицион ээленлелегене игътибар итсәк, аның иң гулы, иң тезек һәм эзлекле үрнәк булуын күрәбез Бу мәсьәләнең бер ягы. Икенчесе исә Шәйхелислам бабай текстының композицион тулылыгымда. Моңарчы фәндә мәгълүм вариантларның барысы да, шулай ук кулъязмаларның да бер елеше ишек янында «хан кызыьна мереҗәгать итүдән ук башланып китә. Яңа вариантларда да күрена Мәсәлән, Олы Торма авылы кулъязмасында (Т 2362) җырның соңгы елеше болайрак тәмамлана (вариант һәм вариацияләр ачыграк куренсеи эчен озынрак озак китерик)
— — Агаңа челтәрле чана бән бирәем. Кала юлын күрсәтүбәи иибәрәем!
— Җаным егет, тәнем егет, кермә, егет Бәнем җиңгәм яман кеше, күрсә сугар.
— Җиңгәңә тимер чиләк бән бирәем. Су юлын курсәтубән йибәрәем!
— Җаным егет. тәнем егет, кермә, егет. Бәнем сеңлем яман кеше, күрсә сүгәр.
— Сеңлең ә галим шәкерт бән бирәем Чарлак юлын курсәтүбән йибәрәем!
— Җаным егет, тәнем егет, кермә егет. Бәнем колым яман кеше, курсе сүгәр.
— Колыңа авыр балта бән бирәем. Урман юлын курсәтүбән иибәрәем!
10 «К У » М *
145
Бардым иде кыз күзләргә — күзәттеләр. Унике чукмар белән озаттылар.
Бу варианттагы үзгәлекләр характерлы Мәсәлән, беренче несхәдәге тәкә турындагы тупасрак строфа урынына кол һәм аңар биреләчәк ааыр балта белән күрсәтеләчәк урман юлы алынган. Күпчелек башка вариантларда да ул шулай. Шуңа күрә соңгы строфаны бары Шәйхелислам дәфтәренең үз хосусняты дип бәяләргә кирәк.
Тәкъдим ителгән варианттагы башлау өлешенең ят якн бердәнбер мисал булмавын раслый торган икенче факт та бар. Мәсәлән, Апаста табылган дефектлы дәфтәрдә (Т. 2358) әсәр, кайбер элементлары белән әле генә китерелгән өзекне кабатлаган хәлдә (сеңел — шәкерт, кол — урман), түбәндәгечә тәмамлана:
Бардым иде кыз күзләргә — күзәттеләр.
Унике чукмар белән озаттылар.
Бар әйтеңез шул җаныйга: кайгырмасын. Сул кабыргам җантык иде — төзәттеләр.
һәр ике очракта да бу «өстәмә» җырлар әсәрнең башкарылу ысулы, хәтта аның иҗтимагый функциясе белән бәйләнгән булырга тиеш. Икенчерәк итеп әйткәндә, алар әсәрнең кайчан һәм ничек башкарылуын күрсәтә торган сценарий чаралары булып та хезмәт иткән.
Чыннан да. «Хан кызы» җырын кайда, кемнәр һәм ничек башкарганнар соң?
Бу сорауларга җавап итеп китерерлек язма документлар сакланмаган. Шәкерт дәфтәрләрендә коры тексттан гайре бернәрсә дә китерелми. Бу сорауларга җавап эзләгән чакта, җыр текстының үзенә һәм әле генә телгә алынган «өстәмә» материалга мөрәҗәгать итү юлы кала. Җыр исә (бигрәк тә башлау яисә йомгаклау булып хезмәт иткән, ягъни урын җәһәтеннән «тотрыклы» өлеше) аның яшьләр-кызлар һәм егетләр бергә җыелган урыннарда, ихтимал, аулак өйләрдә, коллектив рәвештә башкарылуына ишарә ясый. Мәсәлән, уен башланган чакта чая егетләрнең берсе:
һавадин очып йөргән кош дәгелме. Егетнең ч$ан сөйгәне кыз дәгелме...
