Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫНЫҢ ӘДӘБИ-ЭСТЕТИК ФИКЕР ХӘЗИНӘСЕННӘН

Галимҗан Ибраһимов иҗат мирасының сигезтомлыгын бастыру дәвам итә. Бу фактның татар классик әдәбияты хәзинәсен барлауда һәм ха- лыклаштыруда зур әһәмияткә ия булуы турында чыккан томнар уңае белән фикерләр әйтелде инде. Менә хәзер укучы кулына әдип әсәрләренең 5 нче томы бирелдеXI. Бу томга 1910—1933 еллар арасында әдәбият һәм сәнгать турында язылган мәкаләләр. хезмәтләр тупланган. Әүвәлге томнар шикелле үк, 5 нче том да СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты карамагында хәзерләнгән. Башта ук шуны әйтергә кирәк: бу томга Ибраһи- мовның әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләрендә күренекле теоретик тарихчы, тән. кыйтьче һәм рецензент булуын күрсәтә алырлык мирасы тупланган. Томга кергән әсәрләргә бай искәрмә-аңлатмалар һәм берничә йөз исемгә алфавит тәртибендә күрсәткеч бирелгән. Болар һәммәсе дә беренче мәртәбә башкарылган һәм төзүчеләрдән күп көч, тырышлык сораган эшләр итеп каралырга лаек. Аның өстәвенә филология фәннәре докторы, профессор М. Хә- сәновның «Г. Ибраһимов тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме» дигән махсус мәкаләсе дә 5 нче томның эчтәлеген бәяләүгә бер ачкыч булып тора. Шулай итеп, беренче мәртәбә Г Ибраһимов әдәби-эстетик карашларының шактый тулы тарихи үсешен һәм системасын күз алдына китерерлек мөмкинлек бирә торган әсәрләр җыелмасы, тиешле фәнни аппараты белән тәкъдим ителә. Әлбәттә. 5 нче том әдипнең бу темага караган барлык әсәрләрен дә бирүне максат итмәгән, ә билгеле күләмдә сайланмалык принцибын да сакларга тиеш табылган. Әсәрләр тарихи-хронологик принцип белән урнаштырылып, әдипнең шушы өлкәдәге чирек гасырлык эшчәнлеге үсешен, эволюциясен шактый төз, конкрет итеп күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Бу үсешнең гаять катлаулы, киеренке эзләнүләр белән тулы ике иҗади чоры — социалистик революциягә кадәрге һәм аннан соңгы чорлары үзләренең төп тенденцияләре белән ачык булып тора. Унынчы еллардан башлап гомеренең азагына кадәр Ибраһимов татар әдәбиятының барышына карата үзенең принципиаль фикерләрен әйтә килде. Әлбәттә, күп очракта ул фикерләр язучының үз иҗат тәҗрибәсеннән аерылгысыз булды. Шуңа күрә аларда билгеле дәрәҗәдә субъектив идея-эстетик ышанычларның, концепцияләрнең чагылышын да истән чыгарырга ярамый. XI Галимжан Ибраһимов. Әсәрләр, сигез томда. 5 т Казан. 1978. Томга кергән әсәрләрнең текстларын һәм искәрмә-аңлатмаларны М Хәсәнов белән Р Гайнапов хәзерләгәннәр. Фәнни редакторы Н. Юэиев, нәшрият редакторы Р. Даутов Г. Ибраһимовның әдәби-эстетик мәсьәләләргә караган хезмәтләренең тематикасы шактый төрле һәм киң. Аның беренче мәкаләләрендә үк сәнгатьнең төрле өлкәләренә һәм жанрларына кагылышлы фикерләр кузгатыла. Тукайга тирән теләктәшлек белән, халык әдәбиятына — фольклорга югары бөя бирелә. Әдәбиятны халыкка һәм мәктәпкә җиткерү мәсьәләләре күтәрелә Рус һәм Көнчыгыш әдәбиятларының татар культурасын, әдәбиятын үстерүдәге рольләренә бәйле әһәмиятле фикерләр әйтелә. Болар һәммәсе унынчы еллардагы татар әдәби-эстетик фикеренең үзәгендә торган