Абдулла Алиш


(1908–1944)

Татар балалар әдәбиятының күренекле вәкиле һәм Бөек Ватан сугышы каһарманы Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Спас районы) Көек авылында урта тормышлы игенче гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.

1937 елдан Ватан сугышы башланганга кадәр А.Алиш «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында әдәби мөхәррир хезмәтендә. Казаннан читтә яшәүче яшь каләмнәр белән хатлар алыша, әдәби иҗат эшенең серләре хакында аларга үзенең фикер-карашларын, киңәш-теләкләрен язып җибәрә, матбугатта махсус балалар иҗатына багышланган мәкаләләр бастыра. Соңыннан әдәбиятта исемнәре танылган Җәвад Тәрҗеманов, Гарәфи Хәсәнов, Рафаил Төхфәтуллин, Мәхмүт Хөсәен, Самат Шакирлар нәкъ менә Абдулла Алишның турыдан-туры иҗади ярдәме һәм киңәшләре белән рухланып әдәбият мәйданына аяк басалар.

Утызынчы еллар – Абдулла Алишның әдип буларак иң күп язган, әсәрләре белән үзен яшь укучыларга таныткан чор буларак та үзенчәлекле. Аның балалар өчен «Отряд флагы» (1931), «Дулкыннар» (1934), «Ант» (1935) исемле хикәя җыентыклары, «Йолдыз» (1935), «Кечкенә тоткын» (1941) исемле пьесалары (беренчесе А.Әхмәт белән берлектә язылган), 1940 елда «Илгиз белән икебез» һәм «Минем абый» исемле ике шигырь китабы басылып чыга. Язучы зурлар өчен дә нәтиҗәле эшли: күмәк хезмәт темаларына багышланган күпсанлы очеркларын, яшьләр арасында мәхәббәт, гаилә кору кебек әхлакый мәсьәләләрне яктырткан «Яңа килен» (1931), «Тиздән туй» (1939), «Кыйммәтле җәүһәр» (1940) исемле хикәяләрен, «Күршеләр» (1934, А.Әхмәт белән берлектә язылган) исемле дүрт пәрдәле пьесасын язып бастыра, 1932 елда исә аның Татарстандагы шул чор зур төзелешләреннән Казгрэсны аякка бастыруда хезмәт энтузиазмын чагылдырган, шул хезмәт киеренкелеге шартларында кешеләр арасында яңача мөнәсәбәтләр формалашуын заманга хас идея-эчтәлек таләпләре яссылыгында шактый җанлы итеп, романтик күтәренкелек белән сурәтләгән «Якты күл буе» (1933) исемле күләмле повесте дөнья күрә.

Шулай да Абдулла Алишны балаларның сөекле язучысы итеп таныткан әдәби өлкә ул – әкият-хикәят жанры әсәрләредер. Әдипнең «Капкорсак патша» исемле беренче әкияте 1934 елгы «Пионер каләме» журналының 2 нче санында басылып чыга. Шуннан соңгы биш-алты ел эчендә (1935–1941) А.Алиш ике дистәдән артык әкият һәм хикәятләр иҗат итә («Нечкәбил», «Сертотмас Үрдәк», «Койрыклар», «Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык», «Песиләр һәм Күселәр», «Чуар тавык», «Бал Корты һәм Шөпшә», «Кем көчле?», «Бикбатыр белән Биккуркак», «Чукмар белән Тукмар», «Куян кызы», «Бик яхшы сабак алды Ябалак», «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык» һ.б.). Нигездә рифмалы ритмик проза калыбында, балалар психологиясенең бөтен нечкәлекләрен тоеп, композицион яктан төзек-җыйнак, уку өчен кызыклы-маҗаралы, музыкаль яңгырашлы итеп, сурәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылган бу әкиятләр һәм хикәятләр нәниләрнең акыл сәләтен, фантазияләрен үстерүдә, кечкенәдән үк балаларда хезмәтне ярату, ата-анага, олыларга ихтирам саклау, гадел, намуслы булу, әйләнә-тирә табигатькә, терек дөньяга сак караш булдыру кебек әхлакый, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүдә бүгенге нәни укучылар өчен дә үзләренең әдәби-сәнгати әһәмиятләрен югалтмыйлар.

