Гали Арсланов


Гали (Мөхәммәтгали) Гыйльмегали улы Арсланов — Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Халыкара Төрки Академия академигы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Ул 1947 елның 6 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Түмерҗә авылында туа.

Милли театр сәнгатенең төрле өлкәләрен – актерлык осталыгы, драматургия, сценография, режиссура проблемаларын бердәй тирән аңлый торган белгеч Г.Арсланов – татар сәхнәсенең үткәне, бүгенге көне, киләчәгенә багышланган 300 гә якын фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләр авторы. Алар арасында «Хөсәен Уразиков» (Казан, 1986), «Татар режиссура сәнгате (1906–1941)» (Казан, 1992), «Татар режиссура сәнгате (1941–1956)» (Казан, 1997), «Татар режиссура сәнгате (1957–1990)» (Казан, 2002), «Режиссер Ширъяздан Сарымсаков» (Казан, 2004), «Актер. Режиссер. Драматург. Педагог» (Казан, 2006) кебек зур күләмле монографияләр, татар театрының күренекле шәхесләре Г.Кариев, В.Мортазин-Иманский, М.Мутин, К.Тинчурин, Г.Исмәгыйлев, Г.Девишевка һ.б. багышланган мәкаләләр бар. Бу хезмәтләр театр белгечләре, киң җәмәгатьчелек тарафыннан ачыш дәрәҗәсендә кабул ителәләр.

Киңрәк алганда, галимнең эзләнү-тикшеренү өлкәләре булып татар халкының рухи мәдәнияте, милли сәнгатебез тарихы һәм теоретик нигезләре, театр сәнгате проблемалары тора. Гали Арсланов – күпкырлы, киң диапазонлы сәнгатькәр. Аның хезмәтләреннән сәнгать, әдәбият белгечләре генә түгел, тарихчылар, мәдәният хезмәткәрләре дә файдалана. Монографияләре шулай ук югары театраль уку йортларында театр тарихы (татар театры) укытканда, халык театрлары, драма коллективлары һәм студияләр эшендә дә кулланыла.

Актив эшләп килүче тәнкыйтьче буларак Г.Арсланов кулын һәрвакыт милли сәнгатебез пульсында тотарга тырыша, аерым сәхнә әсәрләрен дә, гомумән милли сәнгатьнең үсеш тенденцияләрен дә өйрәнә, аның киләчәген күзалларга омтыла. Галим, тәнкыйтьче һәм театраль педагог Г.Арслановның күпсанлы, региональ, халыкара фәнни теоретик конференцияләрдә, радио, телевидение, республика вакытлы матбугаты аша ясаган чыгышлары татар халкының традицион һәм профессиональ сәнгатенә сак караш, җитди игътибар, тирән мәхәббәт белән сугарылганнар.

Г.Арсланов – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.