Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТКА ТАРИХИ КАРАШ


овет әдәбият фәнендә барлыу милли әдәбиятларның -гиты
юлын тоташ күздән кичерү Һәм
ҖИТДИ теорс:»- flti башланды Элек игх:нбарл ■ • чи-. 'О«
лып внятен борынгы даяөрпәрие я • р*“ күз алдына китерү >.кур;
сыз зур тарихлы әдәбиятларның •- -» » чордагы казанышларын
мөмкин дә түгеп.
Татар әдәбиятыччың да ларон өйрән\ актуаль 5. г ла. Әда6><ж
ш ачыклау юиындх •»(».• >-..т нгс-
Гобәйдуплин һө*» Гапи.Ро4мм «езма рсн күрсәтерго -кин. Татар
>>»н«сс үт-.»- юлның » 'рияи һәм кт»»и» >әте.
речнк Һәм трестрматәи : »нд

булды. Нәтиҗәдә әдәбият тарихының мөһим
маяклары шактый анык булып төсмерләнә
башлады.
Әмма борынгы әдәбиятны тикшерүдәге үтә
үткен мәсьәләләр хәл итүңе һаман көтә бирде.
Аерым алганда, урта гасыр әдәби мирасына
варислык мәсьәләсе язма культура тарихы
ерактан килә торган кардәш төрки халыкларда
кискен бәхәсләр уятуында дәвам итә. Бәла бу
өлкәдә нигезгә алынган принципларның төрле
булуында. карашларга тарихилык җитенкерә-
мәүдә һәм, әлбәттә, мәгълүматларның аз
булуыңда иде.
60 нчы еллардан башлап татар матбугаты
битләрендә яңа һәм гаять кызыклы исем күренә
башлады Бу — көнчыгыш фәне белгече,
Ленинград университеты профессоры, Е. Э.
Бертельс шәкерте Габдрах- ман ага Таһирҗанов
иде. Аның г.Казан утларыинда басылган
«Фирдәүси һәм Колгали» исемле мәкаләсе безне
бик нык борчыган сорауларга җавап бирүе, татар
халкы өчен гаять кадерле әсәрне өйрәнүгә бик тә
кирәкле ачыклыклар кертүе белән кыйммәтле.
Шул рәвешчә, Йосыф сюжетына язылган беренче
төрки поэманың оригинальлек дәрәҗәсе хакында
сүз алып бару өчен нигез салынды. Кол Гали
әсәрен инәсеннән җебенә чаклы тикшерү мөмкин-
легенә ышаныч туды һәм андый тикшеренүнең
кузгалу ноктасы табылды.
Озак та үтмәде, галим «Палестина мәҗ-
мугаисында мәкалә бастырып, «Кыйссаи Йосыф .
әсәренең болгар тарихына кагылышын ил һәм
дөнья галимнәре каршында фәнни нигезләп
чыкты. Гыйльми җәмәгатьчелек алдына борынгы
болгар мәдәниятен төрле яклап күз
алдына,китерерлек мәгълүматлар туплап
чыгарылды.
Фарсы теле һәм әдәбиятының абруйлы
белгече булган галимнең әдәбият тарихы өчен
бәяләп бетергесез тагын бер файдасы Котбның
«Хөсрәү вә Ширин» поэмасын аның элгәресе
булган Низами әсәре белән тәфсилле
чагыштыруда күренде Болар — киң карашлы
галимнең конкрет мәсьәләләргә тирәнәеп алуы
иде. һәм, ниһаять, шуларның үстерелеше һәм
логик нәтиҗәсе буларак, Г. Таһирҗановның бер-
бер артлы оч мәкаләсе дөнья күрде. Аларның
мөһим яңалыгы әдәбият тарихындагы хәл ителеп
бетмәгән, яки өр-яңадан хәл ителәсе
мәсьәләләрне киң колач белән иңләүдә, аларга
комплекслы якын килүдә һәм тарихилык
принцибын эзлекле үткәрүдә иде.
Галимнең 1979 ел азагында Татарстан китап
нәшрияты бастырып чыгарган хезмәте шушы
мәкаләләрнең камилләштерел- гән һәм органик
бер бөтенгә тупланган варианты булып тора.