Ватан сугышы башлангач, А.Алиш 1941 елның июль аенда армиягә алынып, фронтка озатыла һәм солдат-радист сыйфатында Орел өлкәсендә барган оборона сугышларында катнаша. Шул елның 12 октябрендә Брянск шәһәре тирәсендәге канлы бәрелешләр вакытында чолганышта калып, ул немецларга әсир төшә. 1941 елның кышын Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң, 1942 елның язында фашистлар аны Чехословакиядәге Сандау шәһәренә күчерәләр. Ахырда ул Польшадагы Седльце шәһәренә, аннан Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Монда А.Алиш Германия гаскәри көчләре составында татар әсирләреннән төзелгән «Идел-Урал легионы»нда антифашистик яшерен оешма әгъзасы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, аларга кушылып, тиз арада яшерен оешманың иң актив әгъзаларының берсенә әверелә. Бераздан ул татар легионерлары өчен Берлинда рәсми чыгарыла торган «Идел-Урал» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша һәм, шундагы урыныннан файдаланып, типография ысулы белән антифашистик листовкалар, өндәмәләр бастыруны җайга сала. «Идел-Урал легионы»ның немец офицерлары җитәкчелегендә белорус, украин, поляк, француз партизаннарына каршы сугышка җибәрелә торган гаскәри берәмлекләрен баш күтәрергә, партизаннар ягына чыгарга өндәгән бу листовкалар татар легионерлары арасында А.Алиш аша, турыдан-туры аның катнашында таратылалар. Җәлилчеләр оешмасының антифашистик актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар әсирләреннән төзелгән батальоннарның яртысына якыны партизаннар ягына күчеп, партизан отрядлары белән бергә фашист гаскәрләренә каршы сугышларда катнашалар, ә легионерларның калган гаскәри берәмлекләрен немец командованиесе таратырга яисә чит илдәге төбәкләргә күчерергә мәҗбүр була.

1943 елның августында яшерен оешманың эше ачылып, А.Алиш һәм башка җәлилчеләр кулга алына һәм төрмәләргә ябыла. Яшерен оешманың үзәген тәшкил иткән унбер җәлилчене әүвәл Берлиндагы Моабит төрмәсендә тоталар, аннары Дрезден шәһәрендәге Плетцензее төрмәсенә күчерәләр. 1944 елның февралендә шунда А.Алишка һәм аның көрәштәшләренә суд була. Фашистик хәрби суды аларны «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында хөкем карары гамәлгә ашырылып, әсирлектә фашизмга каршы тиңсез көрәш алып барган унбер татар каһарманының гомерләре өзелә.

Абдулла Алишның тоткынлыкта әдәби иҗат эше белән шөгыльләнгәнлеге дә мәгълүм. Сугыштан соң илленче елларда ук аның унбишләп шигыре хәрби әсир Нигъмәт Терегулов күчермәләрендә илгә кайтып ирешә. Боларга тагын әсирләр лагеренда А.Алиш белән аралашкан һәм аның кайбер шигырьләрен ядка алып, хәтерләрендә саклап кайткан элеккеге әсир Газыйм Кадыйров һәм Тәлгать Гыймрановларның күчермәләрен («Сагынам илемне», «Иркәм хаты», «Тормыш дустыма», «Кыр казлары», «Төн. Бүлмәдә тыныч кына утырам ялгыз…» һ.б.) өстәргә мөмкин. Алар үз вакытында һәммәсе дә матбугатта басылалар, ә Н.Терегулов алып кайтканнары, рус теленә дә тәрҗемә ителеп, «Три поэта-воина» (1979) исемле җыентыкта дөнья күрәләр. Болар, әлбәттә, тоткынлыкта А.Алиш иҗат иткән әсәрләрнең кечкенә бер өлеше генә. Әдипнең «Бик күп уйланылган һәм язылган әсәрләр безнең белән мәңгелеккә китәләр…» дигән сүзләре дә шуны раслый. А.Алишның тоткынлыкта язган һәм безгә инде билгеле булган шигырьләре туган илгә, туган халкына тугрылык, мәхәббәт хисләре белән сугарылган, аларны үзләренең идея-эчтәлекләре белән Муса Җәлилнең мәшһүр «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләр белән аваздаш дияргә мөмкин.

Әсирлектә фашизмга каршы алып барган тиңсез батырлыгы өчен Абдулла Алиш вафатыннан соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Абдулла Алишның әсирлектә фашизмга каршы шәхси көрәше батырлык, фидакарьлек үрнәге буларак халкыбыз күңелендә яши бирә, әдәби мирасы татар балалар әдәбиятының җуелмас рухи хәзинәсен тәшкил итә. Туган авылы Көектә аңа һәйкәл куела, мемориаль музее эшли, Казанда Республика балалар иҗаты үзәге (1961–1991 елларда А.Алиш исемендәге Пионерлар һәм укучылар сарае) әдипнең исемен йөртә. 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге идарәсе карары белән балаларга атап язылган иң күренекле әсәрләр өчен Абдулла Алиш исемендәге еллык бүләкләр булдырыла.

А.Алиш – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.