Салисә Гәрәева

Имин түгел дөнья

Чиләбедә, Кыштым, Кунашакта, Касли урманнары эчендә Атом фаҗигасе дәвам итә, Көчле нурланышлар төсендә! Караболак, Мөслим, Бәрәскәләр Гел киңәйтә бара зиратын:

Туган телем

Туган телем! Кайнар каным булып, Тамырларда минем агасың. Һәм ят телле төрле башкалардан Аерасың татар баласын.