Автор аны «Тарихтан — әдәбиятка» дип атаган.
Ягъни китапның исемендә хезмәттә кулланылган
төп принцип чагыла.
Китапның беренче һәм төп өлеше «Татар
әдәбиятының катлаулы мәсьәләләре» дип
алынган. Бу бүлекнең үзәгендә урта гасыр
төркиләренең, аерым алганда болгарларның,
әдәби мирасы һәм шуңа варислык мәсьәләсе тора
Галим аны хәл итүгә халыкның килеп чыгышы
(этник тарихы) аша якын килә һәм бу өлкәдә
тупланган мәгълүматларны тәнкыйть күзлегеннән
кичерә Моннан тыш: «...борынгы чордагы әдәби
процесбны тикшергәндә тагы өстәмә таләпләр дә
туа,— ди ул.— Мәсәлән, бер-берсенә якын, кардәш
телләрдә иҗат ителгән борынгы әсәрләрнең
миллилеген ничек аныклап, соңгы дәверләрдә
оешкан милли әдәбиятларның чикләрен ничек
билгеләргә?» «Шагыйрь яки әдип кайда, кайсы
халык арасында туып үскән яисә иҗат иткән; әсәр
нинди телдә язылган яисә кайсы конкрет тел-
шивә мохитында сакланып калган; истәлектә
нинди конкрет төбәкнең табигате сурәтләнеп,
кайсы халыкның гореф-гадәте тарихи шартлары
чагылыш тапкан» булудан чыгып — ягъни тарихи,
этнографик, тел, әдәби һәм фольклор
мәгълүматларының барысын берьюлы күз- дә
тотарга кирәклеген искәртә.
Г. Таһирҗанов әдәби мирас мәсьәләсен
күтәргәндә иң дөрес алшарт итеп, совет
тюркология фәнендә эшләнгән һәм кабул ителгән,
әмма җирле галимнәр игътибарыннан еш кына
читтә калучан принципны ала, ягъни борынгы
мирасны уртак итеп карау фикерен алга сөрә.
Гарәп һәм фарсы телләрен камил белүе галимгә
борынгы төрки һәм татар мәдә- н и яты на
кагылышлы чит ил кулъязма чыганакларына киң
таяну мөмкинлеге бирә, Идел буе, Урта һәм Кече
Азия тарихын төгәлрәк күзалларга ярдәм итә.
Галимнең хәзерге татар әдәбияты, археология,
тарих, этнография һәм тел фәне казанышларын
үзләштереп баруы, гомумтөрки планда киң
мәгълүматы һәм марксистик- ленинчыл фикерләү
ысулы аны гаять нәтиҗәле синтезларга,
гомумиләштерүләргә алып килгән. Мәсәлән, аның
Иран әдәбиятын яхшы белүе фарсы телле халык-
лар арасында булып узган варислык дәгъ-
валарының гыйбрәтле тәҗрибәсен төрки
әдәбиятларга карата да искә аЛырга ярдәм иткән
Әйтик, бары территориаль принцип белән генә эш
иткәндә, бөек мирасның уртак варислары булган
таҗикларны. иранлыларны, һинд һәм афганнар-
ны я Сәгъди белән Хафиз, я Әмир Хөсрәү Дәһләви
белән Габделкадыйр Бедил, я Низами белән
Хагани исемнәреннән мәхрүм кылу очраклары
булып алды. Төрки әдәбиятларда да уртак
мирасны бүлгәләп үзләштерү нәкъ шундый
нәтиҗәләргә илтә. Галим борынгы төрки одөбият
белгечләрен нигезле рәвештә бу хаталардан ки-
Ленинград галименең гаять әһәмиятле һәм киң
колачлы күзәтү-нәтиҗәләреннән берсе— ул урта
гасыр Идел буе төрки әдәбиятының Урта Азиягә
һәм Кече Азия төрек әдәбиятына тәэсирен
исбатлап күрсәтү, ягъни бу әдәби үзәк-
тебәкләрнең бер- берсенә мөнәсәбәтен объектив-
тарихи ачып бирүдә Тарихи-диалектив карашның
иң мөһим йомгагы дияргә кирәк моны Галим төрек
әдәбиятының башка төрки әдәбиятларга тәэсире
XV гасырдан гына башлануын әйтә һәм анда да
тәэсирнең эпигоннарча иярү түгел, бәлки иҗади
үзләштерү рәвешендә барганлыгын һәм җир-
ле әдәбиятларда ул казанышларны үзләш
терерлек үсеш дәрәҗәсе һәм ихтыяҗ югарылыгы
булганлыгын күрсәтеп бирә. Совет әдәбият
белемендә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре
төрек поэзиясенә ясаган йогынтыны дәлилле
ител беренче исбатлаган галим Габдрахмаи ага
Таһир- җаиов булды
Хезмәттә татар әдәбияты тарихы һәм әдәбият
бЬлемо ечен генә түгел, гомумән, Совет һәм чит
ил Көнчыгышы әдәби ятлары тарихы эчен дә
әһәмиятле фикерләр һәм төгәллек кертүләр бар.
