Шигърият

***

Таң чыкларын киптерәм, Болында учак яктым. Учларымда эретәм Томанын туган якның.

***

Миләшләрең һаман ут сымандыр… К. Б. Белә торып минем хәлләремне, Ник сорыйсың: һәрбер бөредән Ут бөркелгән… Җаным сүнеп бара, Бер-бер Алга таба…

***

«Безнең халык – бай халык, Тарихы, мирасы бай. Бу хакта белергә тиеш Һәрбер кыз, һәрбер малай». – Сөйләшкән саен шулай Алга таба…

Һәйкәлләр

Күңелләргә сыймый дала моңы, Җырларга ул ничек сыйсын ди?! Һәйкәл булып өстән карый шагыйрь, Булмаса да зурдан буй-сыны.