мәсьәләләр. Г. Ибраһимов аларга үз мөнәсәбәтен, аларны үзенчә аңлавын күрсәтә алды, һәм бу мөнәсәбәт алдынгы демократик караш юнәлешендә үсә, ачыклана барды. Әдипнең әдәби-эстетик карашларына бәя безнең әдәбият фәнендә теге я бу күләмдә бирелде инде. Бу очракта без 5 нче томда урын алган кайбер мәсьәләләргә, башлыча беренче мәртәбә басылган яки аеруча әһәмияткә ия булган әсәрләр уңае белән, кагылып китүне генә кирәкле саныйбыз. Шулердан беренчесе — Ибраһимов нинди әдәби юнәлешне, нинди иҗат методын яклаучы булып әдәби тәнкыйть мәйданына чыкты дигәндә, аның романтик рухта сүз йөртә башлавы шиксез иде. Аның беренче әдәби әсәрләре саналган сЗәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» (1907) Һәм «Татар хатыны ниләр күрми» (1909) кебек хикәяләрендә ук инде көчле ихтыярга ия булган һәм шәхесне, кешене изгән тирәлек белән килешмәс конфликтЯЗУЧЫНЫҢ ӘДӘБИ-ЭСТЕТИК ФИКЕР ХӘЗИНӘСЕННӘН Г кв кергән, ниһаять, шул тирәлекне ташлап китәргә батырчылык иткән герой алга куелды. Нәкъ шундый герой концепциясендә актив романтизмның бер әһәмиятле сыйфаты чагылды да инде. Бу әсәрләреннән соң күп тә үтмәде. Г. Ибраһимов татар әдәбиятында байтак дәверләр хөкем сөргән дидактизмга, үгет-нәсихәткә каршы көрәш ачып, әдәби образның тормышны һәм кешене сәнгатьле сурәтләү җирлегендә иҗат ителү зарурлыгын яклап, шушы урында әдәби әсәрнең аеруча эмоциональ- психологик акцент белән язылырга тиешлегенә басым ясады. Бу да башлыча романтизм эстетикасына хас таләп иде. Шушы моментларны истә тотканда. Ибраһимовның кайбер очракларда көтелмәгәнрәк. хәтта сирәк булып тоелган карашларының да сәбәбе, мәгънәсе тулырак аңлашылыр. Әдипнең романтик концепцияләре 1912— 1913 елларда тәмам формалашып, »Яшь йөрәкләр» романында һәм «Татар шагыйрьләре» дигән тәнкыйть очеркларында бай чагылыш тапты. Ибраһимовның әдәби-эсте- тик карашларын аңлау өчен бик кирәкле әсәр булган «Татар шагыйрьләре»нең социалистик революциядән боң беренче мәртәбә басылуын хупламыйча булмый. Бу әсәр авторның романтик карашларындагы күп кенә характерлы якларны һәм каршылыкларны чагылдыруы белән, һичшиксез, зур әһәмияткә ия. Бигрәк тә шушы әсәр уңае белән озак елларга сузылган «аңлашылмауларны» да истә тотканда, аны, бу хакта объектив хөкем йөртү өчен, укучының уз кулына бирүгә күптән вакыт җиткән иде инде. «Татар шагыйрьләречнә әдәби җәмәгатьчелекнең мөнәсәбәте тенденциоз төс алды. Моның төп сәбәбе, әлбәттә, Тукай иҗатына мөнәсәбәт булды. Чыннан да. «Татар ша- гыйрьләре»ндө С. Рәмиев белән Дәрдмәнд- не Тукайдан алда куеп сүз алып барудан ук тенденциозлык күзгә ташлана. 1910— 1911 еллар тирәсендә Тукайны татар поэзиясенең беренче йолдызы дип мактаганнан соң («Татар матбугаты», 1910), Ибраһимовның «Татар шагь)йрьләре»ндә Тукайга мөнәсәбәте икенче төсмер алуы аның урынсызга кизәнүе итеп аңлашылу да гаҗәп тоелмас. Ләкин хәзер инде бу әсәргә мондый караштан килеп бәя бирү артык берьяклылык булыр иде. Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре»ндә тенденциозлыгы, барыннан да элек, аның романтик концепцияләренә бәйләнгән. Моның чагылышы Рәмиев һәм Дәрдмәнд иҗатларына мөнәсәбәттә күренә. Нәкъ шул концепцияләреннән чыгып, ул аларны алгы планга куя да инде, һәм бу ике шагыйрьнең романтик сыйфатларын шактый төгәл һәм дөрес билгеләгән күзәтүләр ясый. Инде Тукай иҗатына килгәндә, Ибраһимов анда беренче ике шагыйрьдә булган субъектив оригинальлекне таба алмый. Үгет-нәсихәткә каршы корәш белән мавыгып. Ибраһимов Тукай лирикасының чын шигърияткә, тирән психологизмга бай чорына игътибар итми диярлек. Дөрес, ул Тукайдагы сатираның роленә һәм халык иҗаты белән бәйләнешкә югары бәя бирә. Әмма Тукай реализмын тиешенчә аңламау сизелә иде. Шуның нәтиҗәсендә Тукай иҗатының заман чынбарлыгы һәм халык белән турыдантуры бәйләнеше уңай бәяләнми. Мондый караш Тукай иҗатының иң югары сыйфатлары булган тормышча*- лыкны һәм халыкчанлыкны кире кагу булып аңлашыла. Чынлыкта исә Ибраһимов әдәбияттагы тормышчанлыкны һәм халыкчанлыкны һич тә кире кагу юлына басмады. ә бу төшенчәләргә үзенчә, романтикларча. икенчерәк әдәби-эстетик мәгънә салырга теләде. Ибраһимовның Тарас Шевченкога багышлап язылган «Каһарман шагыйрь» мәкаләсендә сүз кешене изгән җәмгыятьтәге художникның трагик язмышы, аның халык азатлыгы өчен көрәштәге роле һәм халык каршындагы җаваплылыгы турында бара. Аны унынчы елларда «Шагыйрь һәм халык» проблемасы тирәсендә кызган бәхәсләр, ягъни идея-эстетик көрәш белән бәйләп караганда, Ибраһимовның бу мәсьәләгә принципиаль җавап бирергә омтылуы күТатар әдәбиятындагы прогрессив, активромантик юнәлешне җитәкләгән һәм үстергән хәлдә, Г. Ибраһимов. әйткәнебезчә тормышчанлык һәм халыкчанлык принципларын яклау позициясендә ныгый барды Бу инде реализмны яклаудан аерылгысыз иде. Ибраһимов идея-эстетик концепцияләренә прогрессив романтизм белән критик реализм арасындагы уртаклыкны, якынлыкны халыкчанлык һәм тормышчанлык җирлегендә аңларга омтылыш характерлы булып торды. П Ибраһимовның әдәби-эстетик карашлары халыкчан-демократик җирлектә катлаулана һәм киң колач ала барды. Бу яктан аның күптомлыгына беренче тапкыр кертелгән «Альбом мөнәсәбәте белән бер-ике сүз» (1915) һәм «Телләре башка булса да күңелләре бер» (1916) кебек әсәрләре игътибарга лаек. Болар беренче империалистик сугыш елларында язучының әдәби- эстетик карашларында сизелерлек үзгәреш барлыкка килүне күрсәтә. Аларның беренчесендә сәнгать үзенең тумышыннан ук кешелеккә, яхшылыкка хезмәт итү максатын куйган бөек рухи казаныш дигән фикер раслана Әлбәттә, сәнгатьнең җәмгыятьтәге роленә карашында Ибраһимов романтик идеализмнан азат түгел әле. Шуннан милле сәнгатьне, милли культураны идеаллаштыру килеп чыга. Әмма, әйтелгәнчә. «Альбом мөнәсәбәте белән...» мәкаләсендә гуманистик идея барысыннан да көчле. Шул идея яктылыгында «кешелек һәм сәнгать язмышы» дигән мәсьәләгә җавап бирү максаты куелган. «Телләре башка булса да...» мәкаләсе — Ибраһимовның милли культура һәм тел мәсьәләләренә тарихи объективлык белән карый алуына ныклы дәлил була алырлык мисал. Ул елларда буржуаз милләтчелекнең котырынып китүен искә алганда бу әсәрнең турыдан-туры шуңа каршы һәм милли мөстәкыйльлеккә омтылган халыкларны яклап язылуы аңлашылыр. Монда әдипнең тарихи барышны тирән тешемә башлавы белән бәйле интернационалистик карашы