Иделбикә


Бүгенге татар шигъриятенең үзенчәлекле вәкилләреннән берсе Иделбикә (Садыйкова-Сабитова Лена Бинъямин кызы) 1930 елның 19 августында Башкортстанның Мәчетле районы Яңа Мөслим авылында укытучылар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Бинъямин Зариф улы, Уфада «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган тәҗрибәле укытучы булып, әнисе Гыйззениса Зәки кызы да Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кыз балалар мәктәбендә тәгълим-тәрбия алган мәгърифәтле мөгаллимә була.

           1938–1945 елларда Лена туган авылының җидееллык мәктәбендә укый, сигезенче сыйныфны күрше Олы Ака авылы мәктәбендә дәвам иттерә.

           1943 елда әнисе вафат булып, әтисе икенче мәртәбә өйләнеп яңа гаилә коргач, 1946 елны Лена, укуын ташлап, Первоуральск шәһәрендә яшәүче апасы янына күчеп китә һәм, тормыш шартлары үтә дә кыен булуга карамастан, тырыша-тырмаша сигезенче сыйныфны тәмамлап, әүвәл икмәк пешерү заводында кара эшче, аннары торбалар җитештерү заводында ОТК контролеры булып хезмәт юлын башлый. Эшеннән аерылмыйча кичке техникумда укып, дипломлы техник-контролер һөнәренә ия була. Шулай дүрт ел эшләп-укып яшәгәннән соң, апасы кияүгә чыгу сәбәпле, Лена янә урыныннан кузгала – Урта Азиягә, икенче апасы янына Ташкентка юнәлә.

           Анда берьеллык геодезия һәм картография курсларын тәмамлап, шул белгечлек буенча дүрт елдан артык картография цехында хезмәт итә, эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укып, өлгергәнлек аттестаты ала. 1955 елда гаилә корып җибәргәч, Лена Садыйкова хезмәт юлын ире эшләгән төбәкләрдә (Новокузнецкида, Ульяновск өлкәсенең Барыш һәм Ульяновcк шәһәрләрендә) дәвам иттерә: картограф булып, газета редакцияләрендә корректор, корреспондент булып эшли. 1967-1973 елларда читтән торып, Ульяновск педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый.

           Иделбикә Ульяновск шәһәрендә 1989 елда татарча чыга башлаган «Өмет» газетасы белән беренче көннәреннән үк хезмәттәшлек итә, Татарстанда «Казан утлары», «Сөембикә», «Аргамак», «Мәйдан» журналлары, «Шәһри Казан», «Сабантуй», «Заман-Татарстан», «Ватаным Татарстан» газеталарында даими языша. Башкортстанда да аның исеме мәгълүм. Шулай да шагыйрәнең дөнья күргән беренче ике шигъри җыентыгы – «Мәхәббәтнең мең фасылы» (1997) һәм «Бәхеткә үс, Кеше!» (2000) исемле китаплары икесе дә әүвәл Ульяновск шәһәрендә нәшер ителә. Ниһаять, 2003 елда Казанда «Дөнья авазлары» дигән өченче китабы басылып чыга.

           Иделбикәнең русчага тәрҗемә шигырьләре дә байтак. Аларның күпчелеге Таулы Алтай шәһәрендә яшәүче кызы . рус телендә иҗат итүче шагыйрә Лилия Юсупова тарафыннан тәрҗемә ителә һәм аның «Незримый свет» (1997), «Неслучайная встреча» (1998), «Качнется маятник» (1999), «Двойной портрет» (1999), «Избранное» (2002) дип аталган шигъри китапларында урын ала.

           Иделбикә – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Дөнья авазлары: шигырьләр, чәчмә әсәрләр / кереш сүз авт. М.Салихов. – Казан: Идел-Пресс, 2003. – 366 б. – 1000 д.

Күңел күккә омтыла: шигырьләр, поэма, тәрҗемәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 158 б. – 1000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М у л л а н у р о в а Р. «Мәхәббәтнең мең фасылы» // Сөембикә. – 1998. – №11. – 32-33 б.

Г а б и д у л л и н а Ф. Калфагыңдагы сәйләннәр шигырь булып сибелсен // Кызыл таң. – 2002. – 26 июль.

Ш ә р ә ф и е в Р. Бер шагыйрә яши Сембердә // Татар иле. – 2004. – № 1.

* * *

Х а җ и е в Р. Күкрәү булып кайт син илеңә // Ватандаш. – 1999. – № 5. (Башкорт телендә.)