Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ БИШЕК


Тукай һәм балалар,әдәбияты
атар балалар поэзиясенең чын мәгънәсендә профессиональ үсеш алуы халкыбызның сеекле шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйле Чыннан да. халык рухын бөтен нечкәлеге белән тойган һәм шигърият дәрәҗәсенә күтәрә алган Тукай кебек зур шәхеснең әдәбиятка килеп тә, балалар өчен бер шигъри сүз дә әйтми китүе мөмкин түгел... Ул үзенең беренче чор иҗатында ук нәниләр әдәбиятына ныклап күңел сала, аны тергезеп, тернәкләндереп, үстереп җибәрүче була һәм гомеренең соңгы көннәренәчә бу изге миссияне кулыннан төшерми. Моны, барыннан да элек, шагыйрьнең шәхес үзенчәлеге итеп: күңеле белән сабый җанлы булып калуы, сәнгатьчә фикерләвенең дә нәкъ менә шул сабыйлык рухына буйсындырылган булуы итеп аңларга кирәктер...
Габдулла тугыз яшенә чаклы авылда — табигать кочагында, шигъри күңелле авыл кешеләре, авыл малайлары арасында яши. Әнисе Мәмдүдә белән бабасы Зиннәтулла да шигырь чыгарырга яраталар. Шуңа ул балачакта алган тәэсирләрен гомер буена саклый һәм сагына. Аның сабый җанлылыгы шәхси бер үзенчәлегенә әверелә Бу уңайдан, Тукай биографиясенә караган кайбер мәгълүматларга күз салыйк. Менә Ф. Әмирхан истәлеге: «Шагыйрь кайсы вакытта идарәханәгә («Әлислах» газетасы идарәсе) кесәсенә кузна тутырып килә дә, йорт хуҗаларының балаларын алып чыгып, ишек алдында бик кәефләнеп кузна уйный иде. Гәүдәсе белән үсмеррәк балалардан күп аерылмый торган Габдулла бу вакытта бөтенләй бер балага әверелә, муаффәкиятьле бер атыштан кәефләнгән сымак, муаффәкиятьсеэ бәрештән уңайсызланган сымак күренә иде...»II
Г. Камал шагыйрьнең Ф. Әмирхан «дачаисында яланаяк, яланбаш, күлмәк-ыштаннан гына, тирләп-пешеп, «ду күчереп», малайлар белән кузна уйнап йөрүен искә ала. Тукайның карусельгә битараф түгеллеге дә шагыйрьнең балачактагы үкенечле хатирәләренә барып тоташа.
Шагыйрьнең Петербургта транспорт күп йөри торган Невский проспекты аша чыгуын сурәтләгән юллар да кызыклы: «... аллага тапшырып, күзне йомам да Муса әфәнденең култыгына тотынам да, күзне ачканда ары якта булабыз. Күкрәгем куркудан шулкадәр суга ки, площадьтагы чиркәү төбендә 15 минут ял итмичә ары китә алмыйм.
Курыкмаска, ул урам — дию кебек, һәркөн үзенә бер-ике корбан алмый калмый...»
Соңыннан: «Байлар урамы ул! Шомалар урамы ул!»2—дип тә өстәп куя.
Күргәнебезчә, биредә дә шагыйрьнең үз-үзен тотышында һәм фикер йөртүендә балаларга хас чалымнар сизелеп китә. Әмма соңгы җөмлә безне уйга калдыра... Мон-
II Тукай турында хатирәләр Казан, 1976, 72 бит
’ Тукай Г Әсәрләр. IV том Казан. 1977. 206- 207 битләр
Т
(ши башлагач, татар моданиятенең миллат арысланнарына ихтыяҗы артиан бер чорда едабият майданына чыга Аның елегәча бер ххден барган шигъри хтләнүларе бу
’АВИЛ КУКУШКИН ф ШИГЪРИ БИШЕК ф
Тукай, бал
65 исемдәге мәсәл-гыйбрәтле хикәясе 1906—1907 елларда чыккан «Әлгасрел-җәдит» журналында
«Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме астында басыла. Ул дәреслек -хрестоматияләр төзи,
балалар журналы чыгару турында кайгыртып йөри. Болар барысы да әнә шул гомум бер эшнең, гомум
бер омтылышның төрле чагылышлары. Әйе, Тукай балаларны ярата, аларны белемле итәргә -халык
файдасын һәртөрле шәхси мөнафигыннан. . өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы
дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган» итәргә омтыла, алар ЯЭАТЫШЫН уйлап тирән борчыла, «теләнче
фабрикасы» булган мәдрәсәләрдәге укыту-тәрбия эшләрен яхшыртуга конкрет ярдәм-эшчәнлек
күрсәтә.
Аның балаларга якынлыгы иң элек, әлбәттә, әдәби әсәрләрендә ачык чагыла. 1907 елда ук инде
ул «Пар ат», «Шүрәле», «Ишек бавы», 1908 елда «Таз», «Су анасы» кебек мәшһүр әсәрләрен яза.
