Гаяз Исхакый


(1878-1954)

Гаяз Исхакый (Мөхәммәтгаяз Исхакый Гыйлаҗетдин улы) 1878 елның 22 февралендә (искечә 10 февральдә) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Гыйлаҗетдин хәзрәт тирә-юньдә танылган дин эшлеклесе, әнисе Камәрия абыстай шулай ук рухани гаиләдән чыккан, затлы нәселле ханым була.

Бу гаиләнең балалары тугач та озак яшәмичә бер-бер артлы үлә торганга күрә, Мөхәммәтгаяз әти-әнисе өчен аеруча көтеп алынган, кадерле бала була. 5 яшеннән укырга-язарга өйрәнә, татар, гарәп, фарсы телендәге китапларны укый. Башлангыч белемне туган авылы Яуширмәдә ала, ә инде 12 яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр.

Тумыштан сәләтле, максатка омтылучан, зур ихтыяр көченә ия булган сабый баланы бу уку йорты канәгатьләндерә алмый, әлбәттә. 3 ел укыганнан соң, 1893 елда Мөхәммәтгаяз әтисе рөхсәте белән аны ташлап китә һәм, Казанга килеп, Күлбуе мәдрәсәсенә урнаша.

Күлбуе мәдрәсәсендә Мөхәммәтгаяз иң алдынгы шәкертләрнең берсе санала. Ул вакытта мәдрәсә шәкертләре арасында бәхәсләр оештыру киң таралган була. Гаяз Исхакыйның дөньяга карашы формалашуда, әдәбият, иҗтимагый тормыш һәм сәясәт өлкәсендә мәшһүр шәхес булып җитешүендә аеруча өч факторны билгеләп үтәргә кирәк.

Беренчесе – табигать тарафыннан бирелгән, нәселдән килгән, әти-әнисе бүләк иткән талантның гаиләдә яхшы тәрбия алуы, ягъни табигый сәләт белән милли тәрбиянең органик кушылуы.

Икенчесе – XIX гасырның соңгы чирегендә татар дөньясын каплап алган җәдитчелек хәрәкәтенең тәэсире, аның җитәкчесе һәм идеологы, Россия мөселманнарының, төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчесе һәм сәясәтчесе, педагог И.Гаспринский идеяләренең йогынтысы. Булачак язучы аның идеяләре һәм ул чыгарган «Тәрҗеман» газетасы белән шушы мәдрәсәдә укыганда, үзенең хәлфәсе – XX гасырда Россиядә, төрки дөньяда танылачак мәшһүр хокук галиме һәм сәясәтче Садри Максудиның бертуган абыйсы Һади Максуди аркылы таныша.

Өченче фактор – Казандагы укытучылар мәктәбе. Мөхәммәтгаяз татар мәдрәсәләре өчен укытучылар әзерли торган бу мәктәптә 1898 елның көзеннән 1902 елга кадәр укый. Анда кабул ителү өчен рус телен яхшы белү кирәк булганга, ул бирегә кергәнче башта бер хәлфәдән шәхси дәресләр ала.

Бу уку йорты яшь Исхакыйны бөтенләй яңа бер дөньяга алып керә, аның мәдәни һәм сәяси карашларына көчле йогынты ясый, интеллекты формалашуда гаять зур роль уйный. Табигать һәм гуманитар фәннәрне ныклап үзләштерүдән тыш ул рус, Европа әдәбиятын өйрәнә, сәясәт, фәлсәфә өлкәсенә караган китапларны күп укый. Булачак язучыда Н.Гоголь, И.Тургенев, Л.Толстой иҗаты, Ги де Мопассан, Кнут Гамоун, Оскар Уйальд әсәрләре аеруча көчле тәэсир калдыралар. Үзенең автобиографиясендә ул, нәкъ менә шушы мәктәптә укыган елларны күздә тотып, «Иң зур йогынтыны миңа Тургенев ясады, ә соңгы елларда Толстой» дип яза.

Булачак әдип М.Горький әсәрләрен даими укып бара. Нәкъ шунда укыганда ул русчадан татарчага әдәби тәрҗемә иҗатын башлап җибәрә. Аның тәрҗемәсендә А.Пушкинның «Капитан кызы», Н.Гогольнең «Борынгы алпавытлар» повестьлары гасыр башында басылып чыга.

Гаяз Исхакый XX гасырны шушы уку йортында каршылый. Биредә аның белән бер сыйныфта Х.Ямашев, Г.Коләхмәтевләр укый. Казан татар укытучылар мәктәбендә шулай ук Ф.Туктаров, Ш.Мөхәммәдьяров, М.Солтангалиев һ.б. белем ала. Бу уку йорты татар мәгарифе һәм мәдәнияте, милли-азатлык хәрәкәте тарихында зур урын тота.

