Рәмзи Илялов


  Рәмзи Ибраһим улы Илялов 1923 елның 13 декабрендә Башкортстанның Баймак районы Темәс бистәсендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1940 елның декабрендә Яңавыл урта мәктәбен тәмамлагач, Ташкент укчы-бомбардировщик авиамәктәбенә укырга китә һәм 1942 елның 22 апрелендә авиазвено составында самолет штурманы итеп Көнбатыш фронтка җибәрелә. 18 хәрби очыш ясаганнан соң, төнге бомбардировка вакытында Смоленск өлкәсендә бәреп төшерелә. Контузия алганнан соң, ул авиациядән мотоукчылар бригадасына күчерелә.

           1942 елда автоматчылар төркеме составында һөҗүм вакытында дошман уты астына эләгә һәм каты яралана. Егерме кешедән өч кенә кеше исән кала.

           Демобилизацияләнгәннән соң Уфа НКВД район бүлегендә участок милиционеры булып эшли. Соңрак милиция хезмәтендәге эшчәнлеге «Наган остается в кобуре» (1979), «Детектив вторгается…» әдәби-документаль повестьларында чагыла.

           1947 елда Р.Илялов экстерн тәртибендә Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын, ә 1949 елда СССРның Тышкы эшләр министрлыгы Югары дипломатия мәктәбенең көнбатыш илләре факультетын тәмамлый.

           1949-1968 елларда Р.Илялов Мәскәү шәһәрендә яши һәм «Учительская газета», «Советский спорт», «Советская торговля», «Советский патриот» газеталарында корреспондент булып эшли һәм үзенең очерк, хикәя, тәнкыйди һәм башка төрдәге мәкаләләрен бастыра.

           Р.Иляловның әдәби эшчәнлеге 1950 елның 1 июнендә «Учительская газета»да «Сад над Волгой» очеркы дөнья күргәннән соң башлана.

           1968 елда Рәмзи Илялов совет гаскәрләренең Чехословакияне оккупацияләүләренә кискен каршы чыга, шуның өчен коммунистлар партиясеннән чыгарыла, журналистика өлкәсеннән читләштерелә (Эхо веков, 1996, № 1.2,) һәм 21 елдан соң гына кабат партиягә алына.

           Шуннан соң ул язучылык эше белән шөгыльләнә башлый. 1977-1991 елларда очучылар, милиция хезмәткәрләре, бокс буенча Россиянең беренче чемпионы, атлар турында биш әдәби-документаль повесть язып бастыра.

           Аның «Батыр уходит в легенду» повесте Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте (1986) бәйгесендә I дәрәҗә дипломга лаек була, ә «Детектив вторгается» китабы (Татарстанда рус прозасы) «Ел китабы – 91» бәйгесендә иң күп укылучы китаплар исемлегенә кертелә.

           Инвалидлык буенча лаеклы ялга чыкса да, Р.Илялов иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итә, «Татарстан», «Эхо веков» журналларында аның тәнкыйть мәкаләләре һәм кыска хикәяләре басыла.

           Р.Илялов – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сокол не прячется в стае: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 168 с. – 15000 экз.

Наган остается в кобуре: милицейские будни. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 136 с. – 15000 экз.

Джигит рождается в седле: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 190 с. – 15000 экз.

Батыр уходит в легенду: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 187 с. – 15000 экз.

Детектив вторгается: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 222 с. – 30000 экз.

Батыр уходит в легенду: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 159 с. – 2000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М о р о з о в а Т. Мужество инакомыслия // Татарстан. – 1991. – № 4. – С. 73-80.

П и с к а р е в В. Виноват я перед своим народом или нет? // Эхо веков. – 1995. – № 5. – С. 203-208.

П и с к а р е в В. Илялов против «танковой политики» // Эхо веков. – 1996. – № 1-2. – С. 186-187.

Ш а р а ф у т д и н о в Д. В ладу с совестью // Эхо веков. – 1997. – № 3-4. – С. 5.

С у л т а н б е к о в Б. Общественно-политическая и культурная жизнь республики: В учебном пособии для общеобразовательных учебных заведений // Б.Султанбеков. История Татарстана. ХХ век. 1917-1995 гг. – IV часть. – Казань: Хэтер, 1998. – С. 351–352; 358–359.