Газинур МОРАТ

Без башкача яши башлыйк, дисең…

А. әзи авызыннан Без башкача яши башлыйк, дисең, Җиргә төшик. Дөнья көтәргә. Безнең сәер иләс-миләслекне Аңламастыр, дисең, күкләр дә.

Упкын күзе

Ркаилгә Без тауларга барган идек берчак, Үткелен дә күрдек, упкынын да. Безнең маңгайга да язылган шул Упкыннарга карап укынырга.

Таган

Безне кем дә аңламастыр, Таралмастыр томан да… Көзге таңда ике ялгыз Атынабыз таганда.

Соңгы җыр

Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. М.Җәлил