Җитмешләп шигырь, йөздән артык кечкенә хикәя, мәсәл, балалар әдәбиятын кайгыртып язган
публицистик мәкаләләр — олуг шагыйрьнең җиде- сигез ел эчендә балалар әдәбиятына, аның нигез
ташын салышучыларның берсе буларак, керткән өлеше әнә шундый! Аның үзе исән чакта ук балалар
өчен «Җуаныч» (1908), «Алтын әтәч» (1909), «Энҗе бөртекләре» (1909), «Яңа кыйраәт» (1909), «Исемдә
калганнар» (1909), «Балалар күңеле» (1909 һәм 1910 еллар), «Күңелле сәхифәләр» (1910), «Күңел
җимешләре» (1911), «Мияубикә» (1911). «Сабыйның укырга өйрәнүе» (1912) җыентыклары дөнья күрә.
Бүгенге көнгәчә шагыйрьнең китаплары татар, рус һәм СССР халыкларының утыз телендә,
шулай ук гарәпчә 3 миллионга якын тираж белән 200 дән артык исемдә басылып чыккан. Әлбәттә, бу
гомуми әдәби хәзинәнең иң түрендә балалар поэзиясенең гүзәл үрнәкләре дә лаеклы урын алып тора.
Тукайны балалар поэзиясенә алып килгән һәм аңа бу юлда зур йогынты ясаган сәбәпләрнең
тагын берсе — аның тәрҗемә эшчәнлеге Эш шунда, шагыйрьнең 70 ләп шигыре турыдан-туры
балаларга багышланган һәм шуның 20 дән артыгы рус һәм дөнья поэзиясе үрнәкләреннән тәрҗемә,
яисә алардан файдаланып иҗат ителгән. «Бала белән күбәләк». «Җәйге таң хатирәсе». «Җәй көнендә»,
«Эш беткәч уйнарга ярый» кебек кечкенәдән безнең күңелгә үз һәм якын булып кергән әсәрләрнең
тәрҗемә икәнлегенә ышанасы да килми. Чөнки, алар милли аһәң белән шул дәрәҗәдә өртелгәнннәр!
Чыннан да. Тукай тәрҗемәсе — гади тәрҗемә түгел.— аның асыл үзенчәлеген билгеләү — зарури,
һәм ул. мәсьәләгә конкрет тукталуны сорый.
Тәрҗемә итү. беренче чиратта, әлеге әсәрне пропагандалау, аңа тәрҗемә ителәсе телдә яңа
яшәеш, яңа җан бирү Тукайның үз иҗатында рус һәм Көнчыгыш әдәбиятына мөрәҗәгать итүе,
тәрҗемәгә аларны сайлаәы да иң элек татар укучысын бу әдәбиятлар яулаган биеклек белән
таныштыру ниятенә бәйле Халыкчанлык һәм реализм юнәлешенең зур үсешенә ирешкән рус
әдәбияты Тукайга аеруча якын һәм уңай йогынты ясый. Тәрҗемә иткән авторларының Җуковский,
Пушкин, Лермонтов, Никитин, Майков. Плещеев. Поздняков. Крылов. Ушинский. Толстой кебек мәшһүр
һәм алдынгы карашлы рус әдипләре икәнлеген исәпкә алсак, бу җәһәттән татар укучысы алдында
Тукай башкарган хезмәтнең ни дәрәҗәдә зурлыгын ачык күзалларга була.
Тукай тәрҗемәләренең әһәмияте бер татар милләтенә генә карамый. Башка бик күп Көнчыгыш
халыклары да Тукайны алдынгы рус әдәбияты белән арадашчы итеп таныдылар.'
Рус әдәбиятыннан тәрҗемә Тукай өчен чын-чынлаи өйрәнү осталык мәктәбе була, аңа шигъри
осталыгын камилләштерү өстенә, балалар психологиясен һәм балалар әдәбияты спецификасын
тирән үзләштерү мөмкинлеге дә ача.
Белгәнебезчә, Тукай бервакытта да төп нөсхәгә «ябышып ятмый». Киресенчә, «это глухое место»
тәгъбирен «бу — чукрак урын», «жили-были дед да баба»ны «торды булды бабай да әби» дип, сүзен
сүзгә «аударганп «дөрес тәрҗемәиләрдән ул ачы көлә. Аның тәрҗемәдә остазы итеп күренекле рус
шагыйре В. А. Жуковский исемен атавы очраклы түгел. Тәрҗемәләре оригиналдан кайсы ягы белендер
аерыла икән, димәк, ул нәрсәнедер, мөстәкыйль, иҗади хәл иткән. Әлеге аерымлык, үз чиратында,
шагыйрьнең иҗат йөзен, иҗат үзенчәлеген, аның иҗтимагый карашын.