— дип башлап җибәрә дә. алдан килешенеп кую буенча, икенче берәү егет роленә кереп, «хан кызыпннэн ишек ачуны сорый, аны мактый башлый. Кызларның бер чаясы аңар җавап бирә. Күп очракта бу мәктау һәм горурлану җырларын чыннан д« үзара күңел куешып, ым кагышып йөри торган егет белән кыз башкарган булуы бик мөмкин Чөнки мактау сүзләре, бераз күпертү булса да. гомумән, матур сүзләр Әсәрнең бу өлешендә хәтта юмор-ирония дә сиэелер-сизелмәс дәрәҗәдә генә. Әмма икенче өлештә, бигрәк тә 24 нче икеюллыктан башлап, юмор көчәя төшә. Ә уенда катнашкан яшьләрнең бу мизгелдәге теләк һәм шөгыльләре исә йөз күрешүдән. аулакта әңгәмә корудан, аңлашудан гыйбарәт. Соңгы такмаклар җырлангач, «унике чукмароның телгә алынуы бик урынлы: егетнең таләпчәнлеге. кызны мактый белүе нәтиҗәсендә ишек ачыла һәм нәкъ шул мәлдә «кыз катына» баручыны күзәтеп торучыларың «унике чукмар» егет башына ишелеп төшә. Ата, ана, ага, җиңгә, эне, (яки сеңел) һәм кол — алты кеше, аларның һәрберсендә икешәр йодрык. Менә ни өчен унике чукмар! Уен, күрәсең, әнә шулай шаярып «тукмак алышулар», җиңелче мускул язып килешүләр белән очлангандыр.
Ләкин «Хан кызылның бөтен әһәмиятен, кыйммәтен шушы соңгы элементка — унике чукмарга гына кайтарып калдырырга ярамый аның чын әдәби көче, тыңлаучыны сихерли торган сыйфаты ул яшьләргә хас омтылышны гаҗәп романтик, чынбарлыкны исә, беркадәр шартлырак булса да, бик реалистик тасвирлавында.
Бу уенны, ихтимал, егетләр, ягъни шәкерт малайлар үзләре генә җыелган җирләрдә, мәсәлән, кышкы мәдрәсәләрнең торак бүлмәләрендә башкарганнардыр. Җырның кайбер вариантларында чак кына иреклерәк, (сеңелгә шәкерт биреп, чарлак юлын күрсәтү кебек) сюҗет сызыкларының очравы шуңа ишарә ясый. Кайбер нөс-
иләрдә эне-сеңелгә «Мадраса юлы» күрсәтелә, ягъни әдәп ягыннан тотнаклы хәл кылына.
һәрхәлдә ничек кенә булмасын, без җыр версиясенең вшьләр җыелышкан кичәләрдә драматик күренеш — инсценировка рәвешендә башкарылуы, ягъни аның үзенә күрә коллектив йола җыры, дөресрәге, кәйле халык сәхнәсе әсәре булуы дөреслеккә бик якын. Ахыр чиктә төрки халыклардагы әйтеш жанры үзе үк халык сәхнәсе ре- ♦ лертуарыиың бер төре бит1 п
Дөрес, фәнни әдәбиятта «Хан кызыен туйларда башкарыла торган йола җыры дип ч аңлату да бар 1 Әмма тормышның иң мөһим вакыйгаларыннан берсе булган никах- “ кавышу туенда үзара мөнәсәбәтләренә карата юнәлгән юмор-ирония белән кем генә х шөгыльләнер икән? Туй йолаларының берсендә дә өйләнүче егеттән яисә кияүгә < чыгучы кыздан көлү юк. Дөрес, туйларда кода-кодачалар, кыэ-киленчәкләр — егет- яраннар әйтешә, юмористик әрепләшү кебек элементлар булгалаган. Әмма болар әйләнүчеләр түгел, бәлки бәйрәм итүчеләр) Кияү белән кәләш, кагыйдә буларак, туй ритуалларын тыйнак, әдәпле һәм тантаналы рәвештә башкарганнар. Чын туй йоласы .- булган «Яр-яр» җырының кияү-кәләш исеменнән әйтелгән версияләрендә дә (аны өйләнүчеләр үзләре түгел, бәлки шулар булып уйнаучылар башкарган) туй итүче яшь- ♦ ләрдән көлүнең эзе дә юк. Яшьләргә төбәп әйтелгән теләк сүзләре җитди һәм их- s лас. Җыеп әйткәндә, тышкы сыйфатларына гына карап, әсәрнең без таныша торган ° версиясен туй җыры дип әйтергә җитәрлек нигез юк. Борынгырак вариантларына, < эчке табигатенә, иҗтимагый функциясенә караганда, аны уен җырларына кертү мәгъ- 3- кульрәк. g