1902 елны Учительская школаны тәмамлаганнан соң Г.Исхакый Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә укытучы булып урнаша.

Монда Исхакый табигать фәннәре, рус теле укыта. Анда эшләү бер генә ел дәвам итсә дә, мәдрәсә әдипнең тормыш юлында сизелерлек эз калдыра, дөньяга карашларына көчле йогынты ясый. Татар мәдрәсәсе белән ул хәзер шәкерт сыйфатында түгел, укытучы буларак очраша, аны эчтән торып өйрәнә, милли мәгарифнең казанында кайный. Шулай ук XX гасыр башында Казан, Уфа шәһәрләреннән соң татарларның өченче мәдәни-мәгърифәт учагы булган Оренбург каласындагы тормыш, рухи-мәдәни, сәяси вазгыять белән дә якыннан таныша, күренекле шәхесләр белән аралаша.

Г.Исхакый биредә дәресләр бирү белән генә чикләнми, аның катнашында әдәбият, музыка кичәләре, мәдәни очрашулар һ.б. чаралар үткәрелә.

Яшь укытучы бу мәдрәсәнең укыту-тәрбия тәртипләренә, шәкертләрнең тормыш-көнкүреш шартларына үзгәрешләр кертә, уку йортындагы гомуми хәлгә сизелерлек йогынты ясый. Һәм, әйтергә кирәк, «Хөсәения» мәдрәсәсенең 1917 елга кадәрге татар мәгарифе тарихында дәрәҗәле, күренекле урын тотуында (Совет хөкүмәте аның статусын укытучылар институтыныкына тиңли) аның оештыручылары һәм хуҗалары – бертуган Хөсәеновлар белән бергә анда эшләгән педагог, галимнәрнең, шул исәптән Г.Исхакыйның да өлеше бар.

Бер елдан соң Г.Исхакыйга «Хөсәения» мәдрәсәсен ташлап китәргә туры килә. 1903 елның җәендә ул Казанга кайта һәм университетка керергә әзерләнә башлый. Ләкин әтисе авырып китү сәбәпле аны туган авылына чакыртып кайтаралар һәм халыктан җыйган приговор нигезендә мулла итеп куялар. Әмма ул анда озакка калмый, бер елдан соң муллалыгын ташлап, яңадан Казанга китә, сәясәт, иҗтимагый көрәш дәрьясына ташлана.

1905 ел революциясе ташкыннары Казанга да килеп җитә. Аның вакыйгаларында актив катнашкан Г.Исхакый жандармерия күзәтүе астына эләгә. Кулга алыну куркынычы туа, һәм ул яшерен яшәү хәленә күчәргә мәҗбүр була.

Шул чакта Г.Исхакыйның журналистлык эшчәнлеге башлана. 1905 елның көзендә аны күренекле сәясәтче Й.Акчура мөхәррирлегендә чыга башлаган «Казан мөхбире»нә эшкә чакыралар. Бу бик мәртәбәле, кызыклы тәкъдим булса да, Г.Исхакый үз газетасын булдыруны кирәк саный.

«Таң йолдызы» 1906 елның 18 маеннан чыга башлый. Г.Исхакый аның фактик мөхәррире, идеологы, юнәлеш бирүчесенә әверелә.

Бу газета милли матбугат һәм сәясәт тарихына татар социалист-революционерлар органы булып кереп калган. Шуңа күрә совет чорында аңа һәрчак тискәре бәя биреп киленә. Хәлбуки аның милли мәдәни үсеш, революцион-азатлык хәрәкәте тарихында үз урыны бар.

Биредә Г.Исхакыйның журналист-публицистлык талантына юл ачыла. Аның сәясәт, иҗтимагый үсеш, әдәбият, мәдәният һ.б. мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре басыла. Аларда ул татарларның колониаль изелүдә яшәвен күрсәтә, милли һәм социаль азатлык мәсьәләләрен күтәреп чыга, татар, рус һәм башка халыкларны патша самодержавиесенә каршы бергәләп көрәшергә чакыра.

«Таң йолдызы» ябылганнан соң, Г.Исхакый журналистлык эшчәнлеген «Тавыш» газетасында дәвам иттерә. Ул – шулай ук татар эсерлары органы. Бу газета 1907 елның апреленнән августына кадәр чыгып килә.