Кара Тукайга чәчәкләр Казан. 1975
„дая-эстетик юнәлешен чагылдыручы бер билге булып торе Мои»! без ш ? . • местәкыйль иҗатка
табан булган терле эзләнү этаплары ител күзаллыйбыз г>эм ■ дүрт тере и аерып карарга мемкии дип
исәплибез
Вареачесе—нигездә тел үзгәлегеннән килеп чыккан ансы • Ә>Иг .
як теркәме иткән «Телке һем йөзем җимеше» мосәг-. .
-еймет» тәгъбирен Тукай татарча итеп «күз күрә, җитмидер бу-» дип ала Ә ■•■•д •Да зелен-ягодки нет
зрелой тотчас оскомину иабьеш»! / ->гечэ терме»,
ита:
Йөземнәр чи әле, елгермәгәннәр, пешмәгәннәр, ди. Бозарсың ашказаныңны.
килешми эчкә айлар, ди.
Күрәбез, рус тасвир-детальләре татарча бөтенләй башка тел чаралары.
лар белән алыштырыла, әмма моңа карап нәтиҗә үзгәрми — осәрнен < омум шигъри рухы саклана,
ул гына да түгел, шигырьнең эчке фнкер-хис үсешеннэ чыгыл караганда, моның бердәнбер юл,
бердәнбер дәрес поэтнк чишелеш булуын, ышанасың. Гомумән, шигырьдәге сүз Тукай өчен гади суз
түгел уп аны билгеле бе: шигъри компонент, шигъри бөтеннең күзәнәге буларак күзаллый, татар
телендә д. шундый ук хис, мәгънә, ассоциатив юнәлеш бирердәй эквивалент эзләп табарг тырыша.
Тукай бу очракта чын-чынлап шигъри рух тәрҗемәчесе шигъри детальләр белән оста художникларча
эш итә, образлар системасының -ренчәлеген югалт*' гак хәлдә тәрҗемә, әсәрне милли яңгырата
Ләкин шунысын да әйтеп үтик. Тукайда мондый тәрҗемәләр күп түгел.—алар чың оригиналдан
аерымлылыгы күлчелек очракта милг- тел ү -зле».-^. - ■> г< кайтып калмый.
Икенче төр аерымлык Тукайның художестволы фикерләү үзенчәлегенә бейгг Тукай гаҗәп
дәрәҗәдә конкрет уйлый, конкрет күрә һәм бу гүзәллек аның шигър. тасвирлауларында да чагылыш
тапмый калмый Ул хатта оригиналда абстракт гөсг.- бирелгөн төшенчә-фикерләрне дә күз алдына
конкрет нтеп бастырырга омты» Оригиналда билгеле бер күлемдә конкретлык алган тасвирлар
................................................................................................................................... агыйрь д
тулыландырып, сиземлерәк итеп бирергә омтыла. Әйтик. -Сточл» лестница одиат- ды у стены»
(«Лестница», А Е. Измайлов) юллары Тукай ■ Ь-< --нда:
Сөелгән, ей түрендә бар иде гаять тә зур баскыч,
Кырыклап басмасы бар — бик авыр һәм дэ оэыи баскыч.
— рәвешендә бирә. Хәер, шагыйрь аның тышкы рәсемен генә тулыландырып капмый, хәтта андагы
басмаларның үзара сөйләшүләрен до ишетеп ала. Күп терпе тәфсилләүләр, синоним сүзләрнең
әсәрдә шактый мул кулланылуы да әнә шунын белән бәйле.
Мәселен, А. М Федорвның «Рассвет» шигырендәге
От сияние победной
Алой утренней зари
Грустно меркнет месяц бледный.
юлларын Тукай:
Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата; Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак
ай бата.
дип тәрҗемә итә. Синоним сүзләрнең саналып китүе биредә оригиналны тулырл- ңанлырак
күзалларга булыша
Тукай —табигате белен гаять тәэснрлөнүчон һәм нечкә күңелле шагыйр>. ' - 'орҗеме итәргә
алынган әсәрдән до ул, күрәсең, бик »-■ м тихирпәнген, Шу».* ■ v *л еш кына төөстны. андагы обрәз-
дотальлерие тасвир . ел •■.» «алмый үзе тойган, үзе күзаллаган рәвештә әсәрнең юлвра мәгънәсен
до лчып салыр-.*
ТЬ'ЛЫШ ясый Әлбәттә, бу гади аңлатып бирү түгел Тукай моны тасвирның потенциаль көчен
арттыру исәбенә эшли
Конкретлык ул обраэлылыкның нигезендә ята. ә образлылык исә сүзгә өстәл.» поэтик мәгънә
бирү дигән сүз. Тукай моны бик яхшы аңлап эш итә. Әйтид А В Кольцовтан тәрҗемә иткән «Мужик
йокысы»нда ул үзлегеннән «синең йорт* аш юк туярлык таракан» юлларын кертеп, конкретлаштырып
җибәрә икән — бу '■синең ашарыңа юк» дигән фикерне әйтер өчен генә кулланылган деталь түгел Ә-
е. биредә гипербола рәвешендә бу фикер дә ассызыклап әйтелә. Әмма кончрет лык образга өстәмә
мәгънә дә китерел өсти, ашарына булмаса да — өе тараканлы икән әле— Шагыйрьнең балалар
поэзиясенә мөрәҗәгать итүе белән, әлеге нҗэд<* өйрәнү тагын да катлаулана төшә Биредә тәрҗемә
авторының конкретлыкка омтылуы да, төп нөсхәдән читкә китүе дә балалар психологиясенә бәйле
төс ала.
