Гамил Афзал


(1921–2003)

Гамил Афзал (Гамил Гыймазетдин улы Афзалов) 1921 елның 23 маенда Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туа. Мәктәптә укыган елларында әдәбият белән нык кызыксына, Г.Тукай, Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. 1937 елда Баку шәһәрендә нәшер ителә торган «Баку эшчесе» газетасында аның «Магнитогорск» дигән беренче шигыре басылып чыга.

А.Шамов, С.Хәким кебек өлкән язучылар үзләренең хатлар аша юллаган киңәшләре белән яшь шагыйрьгә даими ярдәм итеп торалар. Озакламый Г.Афзалның балаларга атап язган бер шәлкем шигырьләре республика конкурсында бүләккә лаек була, ә 1957 елда балалар өчен «Кар сулары» һәм 1958 елда зурлар өчен «Вөҗдан сүзе» исемле беренче ике китабы басылып чыга. Халыкчан юмор белән сугарылган, эчтәлеге белән гаҗәеп заманча һәм үзенчәлекле яңгыраган бу шигырьләр укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан татар поэзиясендә бер яңалык булып кабул ителә. Шуннан соң шагыйрьнең бер-бер артлы шигырь җыентыклары басыла башлый, ул тиз арада халык арасында зур популярлык казанып өлгерә.

Илленче-алтмышынчы елларда Г.Афзал башлыча юмор-сатира жанрында активрак эшли, җитмешенче еллардан башлап исә аның иҗатында фәлсәфи лирика өстенлек ала башлый. Шулай ук ул юмористик һәм сатирик рухта язылган хикәяләре белән дә таныла.

1957–2000 еллар арасында Г.Афзалның өч дистәдән артык китабы дөнья күрә. 1977 елда «Айлы кичләр» шигъри җыентыгы һәм «Борылам да карыйм…» циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены белән (1981) бүләкләнә, 1992 елда исә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Әлмәт Язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы «Аргамак» журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.

Г.Афзал – 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.