Г.Исхакыйның сәяси эшчәнлеге көннән-көн активлаша, елдан-ел тирәнәя, катлаулана бара. Аны бернәрсә дә: полициянең даими эзәрлекләүләре дә, төрмә-сөргеннәр дә тыя, туктата алмыйлар. Ул Казанда яшерен рәвештә яши. Революцион эшчәнлеге белән бергә әдәби иҗатын, журналистлыгын дәвам иттерә. Татар зыялыларының милли җыелышларында, «Мөселман иттифакы» партиясенең өч съездында, төрле корылтайларда, мәҗлесләрдә катнаша.

Петербургта Г.Исхакый тормыш юлы һәм эшчәнлегенең яңа этабы башлана. Россия империясенең төньяк мәркәзендә ул «Ил» исемле газета чыгара башлый. Аның беренче саны 1913 елның 22 октябрендә әдипнең баш мәкаләсе белән чыга.

Г.Исхакыйның сәяси карашларындагы, революцион эшчәнлегендәге принципиаль үзгәреш «Ил»дә басылган мәкаләләрендә калку чагыла. Әдипнең баш мәкаләләреннән һәм газетаның башка материалларыннан күренгәнчә, ул хәзер сыйнфый көрәшне бер якка куеп, киләчәккә калдырып, алгы планга милли-азатлык көрәшен чыгара, социаль аерымлыкларны ташлап торып, «Милләтне саклау» байрагы астында берләшергә, шул юлда «бер иман белән хәрәкәт итәргә» чакыра.

«Ил» газетасында Й.Акчура, М.Бигиев, З.Вәлиди, М.Гафури, Н.Гасрый, Ш.Мөхәммәдьяров, С.Рәмиев, Ф.Туктаров шикелле язучылар, сәясәтчеләр, күренекле җәмәгать эшлеклеләре актив катнашалар.

«Ил» башлаган эшне Мәскәүдәге «Сүз» (1915-1916), «Безнең юл» (1916-1917) газеталары дәвам иттерәләр. Аларның фактик мөхәррире шулай ук Г.Исхакый була. Бу газеталар да революцион-демократик рухта булалар, патша самодержавиесенә каршы көрәш, милли-азатлык идеяләрен пропагандалау белән шөгыльләнәләр.

Әдип 1917 ел февраль революциясен – Россия империясендә яшәүче халыклар язмышындагы бу тарихи вакыйганы – табигый, алкышлап каршы ала, аңа зур өметләр баглый, ул алып килгән иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрдән файдаланып калырга, милли-азатлык хәрәкәтен ахырына кадәр җиткерергә тырыша.

Моннан соң татарлар тормышына шактый зур йогынты ясаган сәяси вакыйгаларның берсе – Бөтенроссия мөселманнары съезды. Г.Исхакый аны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаша. Съезд 1917 елның 1-11 маенда Мәскәүдә уздырыла. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән меңгә якын делегат катнаша. Корылтайда төп докладларның берсен Г.Исхакый ясый. Ул «Безнең юлыбыз» дип атала һәм соңыннан басылып та чыга.

Съезд Исхакый докладларында куелган төп положениеләрне кабул итә.

Аерым алганда анда федератив-демократик Россия составында милли-мәдәни мохтарият мәсьәләсе куелган була. Аның тәкъдиме делегатлар тарафыннан хуплана.

Бу идея 1917 елның июль аенда Казанда үткәрелгән икенче мөселман корылтаенда да яклау таба. Анда С.Максуди җитәкчелегендә Милли Шура сайлана. Ул корылтайга Кавказ, Кырым, Төркестаннан делегатлар килә алмаганлыктан, милли-мәдәни мохтарият мәсьәләсе гамәлдә Идел-Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортларның дәүләтчелеген билгеләүгә кайтып кала. Моны тормышка ашыруның конкрет чараларын күрү өчен махсус Милли Мәҗлес үткәрү кирәк дип табыла һәм аны әзерләү өчен вакытлы бюро сайлап куела. Аңа Г.Исхакый да керә.

Милли Мәҗлес Уфа шәһәрендә 1917 елның 20 ноябрендә ачыла һәм 1918 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Аны оештыру һәм үткәрүдә Милли Шура бик актив эшли. Бу вакытта инде Октябрь инкыйлабы ясалып, илдә хакимият большевиклар кулына күчкән була.

Татар халкының милли дәүләтчелеге мәсьәләсендә Милли Мәҗлестә катнашучылар икегә бүленәләр. Бер як (аларны «төркичеләр» дип атыйлар, тарихка алар шушы исем белән кергән, Г.Исхакый да шулар ягында була) милли-мәдәни мохтариятне алга сөрә, икенче як исә (болары «федералистлар», «туфракчылар») Идел-Урал штаты идеясен яклый. Милли Мәҗлес соңгыларан кабул итә.