А. Ч. Майков:
Полноте, дети, его мы сберем. Только
сберем золотистым зерном В полных а*
барах душистого хлеба.
(«Летний дождь»?
Г. Тукай;
Тиз ул алтыннарны амбарга төярбез барчасын.
Тик җыярбыз юл буе шыгрым тулы йөкләр көе, Бар келәтләр туп тулы хуш
исле орлыклар көе!
(«Яңгыр»)
Күргәнебезчә, «юл буе шыгрым тулы йөкләр көе» детален Тукай үзе өсти. Әлеге җанлы
сурәтнең нәкъ менә бала күңеленә юнәлдерелгән булуы, нәкъ мег = аның психологик үзенчәлекләрен
истә тотып кертелүе бәхәссез.
Тукай тәрҗемәләренең композицион үзгәреш алган төрләрен дә билгеләп үтәргә Ki 1 әк. Бу
үзгәреш шигъри күләм структурада, әсәрдәге образлар системасын*, ң тезелүендә ачык күренә Шул
уңайдан, Тукайның «Кышкы кич» шигырен һәм аның оригиналы булган «Зимний вечер» (А Н Плещеев)
әсәрен чагыштырып карыйк Иң элек күзгә ташланган аерымлык Тукай тасвирлавының
конкретлыгында, тәр»' • • Р‘ тмикасының тәфсилле, салмак яңгыраш алуында.
А. Н. Плещеевта:
Пусть гудит сердито
Вьюга под окном.
Хорошо вам. детки. В
гнездышке своем.
Г Тукайда:
Тышта иссеи ачы җилләр, тузсын карлар. Өй түбәсе саламнары килсен тар-
мар. Суыклыктан очар кошлар очалмасын,— Сезнең урын җылы, әйбәт, — ни
кайгы бар!
Күргәнебезчә, татарча текст. Тукай тәрҗемәләренә хас булганча, синоним-тэф- снлпәү. өстәмә
шигъри детальләр исәбенә шактый киңәя, тулылана. Әмма аерымлы» моның белән генә чикләнми.
Әйт к, оригиналда ярлы һәм ятим балалар тормышыча капма-каршы кую нияте белән тасвирланган
гамьсез күңел ачу, уен-көлке күренешләрен (16 юл) Тукай бөтенләй төшереп калдыра һәм алар
урынына —«татар тормышына борыл» тасвирланган үз шигъри детальләрен кертә; аның нәни герой-
лары— гади крестьян балалары, нәкъ менә кызганыч әкият тыңлагандагыча, басын- ■ т-’ уйчан,
хыялый һәм эчкерсезләр Янәшәдә генә — «яшьле күзле, моңланганнар, вә зарлылар* һәм алар бу
йортсыз-җирсез ятимнәрне — бәхетсезләрне, шагыйрь абыйлары әйткәнчә үк. күңелләреннән ярата
һәм юата да башлаганнардыр сымак
Шулай итеп. Тукай, реалист шагыйрь буларак, милли тормыш үзенчәлекләре җирлегендә герой
һәм аның эчке кичерешләре үсешенә дә шактый гына үзгәре г3р кертә Бу исә, үз чиратында, тәрҗемә
һәм оригиналның композицион аерым лыгын тудыра Без моны «Җәйге таң хатирәсе» «Сәрләүхәсеэ»
шигырьләрендә а күрәбез «Баскыч» шигырендәге Наполеонга нисбәтән тасвирлаган соңгы дүр* дэ
төшереп калдырыла һәм баскычка бәйле аллегорик мәгънә, гомумилеген югалмыйча, үзенең шигъри
яңгырашын укучыга тулырак, колачлырак итеп җиткерә
Тукай тәрҗемәләре белән оригинал арасындагы тагын бер тер аерымлык г - беркайчан да
оригиналга «ябышып ятмавында» Үз иҗат штересларыча үз* иҗтимагый һәм эстетик карашларына аз
гына җавап бирмәгән очракта да ул шу дук аңардан читләшеп, местәкыйль иҗатка күчә Оригинал исә
аңарга билгеле '■ юнәлештә үсү мөмкинлеге тудырган этәргеч көч. шигъри башлам булып хезмәт и*
Чөнки, ул тәрҗемәгә сайлаганда ук күлмедер дәрәҗәдә үз зәвыгына якын әсәр тукталырга тырыша.
