Сирень Якупова


Сирень ЯКУПОВА — шагыйрә, прозаик; тумышы белән Әлмәт районы Түбән Абдул кызы. Әлмәт төзелеш техникумында белем алганнан соң, 25 елга якын КамАЗ заводында эшли. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә чыгып килә торган «Шәһри Чаллы» газетасында тәрҗемәче булып эшли; «Йолдызлы уйлар», «Яшәү сере», «Кар юлы» исемле китаплар авторы. С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты. Чаллыда яши.