гаять тулы чагылган. Социалистик революция Г. Ибраһимовның өдәбиэстетик карашларында тирән үзгәреш тудырды. Аның «Дүртенче елга кергәндә» (1920) дигән мәкаләсендә шул үзгәрешнең шактый характерлы билгеләре теркәлгән. Әдәби хәрәкәт барышына, аның революцион чынбарлык белән бәйле җанлы, өметле үрентеләренә нык игътибар биреп, Иб- раһимов, татар әдәбият белемендә беренче буларак, татар әдәбияты тарихын марксизм тәгълиматы яктылыгында өйрәнү мәсьәләләрен күтәрде. 1922—1923 еллар дәвамында шул мәсьәләләргә күп кенә мәкаләләр багышлап, әдәбият тарихын дәверләргә бүлеп, бу дәверләрнең иҗтимагыйсыйнфый эчтәлеген билгеләде. Г. Ибраһимовның бу чыгышлары татар әдәбияты тарихын. сыйнфый көрәш күзлегеннән карап, иҗтимагый хәрәкәтләр белән бәйләп аңлатуда һәм буржуаз милләтчелек карашларыннан арындыруда, һичшиксез, зур роль уйнады Аның концепцияләренә таянып. татар әдәбият белгечләре әдәби мираска, милли культурага мөнәсәбәттә әһәмиятле фәнни тикшеренү эшләрен башкардылар. үз вакыты өчен бик кирәкле хезмәтләр яздылар (Г. Газиз, Г. Рәхим. Г Сәгъди һ. б). Дөрес, хәзерге караштан чыгып фикер йөрткәндә, ул хезмәтләрдә күп кенә искергән һәм кимчелекле яклар табылачак. Алар шулай ук Ибраһимов тикшеренүләрендә дә бар. Мәсәлән, әдәбият тарихын чорларга бүлүдә, һәр чорның әдәби-эсте- тик эчтәлегенә игътибар итмичә, социологик якка гына басым ясауда, халык белән бәйләнгән язучыларны буржуаз идеология лагерена бирүдә һ. б. кайбер моментларда шул чорда киң таралган вульгар социа- логизм карашлары сизелеп торды. Сәнгать белән иҗтимагый базис арасындагы мөнәсәбәт бер турылыкта, бер яссылыкта гына күз алдына китерелде. Шуның аркасында әдәби-эстетик процессның катлаулы һәм каршылыклы табигатенә игътибар җитәрлек булмады. Ибраһимовның совет чорындагы әдәбитәнкыйть мәкаләләре аның бу өлкәдә зур теоретик, эрудит булуын гына түгел, ә яңа әдәби хәрәкәтне җитәкләүче булуын да күрсәтәләр. Ул, яшь татар совет әдәбиятының уңыш һәм кимчелекләрен күреп, аның актив вәкилләре эшчәнлегенә объектив бәя бирде, аларның иҗади үсешенә булышу теләген беренче планга куйды. Шуның бер гыйбрәтле үрнәген, мәсәлән, һ. Такташ иҗатына мөнәсәбәтендә табарга мөмкин (5 т., 412—413 бб.) Ибраһимов, гаять дәрәҗәдә сизгерлек белән Такташ талантының шигъри куәтен, үзенчәлеген тоеп, аның совет чынбарлыгы белән тагын да ныграк багланышта иҗат итүен теләп, тиз арада зур шагыйрь булу мөмкинлегенә өмет белдерә: «Һади Такташтан, шөбһәсез, пролетариат революциясе дәверенең алгы сафтагы шагыйрьләреннән зурысы чыгар», — ди. Чыннан да, күп тә үтмәде, Такташ бу теләкне, өметне аклады. Тагын да К. На- сыйри, М. Гафури, Ш. Бабич, М. Фәйзи, М. Максуд һ. б. әдипләргә Ибраһимов биргән бәяләрдә бүген дә үзләренең кыйммәтен югалтмаган фикерләр байтак табылыр. Егерменче еллар уртасында ук совет әдәбиятының үзәк юнәлешен билгеләү ноктасыннан зур гына теоретик әһәмияте булган хезмәтләр арасында Ибраһимовның • Пролетариат әдәбияты турында» (1924) дигән монографиясе, һичшиксез, мактаулы урында торырга лаек. Вульгар социологизмның кайбер догмаларыннан бөтенләй үк азат булмаса да. бу әсәр яңа әдәбиятның нигез ташларыннан