Әйтик, аның «Карлыгач» шигыре И. С. Никитинның «Гнездо ласточки» исемле әсәреннән
файдаланып язылган Оригиналда су тегермәне һәм анда он тарту ■- ренеше, тузанга-онга баткан
исерек карт тегермәнче тормышы, аның хатынын, һ » галарын кыерсытуы, этенең качып китүе һ б
тасвирлана. Шуннан соң гына сүз каг лыгачка күчә. Менә ул строфа:
Одна певунья-ласточка Под крышей обжилась, Сеила-слепнла
гнездышко. Детьми обзавелась.
Әмма шигырьнең моннан соңгы үсеше яңадан тегермәнгә бәйле төстә дая* - ит». Тукайда исә бу
шигырь беренче юлыннан ук бөтенләй икенче яңгыраш ала
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән карлыгачым...
Биредә әсәрнең сюжет-композициясе дә. образлар бирелеше дә гел икек •яссылыкта, икенче
юнәлештә Әлеге шигырьнең файдаланып язылуын да кайбер очраклы детальләр аша гына
сиземләргә мөмкин Тукай тәрҗемәләренең күпчелеге әнә шундый мәстәкИйль яшәеш алган —
«файдаланып язылган» әсәрләр Аларнь н еллар үтү белән төссезләнмәве, озын гомерле булуы
үзләренә салынган потенциал», шигъри кечнең зурлыгына һәм чынлыгына бәйледер, күрәсең
Тукайның балалар өчен язган шигырьләре, балалар фольклоры кебек үк, төрле һәм күпкырлы
Аларның бу үзлеге, шул чор шагыйрьләренең әсәрләре белән я • шә куеп караганда аеруча нык күзгә
ташлана Тукай чордашлары нәниләр поэзия сенең (бу — шигырь үзенчәлекләренә дә. бала
психологиясен ачуга да кары») : яки бу өлкәсенә генә мөрәҗәгать иткән бер вакытта, Тукай, зур
талантларга булганча, чынбарлыкның шигъри чагылышын тулысы белән колачлап алырга аның һәр
тармагын үз иҗатында тигез дәрәҗәдә үстерүгә омтыла
Тематик яктан Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен дүрт зур торием • берләштереп
карарга мөмкин, табигать күренешләрен тасвир итү; нәни уку чын», җенлек, кош-корт, йорт
хайваннары белән таныштыру балаларның үз тормышлар» чагылдыру Ватан, халык, милләт кебек
тарихи-социаль эчтәлекле әсәрләр
Шигъри әсәрләрне дә әлбәттә, әлеге гадидән катлаулыга таба үсә барган те метик бүленеш,
тематик системада анализлау уңай булыр иде кебек Ләкин Тукайда без, киресенчә, гади табигать
күренешләрем тасвирлаган шигырьләрнең шактый катлаулы поэтик структуралы булуын, ә
катлаулы социаль темаларның чагыштырмача гадирәк шигъри образлар системасы аша бирелүен
күрәбез Тематик анализ белә» гене чикләнгәндә, әсернең эстетик кыйммәте, авторның балалар
психологиясен дәрәҗәдә үзләштерә алуы кебек иң мөһим үзенчәлекләр ачылмый калыр иде
Безнеңчә, алар авторның балалар шигыре алдына куйган максаты һәм аңа ирешү юлларын
күзаллаганда гына тулырак чагылырга мөмкин Бу уңайдан. Тукай шигырьләренең ике төп максатка
буйсындырылуын, аларда шигъри танып-белү һәм тәрбияви юнәлешнең өстенлек алуын күрергә
була.
Шигъри танып белү турыдан-туры баланың танып-белүгә булган омтылышы һәм танып-белү
үзенчәлекләренә нигезләнеп барлыкка килә.
Көз көнендә һәр төрле яшеллекләр: үлән-агачлар, хәстә төсле, сары төсхэ керә. Әмма арада төс
үзгәртмәс берсе бар... Нәкъ табышмактагыча! Әлеге сорау- билгесезлек баланың белем-тәҗрибәсен.
зирәклеген сыный Ул сорауның җавабы исә әсәрнең шигъри чишелеше булып китә:
Кез көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.
Әлеге табышмак принцибын, ягъни проблемалы ситуация аша белем-мәгълүмат бирүне без
авторның «Елның дүрт фасылы» шигырендә дә очратабыз:
Ашлыклар үсте. Халык ашыга.
Башаклар пеште; Китә басуга,
Кояш пешерә. Урагын ура,—
Тиргә төшерә. Бу кайчак була!
