Шигърият

Тагын…

Күңел тагын мине ташлап китте, Тагын сиңа табан юл сапты. Мин күңелсез калдым, мин үземне Ятим итеп тойдым шул чакны.

Татар көйләре

Татарымның күңелендә Каян икән бу моң? Халык җырын тыңладым да Бер мизгелгә тындым.

Мин генәме?

Мин генәме Йосыф халәтендә, Мин генәме Таһир булып янган. Чишмә күзе сүнә дисә кемдер, Ялган!..

Мәңгелек моң

Моннан ярты гасыр элек туган авылымда вафат булган әтием Родионов Василий рухына. Мин авылга кайтып, кырга чыксам, Ышанмыйча тора күзләрем Алга таба…

Язмышлар язылган

Язмышны берәү дә сайламый, Авырмы-җиңелме – язылган. Гомерләр юлында өлешкә Алтыны, көмеше табылган. Гомерне бизмәннәр үлчәми – Һәркемнең вакыты билгеле. Алга таба…

***

Шагыйрьләр – тел сакчылары, имеш. Кемгә кирәк синең шигырең? Эшкуарлар хәзер мәйдан тота, Акча куып сыза гомерен.