Абдулла Алиш

Үзем турында җыр

Әйтсәләр дә: барып тор син, дип, Дөньяның иң рәхәт җиренә. Әйтер идем: кирәк түгел, дип, Кайтам мин, дип, туган илемә.

Кояш каршылау

Мин адаштым юлдан, төн караңгы, Белмим, нидер көтәм. Кайда икән минем якын дуслар? Кайда минем иркәм?

Көтмә инде, көтмә…

Әнигә багышлыйм Ана үрдәк бәбкәләре белән, Ә син ялгыз үзең барасың. Син көнләшеп аның бәхетеннән, Моңсу гына озатып каласың.

Туган илгә

Булгач давыл, ничек шауламасын, Чайкалмасын камышы. Ярсый йөрәк, дулкынлана, Авыр-авыр сагышы!