Биредә исә җавап әлеге мозаик сурәт, җәйнең характерлы сыйфаыарын берләштергән шигъри
картинадан килеп чыга. Ягъни, бала җавап табу өчен иң элек күңелендә, аерым билгеләрен бергә
җыеп, җәй сурәте тудырырга тиеш була. Әсәрнең төп эстетик кыйммәте дә әнә шунда — дөньяны
шигъри танып-бөлүдә. күрәсен Әсәрнең җиңелчә ритмы, янәшә рифмалар, сурәтнең киеренке
хәрәкәтне тоюгэ буйсындырылуы, образлар системасының шигъри бизәкләрне җыюга корылуы —
барысы да балалар психологиясе үзенчәлекләрен истә тотып эшләнгән.
Тукай еш кына төп игътибарын чынбарлыкны шигъри, күрүгә юнәлдерә. Бу оч ракта реаль
дөнья балага үз төсендә тәкъдим ителмичә, шигъри призма аша як тыртыла.
Менә аның «Ай һәм Кояш» шигырен алып карыйк:
һималай тау өстендә алтын бишек.
Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп;
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп, Оядагы йоклап яткан
кошчыклардай.
Планета — йолдызлар дөньясы биредә, кеше тормышы аша җанландырылып, балалар
күзалларлык хыялый картина рәвешендә тәкъдим ителә. Тукайның табигать турындагы шигырьләре,
гомумән, әнә шундый шигъри күрүгә нигезләнеп туа. Пәрдәдән чыккан ямь-яшел кыр һәм япан,
сандугачлардан яңгыр кебек яуган мәдхияләр, әлеге табигать күркен күрергә тукталган «аккошлардай
ак күчмә болытлаэ төркеме» («Җәйге таң хатирәсе»), «ап-ак балыклар күк», иртәдән кичкә кадәр судан
чыкмаган балалар («Җәй көнендә»), «язга чаклы уйкуга талган һәм тәмле төш күреп йоклап яткан җир»
(«Җир йокысы») һ. б. әнә шуның мисалы.
Әлеге шигъри детальләрнең нигезендә сәнгати шартлылык, дөньяны хыялый күзаллау ята.
Гади генә табигать күренешләренең дә шундый тылсымлы, серле яшәеш алуы, һичшиксез, бала
күңеленә бик хуш килә.
Үзенең әкиятләрен язганда да Тукай баланың нәкъ әнә шушы хыялый үзенчәлегенә таянып
иҗат итә. Биредә инде әсәр, әлбәттә, баштанаяк әкияти шартлылыкка корылган. Әмма шунысы
кызыклы, Тукайның балалар өчен язган күп кенә шигырьләрендә реаль чынбарлык шартлы сурәт аша
чагылыш талса, аның әкиятләре, киресенчә. гаҗәеп реальлек белән сугарылган. «Шүрәле», «Кәҗә
белән Сарык хикәясе». «Су анасы» һ. 6. әкиятләрнең әкият икәнлегенә һич ышанасы килми. Тукай
әсәрләрендәге шартлылыкның шундый синтетик характерлы булуы кайчакта әдәбият га-
лимиареи дә аптырашта калдыра. Аларның теге яки бу әсәрне әле романтик әсәр дип. әле реалистик
дип бәяләргә омтылулары очраклы түгел.
Әкиятләрнең реаль төсмер алуы, күрәсең, халык фантазиясенә, аның меңнәрчә еллар
дәвамында үсеп, баеп килгән шигъри хыялына нигезләнү белән бәйледео Тукай иҗатында алар яңа
шигъри биеклек алалар.
Тукай чынбарлыкны үзләштерүдә хисләр гармониясенә дә зур әһәмият бирә. Аның лирик
кичерешле, хыялый-моңсу, кызгану-теләктәшлек тойгылары белән өртелгән шигырьләренә еш кына
юмористик аһәң килеп керә. Җитдилек иөлү-шаяру. шигъри уен белән үрелеп китә. Ул баланың
оптимистлыгын, күңел күтәренкелеген, шаянлыкка булган ихтыяҗын тирәнтен аңлап эш итә. «Күңелле
сәхифәләр* - Кечкенә музыкант», «Таз», «Гали белән Кәҗә». «Кәҗә белән Сарык хикәясе» һ. 6. әсәрлә-
рендә без Тукайның зур юмор остасы булуын күрәбез.
Тукайның шигъри шаярулары гадәттә халык рухы, халык фантазиясе белән сугарылган.
Аларның кайберләре турыдан-туры тормышка, фольклорга барып тоташа. Әнә «Таз» шигырендәге
шәкерт, зирәклеге аркасында үзен һәм иптәшләрен казый иыбыгыннан коткарып кала. Былтыр
кысканга быел кычкырып келкегә калган Шүрәлене искә төшерик. «Ишек бавыпндагы шаянлыкның да
халык гореф-гадәтләренә нигезләнүен, бала күңеленең халык рухы белән бер бетен булып кушылуын
күрми мемкин түгел.
