Шамил Анак


(1928–2005)

Шамил Анак (Шамил Гомәр улы Мәхмүдев) 1928 елның 25 ноябрендә Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында туа. Дәүләкән педагогия училищесында укыганнан соң, М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын һәм аспирантураны тәмамлый. М.Горький исемендәге Әдәбият институтында (1957–1959), Прага университетында (1959–1960) укыта.

1959 елда шагыйрь туган авылына кайта. Моннан соңгы гомерен туган төбәгендә яши.

Шамил Анак поэзиясе – чынбарлыкны сәнгатьле фикерләү аша күзаллап тасвирларга омтылуы, сурәтле образларга таянып яңа сүз әйтүе, шигъри формадагы тәҗрибәләре, бигрәк тә ак шигырь һәм ирекле шигырь өлкәсендәге эзләнүләре белән үзенчәлекле. Ул – татар, башкорт, рус телләрендә басылып чыккан ике дистәләп китап авторы.

Шамил Анак – киң мәгълүматлы әдәбият белгече, оста тәрҗемәче. Ул төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең ике шигырь китабын, шулай ук төрек хикәяләрен тәрҗемә итә.

Шамил Анакка 1990 елда Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.

Ш.Анак – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.