саналган партиялелек, сыйнфыйлык, халыкчанлык, коллективизм һәм интернационализм кебек идея принципларын сугышчан рухта яктыртып, аларга каршы булган. күренешләрне каты тәнкыйтьләп чыкты. Шул принциплар социалистик реализм юлыннан барган әдәбиятның төп юнәлешен билгеләделәр. Ибраһимов тәнкыйть мирасында социалистик реализмны катлаулы, киң колачлы иҗат методы итеп аңларга омтылыш ачыклана килде. Шуның бер мисалы — Уфа әдипләренә хат итеп язылган «Кайбер әдәби мәсьәләләр» (1933). Бу әсәрендә олы әдип социалистик реализмны догматик аңлауга каршы бик дәлилле фикерләр әйтә, социалистик реализмның тормыш каршылыкларын бөтен тирәнлеге, драматизмы, трагизмы белән чагылдырырга тиешле метод булуын раслый, чынбарлыкны ялтыратып, шомартып күрсәтүне кире кага. Бу максатка ирешүнең дөрес юлы — язучының һәрвакыт партиялелек принцибына тугры булуы күрБез Г. Ибраһимов әдәби-эстетик мирасында урын алган мәсьәләләрнең кайберлә- ренә генә басым ясап киттек, Әмма искә алынган кадәресе дә 5 нче том эчтәлегенең шактый бай булуын исбатлар дип уйлыйбыз. Әлбәттә, бу томга кергән әсәрләрнең һәммәсе дә бер үк дәрәҗәдә кыйммәткә ия дигән мөһерне сугу да кирәк булмастыр. Алар арасында эчтәлеге белән бер- берсенә бик якын торган яки әдәбиятсән- гать мәсьәләләренә турыдан-туры кагылышы аз булганнары да бар. Ибраһимовның теге я бу сәбәп, мотив белән кертелмәгән әсәрләреннән дә әдәбият, сәнгатькә бәйләнешле сайланма өлешләрен бу томга кертү артык булмас иде. Орфография мәсьәләсендә дә кайбер төгәлсезлекләр бар. Гомумән соңгы елларда безнең классик әдәбият текстологиясен фәнни принципларга нигезләп барлауда зур гына уңышларга ирешелсә дә, ачыкланып бетмәгән, буталчык, каршылыклы моментлар, яшәмәктәге орфографик нормалардан ераклашу еш очрый әле. Бу томда да алар күзгә бәрелә. Мәсәлән, кушымчаларның калын-нечкәлегенә игътибар итмәү: «Асар». «Миръат». «Курсави», «дәгъва» кебек сүзләрдә нечкә. Берлин, Пекин кебекләрдә калын кушымча язу. Бу урында шуны да әйтеп узасы килә: гомумән акылга сыймаган күләмдә безнең матбугатта татарча кушымчаларның калынлык-нечкәлек закончалыгын бозу, сакламау күренешләре күбәеп бара. Аның хакында ныклап уйлыйсы һәм чик куясы бар. 5 нче томда Кәзакъстан, Дагъстан, Әзәрбәйҗан ДИп язылыш та — шул орфографик тотрыксызлык күренеше. Минемчә. Казагыстан, Дагыс- тан. Азәрбайҗан дип бирү төгәлрәк булыр иде. Иске орфографиягә буйсындырырга тырышып, крестьян сүзен крәстиян дип бирү дә үзен акламый, һәм алай язудан бертөрле отыш та юк. Совет чорында Г. Ибраһимов орфографиясендә сакланган кайбер традицион элементларны шул көенчә хәзерге язуга күчерү дә бик үк кирәк түгел (буңа, бундый, каюсы, уйгата һ. б.). Моңа охшаш һәм башка мисалларны тагын китереп булыр иде. Аска төшерелеп, аңлатма бирелергә тиешле сүзләр дә очраш- тыргалый (зәваллы —107 б.. хиҗаб ташлау — 343. гыйркы. гамил — 352, мантыйк— 353, дарелфөнүн — 357, муаффәкыятьле — 377 һ. б). Тулаем алганда исә. Г. Ибраһимов әсәрләренең 5 нче томы, югарыда әйткәнебезчә. классик әдәби мирасны бастырып чыгаруда, барыннан да элек, үзенең уңышлы яклары белән таләпчән укучыны канәгатьләндерерлек итеп эшләнгән.