Юмор, әлбәттә, сюжетта гына түгел, гомумән, шигъри образлар ясалышына да үтеп кәрә. «Гали
белән Кәҗә» шигырендә Кәҗәнең рәхмәт әйтүен бала әнә шулай конкрет деталь аша — сакал селкетүе
аша күзаллый, һәм бу балаларча дәлил бездә елмаю тудыра. Рәхмәт уку, сакал селкетү кебек
детальләрнең милли үзенчәлеге шигъри күзәнәкләрдә үк яшәеш таба. Шунысы әһәмиятле, аларның
һәммәсе дә бала психологиясе үзенчәлекләрен истә тотып эшләнгән.
Юк. кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә:
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
(«Кызыклы шәкерт»)
Алдагы шигырьдә «рәхмәт укыган» Кәҗә дә. әлеге иркә Акбай да. асылда, баланың үзе. Аның
сәнгать геройлары аша гәүдәләнгән күңел чагылышы Шуңа да баланың Акбай белән сөйләшүе —
әйтерсең үз-үэе белән бәхәсләшүе, әйтерсең ул аның эчке кичерешләре Чын спектакльләрдәгечә: әнә
ул шәкерт ролендә, әнә ул укытучы ролендә,— үзенең кайчандыр олылардан ишетеп белгән тәрбия
сүзләрен әйтеп уйный:
Ах. юләр маэмай! Тырыш яшьләй.— зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
Баланың укытучы роленә кереп, хикмәтле сүзләр әйтүе шигырьдә елмайту тудыра.
Тукайның күп кенә шигырьләрендә тәрбияви мотивлар өстенлек итә. Шагыйрь бала белен күэгә-
күз карап сейләшә, төрле максаттан чыгып, бала күңеленә үтеп керү һәм тәэсир итүнең терле юлларын
таба. Шуңа ул шигырьләр я хикмәтле я гыйбрәтле, я тасвирый-психологик картина буларак тәкъдим
ителә,— гадети сүзләр Тукайча гади һәм сәнгатьле тәрбия кечене әверелә
«Эшкә әндәү» үзенең беренче юллары белән үк хикмәтле булып яңгырый
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән киле...
«Сабыйга». «Бәхетле бала» шигырьләре дә нәкъ әнә шундый хикмәтле булуы белән характерлы.
■Баскыч». «Борын» һ. 6. гыйбрәтле шигырьләрдә исе гыйбрәтлелек аллегория, мәсәл рәвешендә
чагылса, шагыйрьнең «Су анасы» әсәрендә ул кеше әйберенә кул тидергән малайның үкенүе,
психологик кичерешләре аша тасвир ителә. Тискәре үзлекләр генә түгел, уңай, үрнәк сыйфатлар да
гыйбрәтле булырга мемкии. «Сөткә
төшкән тычкан» шигырендә, эне тычкан зур түземлек күрсәтеп сөттә йөзе торгач, май атланып, үзенә
котылу әмәлен таба. Кыю фантазия җимеше гыйбрәтле тәрбияви көч булып китә.
Гыйбрәт нигезенә алынган уңай һәм тискәре характер үзенчәлекләре еш кына кимчелектән көлү,
аннан ваз кичү яисә яхшылыктан үрнәк алу кебек бер генә юнәтешле булмыйча, аралашып, бәхәс-
керәш аша вакыйга үсеше итеп бирелә Бу очракта. һичшиксез, әсәрнең егәрлеге, тәэсир итү көче тагын
да көчәя төшә. Әйтик нЯпун хикәясе»ндә Ташчының үз эшен ташлап, әле бай, әле хан. әле кояш, әле
болыт, әле тауга әверелүе, ләкин ахырда кабат иҗтиһадлы эшче булып калуы— әнә шундый
каршылыклар аша алынган гыйбрәт. «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырендә без гыйбрәтнең катлаулы
психологик кичерешләр, баланың үз күңеле беләч көрәшүе аша бирелүен күрәбез.
Шунысына игътибар итик: алда телгә алынган ике шигырьдә дә эпизод-карти- налар
кинокадрлар кебек әледән-әле алышынып тора. Ташчы егетнең бер сурәттән икенчесенә күчеп йөрүе,
соңгы әсәрдә баланың Кояш. Сандугач һәм Алмагач белән сөйләшүе туктаусыз яңарып торган, җанлы
тормыш күренешләре булып истә кала Әлеге «чылбырлы», кумулятив сюжет сызыгы, хәрәкәт бала
игътибары үзенчәлекләрен истә тотып эшләнгән һәм ул бик эффектлы нәтиҗәләр бирә.
Әлбәттә, без әлеге гыйбрәтле шигырьләрнең кичерешләрне турыдан-туры тасвирлаган монолог,
я булмаса диалог рәвешендә бирелгәннәрен дә очратабыз. «Кошларга» шигырендә ул, мәсәлән:
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым,
рәвешендәге монолог буларак тәкъдим ителә. «Кошчык», «Туган авыл» шигырьләрендә дә шул ук хәл.
