Рәйсә Ишморатова


(1917-1997)

Язучы-прозаик һәм драматург Рәисә Гыйниятулла кызы Ишморатова (Чебдарова) 1917 елның 20 июлендә Чистай шәһәрендә хезмәткәр-тегермәнче гаиләсендә туа. Җидееллык мәктәп һәм Чистай шәһәрендәге рабфакны тәмамлагач, бераз вакыт Арча районы (хәзерге Биектау) Коркачык авылы тегермәнендә әтисе янында эшли, аннары, Казан Тегермәннәр тресты рекомендациясе белән, Мәскәү азык-төлек институты каршындагы берьеллык курсларга укырга җибәрелә. 1937 елда курсларны тәмамлап кайткач, Казан Тегермәннәр трестында лаборант булып эшли.

Ватан сугышы башлангач, Р.Ишморатова Арчага әти-әниләре янына кайта һәм шул ук елны ачылган эвакгоспитальдә сестра-хозяйка булып эшли башлый. 1942 елда аны Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) системасына эшкә тартып, 1943 елда фронт якларына оператив эшкә җибәрәләр. Ул 1946 елга кадәр Украинаның Винница шәһәрендә оператив эшләрдә эшли. Казанга кайткач та, 1946 елның сентябреннән 1948 елга хәтле, Дәүләт куркынычсызлыгы Комитетында эшләвен дәвам итерә. 1952 елдан башлап Р.Ишморатова әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Р.Ишморатова үзенең беренче пьесасын 1952 елда яза. «Бай кияү» исемле кечкенә формадагы бу беренче тәҗрибә драматургларда һәм сәхнә әһелләрендә шактый кызыксыну уята: шул еллардагы һәвәскәр коллективлар гына түгел, Әлмәттәге профессиональ театр да аны үз сәхнәсенә менгерә.

Яшь драматургның шуннан соң иҗат ителгән «Директор хатыны» (1953), «Омтылыш» (1953), «Куркыныч авыру» (1954), «Фирая» (1956), «Өйрәнелгән гадәт буенча» (1958) кебек кече күләмле (бер яки ике пәрдәле) пьесалары да Татарстан һәм Башкортстанның һәвәскәр драма түгәрәкләрендә яратып уйнала.

1955 елда студент яшьләр (медиклар) тормышына багышланган дүрт пәрдәле «Тормыш юлында» драмасы язучының иҗаттагы мөмкинлекләрен тагын да ачыграк күрсәтә. Драма Татарстанның Республика күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә уңыш белән бара, аннары башкорт, чуаш, мари театрлары репертуарларына кертелә. 1965 елда Минзәлә театрында «Әйтер идем йөрәк серемне» исемле комедиясе куелып, берничә ел уңышлы уйналып килә. 1969 елны Республика күчмә театры драматургның «Яшьлек канат җәйгәндә» исемле пьесасын сәхнәләштерә.

Р.Ишморатованы укучыларына аеруча таныткан әсәре «Милиция лейтенанты» (1972) һәм «Язмышлар» (1978) исемле ике кисәктән торган повесте булуы. Яшь укучыларга адресланган бу әсәр детектив жанрга карый, ул яшьләр арасындагы җинаятьчелек күренешләренә каршы көрәшне күрсәтүгә багышлана.

Язучының шәхси тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп язган тагын бер әсәре – «Рәйханә» повесте (1983). Әлеге әсәрдә аның сугыш елларында госпитальдә эшләгәндә күргән һәм кичергәннәре тасвирлана.

Аның барлык әсәрләрендә дә диярлек төп тема буларак яшьләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, гаиләдә бала тәрбиясе мәсьәләләре чагылдырыла.

Ул очерк һәм хикәя жанрларында да актив иҗат итә. Р.Ишморатова 1987 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ул 1997 елның 6 июнендә Казанда вафат була.

Р.Ишморатова – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тормыш юлында: пьесалар. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 190 б. – 4000 д.

Яшьлек канат җәйгәндә: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 303 б. – 6000 д.

Милиция лейтенанты: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 208 б. – 15000 д.

Чәчәкләр: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 125 б. – 15000 д.

Рәйханә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 111 б. – 15000 д.

Яшьлегем-гөлбакчам: повестьлар, хикәяләр / кереш сүз авт. Ф.Мусин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 384 б. – 10700 д.

Тормыш дәвам итә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 224 б. – 15000 д.

* * *

Лейтенант милиции: повесть / пер. с татар. В.Мустафина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 144 с. – 30000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ә б и б у л л и н Ф. «Әйтер идем йөрәк серемне» // Соц.Татарстан. – 1964. – 31 дек.

И х с а н о в а Л. Әйтер сүзе бар // Соц. Татарстан. – 1977. – 19 июнь.

И х с а н о в а Л. Матур язмыш // Казан утлары. – 1997. – № 7. – 181-184 б.

И х с а н о в а Л. Сагышлы көннәр // Мәдәни җомга. – 1997. – 25 июль.

Т и м б и к о в а К. И газиз гомер! // Сөембикә. – 1997. – № 7. – 16-19 б.

* * *

З а й н а ш е в а Г. Наш друг Раиса // Сов.Татария. – 1967. – 26 окт.

З у б а и р о в а Д. В творчестве – ее жизнь // Сов.Татария. – 1977. – 19 июня.