Мәсәлән, яКәлилә вә Димнә» әсәренең төрки
тәрҗемәчесе хакындагы хөкемнәр, яки терек
шагыйре Әхмәд Гирмияниның моңарчы фәндә
билгеле булмаган «Йосыф яо Зөләйхам поэмасы
хакындагы мәгълүматлар. Шунысы кызыклы,
соңгы әсәр кулъязмасы галим тарафыннан аның
туган ягы Алас районында табып алынган.
Әдәби багланышлар һәм алариың нәтиҗәләре
хакындагы бүлектә татар эшлек- леләренең
тугандаш халыклар әдәбиятына һәм
культурасына хезмәте хакында гаять кызыклы
мәгълүматлао китерелә. Галим т«рки
әдәбиятлардагы үзара йогынтының торле
чорларда төрлечә булуын тасвирлаганда
нечкәлек һәм тарихи-фәнни төгәллек белән эш
итә, суфичылык әдәбия тының татарлар арасына
үтеп керү тарихы белән таныштыра. «Бакырган
китабымның антология характерында булуына
һәм, ышанычлы чыганакларга таянып, анда
теркәлгән авторларның болгар-татар
шагыйрьләре икәнлегенә дәлилләр китәрә.
Көнчыгыш әдәбиятлары белән багланышның
татар әдәбияты яңарыш чорына киләп кергәндә
д» дәвам игүе бай фактлар Җирлегендә
яктыртыла Шундый дәлилләрдәй «Сәйфо
лмелеип «Тутыйнеме» китаплары белә беррәгтән
М Харәэминең «Мәхэәнел-әсрар»ы, Ф. Гаттарның
«Пәнд- намәисс Җәләлетдин Руми әсәрләренең
бездә кулъязма һәм басма китап рәвешендә киң
таралганлыгын әйтергә кирәк Невам әсәрләре дә
кулъязма хәлендә укылып йөргән XIX йөз татар
поэзиясендә моның нәтиҗәсе ачык күренә. Ә
Каргалык. һ. Салихов кебек шагыйрьләрдә, мә-
сәлән, Руми йогынтысын аермачык билгеләп
була
Хезмәттә урын алган бүлекчәләрнең соңгы
икесе конкрет әдәби ядкарьләргә багышланган
Аларның берсендә «Кыйссам Йосыф*
поэмасының чыганаклары хакында өстәме
мәгълүматлар китерелеп, әсәрне Идел буе әдәби
мохитына бәйли торган дәлилләр баетылган.
Автор ядкарьнең татар әдәбияты тарихындагы
бәрәкәтле урынын күрсәтү белен бергә аның
Көнчыгыш әдеби ятларында тоткан ролен до киң
беяям Әмма повмемың телеме ммлгем- до.