Ә менә «Фатыйма белән Сандугач», «Бичара куян», «Бала белән Күбәләк», «Кызыклы шәкерт»
шигырьләре кара-каршы сөйләшүгә корылган. Аларның һәрберсе үзенә күрә кечкенә бер спектакль,
кечкенә бер театр. Баштагы әчесе лирик кичерешле театр, ә соңгысы уйнак-шаян рухта. Шагыйрь
шулай итеп хисләр гармониясе тудыра.
Тукай иҗатында шигъри танып-белү һәм тәрбияви моментлар еш кына бергә кушылып килә һәм
аларның кайсысы өстенлек итүен аерып әйтүе дә кыен. «Карлыгач», «Су анасы», «Кышкы кичтә»
шигырьләре әнә шул яктан характерлы.
Гомер юлына керүчеләр» шигырендә, мәсәлән, автор балаларны гаять катламлы тема — яшәү
мәгънәсе турында сөйләшүгә чакыра.
Нигә, дим. изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым!
Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зур-з!ур Тукай булдым!
■Гомер итмәк»лекнең гаять җаваплылыгын шулай әйтә, сабыйлыгын сагына шагыйрь, сабый
чакның кадерен белергә һәм тырышып, ялыкмыйча белем алырга кирәклекне исбат итә.
Тукайның тематик яктан һәм хисләр гармониясе тудыру ягыннан, жанр һәм максат бердәмлеге
ягыннан синтетик характерлы шигырьләре укучы баланың яшь үзенчәлекләрен исәпкә алуда да
универсаль. Аның бик күп шигырьләре һәрбер яшьтә аңлаешлы, һәрбер яшьтә кызыклы. Аларның
художестволы гомумиләштерү көче чикләнмәгән, «Туган авыл» шигыре дә әнә шул яктан кызыклы:
Тау башына салынгандыр безнең авыл. Бер
чишмә бар, якын безнең авылга үл;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар
күрә сөям җаным-тәнем белән.
Әлеге шигъри сурәт, шигъри яңгырашны без гомер буе күңелебездә саклыйбыз. Аның
нигезендә геройның балачагын искә төшерү ята түгелме соң?
Истән чыкмый минем монда күргәннәрем. Шатлык белән уйнап гомер
сергәннәрем; Абый белән бергәләшеп, кара зңмрне Сука белән ертып-ертып
йергәннәрем.
Әйе. биредә без балачагыннан аерылыр-аерылмас борын аның белән саубуллаша да башлаган
лирик геройны күрәбез Ул үзен олыларча хис итеп, сабый чакларын искә тешерә. Әмма аның
күзаллавы, фикерләве әле балаларча Хәер, соңгы строфада лирик герой үзе үк:
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә. Хәтеремдә мәңге калыр туган >ңирем,
— дип куя. Бу аның әле юл башында торуы һәм киләчәккә к арап үзенчә күңеленә изге бер антын
беркетеп куюы турында сейли. Шигырь туган >ңиргә, туган якка шигъри караш, эчкерсез мәхәббәт хисе
алып килә. Ул карашның киләчәккә те- бәлгән булуы да балага үз-якын. Бүгенге туган авыл матурлыгы
аша шагыйрь үткән белән киләчәкне бергә бәйли... Тукайның масштаблы фикерләве биредә бик ачык
күренә. «Рус җирендә без әсәрле, эзле без», дип милләт һәм Ватан тешенчә- пәреи бер бетеигә
әверелдергән патриотик рухлы шигърият, мегаен, әнә шул туган авыл чишмәсеннән саркып чыгадыр...
Ә туган авыл чишмәсен, туган җир моңын, туган як авазын ишетү иң элек бишек җырларыннан
башлана. Бишек җырларыннан, туган телдән
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә кейләгәи—
«Туган тел» шигыре аерым бер язмышка ия. Ул беренче тапкыр шагыйрьнең «Балалар күңеле»
(1909) җыентыгында басылып чыга һәм шул кеннән башлап татар деньясының иң мәшһүр шигъри
әсәрләреннән берсенә әверелә. Юк. ул шигырь генә түгел, ул — халык рухының әйтеп бетерелмәгән
эчке бер авазы, «халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә реүшан кеэгесе» Шуңа да аның
бишектән алып соңгы сулышкача күңелне җылытып, иркәләп, нурландырып торуы гаҗәп түгел.
Тарихи язмышы шулай килеп чыккан ки, «Туган тел» халкыбызны. Ватаныбызны яратуның бер
символик яңгырашына әверелгән. Аның «кечкенәдән аңлашылган» шатлык һәм кайгы кәен, моңын тоя
белү — халкыбызның рухын аңлауда иң беренче адымдыр, мегаен. Мондый бәхетле язмыш теләсә
кемгә һем телесә нииди әсәргә бирелми. Халык аны күэ карасы итеп, намусы итеп саклый һәм
күңелендә йерто Ә ул, үз чиратында, халыкны киләчәккә алып бора һем аны оэыи гомерле итә