Рәшит Ибраһимов


Рәшит Габдерахман улы Ибраһимов 1927 елның 28 июлендә Ульяновск өлкәсенең хәзерге Чынлы районы Кәшә авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Ватан сугышы башлангач, яшүсмер Рәшит, укуын калдырып, колхозга булыша: үгез җигеп кырдан көлтә ташый, җир сукалый, сабан сөрә. 1946 елда Ульяновск шәһәрендә тимер юл училищесын тәмамлагач, биш ел дәвамында Куйбышев, Казан шәһәрләрендәге авиация заводларында электрик булып эшли. Бер үк вакытта Казан аэроклубы каршындагы курсларга йөреп, радист һөнәрен үзләштерә, кичке мәктәптә укып, урта белемгә ия була. 1951-1953 елларда Р.Ибраһимов Богырыслан шәһәрендә очучылар мәктәбендә укый. Очучы таныклыгын алгач, 1953 елдан 1979 елның ахырына кадәр Казан аэропортында очучы булып хезмәт итә, ПО-2, АН-2, ЛИ-2, ИЛ-14 самолетларында оча; 1966-1979 елларда исә ТУ-124 реактив пассажир самолетына экипаж командиры сыйфатында хезмәт күрсәтә. Ул – гомеренең егерме мең сәгатен күк йөзендә уздырган беренче класслы очучы, аэрофлот отличнигы.

           Р.Ибраһимов очучылык хезмәтеннән лаеклы ялга чыккач та очучылар даирәсеннән ерак китми – Казан аэропортында әүвәл дежур штурман булып, аннан соң яңа аэропорт төзелешендә инженер-төзүче булып эшли. Бер үк вакытта архив материаллары нигезендә Татарстан авиация тарихын өйрәнеп, 1984 елда, Казанның яңа аэропорты ачылу көннәрендә, «Крылья Татарстана» исемле русча язылган китабын бастыра, аэропорт музеен оештыру эшләрендә актив катнаша, озак еллар буе үзе җыйган фотодокументларны музейга бүләк итеп бирә.

           Рәшит Ибраһимовның әдәби иҗаты 1960 елларда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре» газеталары, «Ялкын» журналы битләрендә авиация, очучылар турында басылган язмаларыннан башланып китә. Аның балалар матбугатында «Көмеш канатлар» дигән махсус рубрикада даими басыла килгән, аңлаешлы-үтемле тел-стильдә язылган «Очучы булам дисәң», «Канатлыга зәңгәр биеклек», «Күктә ниләр булмас», «Көмеш канатлар, зәңгәр хыяллар» кебек популяр язмалары, очерклары яшь укучыларга, бигрәк тә малайларга киләчәктәге тормыш юлын сайлауда уңай тәэсир ясамыйча калмагандыр дип уйларга кирәк.

           Төрле күләмдәге йөзләгән язма, мәкалә, җиде китап – Рәшит Ибраһимовның кырык еллык әдәби иҗат нәтиҗәсе әнә шундый. Ул, иҗатының төп темасына тугрылык саклап, очучылар хезмәте, очкычлар һәм авиация турында яңа әсәрләр язу өстендә эшли.

           «Болытлар арасында без салган юллар» һәм «Туган авылым тугайлары» дигән әдәби-публицистик язмалары өчен Рәшит Ибраһимов 1993 елда Чаллы эшкуарлары – бертуган Кашаповларның республика дәрәҗәсендәге премиясенә лаек була. Шулай ук аңа 1994 елда «Татарстанның атказанганмәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

           Р.Ибраһимов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Көмеш канатлар: очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 143 б. – 8000 д.

Алтын йолдызлы лачын: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 128 б. – 6000 д.

Көмеш канатлар, зәңгәр хыяллар: очучы язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 175 б. – 11000 д.

Ерак илләргә сәяхәт: юлъязмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 144 б. – 15000 д.

Канатлыга – зәңгәр биеклек: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 213 б. – 3000 д.

Бөркетләр кыядан курыкмый: очучы язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 200 б. – 2000 д.

* * *

Крылья Татарстана: исторический очерк. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 206 с. – 7000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

З а р и п о в Х. Минем таныш миллионерым // Соц. Татарстан. – 1967. – 9 июнь.

К а м а л о в Б. Лачын һавада үлә // Яшь ленинчы. – 1987. – 20 февр.

Ә х м ә т с а ф а Ш. Рәшит Ибраһимовка – 70 яшь // Казан утлары. – 1997. – №7. – 188–189 б.

М ә х м ү т о в Х. Юллар салып күкне кичкәндә // Мәдәни җомга. – 1999. – 19 март.

* * *

О с т а п е н к о Ю. По крыльям – полет, по делам – почет // Воздушный транспорт. – 1985. – 7 нояб.