Фәүзия Солтан

Өмет

Суык өткән яфракларын, Тамырлар… исән әле. Өметләнәм: гөлкәйләрем Яңарып үсәр әле, Чәчәкләр атар әле.

Давыл

Көчле җил… Актара тамырдан – Авадыр агачлар. Түбәләр каера. Ватыла, ишелә Диварлар. И кеше,

Яшисе килә

Күрәсе килә таңнар атуын, Иртән офыктан кояш калкуын, Чишмәләрнең дә челтерәп агуын, Кичке шәфәкъны – кояш баюын.

Тау иленә

Тау астында – авыл, тау битендә – урман, Тирә-юньдә – кырлар, болыннар. Таудан агып чыккан елга бормалана, Берсен-берсе куа дулкыннар.