Истәлекнең социаль тормыш документы буларак кыйммәтенә килсәк, анда һич- •— шиксез, үз чорында хөкем сөргән әхлак-мораль нормалары чагылуын күрәбез. Әйе. у иске татар тормышында кыз белән егетнең, ярәшелгәнгә кадәр, аулакта күрешүләре с очрашулары тыелган. Ләкин әсәр бу тыюларның яшьләр тарафыннан бозыла килүен ~ дә күрсәтә. <
Әдәби эшләнеш күзлегеннән караганда да җыр эстетик әһәмияткә ия. Монда * декларатив аһ-зарлар, ясалма-коры өэгеленүлер юк Егет хетта кызга сәям дип те - әйтми. Яшьләрнең бер-берләренә омтылышы гүзәллеккә соклану яссылыгында би- 7 реле. Археологик мәгълүматлар һәм тел материаллары бу җырның нәкъ шушы калыпта (версиядә) татарлар яши торган төбәкләрнең кенбатышырак өлешендә формалашуын, шунда киң таралуын күрсәтә һәрхәлдә. Тау ягы районнарында ул активрак җырланган — күбрәк күчерелгән. Табышлар шуны раслый. Истәлекнең туу вакыты исә XIX йезгә кадәрге дәвергә туры килә. Йорт хезмәтчесен крепостной йомышчы дигән мегънәдәрәк булган «коля сүзе белән атау аның крепостнойлык тезелеш хокем Сергеи чорда формалашып калуына ишарә ясый (Татарларда крепостнойлар бетерелгән чорда кызның «коллы» гаиләдән итеп күрсәтелүе һич тә гаҗәп түгел — бу борынгьт- лыкның әкиятләрчә чагылуы гына.)
Әмма әсәрнең үзәгенә — җырчы егет белән чибәр «хан кыэыяның әйтешүе сюжетына, шул сюжетның кайчан тууына килсәк, мәсьәлә бераз катлаулана теше Ченки бу төп сюжет татарлардан шактый еракта яшәгән башка терки халыкларда — хакасларда да очрый икән. Дөрес, аларда да бу әсәрнең кайбер версияләрен туй җырлары белән бутап йөргәннәр. Мәсәлән, Н. Ф. Катанов җыйган материалларны 1907 елны үзенең мешһүр «Образцы народной литературы тюркских племен, дигән китабында бастырган В. В. Радлов (IX том, 289 нче бит) уналты гына юлдан торган езеккә «кияү һем келеш сөйләшүе» дип исем биргән. Хакасчада исә ер-кизи, ягъни ир кеше һәм кыз-кизи. ягъни кыз кеше дигән нейтраль атамалар кулланыла
Катанов языл алган хакас җырының туй йоласы әсәре булмавын раслый торган кечле дәлил хакас фальклорының үзенде үк сакланып'калганы. Ул — чәчмә юллар белән шигъри строфалар үрелеп бирелгән әкият сымаирак әсәр Аны сугышка метла үк күренекле хакас әдибе Н. Г. Доможоков язып алган һәм 1941 елны Абаканда чыккан «Хакасский фольклор» китабында бастырган (123 иче—124 иче битләр) Истеле» безнеңчә, берничә яктан әһәмиятле: анда туй йоласына хас галәмәтләр бөтеннән булмаганы кебек, ул үзенең структурасы белән Катаиое-Радлоә вариантларыннан та-рихн борынгылыгы агыннан да аерыла Егетнең исеме