Шигърият

Авылым кызына

Мин кайттым сине сагынып,
Сөюем сүрелмәде…
Элеккечә яланаяк
Каршыма йөгер әле!

Йөгер әле, пар канаттай
Кагынсын толымнарың.
Йөгерүдән, шат көлүдән
Кабынсын тының, җаным!..

Килеп җит тә, елдагыча,
Сарылып муеныма,
Сора: «Абый, нинди бүләк
Алдың, – дип, – быел миңа?» Алга таба…

Әдәби тәнкыйть

ЙӨРӘККӘ СЫЙГАН ДӨНЬЯ

Кешелек мәдәниятенең һәрбер чорында шигърияткә билгеләмә бирергә омтылганнар. Даим тылсымлы тоелган тезмә әсәр адәм баласының вөҗүдендә ничек туа? Таләпчән белешмәлекләр дә моны төрлечә аңлата. Чын шигырь нинди була? Әлеге сорау уңаеннан шәрехләүләр меңнәрчә хезмәттә бәян ителә. Әгәр аларны бергә тупласаң, фолиант барлыкка килер иде. Алга таба…

Юбилейлар

ТУПЛАР ГӨРСЕЛДӘГӘНДӘ ТУГАН ШИГЫРЬЛӘР

МӘХМҮТ ХӨСӘЕННЕҢ ТУУЫНА 95 ЕЛ

Булачак шагыйрь Мәхмүт Хөсәенгә унсигез яшь тулган җәйдә Бөек Ватан сугышы башлана. (Ул 1923 елның 15 апрелендә туган.) Урта мәктәпне тәмамлау таныклыгын алган көндә үк ул Пертропавел шәһәре (Казакъстан) военкоматына килә. «Мине фронтка җибәрегез», дип гариза бирә. Алга таба…

Җәһәт тәнкыйть

РИФАТ СӘЛАХ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Рифат Сәлах – иҗатта үз юлын, шигъри фикерне формалаштырып, сүзләргә төреп укучыга тәкъдим итү калыбын әлегә табып җиткерә алмаган, әмма эзләнүчән, талантлы каләм иясе булып тоела миңа. Әгәр кеше шигырь язудан туктамый икән – димәк, талант орлыгы бар, әмма аңа үсеп чыгарга, чәчәк атарга кирәк. Алга таба…

Редакция тормышыннан, Фото

Татарстан матбугаты «Россия көне»ндә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә «Татмедиа» бинасы каршында Татарстанда чыгучы вакытлы матбугат, шулай ук Татарстанның китап нәшрияты үз продукциясен тәкъдим итү чарасы узды. Россия көнен бәйрәм итәргә килүче шәһәрдәшләребез һәм шәһәребез кунакларына юл уңаенда газета-журналларга язылу мөмкинлеге тудырылды. Алга таба…

Башка яңалыклар →