Нурия Измайлова


Шагыйрә Нурия Халит кызы Измайлова (Мирзаянова) 1950 елның 1 гыйнварында Башкортстан Республикасының Благовар районы Иске Күчәрбай авылында укытучы гаиләсендә туа. Татарстанның хәзерге Баулы районы Якты Елга исемле кечкенә генә бер авылында – башлангыч, аннары Башкортстанның Шаран районы Базгыя авылы мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1966-1971 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында (рус-татар бүлегендә) укый. Университетны тәмамлагач, Үзбәкстанга китеп, бер ел Фирганә өлкәсендәге урта мәктәптә үзбәк балаларына рус теле һәм әдәбияты укыта, ә 1972 елдан 1978 елга кадәр Уфа шәһәрендә Башкортстан китап нәшриятының укыту-педагогика әдәбияты редакциясендә башкорт мәктәпләре өчен рус теленнән дәреслекләр һәм методик кулланмалар чыгару буенча җаваплы мөхәррир булып эшли. Аннары, берникадәр вакыт Казанда яшәгәннән соң, кияүгә чыгып, сиксәненче елларда гаиләсе белән Мәскәү шәһәрендә төпләнеп яши. Туксанынчы елларның урталарында ире – күренекле галим-химик Вил Мирзаяновның Россиядә химик сугыш коралы җитештерүне фаш иткән чыгышлары, матбугаттагы мәкаләләре өчен эзәрлекләүләр көчәйгәч, Мирзаяновларның дүрт кешелек гаиләсе 1996 елда АКШка күчеп китәргә мәҗбүр була.

           Каләм әһеле буларак, Нурия Измайлованың беренче шигырьләре 1965 елда Уфадагы «Кызыл таң» газетасында басылып чыга. Соңрак, җитмешенче елларда, «Яшь көстәр» (Уфа, 1977), «Кызлар җыры» (Казан, 1977) исемле күмәк җыентыкларда, «Идел» альманахы, «Казан утлары» журналы битләрендә зур-зур шигырь цикллары урнаштырыла. Шушы беренче шигырь бәйләмнәре белән үк ул үзен шигъри сүздә-фикерләүдә дөньяны, чынбарлыкны образлы кабул итүдә һәм чагылдыруда мөстәкыйльлеккә ия булган өметле, инде каләме шактый чарланган, өлгергән шагыйрә итеп таныта. Бу чагыштырмача иртә өлгерү-җитлегүнең нигезле сәбәбе дә бар.

           Нурия ханымның үзенең икърар итүенчә, шигърияттә үз юлын табарга аңа беренче адымнарыннан ук үзенең акыллы киңәшләре, шигырьләрне анализлаган тәнкыйди хатлары белән Башкортстанның күренекле татар шагыйре Йосыф Гәрәй (1904-1988) нык ярдәм итә. Шагыйрә аны үзенең шигъри остазы итеп саный.

           Америкага күчеп киткәнче Н.Измайлованың Казанда татар телендәалты исемдә шигырьләр тупланмасы («Яратам», «Алтын тарак», «Мин зур үскәч», «Минем җәй», «Җирдә», «Ак малай – минем энем»), Мәскәүдә русча тәрҗемәдә бер китабы («Ива на ветру») һәм янә Казанда повесть, хикәяләрдән торган җыентыгы нәшер ителә. Шагыйрә иҗат офыкларының китаптан китапка киңәя, хатын-кыз күңеле генә тоемлый ала торган кичерешләренең афористик тел чаралары ярдәмендә тагын да тирәнәя, кыю фәлсәфи гомумиләштерүләр белән ныгытыла баруы хакында сөйли бу басмалар. Америкадагы тормыш тәҗрибәсе исә аның иҗатын яңа төсмерләр, аһәңнәр белән баета, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Равил Рахмани сүзләре белән әйткәндә, аның иҗатында «кайгы-борчылулары тирәнрәк, шатлык-сөенечләре калкурак, хакыйкатьне эзләнүләре масштаблырак, тормышны аңлавы җитдирәк булып кабул ителә… Иң әһәмиятлесе шул: Нурия Измайлова бу ерак илдә үзенең туган халкы, туган теле турында кайгыртып яшәүдән туктамый. Америка аңа…туган теле яшәешенә, үз халкына бәйле төстә ачыла». Бу үсеш-үзгәреш шагыйрәнең яңа гасыр башында басылып чыккан «Адашкан» һәм «Язылмаган хатлар» исемле җыентыкларындагы әсәрләрдә аеруча ачык сизелә.

           Н.Измайлова – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яратам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 95 б. – 2500 д.

Алтын тарак: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 72 б. – 8000 д.

Мин зур үскәч: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 32 б. – 12500 д.

Минем җәй: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 96 б. – 2500 д.

Иң серле әкиятем: хикәяләр, повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 222 б. – 15000 д.

Җирдә: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 119 б. – 2000 д.

Ак малай – минем энем: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 78 б. – 5000 д.

Адашкан: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Рахмани. – Казан: Матбугат йорты, 2000. – 319 б. – 1000 д.

Язылмаган хатлар: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 175 б. – 3000 д.

* * *

Ива на ветру: стихи / пер. с татар. – М.: Современник, 1986. – 62 с. – 6000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М о р а т о в Г. Кеше турында . кешегә // Татарстан яшьләре. – 1981. – 19 дек.

Й о с ы п о в а А. Нурия Измайлова шигырьләрендә төсләр балкышы // Милли мәдәният. – 2004. – № 5. – 36-38 б.

* * *

Д у н с к а я Е. Веселая песня печали // Лит. Россия. – 1986. – 19 сент.