Омор СОЛТАНОВ

***

Киләм дип, килер җиргә син килмәдең, Яшь баладай як-ягыма карандым. Җәй көне ак кыш төшеп хыялыма, Әйләнәмне чолгап алды караңгы.

Сагынганда

Алыста калган мизгелне Хәйләсез очыр төш кебек. Әйткәнең торды исемдә Әйләнеп очкан кош кебек.

***

Нарасый чая кызлардай Яз көне гөлләр ясана. Күңелсез булыр яшәеш, Тормышта хезмәт булмаса.