Алинә Хисамиева

Ерак киттем

Ерак киттем, ахры, үз-үземнән – Ап-ак карда килә ауныйсым! Күккә куеп нәни учларымны, Аклыгын карларның аулыйсым.

Яраклаштым

Яраклаштым инде табигатькә, Карсыз кышка. Салкын җәенә. Кешеләрнең чыбыркыдан усал, Яралардай зәһәр теленә.

Әни

Йөзләреңә яшьлек төсен ягып, Яшәртәсем килә сине, әни! Канатланып очыйк әле бергә, Яшьлек тугайларың ятмыни!

Әтисез

Күңелгә канатлар иңдереп Югалдың! Мин нәни. Үкседем! Җилләргә уралып, куркудан – Ни оча – ни йөри белмәдем!