дә булуы (Начах), аның конкрет хан кызына өйләнергә теләве, ниһаять, типик борынгы төрки эпослардагы кебек, геройның тиңдәшсез «олы җырчы» эпитеты белән характерлан/ы да игътибарга лаек Мәсәлән, аерым фрагментларны фарсыча төзегән «Шәҗәрәт әл-әтрәк»тә генә сакланып калган бер төркичә эпоста Олуг Җырчы телгә алына (бу өзекләрне В. Г. Ти- зенгаузен һәм В В. Бартольд публикацияләреннән карарга мөмкин). Гомумән, әсәр мәхәббәт сюжетына корылган борынгы бер дастанның, аның да. ихтимал, «кечкенә эпослар» дип йөртелә торган төренең бер «сүтелеп» яңадан үрелгән, мәгәр әкият кыяфәтенәрәк китерелгән мисалы булырга охшый. Шуңа күрә дә, дөресен әйткәндә, аның очы очка ялганмый: суз башында Начахка бирелгән югары бәя — характеристика әсәр ахырында акланмыйча кала. Андый сыйфатка ия җырчы егет, фольклор логикасы буенча, кызны буйсындырырга тиеш иде; шулай ук әлеге логика буенча, тәкәббер хан кызының да үзгәрүе таләп кылына. Кыскасы, бу килеш әсәрнең фәлсәфәсе, иҗтимагый функциясе бөтенләй ачылмый кала.
Хакасча әсәрнең табигатен шулай бераз ачыклый төшкәч, үзебезнең Идел буе версиясенә кабат кайта алабыз. Бер карауга боларның һәр икесе үз алдына мөстәкыйль әйберләр булса да. аларның кайбер уртак моментлары һәм тәңгәл дип әйтерлек детальләре дә бар икән. Мондый охшашлыклар, хәтта сурәтләү тәңгәллекләре очраклы гына рәвештә барлыкка килмәгәндер. Аларның нигезендә ниндидер бер тамыры белән «уртак» сюжет, төгәлрәк әйткәндә, дастан-эпос сюжеты ятадыр.
Уртак чыганакны болай сюжетка гына кайтарып калдыруының сәбәбе шунда ки, татарча һәм хакасча «Хан кызларын» бер әсәрнең нке милли версиясе, яисә аларны соңгы дәвер мәдәни багланышларының җимешләре дип карарга ярамый. Чөнки бу ике халык соңгы сигез-тугыз, бәлки ун-унбиш гасыр дәвамында үзара бөтенләй башка шартларда яшәгәннәр һәм үзгәреп үскәннәр. Өстәвенә һәр ике халыкта да әсәр сюжеты үз юлы белән үскән: хакасларда ул шаян җыр яисә әкияткә таба бо- оылыш ясаган (эпосның әкиятләшуе безнең татарларга да хас. мәсәлән, «Алпамыш» дастаны), татарларда исә уен җыры булып формалашкан. Ягъни жанр ягыннан бер- берсеннән бөтенләй диярлек ераклашкан.
Шулай итеп, югарыда китерелгән материаллардан күренгәнчә, без танышкан Идел буе «Хан кызы» әсәре бәет тә яисә туй йоласы җыры да булмаган кебек, гадә- ти генә уен җыры да түгел икән. Ул кайчандыр яшәгән бер мәхәббәт дастанының сүтелүе нәтиҗәсендә «сибелеп калган» детальләрдән соңрак икенче нигездә оешкан үзенә күрә «өр-яңа» әсәр Димәк, хәзер безнең кулда «Хан кызы» сюжетының икенчел яшәеше.
Әгәр безнең фараз азмы-күпме дәрәҗәдә расланса, борынгы эпосларыбыз репертуарын ачыклауда тагы бер мөһим факт артыр иде Әлеге сюжетның татарлардагы башка версияләре, шулай ук кардәш халыклардагы яңа үрнәкләре табылса, ихтимал урта гасырларда берничә тугандаш терки кавемгә уртак булган «Хан кызы» дастанының төп сюжетын яңадан торгызырга да мөмкинлек туар иде.