Шигърият

Рухларына–дога…

«Шәһидләрне үлгәннәргә санамагыз, Алар исән Аллаһ хозурында» – Зиһеннәрне уеп төшкән Коръән сүзе Кормаш, Җәлил, Алиш турында да.

Күңелемнең күтәрелеш чоры

Симфония тыңлыйм. Бу аһәңнән Төнне тетрәндереп, таң атарлык! Хыял канатында. Маңгаемны Йолдызларга бәреп канатырлык!..