Рим Идиятуллин

Вакыт хакында

Вакытларның узганына көймә, Узачак ул бездән башка да; Җисми булса, байлар хөр яшьлеген Сатып алыр иде акчага.

Чүт-чүт кенә…

Үкенечләр генә тудырдымы Дөньялыкта кылган сәфәрем? Тоттым тәки, дисәм, бәхет кошын, Җитмәде буй чүт-чүт, каһәрең!

Бер сурәт

Дөньяда күп гыйбрәтле сурәт: Күктә – болыт, җирдә – гашыйклар. Салкын күз яшьләрен коймый гына Тукталган да калган болытлар.