Нияз Акмал


(1954–2007)

Шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмал (Нияз Рәшит улы Акмалов) 1954 елның 14 февралендә Татарстанның Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1971 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Н.Акмал Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга килә. Студент елларында Казанның әдәби тормышына актив кушылып, шигырьләре, хикәяләре, публицистик язмалары белән «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Идел» альманахында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында даими катнашып килә.

1986 елда Н.Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Учак» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга.

1987 елның декабреннән Н.Акмал «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Бик күп татар язучыларының проза әсәрләре, шул җөмләдән Әмирхан Еникинең атаклы «Соңгы китабы», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү», «Ачы тәҗрибә авазы» повестьлары укучыларга беренче тапкыр журнал басмасында Н.Акмалның турыдан-туры катнашы белән барып ирешәләр. Танылган каләм осталарының иҗаты белән якыннан танышу, иҗат эшенең серләренә тирәнрәк керү яшь әдипнең үз иҗатына да уңай йогынты ясый. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында аның балалар өчен язылган «Серле кайтаваз» исемле фантастик, «Үз урамым» һәм «Тәнзиләкәй-гөлкәй» исемле реалистик-лирик повестьлары тупланган «Үз урамым» җыентыгы басылып чыга. Җыентык Татарстан Милли китапханәсе ел саен уздыра торган конкурста «Иң күп укылышлы китаплар» исемлегендә урын ала.

Проза һәм шигърият жанрында берьюлы эшләп, журналистикадан аерылмаган хәлдә, Н.Акмал 1989 елда «Килер бер көн» исемле шигырьләр җыентыгы, 1991 елда «Күгәрчен сөте» исемле проза китабы, 1999 елда «Бохара мачысы» исемле детектив сюжетлы повесть һәм кыйссалар җыентыгы бастырып чыгара.

Н.Акмалның күп кенә лирик шигырьләренә («Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Казан каласында кар ява», «Соңгы кар», «Яшьлек болыны» һ.б.) композиторлар тарафыннан музыка языла.

Ул 2007 елның 11 августында вафат була, туган авылы Каташ-Каран авылында җирләнә.

Н.Акмал – 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.