Әлфәт Закирҗанов


Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов 1959 елның 7 октябрендә Татарстанның Мамадыш районы Югары Яке авылында туа. Үз авылларында башлангыч, Кече Кирмән сигезьеллык мәктәбендә һәм Урта Кирмәндә урта белем алганнан соң, 1976 елдан Түбән Кама шәһәре төзелешендә балта остасы буларак хезмәт юлын башлый. 1978–1983 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Шул елларда әдәбият һәм аны мәктәптә укыту, әдәби процесс үзенчәлекләренең фәнни проблемалары белән кызыксына башлый. Институтны тәмамлагач, Мамадыш районының Урта Кирмән урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә, 1984–1987 елларда шул ук районның Уразбахты урта мәктәбендә директор вазифаларын башкара.

1987 елда Ә.Закирҗанов гаиләсе белән Казанга күчеп килә, берникадәр вакыт мәктәптә укытучы, директор урынбасары булып эшли. 1989 елда Мәскәү милли мәктәпләр институты каршындагы аспирантурага укырга керә һәм әдәбият укыту мәсьәләләре белән фәнни нигездә шөгыльләнә башлый. 1993 елда «Татар мәктәбенең өлкән сыйныфларында драма әсәрләрен өйрәнү» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Берничә ел Мәскәү милли мәгариф проблемалары институтының Казан филиалында фәнни хезмәткәр һәм гыйльми сәркәтип булып эшләгәннән соң, Ә.Закирҗанов 1995 елдан Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында укытучы, 1997 елдан доцент хезмәтендә педагоглык эшен дәвам иттерә.

Ә.Закирҗанов рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар әдәбияты дәреслекләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик әсбаплар төзүдә һәм язуда актив катнаша. 5 нче һәм 11 нче сыйныфлар өчен «Татар әдәбияты» (1996.2004, соавторлыкта), «Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре» (1997), «11 нче сыйныфта татар әдәбиятын укыту» (2001), «Сыйныфтан тыш уку дәресләре» (2002), «Татар әдәбияты. Теория. Тарих» (2004) китаплары – шулар җөмләсеннән.

Галим-педагог татар әдәбияты, агымдагы әдәби процесс белән якыннан кызыксынып яши, әдәби тәнкыйтькә, шулай ук проза, драматургия төрләренең торышына караган язмалары белән «Казан утлары», «Фәнни Татарстан», «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф», «Шәһри Казан» кебек газета-журнал битләрендә даими катнашып килә. 2004 елда аның хәзерге татар драматургиясендә һәм татар театр сәнгатендә идея-эстетик эзләнүләрне анализлауга багышланган «Заман белән бергә» дигән мәкаләләр җыентыгы басылып чыга. Ә инде 2008 елны дөнья күргән «Яңарыш юлыннан» хезмәтендә хәзерге татар әдәбият белеме мәсьәләләре яктыртыла. Монографиядә әдәбият тарихы, әдәбият теориясе, әдәби тәнкыйть өлкәсендә барган эзләнүләрнең фәнни-теоретик, методологик нигезләре ачыклана, аларның торышы, үсеш-үзгәреш юллары, перспективалары билгеләнә.

Ә.Закирҗанов – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Заман белән бергә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре / кереш сүз авт. М.Вәли-Барҗылы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 175 б. – 2000 д.

Татар әдәбияты. Теория. Тарих / соавт. Д.Заһидуллина, Т.Гыйлаҗев. – Казан: Мәгариф, 2004. – 247 б. – 5000 д.

Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б. – 2000 д. (соавторлыкта)

Яңарыш юлыннан: хәзерге татар әдәбият белеме мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 303 б. – 1000 д.