Шәхесләребез

Герой-шагыйрь шигърияте халыкара әдәби бәйгегә дәшә

Татар халкының үлемсез улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең исеме бар дөньяга мәгълүм. Аның фашист тоткынлыгында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы һәм шунда иҗат иткән көрәшче шигырьләре шагыйрьнең исемен мәңгеләштерде. Рус шагыйре Михаил Львов: «Җәлилнең һәр шигырь юлы канга манчып язылган. Алга таба…

Татар галәме

Татар телле ата-аналар конференциясендә милли мәгариф мәсьәләләре күтәреләчәк

18 ноябрь көнне Казанда IT-паркта татар телле ата-аналар өчен конференция узачак. Анда яңа шартларда туган телдә тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре турында сәйләшәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар. Алга таба…

Шигърият

«Булма камыр – бул тимер!»

Узган гасырның икенче яртысындагы шигърияттә ике шагыйрьнең бер генә әсәре дә йөрәгем кылларын тибрәндерми калмый. Болар: серле рәвештә фамилия белән дә бәйләнгән Роберт һәм Рәшит Әхмәтҗановлар. Сүзем каләмдәшләре күңеленә, мишәр катылыгы белән, җанга үтәрлек итеп «бәгърем» дип дәшүчән, Казанга ерак Баулы районының Татар Кандызы авылыннан килеп, шул төбәкнең иң данлы бер улына әверелгән, яшьлегеннән үк соң дәрәҗәдә милләтпәрвәр Рәшит абый – татар поэзиясендә метафорик фикерне үткенләндергән, аңа күпсанлы үзенчәлекле троплар алып килгән зур Шагыйрь турында барыр. Алга таба…

Җәһәт тәнкыйть

Зилә Сабитова хикәясенә җәһәт тәнкыйть

Романтик хикәя, беренче мәхәббәтне искә төшерү тарихы, «кәеф прозасы» үрнәге. Әсәр заманча төзелешле: Сөембикәнең яшьлек хатирәләре һәм соңгы хаты шрифт белән аерып куелган. Мозаика кебек аерым күренешләргә таркалып киткән текст аң-хәтер агышы төсендә, әмма бу таркаулыкны мәхәббәт хатирәсе уяткан җылылык җиңә, тәртипкә-гармониягә китерә: хикәя романтизм калыбында кала. Алга таба…

Шигърият

Шәүкәт Галиев шигырьләренә җырлар

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, А.Алиш исемендәге әдәби премия, Г.Х.-Андерсен исемендәге почётлы диплом иясе Шәүкәт Галиев (1928-2011 ) күпкырлы талант иясе иде. Әлбәттә, ул – иң башлап, балалар шагыйре. Аның Шәвәлие, Тимерша-Камыршасы, Котбетдин мәргәннәре әллә ничә буын балаларны тәрбияләде. Алга таба…

Уены–чыны бергә

«Кызык» ясады малаебыз, өйләнде (Туфан Миңнуллин күчтәнәче)

– Туфан абый, санаторийга килеп төшкәч үк күргән идем Сезне, ничә көн инде яныгызга килеп сөйләшергә яхшысынмый йөрим. Бу җүләр хатынның сөйләшергә сүзе юк мәллә, бүтән кайгысы юк мәллә, дип көләрсез төсле. Кеше кайгысы кешегә кайгы булып тоелмый бит ул, үз башыңнан кичмәгәч. Алга таба…

Башка яңалыклар →