Ирек САБИРОВ

Елмай

Таңда чыгып урамнарга, Карап алсу офыкка, – Күккә, Җиргә, үләннәргә, Чыр-чу күрше-күләннәргә Елмаерга онытма!

Сине күрсәм

Күзләреңдә Мәмдәл урманнары, Юртыш болыннары чагыла; Сине күрсәм, бер әйләнеп кайткан Кебек булам үсмер чагыма. Кайткан кебек була май айларым, Алга таба…

Ана теле сүзлеге

Нинди сүзләр кулланусыз Черем итеп яталар! Безнеке булса да, безгә Әйтерсең лә ят алар.