андагы угыэ элемемтяарының еһөмио ген бераз
кечерәйтү кебек омтылышлар да сизелеп куя
Әсорнең милзм җирлегем һәм ием мирасы булуын
аел иткендо. бу моме» «ир»- мә< а «уттер’оло Чын-
лыкта н<а әсәрде угызчылыкның тамырлары
и>'<-'ыА тирәм Мәсьәлә фонетика Ьем ленсиааге
гыма кайтып «алмый, фра- Веог,''1 h-»-
фольклорга да барып юте- ша Хе'тбуа» , тыт этник
компоненты һем угыэ тел элементлары татар
халкы һәм теленде дә шактый урын били. Соңгы
вакыттагы топонимик пәм диалектологии тик-
шеренүләр шуны күрсәтә.
Аеруча җентекле һәм әтрафлы баш»» рылган
өлешләрдән «Котб һәм аның «Хөс рәү вә Ширин*
әсәре* дигән бүлекме күрсәтергә мөмкин Низами
поэмасы белем текстуаль чагыштырулар Идел
буе шагыйренең зур талант көчен һәм оригиналь
иҗа- өлешен шактый тулы күз алдына китерергә
мөмкинлек бирә. Шагыйрьнең язмышына,
иҗтимагый-фәлсәфн карашларына һәм тарихи
вакыйгалар эчендә тоткан урынына карата автор
китергән дәлилләр шактый ышандыру көченә ия,
геман кылу — гипотеза рәвешендә әйтелгән фи-
керләрдә дә логик нигез нык.
Әлеге бүлектә археологларның, тарихмы һәм
телчеләрнең, этнографларның игътибарын җәлеп
итәрлек бер гипотеза бар — ул шагыйрь Котбны
нскил кабиләсенә бәйләп карау Мәгълүм ки,
болгарлар составында, Ибне Фазлан сүзләренә
караганда, искил кабиләсе дә булган Махмуд
Кашгари сүзлегендәге һәм рун язмаларындагы
мәгълүматларга таянып. искил- ләрнең Идел
буена ничек килеп чыгуы һәм шулар арасыннан
күтәрелгән булуы ихтимал, шагыйрьчең телендә
борынгь сүзлекләргә теркәлгән формаларның Ча-
гылыш табуы һем алар сөйләшенең хәзерге
мишәрләрдә саклануы галимгә гаять кызыклы
һәм тапкыр гипотеза «үтереп чыгарга нигез
биргән.
Дәрес искил-мишер һәм шуңа бәйле ядкарь
теле хакындагы бу гөманны мәэмә» нең фәнни
редакторы М Госманоэ бәхо астына ала Бәхәсләр
килечектә де булыр дип уйлыйк. Әмма гипотеза
моның белем үзенең әһәмиятен җуймас. Галнм
мәсьәләләрнең барыгын д« чишәргә атынмый да
Яңа мәсьәләләр куюы археолог, тарихчы телче
һәм әдәбиятчылар өчен уйланырга азык бирүе
белән дә кыйммәт
Хезметнең белешмә чыганак булу ягын нан бер
әһәмияте шунда ки, аңарда мен чыгыш тарихы,
одөбияты һәм географик даиресенә кагылышлы
термнн-атемаларнын төгәл һәм дәрес үрнәкләрен
табабыз.
Тарихи һәм филологик характердан,
хезмәткә фәнни редактор ител һәр ике өлкәдә
бердәй абруйлы белгечнең билгеләнүен
нәшриятның тапкырлыгы дип бәяләргә кирек.
Редакторның сүз башы хезмәтнең мөһим якларын
төшенергә ярдом итә Аерым урыннарда ул ввтор
белән үзенең килешеп бетмәвен әйтә. Бу мсә
хезмәттәшлекнең иҗадилыгын чагылдыра Сүэ
башы әдәбият фәне даирәсен һәм укучыларны
күтәрелгән мәсьәләләр за- кында җитдирәк
уйланырга мәҗбүр ите эзлеиуләриең ихтимал
юнәлешләрен чамаларга булыша
Кыскасы. бу хезметнең тол кыйммәте адәбч.т
тарихын яңа дәлилләр һәм идеяләр белән
баетудан, бу елкодеге бик еһемиятле
мәгълүматларны системага со лыл бирүдеи
гыйбарәт. Аерым фикерләрне тезәгү яки үстерү
лар—киләсе тиншере нүчелор эше