Акъегет


Акъегет – Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улы – 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә.

Акъегет, заманында Сибгат Хәким бер мәкаләсендә әйткәнчә, дан-шөһрәт, әсәрләр саны артыннан кумыйча, күбрәк үз-үзенә бикләнебрәк иҗат итәргә яратучы шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның матбугатка чыккан шигъри җыентыклары күп түгел – нибары дүрт тупланма: «Ак болыт шәүләсе» (1987), «Төнге сулар» (1991), «Янды бер шәм таңнарда…» (2001) һәм рус теленә тәрҗемәдә «Карусели осени» (2006) җыентыклары. Шулай булса да, шигырь сөючеләрнең киң даирәсендә ул бүгенге татар шигъриятенә яңа сулыш алып килгән, тирән фәлсәфи үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе буларак билгеле.

Шагыйрь төсмерләр белән эш итәргә ярата. Укучыга нинди генә җитди фикер әйтергә теләмәсен, аның башына нинди генә саллы уй салырга уйламасын, шагыйрь иң беренче нәүбәттә аның күңелен кузгатырга, әйтәсе сүзен кеше йөрәгендә уянган хис-тойгылары аша җиткерергә омтыла.

Каләмдәше Рөстәм Кутуй «Янды бер шәм таңнарда…» җыентыгына язган кереш мәкаләсендә, Акъегетнең иҗатына бәя биреп, мондый хак сүзләрне әйтә: «Чын шигърияткә күпсүзлелек килешми, аңа аз сөйләп күп әйтү хас. Монда иң мөһиме – ишарә… Аның каләме җыйнак, сүзе кыска, мәгънәсе-хисе тирән, ләкин анда, әйтик, Гомәр Хәйямдагы кебек, акыл өйрәтү дә, әхлакка күндерү дә, ачы каһкаһә дә юк. Ул маңгайга-маңгай чәкәләшүне түгел, сүздән сын-сурәт ясауны өстенрәк күрә. Бу, мөгаен, акварельдер. Ел фасылларының очрашкан мәле, хис-тойгыларның тәрәккыяте, үч һәм сөю, ут һәм су, тынлык һәм хәрәкәт – сүз рәссамының төс-буяулары бихисап. Яр буенда бер үк төстәге, бер үк зурлыктагы ике чуерташ табып булмый. Хәер, учтан учка коеп тараткан чакта ул ташларның бөтен яме, хак-бәһасе әнә шул бер-беренә охшамауда, тәңгәл килмәүдә, кабатланмауда чагыла түгелме?..»

Акъегетнең әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләре дә бар. Каләмдәшләре Зиннур Насыйбуллин, Рафикъ Юнысов иҗатына багышланган язмалары шундыйлардан.

Милли-мәдәни мирас казанышларын пропагандалаудагы тырышлыклары өчен Акъегеткә 1987 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Акъегет – 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.