Милли дәүләтчелек мәсьәләсендә бу ике караш арасында принципиаль аерма булуын әйтеп үтәргә кирәк. Беренчесенең – Г.Исхакый яклаганының – таяну өчен материаль җирлеге юк, ул билгеле бер территориягә нигезләнмәгән, гомуми Россия дәүләте составында милли, дини җәһәттән берләшүне күздә тотып төзелгән мохтариятне тәшкил итәргә тиеш була.

Ә икенчесе – Россиянең киләчәктә унитар дәүләт түгел, федератив республика булырга тиешлеген күздә тотып (тарафдарлары юкка гына «федералистлар» дип аталмаган), аның составында территориаль мохтарият, аерым алганда Идел-Урал штаты төзүне яклый. Милли Мәҗлес Казан, Уфа һәм Оренбург губерналары җирлегендә Идел-Урал штатын игълан итә.

Аның 6 департаменттан торган Милли Идарәсе сайлана. Г.Исхакый тышкы эшләр Департаменты башлыгы итеп билгеләнә.

Әгәр Россия, февраль революциясе юл ачканча, алга таба демократик юлдан киткән булса, аның составындагы халыклар, шул исәптән татарлар өчен милли дәүләтчелекнең югарыда әйтелгән проектның һәр икесенә дә юл ачылган һәм, бәлки, аларның тегесе дә, бусы да тормышка ашырылган булыр иде. Кызганыч ки, тарихи барыш башка юлдан китә, большевиклар сүздә Россия империясендә яшәүче милләтләргә «үзбилгеләнү» хокукы вәгъдә итсәләр дә, гамәлдә илдә тоталитар режим урнаштыралар. Алар С.Максуди, Г.Исхакый шикелле татар лидерларына Идел-Урал штатын гамәлгә куярга ирек бирмиләр. Хәрби Шура җитәкчеләрен кулга алалар, милли оешмаларны, татар полкларын тараталар, газета-типографияләрне яптыралар. Нәтиҗәдә Патша Россиясе империясе СССР империясе белән алмаштырыла. Күпмилләтле дәүләттә милли мәсьәләне «хәл итү» әнә шулай тәмамлана. Үзенең талантын, иҗатын, сәяси эшчәнлеген татар халкының милли азатлыгы өчен көрәшкә багышлаган, яшәү мәгънәсен шунда күргән Г.Исхакый моның белән килешә алмый, билгеле. Әмма ул иманын үзгәртә дә, аңа хыянәт итеп, Совет властена, большевизм системасына хезмәткә күчә алмый. Шуңа күрә аңа үз илендә калып иҗат итү, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен юл ябыла, гомумән, исән-сау яшәү мөмкинлеге калмый. Ул, Ватанын ташлап, чит илгә, эмиграциягә китәргә мәҗбүр була.

1918 елның җәендә, Казанда чехословаклар фетнәсе вакытында, ул Ф.Туктаров, Г.Терегулов, Г.Баттал белән бергә башта Самарада, сентябрь айларында Уфа шәһәрендә була, аннан алар Ерак Көнчыгыш аша Кытайга китеп баралар. Г.Исхакый Уфадан Милли Мәҗлес тарафыннан Версаль солых конференциясенә делегат итеп сайланган була. Чит илгә киткәндә ул шушы таныклыктан файдалана. Бусы Г.Исхакыйның туган иленнән бөтенләйгә китүе була. Ватанына ул яңадан әйләнеп кайтмый. Аның тормышында мөһаҗирлек чоры башлана.

Г.Исхакый әдәбият мәйданына XIX гасыр тәмамланган чакта, татар дөньясында, милли әдәбиятта җитди үзгәрешләр көтелгән бер заманда килеп керә.

Г.Исхакыйның беренче әдәби әсәре – «Тәгаллемдә сәгадәт» хикәясе – 1897 елда языла һәм 1898 елда Казанда басылып чыга.

Бу әсәреннән соң яшь язучының гасыр ахырына кадәр бер-бер артлы «Кәләпүшче кыз» исемле кечкенә повесте (1897), «Бай угълы» (1899) романы, «Өч хатын берлән тормыш» пьесасы дөнья күрә.

Аның язучылык талантының чын-чынлап ачылуы 1905 ел революциясе чорына туры килә.

Беренче рус революциясен ул үзенең мәшһүр әсәре, заманында бөтен татар дөньясын шаулаткан «Ике йөз елдан соң инкыйраз» белән каршылый.