Разим Вәлиуллин


Шагыйрь һәм композитор Разим Нәгыйм улы Вәлиуллин 1942 елның 3 гыйнварында Татарстанның Зәй районы Кәдек авылында туа.

          Әлмәт шәһәрендә 1 нче татар урта мәктәбен тәмамлагач, өч елга якын Әлмәт районының Миңлебай авылы мәктәбендә балалар укыта.

       1963–1967 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында югары белем ала. Институтны тәмамлагач, рәсми юллама белән Лениногорск музыка һәм рәсем педучилищесына эшкә җибәрелә. Ул шунда утыз ике елдан артык музыка укытучысы булып эшли. 1993–2003 елларда исә Р.Вәлиуллин Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы сәркәтибе хезмәтендә.

          Разим бәләкәй чагында ук каләм тибрәтә башлый. Узган гасырның алтмышынчы еллар башында ул бик мавыгып Әлмәт әдәби берләшмәсенә йөри, шул вакытларда район газетасында аның беренче шигырьләре дөнья күрә.

       Аннары музыка һәм шигърияттәге иҗади ашкынулар белән тулы студент еллары, күп кенә талантлы яшьләргә иҗатта юл ачкан Лениногорскидагы «Чишмә» әдәбият берләшмәсенә йөрү һәм соңыннан аны җитәкләү… Разим күп яза, поэмалар, балладалар, җырлар, лирик һәм публицистик шигырьләр, тәрҗемәләр аның каләме очыннан төшә генә тора. 1970 елда яшь шагыйрьнең ике дистәләп шигыре Татарстан китап нәшрияты серия рәвешендә чыгарган «Беренче карлыгачлар» күмәк җыентыгына урнаштырыла. Әмма шуннан соң, көндәлек матбугатта шигырьләре даими басылуына карамастан, шактый озак еллар буе ул, язучылар оешмасы һәм рәсми нәшрият даирәләрендә тиешле аңлау тапмыйча, әсәрләрен китап итеп бастыру мөмкинлегеннән мәхрүм булып яши. Бары тик узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап кына Әлмәт һәм Чаллы нәшриятларында шагыйрьнең бер-бер артлы шигъри җыентыклары дөнья күрә. Ул хәзер дистәгә якын шигъри китаплар авторы.

       Разим – әрнүле-моңлы шагыйрь. Ул үзенең шәхси идеаллары, гүзәллеккә, сөю-сәгадәткә, гаделлеккә омтылган рухы-җаны белән үзен чолгап алган чынбарлык, җәмгыять арасындагы дисгармонияне, тәңгәлсезлекне нечкә тоя, сызлана. Шигырьләрендә сурәтләнгән лирик геройның хис-тойгылары еш кына өметсезлек мотивлары белән сугарылган икән, ялгызлыктан газап чиккән шәхес итеп күрсәтелгән икән, моны шагыйрь җанының җәмгыятьтәге гариплекләргә каршы кискен протесты дип аңларга кирәктер.

         Р.Вәлиуллин үз иҗаты рухына якын шагыйрьләрне татар теленә тәрҗемә итүгә зур игътибар бирә. Аның С.Есенин, А.Блок, А.Ахматова, латыш шагыйре М.Чаклайс һәм башка милләт шагыйрьләреннән матур-матур тәрҗемә үрнәкләре бар. Ә япон шагыйре Исикава Такубокуның дүрт йөзләп кыска шигырьләрен тәрҗемә итеп, ул аерым китап итеп бастырып чыгара.

     Разим Вәлиуллин үз шигырьләренә һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләренә бик күп көй язган талантлы композитор да, ул Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (1995). Аның шулай ук хор һәм оркестр өчен язган күләмле музыка әсәрләре дә бар. 1997 елда ул Россия (Татарстан) Композиторлар берлегенә әгъза итеп алына. Ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002).

          Р.Вәлиуллин – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.