Яңа исемнәр

Шигырь көче

Һәр күңелдә яшеренеп, Бер шагыйрь ята. Язгы кичләр, якты хисләр Аны уята.

Томан аша ни күренә?

Томан аша ни күренә? Кемгәдер Якты көнне томалаган Төн күренә. Кемнеңдер Йөрәгенә кармаланып Шом үрелә.

Тантана

Кулларыңа орынганда, җаның Тетрәндеме минем әрнүдән?! Дәшмә! Сүзләр – артык! Алар – ялган! Югалам мин… Көтмә бүгеннән!

***

Юл чаты. Ялгызым. Күңелне Чорнаган мең катлы төеннәр. Газаптан әрнегән чагымда Елмаю саклаган иреннәр.

Тынмасын…

Тыңласын төн кызы… Еласын! Бүгеннән төннәргә кушылмыйм. Күңелдә бары тик синең сын, «Бәхетем – син», диеп, пышылдыйм. Ишетсен тулган ай, Алга таба…