Рәкит Аллабирде

Хәйрия

Киселсәм дә, туфрагыма берекмичә Кубарылдым ирешергә морадыма. Игелеккә кабат сәфәр юллар өчен, Миһербанлык төяп йөрим корабыма.

Лачын

Күкләрдә мин ачам күземне. Авыр моң биләгән үземне: Әйтерсең, бар зарын төянеп Ияргән кешелек җисеме. – Йә Ходай, бирсәңче түземне…

Гаярьләр

Язгы кич. Торналар чылбыры Талпына, шәфәкъка үрелеп. Әйтерсең, биләүдә һәрбер кош Тибрәнә, бер моңга төренеп. Бер урын буш калган төркемдә Алга таба…

Бәхет

Гомер буе яктылыкка юллар салдым, Тәкъдиремне җиңә-җиңә тау-таш ярдым. Караңгыда нурлар күргәч, хәйран калып, Бәхетемә дигән юлны таба алдым.