Илтани Илялова


Театр сәнгате белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Ильтани Исхак кызы Илялова 1932 елның 8 февралендә Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә театр әһелләре гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе профессиональ сәнгать кешеләре булып, Ильтани кечкенәдән үк театр дөньясында кайнап, аны үз итеп, яратып үсә. Өч яшендә Ильтани әти-әниләре белән Ташкентка күчеп китә, шунда балалык һәм мәктәп елларын уздыра. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1950 елда Ташкент театр сәнгате институтының театр белгечлеге факультетына укырга керә. Институттан соң ике ел Үзбәкстан Мәдәният министрлыгының Сәнгать идарәсендә инспектор булып эшли. Аннары бер ел (1957-1958) Ташкент театр сәнгате институтында чит ил театрлары тарихын укыта. 1958-1961 елларда И.Илялова Мәскәүдә театр сәнгате институтының (ГИТИС) чит илләр театры кафедрасы каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, берникадәр вакыт СССР Мәдәният министрлыгының театр сәнгате бүлегендә драматургия буенча өлкән рецензент булып эшли.

           1963 елда И.Илялова Казанга күчеп кайта һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр, аннары 1964-1967 елларда Татарстан Мәдәният министрлыгында сәнгать бүлеге җитәкчесе булып хезмәт итә. 1965 елда ул «Хәмзә исемендәге үзбәк театры сәхнәсендә чит илләр драматургиясе (1918-1962)» темасына диссертация яклый һәм сәнгать фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

           1968-1989 елларда Ильтани Илялова Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре сыйфатында, татар театр сәнгате тарихына, аның хәзерге торышына бәйле проблемаларны өйрәнү буенча фәнни тикшеренүләр алып бара, гыйльми хезмәтләр яза. Бер үк вакытта 1967 елдан – Казан театр училищесында, 1997 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында татар, рус һәм чит ил театрлары тарихыннан лекцияләр укый.

           Театр тәнкыйтьчесе буларак, И.Илялованың исеме матбугатта 1954 елдан күренә башлый. Аның актерлар хезмәте, спектакльләр турында язган беренче мәкаләләре, рецензияләре Ташкент газеталарында, «Шәрекъ йолдызы» журналында, соңга таба Үзәктәге көндәлек матбугатта, «Культура и жизнь», «Театр», «Театральная жизнь» кебек журналларда басыла.

           1962 елда Ташкентта яшь белгечнең үзбәк театр сәнгатенең күренекле вәкиле, СССРның халык артисты Нәби Рәхимов иҗаты турында беренче монографик хезмәте дөнья күрә.

           Казанга күчеп килгәч, И.Илялова үзенең төп игътибарын татар театр сәнгатен өйрәнүгә юнәлтә. 1963-2004 еллар арасында көндәлек матбугатта, махсус җыентыкларда һәм фәнни басмаларда аның татар театр сәнгатенә, күренекле шәхесләренә, Татарстандагы театр коллективларына, аларның репертуарына, куйган спектакльләренә һәм агымдагы башка мәсьәләләргә багышланган дүрт йөздән артык тарихи-фәнни мәкаләләре, күзәтүләре, иҗат портретлары, рецензияләре басылып чыга. Ул – үз исеме астында дөнья күргән дистәдән артык китап авторы. «Камал исемендәге театр» («Театр имени Камала», 1966), «Хәзерге татар театрында актерлык осталыгы» («Актерское искусство современного татарского театра», 1978), «Татар театрының милләтара багланышлары» («Межнациональные связи татарского театра», 1985), «Октябрьгә кадәрге татар театры» («Нур» труппасы турындагы өлеше, 1988), «Казанда рус театры» («Русский театр в Казани», 1991; И.Ингвар белән берлектә язылган) монографияләре, СССР халык артистлары Шәүкәт Биктимеров, Марсель Сәлимҗанов турындагы һәм башка китаплар – шулар җөмләсеннән.

           Татар театры өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ильтани Илялова Татарстанның (1983) һәм Россиянең (2000) атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була.

           И.Илялова – 1980 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Октябрьгә кадәрге татар театры / соавт. Б.Гыйззәт, Һ.Мәхмүдов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 398 б. – 1500 д.

Шәүкәт Биктимеров: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 167 б. – 3000 д.

Г.Камал театры артистлары: биобиблиографик белешмәлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 249 б. – 2000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры: фотоальбом. – Казан: Татар. газета-журнал нәшр., 1996. – 191 б. – 5000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)

Г.Камал театры артистлары: биографик белешмәлек. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б. – 3000 д.

* * *

Наби Рахимов: монография. – Ташкент: Узгосиздат, 1969. – 167 с. – 4000 экз.

Актерское искусство современного татарского театра: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 143 с. – 2500 экз.

Межнациональные связи татарского театра: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 240 с. – 1200 экз.

Театр имени Камала. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 327 с. – 7000 экз.

Русский театр в Казани / соавт. И.Ингвар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 285 с. – 3000 экз.

Марсель Салимжанов: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 214 с. – 3000 экз.

Репертуар татарского академического театра имени Галиасгара Камала: 1906-1996. – Казань: Татар. газетно-журнальное изд-во, 1996. – 46 с. – 3000 экз. Театр имени Карима Тинчурина. – Казань: Идел-Пресс, 2002. – 278 с. – 3000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Җ и һ а н ш и н а Р. Театрыбызга багышланган хезмәт // Соц. Татарстан. – 1986. – 20 сент.

Б а ж а н о в а В. Театрлар дуслыгы // Казан утлары. – 1986. – № 11. – 50-52 б.

Г ы й л ә җ е в А. Ильтанины ил таный // Соц. Татарстан. – 1992. – 7 февр.

Г о с м а н о в М. Театрыбызның әһәмияте хакында // Казан утлары. – 1998. – № 6. – 112-115 б.

С а ф и у л л и н Ә. Гомеренең иң уңышлы чагы // Ватаным Татарстан. – 2002. – 8 февр.

С а ф и у л л и н Ю. Ильтанины ил таный // Мәдәни җомга. – 2002. – 8 март.

* * *

М а х м у т о в Х. Актер и его труд // Сов. Татария. – 1978. – 6 авг.

А г е е в а Л. История культуры в лицах // Веч. Казань. – 1981. – 28 дек.

И н г в а р И. Ариаднина нить // Сов. Татария. – 1986. – 14 сент.

Г а л е е в В. Главная сложность для критика – оставаться честным // Казанские ведомости. – 1999. – 15 сент.